Четверг, 19.12.2024, 15:44
Миякинская межпоселенческая центральная библиотека
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
ПОС
Решаем вместе
Хочется, чтобы библиотека стала лучше? Сообщите, какие нужны изменения и получите ответ о решении
Виртуальная служба
Wi-Fi-зона
«PRO.Культура.РФ»
интернет-читалка
ЛитРес
НЭБ РБ
НЭБ РФ
Уважаемые читатели! Национальная электронная библиотека определяет формы и механизм доступа граждан Российской Федерации к оцифрованным материалам библиотек федерального, регионального и муниципального уровня
Президентбибл
ЛитМир
экстриматериалы
Новости сайта
[16.12.2024][Новости ЦБ]
Акмуллинские дни в М... (27)
[09.12.2024][Новости ЦБ]
ВНИМАНИЕ!!! ПОДВЕДЕН... (0)
[06.12.2024][Новости ЦБ]
Информационно – анал... (1)
[06.12.2024][Новости ЦБ]
День Героев Отечеств... (201)
[01.12.2024][Новости ЦБ]
Квест - игра “Маршру... (191)
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Главная » Статьи » Мои статьи

Мәңгелеккә халык хәтерендә



Бүгенге очрашуны без быелгы елның истәлекле даталарын искә төшерүдән башлыйк.

Һәрбер елда илебездә, республикабызда нинди дә булса мөһим вакыйгаларны киңрәк билгеләү, игътибар үзәгенә кую максатында нинди дә булса ел игълан ителә.Быел безнең Башкортстанда Республика елы булса,Рәсәйдә укытучы елы.Ә шулай да быелгы елның иң мөһим, истәлекле датасы:

                                                                     ( 22.06. 1941)

Иң беренче сугыш дигән сүзгә ачыклык кертик. Бу сугыш немец-фашист илбасарлары безнең илебез чиген басып алудан башлана. "Ни өчен?” дигән сорау туарга тиеш сездә. Җир йөзендә сугышлар кешелек тарихы барлыкка килгәннән бирле булган. Һәм барлык сугышлар да җир өчен, байлык өчен барган. Бу сугыш икенче Бөтендөнья сугышы буларак та тарихка кереп, 1939 нчы елның 1 нче сентябрендә фашистик Германияның Польшага һөҗүменнән башланып китеп,1945 нче елның 2 нче сентябренә кадәр дәвам итә. Икенче Бөтендөнья сугышына  барлыгы         ил катнаша. Германия тарафыннан басып алу, талау, җимерү, кыру, юк итү булса, безнең ил халкы тарафыннан үз азатлыгын, бәйсезлеген саклап алып калу сугышы булды. Бөек Ватан сугышы елларында 27 миллион кеше гомере өзелә. Бу яуда һәлак булучылар саны. Ә күпме солдатлар алган яраларыннан сугыштан кайткач һәлак була,тылдагы үлүчеләрнең санын нинди саннар белән исәпләделәр икән?

Безнең Башкортстаннан 700 меңнән артык солдат яу яланнарында дошманга каршы көрәшкән. Миякә районыннан 11687 кеше сугышка киткән. Ә безнең Миякәбаш авыл Советыннан:

Әнәч - 533   Үрнәк – 81  Миякәбаш – 65  Новониколаевка - 74 Новоалексеевка – 40

Барлыгы 793 кеше, шуларның 531- е кабат әйләнеп кайтмаган. Димәк сугыштан 262 солдат (безнең Миякәбаш авыл Советыннан ) исән кайтканбулса, бүгенге көндә, Бөек Җиңүнең 65 еллыгын 4 яугир ветеран каршы ала.

 Сездә шундый сорау туарга мөмкин: ни өчен бу сугышны, сугыш вакыйгаларын искә төшерәбез?

 Чөнки бу илебез тарихы, халкыбыз тарихы, илебез азатлыгы өчен көрәшкән картәтиләребез, авылдашларыбыз, якташларыбыз тарихы. Алар кыенлыкларга түзә белгәннәр. Сугыш ул кара-каршы атышу гына түгел, сугыш тактикасын оста белгән кыю командирлар, разведчиклар,солдатлар тәлап ителсә,икенче яклап тылдагы,сугыш сызыгының эчке ягындагы халыкның да тырышлыгы, түземлелеге тәлап ителә: тылдагы халык фронтка азык-төлек әзерли, кием-салым, оекбаш-бияләй, корал җитештерә, самолет, танк, машиналар, ат, арбалар – барысын да әзерләп җибәрергә тиеш була.

