Максат: балаларны язгы
көн һәм төн тиңләшкән көн белән
таныштыру,
Нәүрүз бәйрменең йолаларын искә төшерү,
дуслык, туганлык хисләре тәрбияләү.
Җиһаз: Матур күлмәкле
балалар, кәрзин, чәчкәләр, уеннар өчен скакалка, обруч, туп, аркан, чаналар,
сый-хөрмәт, самовар.
Барыш.
Алып баручы. Исәнмесез , балалар, исәмесез кунаклар!
Менә салкын кыш үтеп китте, ямьле яз килеп җитте. Яз белән бергә Нәүрүз бәйрәме
дә килеп җитте.
Нәүрүз- язны
каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз
сүзе яңа ел, көн дигәнне аңлата.Нәүрүз бәйрәме-ул игелек, дуслык бәйрәме. Язгы
гүзәл бәйрәмдә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, үпкәләрне онытып
дуслашалар, күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы- Нәүрүзбикә. Нәүрүз котлы булсын!
Без сезне күңел ачарга чакырабыз.
1 нче укучы. Әнә яз яшелләнә,
Җир анабыз
гөлләнә,
Бозны тишә ак
чәчәк,
көнгә бага саф
чәчәк!
Бүген көн тиң
төннәргә
Урын юк һич
көнләргә,
Без дә тиң,
без дә тигез!
Мөбарәк
Нәүрүз!- дибез.
2 нче укучы. Әйдә, кояш, сип нурыңны
Кызганма бер
дә.
Зур бәйрәм ул,
күңелле бәйрәм
Нәүрүз бүген
бездә!
Бүген –Нәүрүз
бәйрәме,
Бүген бездә тантана
Кояш шуңа көлә
бүген
Кояш шуңа
шатлана.
Алып
баручы.Әйе, укчылар, март
ае- яз башы, бик матур ай.Бу ай озак
заманнар буе яңа елның беренче ае саналган. Нәүрүз бәйрәме дә елның башы
булган. Ул тынычлык , матурлык бәйрәме .
3 нче укучы. Нәүрүз бәйрәме котлы булсын,
Эче тулы нур
булсын!
Нәүрүз көен
кем көйләсә,
Ул дәртле һәм
бай булсын!
" Яз килә”
җыры башкарыла.
Алып баручы. Нәүрүз, яз бәйрәмен, көн һәм төн
тигезләшкән вакытта үткәргәннәр. Бу бәйрәмдә һәр кешегә матур теләкләр
белдергәннәр, дуслашканнар. Бездә бүген яхшы теләкләр не җиткерәбез барчагызга.
4нче укучы. Дуслар, эшләрегез уң булсын,
Теләгегез юш
булсын,
Күңелегез хуш
булсын,
Нәүрүз котлы булсын!
5 нче укучы. Мал-туарыгыз артсын,
Колыннарыгыз
чапсын,
Игеннәрегез
уңсын,
Нәүрүз котлы
булсын!
6 нчы укучы. Йортыгыз имин булсын,
Тормышыгыз нык
булсын,
Тамагыгыз тук
булсын,
Нәүрүз котлы
булсын!
7 нче укучы. Күңелегез яхшы булсын,
Тәнегез таза булсын,
Гомерегез озын
булсын,
Нәүрүз котлы
булсын!
Алып баручы.
Рәхмәт теләкләрегез өчен! Бу көнне
җыелышып ботка пешергәннәр, калганнын каргаларгада биргәннәр. Кайбер
җирләрдә бу бәйрәмне "Карга боткасы” да дип йөртәләр. Балалар өйдән өйгә кереп
сый-хөрмәт, нигмат җыер булганнар.
Сценка.
Балалар өйдән өйгә кереп "Нәүрүз” әйтеп
йөриләр. Кулларында кәрзин.
1 нче укучы (ишек шакып) .Торыгыз, тор, хуҗалар!
Нәүрүз җитте,
беләмсез?
Нәүрүзчеләр
килде сезгә,
Ни сөенче
бирәсез?
2 нче укучы. Әгәр булмаса акчагыз,
Йөзегез
кызартмагыз,
Ни булса да
бирегез,
Нәүрүз котлы
булсын!
3 нче укучы. Әгәр булса көнегез,
Бардыр сезнең
оныгыз,
Савап булыр, бирегез,
Нәүрәз котлы
булсын!
