Четверг, 19.12.2024, 17:43
Миякинская межпоселенческая центральная библиотека
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
ПОС
Решаем вместе
Хочется, чтобы библиотека стала лучше? Сообщите, какие нужны изменения и получите ответ о решении
Виртуальная служба
Wi-Fi-зона
«PRO.Культура.РФ»
интернет-читалка
ЛитРес
НЭБ РБ
НЭБ РФ
Уважаемые читатели! Национальная электронная библиотека определяет формы и механизм доступа граждан Российской Федерации к оцифрованным материалам библиотек федерального, регионального и муниципального уровня
Президентбибл
ЛитМир
экстриматериалы
Новости сайта
[16.12.2024][Новости ЦБ]
Акмуллинские дни в М... (27)
[09.12.2024][Новости ЦБ]
ВНИМАНИЕ!!! ПОДВЕДЕН... (0)
[06.12.2024][Новости ЦБ]
Информационно – анал... (1)
[06.12.2024][Новости ЦБ]
День Героев Отечеств... (201)
[01.12.2024][Новости ЦБ]
Квест - игра “Маршру... (191)
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Главная » Файлы » Новости ЦБ

Галия Арсланова белән очрашу
11.03.2024, 07:31

Шушы көннәрдә Миякә модельле балалар китапханәсендә Галия Арсланова белән очрашу кичәсе үтте.

Бу чара “Бөтендөнья язучылар көне” кысаларында оештырылды. Очрашуда 1нче урта гомум белем биру мәктәбенең дүртенче сыйныф укучылары, укытучылар, китапханә хезмәткәрләре, шигырь сөючеләр, “Сәхибҗамал” оешмасының Миякә районы бүлекчәсе җитәкчесе Кәүсәрия Әхмәдуллина катнашты. Әйткәндәй, Галия Арсланова - "Сәхибҗамал" оешмасының Чишмә районы бүлекчәсе җитәкчесе дә.
Алып баручы А.А. Назырова бәйрәмнең килеп чыгу тарихын сөйләде, Галия Арсланованың биографиясе белән таныштырды. Укучылар да очрашуга “күчтәнәч"ләр әзерләп килгән иде – алар шагыйрәнең шигырьләрен яттан сөйләп ишеттерде. Үз чиратында, Галия Җиһангир кызы да иҗаты белән таныштырды. Аның “Әкият күлмәге”, "Ильяс белән кошлар”, “Салават күпере нинди төстә?” шигырьләрен матур итеп сөйләвен балалар аеруча кызыксыну белән тыңлады. Әйе, кем белә, бәлки киләчәктә шушы очрашуда нәни күңелләргә салынган орлыклар үзләренең җимешләрен биреп, сәләте һәм теләге булган балаларга каләм тибрәтергә, шигырь язарга этәргеч булыр.
Ерак араларны якын итеп очрашуга килгән Галия Арслановага Миякә район китапханәсе директоры Светлана Гомәрова олы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Галия Арсланова исә чараның иң актив катнашучыларына үзенең кулимзасы белән китапларын бүләк итте һәм татлы күчтәнәч тә өләште.

Тулырак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-03-05/bala-..

Категория: Новости ЦБ | Добавил: Шаха
Просмотров: 111 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Поиск
Литературная карта
Год 2024 в РФ
Год 2024 в РБ
Методистика
ЗЕМЛЯКИ-Герои ВОВ
Пройди тест
Оцените мой сайт
Всего ответов: 33
Студентам ВУЗов
Центральная библиотека предоставит Вам учебники в электронном виде.Все необходимое для изучения юридических и финансово- экономических дисциплин, поготовки курсовых и дипломных работ - на одном диске!
Форма входа
Друзья
Культура.Гранты РФ
Счетчик.КультураРФ
Президентбибл
Copyright MyCorp © 2024Конструктор сайтов - uCoz