Ни өчен бу сугыш шулкадәр озак вакыт дәвам иткән соң? Чөнки бу сугыш дошман тарафыннан җентекләп уйланылган зур хәзерлек белән: җитәрлек дәрәҗәдә әзерләнгән корал, самолет, танк, машина, атлар, өйрәтелгән солдатлар белән башланса, безнең ил халкы өчен көтелмәгән басып алу сугышы була. Һәм тарих буенча беләбез, бик күп фән, техника белгечләре, җитәкчеләр, шул исәптән хәрби командирлар да ил башлыгы И.В.Сталинның (ул 1924 нче елдан 1953 нче елга кадәр идарә итә) шәхес культы елларында төрмәләрдә утырган, кулга алынып нахакка җәберләнгән дәвер була.

Шундый сәбәпләр аркасында илне хәрби тормышка күчерү берникадәр вакытка сузыла, дошманның котырынып алга баруына мөмкинчелек туа.

 Дошман басып алган территориядә илнең 40% халкы яши. Сәнәгать предприятиеләрен,урындагы халыкны эвакуацияләп тылга, ышанычлы урынга күчерү бурычы килеп туа.

Белорусия, Молдовия, Балтыйк буе илләре; Эстония, Латвия, Литва, Украинаның хәтсез өлеше дошман кулында кала.

 Мәскәү һәм Ленинградка куркыныч яный. 

 Илебезгә шундый афәт ябырылып килгән вакытта илнең көньягындагы халыклар һәм шулай ук союздаш һәм автономияле Республика халыклары милли отрядлар һәм формированиелар төзергә дигән дигән чакыру белән чыгыш ясыйлар.

 Иксез-чиксез яланнары, кырлары булган Рәсәйнең Урта Азия,  Казахстан, Башкортстан, Кабарды-Балкар, Чечен-Ингуш  республикалары атлылардан кавалерия дивизиялары оештырып сугышка китү теләген белдереп СССРның Халык Хәрби Комитетына мөрәҗәгать итәләр.

Шулай итеп 1942 нче елның язына илдә 20 милли кавалерия дивизиясе оештырыла. (Кайберләре сугыш барышында беренче тапкыр бирелгән номер белән кала, ә кайберләре расформировать ителеп икенче дивизияларга кушыла.) Мәсәлән Башкортстанда 112 нче һәм 113 нче кавалерия дивизиялары оештырыла, 113 нчесе расформировать ителеп башка дивизияларга кушыла.

112 нче Башкорт кавалерия дивизиясы белән генерал Шайморатов җитәкчелек итә. Данлыклы дивизия 1942 елның июль аенда хәрби юлын башлап, Бөек Ватан сугышы тәмамланганга кадәр данлы яу юлын үтә, 16 нчы гвардия дивизиясы исеменә лаек була, "Черниговская”  почетлы исеменә,  Ленин,  Кызыл Байрак, Суворов һәм Кутузов орденнары белән бүләкләнә.  Җырларда җырланган, халык ихтирамын яулаган генерал Шайморатов 1943 нче елның 23 нче февралендә һәлак була. (Аның турында: "Тулпар” журналы, №2 2010)

Башкорт атлылары бик борынгы заманнардан бирле оста сыбайлылар,  мәргән атучылар, курку белмәс батырлар буларак билгеле. Ил буенча 106 кавалерист илебезнең иң югары бүләге – Советлар Союзы Герое исеменә лаек булса, шуларның 78-е данлыклы 112 нче башкорт кавалерия дивизиясе солдатлары.

Бу совет гаскәрләре тарихында 78 герое булган бердәнбер дивизия!

Атларның иң акыллы, аңлы хайваннар икәнлеген беләбез. Яу яланнарында да атлар кешенең аерылгысыз дусты булды. Машина, танк, кеше йөри алмаган җирләрдән атлар үтә алды. Бөек Ватан сугышы елларында 27 миллион кеше гомере өзелсә, 8 миллион! ат яу яланнарында һәлак була.

Безнең Башкортстаннан сугышка 141 мең ат җибәрелә. Ә сез беләсезме,киткән төягенә яу яланнарын исән-сау үтеп, командир аты булып утлар-сулар кичеп, Җиңү таңын Германияның Бранденбург шәһәрендә каршылап, сугыштан кайткан Керчь кушаматлы ат турында? Бу ат чиксез соклану һәм кызыксыну хисләре белән бергә горурлану хисләре дә уята: чөнки бу ат безнең туган Миякә районы Илчегол авылыннан яуга озатылган ат була! Һәм бу данлыклы ат  районыбыз тарихы, аның данлы эшләре, данлыклы кешеләре турында язмалар тупланган "Миякә районы – Акмулла төяге” дип исемләнгән китабында лаеклы урын алган. (Китаптан Керчь турында язма хатирәләрне укып үтәбез.)