4 нче
укучы. Брдыр сезнең
маегыз, Яки бардыр балыгыз,
Барын бергә
куегыз,
Нәүрүз котлы булсын!
5 нче укучы. Ач ишеген, керәбез,
Нәүрүз әйтә
киләбез.
Нәүрүз котлы
бусын!
Нәүрүз котлы
булсын!
Әби. Кем бар анда? И-и , балалар, икәнлә ул.
Исәмесез, балалар. Яхшы теләкләр белән
килгәнсез икән. Бабакай, чык бире. Нәүрүзчеләр килгән.
Гөрләп тора ишек
алдым!
Җырлап тора
матур көйгә.
Нәүрүз килә.
Нәүрүз килә
Теләк теләп
матур көйгә.
Бабай. Бирим әле күкәй,
Май бирим,
күмәч, калач.
Бәйрәм көнендә
шатланып,
Рәхәтләнеп
күңел ач.
Алып баручы. Менә күпме сый-нигъмәт җыелды. Бергәләп
ботка ашарбыз. Пешерергә куярга кирәк. Самоварны да чажлатыйк.
Музыкаль
буләк.Чәчәкләр бәйләме
биюе.
Алып баручы. Күңелле икән бездә- яз килгән туган
ягыма. Ә бит бәйрәмнең хуҗасы һаман юк. Әйдәгез бергә чакырыйк.
Балалар. Нәүрүзбикә кил безгә!
Нәүрүз керә. Нәүрүзбикә. Мин ерактан килдем сезгә язлар иленнән,
Урманнар
аланыннан ал чәчәкләр үскән җиреннән.
Зәңгәр
болытлы, ләйсән яңгырлары белән килдем язгы сулар кебек ашкынып. Исәнмесез ,
кунаклар,кучылар!
Барсы бергә. Исәнме Яз кызы- Нәүрүзбикә!
Нәүрүзбикә. Сез мине бик яратасыз! Салкын кыш үтүгә
мин сезгә җылы яңгырлар, йөгерек сулар, матур көннәр, кошлар, умырзая чәчәкләре
алып килдем.
Алып баручы. Нәүрүзбикә түрдән уз! Дөньялар яктырып
китте.Нәүрүз- матурлыкка,тынычлыкка өндәүче, дуслык һәм бердәмлек бәйрәме.
6 нчы укучы. Нәүрүз бәйрәме котлы булсын!
Эче тулы нур
булсын!
Нәүрүз көен
кем көйләсә,
Ул дәрте һәм
бай булсын!
Нәүрүзбикә. Әйдәгез бергәләп күңел ачыйк.
Музыкаль номерлар.
Кыш бабай
килеп керә. Басыда Нәүрүзбикә янына ешыналар.
Кыш бабай. Нинди уен? Нинди күңел ачу? Нишләп яз
килгән? Мин бит әле китмәгән. Карагыз тирә-якка: бар җирдә кар, елгада бозлар.
Мин хуҗа әле , мин китергә җыенмыйм.
Алып баручы. Анысы шулай да ул. Ләкин безнең
Нәүрүзбикә көчлерәк күренә. Әйдә , көч сынашып карыйк. Кем җиңә-шул хуҗа.
Кыш бабай
белән Нәүрүзбикә көч сынашалар.( аркан тартышалар- Кыш бабай егылып китә, скакалка сикерәләр- боталып
бетә, обруч әйләндерәләр- тәгәрәп китә)
Кыш бабай. Син, кызым, Нәүрүзбикә бик көчле дә,
тырыш та, уңган да икәнсең. Син булырсың
туган ягыма хуҗа. Ә мин эри дә башладым бугай. Китим әле. Сезгә
барыгызгада исәнлек-саулык телим, мин килгәнче зур үсеп матур яшәгез! Сау
булыгыз!( чыга)
Укучылар. Нәүрүз мөбәрәк булсын! Нәүрүз мөбәрәк
булсын!
Алып баручы. Ә хәзер
бергәләп кышны озатып, чаналар тартышып,
уеннар уйныйк.Боткабыз да пешеп чыкты. Нәүрүзбикәне чәйләр белән
сыйлыйк. Рәхим ит, Нәүрүзбикә!
Уеннар.
Ботка ашау, чәй эчү.
|