 Безнең авылдашлар арасыннан да 10 яугир данлыклы 112 нче Башкорт кавлерия дивизиясы составында көрәшкән.

                       Менә алар:

             Вәлиев Нигъмәтбай Дәүләтбай улы

              Ганиев Хаҗивәли Гани улы

              Макаев Галиәкбәр Әхмәтзакир улы

              Хәмидушин Шәмгун Ситдыйк улы

              Яппаров Миннегали Галим улы –

 Алар мәңгелеккә яу яланнарында ятып калганнар, исемнәре "Хәтер” ("Память”) китабына кертелгән.Биш авылдашыбызның исеме "Они вернулись живыми” китабы исемлегенә кертелгән:

 

            Арсланов Ягъфәр Бәхтегәрәй улы, разведчик,Кызыл Байрак  ордены  һәм медальләр белән бүләкләнгән;

            Каюмов Газизрахман Халимрахман улы, элемтәче, Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән.

            Гайфуллин Галимулла Хәлимулла улы

            Шәймөхәмәтов Һазим

            Галиев Рәхимҗан Муллаян улы

Бүген без сезнең белән Хәтер кичәсенә җыелдык.Сезнең каршыгыздагы саннар – 1941-1945 елларда илебез халкы, безнең картәтиләребез, картәниләребез өлкән буын кешеләре бөтен ил халкы бергә үткәргән коточкыч сынау еллары турында күз алдына китерергә тырыштык. Илебез тарихына, халкыбыз тарихына ихтирам  белән карарга, аларның рухи ныклыгыннан үрнәк  алырга, аларның батырлыклары, каһарманлыклары турында буыннардан-буыннарга тапшырырга тиешбез.

    Сугыштагы  хәлләрне күз алдына китерер өчен, өчпочмаклы солдат хатларын да укып ишеттерәсем килә. Бу хатларның икесе авылдашыбыз, орденлы кавалерист Арсланов Ягъфәр язган һәм алар безнең китапханәнең Алтын фондында саклана!           

                 Хат башы.

Исәнмесез Әнәч авылында армый-талмый гына яшәүче кадерле әни! Без ки, армия сафында хезмәт итүче улың Ягъфәрдән ялкынлы-кайнар сәламнәремне җибәреп каламын. Һәм шуның белән бергә синең таза, шатлык белән яшәвеңне теләп калам. Һәм шулай ук Мәфтуха абыстайга күп сәлам диярсең. Шулай ук барча күрше-тирәләргә күп сәлам. Сәлам соңыннан, мин элек бер хат язган идем, аны алгансыздырмы, юкмы, анысы миңа мәгълүм түгел. Ул хатта Горькийга килдек дип язган идем. Менә тагын хәзер моннан китәбез. Ләкин кайда барасы билгеле түгел. Шулай да без дә сугышка якынаябыз. Алдагы көндә ни күрәселәрне генә белмибез. Белмәсәк тә билгеле, анысын уйлап торырга да вакыт юк. Ярый, бу турыда язып та тормыйм. Хәзер киткән кешеләрдән хат киләме,алар нәрсә язалар? Алар кайсысы кайсы якта? Менә шуларны языгыз. Габдрәфилъ абыйлар кайда, хатлары киләме? Нәҗипнең хаты килмәдеме? Килсә, адресын миңа яздырып җибәр. Утынны китерттеңме, юкмы? Ашарыңа бармы, шуларны аерып языгыз. Ярый, башка язар сүзләр юк.

                               30 ноябрь, 1941 ел.                                                                                                                      Исәнме әнием!                              

Илебездән немец фашистларын куып баручы улың Ягъфәрдән кайнар сәлам. Ныклы исәнлек телим. Сәлам апа, туганнарга, сәлам күршеләргә. Сәламемне тәмам итәм. Әни, нихәлдә яшисең, исәнсеңме? Үз азыгың һәм сыерыңа ашарга бармы? Утының бармы, барысын да аерып яз! Без сугышып барабыз. Мәскәүне немец фашистларыннан, сугышчы-солдат иптәшләребез белән иңгә-иң терәп сугышып фашистлардан саклап алып калдык. Миңа "За оборону Москвы” медале бүләк иттеләр. Башка иптәшләремә дә бирделәр. Немецларны туктаусыз чигендерәбез, азат итеп алган авылларыбызны санап бетәрлек түгел, күп. Фашистлар чигенгәндә авылларны яндырып, сыерларны суеп, бер кашык та калдырмый киткәннәр. Хәзер зур шәһәрләрне азат итеп сугышып барабыз. Арша, Брест, Волоколомск, Гродно һәм башка авылларны, шәһәрләрне, иң мөһим тимер юлларны коткарып барабыз. Фашистларның ерткычлыкларын язып бетерерлек түгел. Бер шәһәргә барып керсәк, 12 кешене бер дар агачына асып киткәннәр, безнең, совет кешеләрен. Җилдә, стройдагы кебек, бердәм талпынып торалар. Бик кыен булды, бик жәл булдылар. Андый хәлләрне күп күреп үтәбез, язып бетәрлек түгел. Әни, исән бул, җайлап укытырсың. Ашыгып язылды. Кузгалабыз.

 

 Исән бул, әни, исән бул, яхшы теләктә тор. Әнием синең өчен, Ватаным өчен антыма тугрымын! Фашистларны дөмектерербез! Нәҗип, Сәгыйдә, Наилә туганнарымнан хат киләме? Исән булыгыз, сугышчы улың   Ягъфәр. 

 Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның батырлыгы турында фильмнар төшерелгән,альбомнар чыгарылган, музейлар оештырылган, һәйкәлләр куелган,китаплар язылган. Үз чиратымда мин сезгә китапханә фондында булган Бөек Ватан сугышы темасын чагылдырган китаплар тәкъдим итәм. Алар өчен китапханәдә аерым киштәләр бүленгән, әле сезнең каршыгызда – "Хәтер” ("Память”): Война. Народ. Победа. – китап күргәзмәсе;

 "Ир канаты – ат булыр” – китаплар тупланмасы һәм китапханә фондындагы төрле елларда  Бөек Җиңү хөрмәтенә төзелгән альбом – папкалар.

             Сезгә тәкъдим итәм:

 Никитин Ю. З. авторлыгында 1992 нче елда Уфада Башкортстан китап нәшриятында басылып чыккан "Веселый вечер” җыентыгының  61 нче битен ачсагыз, атлар турында язылган китаплар, аларның авторлары, атлар белән бәйле күп кенә кызыклы мәгълүмәтләр белән танышырсыз.

 Казанда,  Татарстан китап нәшриятында бастырылып 1997 нче елда китап укучылар хөкеменә тапшырылган Нур Әхмәдиевның "Атларым, колыннарым” повесты бүгенге көндә "ат җене” кагылган үсмерләр белән генә таныштырып калмый, атлар турында күп кенә кызыклы белешмәләр дә китерә: - Бүгенге көндә иң яхшы токымлы чабыш аты күпме тора? – Ике КамАЗ бәясе!

Габдулла Галиевның "Кичер мине, Сурия” җыентыгына кертелгән "Атлар да елый икән” хикәясендә сугыш елларында атлар да кешеләр кебек һәм кешеләр дә атлар кебек җәфаланганын күз алдыннан үткәрерсез.

Якташ язучыбыз Айдар Хәлимнең "Өч аяклы ат” повесты сезне әсәрнең герое белән бергә туган як буйлап сәяхәткә алып чыгар һәм Бамбук белән Кәбирнең кичерешләрен күз алдына бастырып тетрәндерер, Бамбукның гына түгел, гомумән сугыш елы атларының язмышы турында уйландырыр. Повесть 1998 нче елда Казанда Татарстан китап нәшриятында бастырылып дөнья күрде.

Гариф Гобәйнең Казанда, Татарстан китап нәшриятында 1987 нче елда басылып чыккан "Замана балалары” повестын укысагыз – мәктәп укучылары – пионерларның фронтка керткән өлешен һәм Шәехтай кушаматлы ат белән танышырсыз.

Ә инде Т.Х. Әхмәдиев авторлыгында Уфа "Китап” нәшриятында басылып чыккан "Башкирская гвардейская кавалерийская” китабы сезне данлыклы кавалерист якташларыбыз белән таныштырыр.


Категория: Мои статьи | Добавил: ritashax (14.04.2011)
Просмотров: 2062 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Поиск
Литературная карта
Год 2024 в РФ
Год 2024 в РБ
Методистика
ЗЕМЛЯКИ-Герои ВОВ
Пройди тест
1. Вы здесь
Всего ответов: 17
Студентам ВУЗов
Центральная библиотека предоставит Вам учебники в электронном виде.Все необходимое для изучения юридических и финансово- экономических дисциплин, поготовки курсовых и дипломных работ - на одном диске!
Форма входа
Друзья
Культура.Гранты РФ
Счетчик.КультураРФ
Президентбибл
Copyright MyCorp © 2024Конструктор сайтов - uCoz