Суббота, 04.05.2024, 11:45
Миякинская межпоселенческая центральная библиотека
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
ПОС
Решаем вместе
Хочется, чтобы библиотека стала лучше? Сообщите, какие нужны изменения и получите ответ о решении
Виртуальная служба
Wi-Fi-зона
«PRO.Культура.РФ»
интернет-читалка
ЛитРес
НЭБ РБ
НЭБ РФ
Уважаемые читатели! Национальная электронная библиотека определяет формы и механизм доступа граждан Российской Федерации к оцифрованным материалам библиотек федерального, регионального и муниципального уровня
Президентбибл
ЛитМир
.
Новости сайта
[02.05.2024][Новости ЦБ]
Акция «Окна Победы» (929)
[27.04.2024][Новости ЦБ]
«Вечное эхо Чернобыл... (1152)
[27.04.2024][Новости ЦБ]
"ЧТО МЫ ЗНАЕМ О... (1)
[23.04.2024][Новости ЦБ]
Игровая программа «К... (1506)
[17.04.2024][Новости ЦБ]
Моя семья – мое бога... (1490)
Статистика

Онлайн всего: 2
Гостей: 1
Пользователей: 1
uyazymakarova9144

Главная » 2011 » Февраль » 14 » Бабаларыбызнын бар тарихы
12:57
Бабаларыбызнын бар тарихы

Туган як тарихын ойрэну, патриотик тэрбия биру, халкыбызнын монлы жырлары, легендалары белэн танышу очен олылар хэм балалар очен, Беренче Ватан сугышынын 200 еллыгына багышлап уткэрелгэн кичэнен сценариесе.

   Тозучесе  Миякэ билэмэ – ара китапханалар методика булеге модире Р.Х. Манакова.

 

Курайда башкорт халык кое «Любизар» башкарыла.

Халкыбызда шундый легенда йори,   ул башкорт халык жыры «Любизар» дигэн жыр белэн бэйлэнгэн. Легендадан белеуебезчэ рус армиясенен баш-лыгы фельдмаршал Михаил Илларионович Кутузов доклад белэби н килгэн башкорт командирын - «Любизные вы мои башкирцы, хорошо деретесь, мо­лодцы»- дип хэрби казанышлары очен мактап чыгарган ди. Хэм бу сузлэр безнен коннэргэ жыр булып килеп житкэн.

1812 елнын 12 июнендэ Франция гаскэрлэре Рэсэйгэ карты сугыш башла-ган. Рус тарихчылары Беренче Ватан сугышы дип атаган бу сугышта рус, украин, белорус хэм Волга буе халыклары: башкортлар, татарлар, мишэрлэр, типтэрлэр дэ катнашып,дошманны жинугэ зур олеш керткэннэр.

Уртак ватаныбыз саналган Рэсэйне саклап яу кырында калган хэм, Париж урамнарын айкап, Елисей яланнарында курай тартып, дан - шохрэт белэн эйлэнеп кайткан баттыырларыбыз бер вакытта да халык хэтереннэн чыкмас.

Шушы вакыйгаларга инде менэ 190 ел да булып киткэн.

Бугенге кичэбезне дэ без Беренче Ватан сугышынын 190 еллыгына багыш-лап Башкортостан халыкларынын курсэткэн батырлыгы хэм шул вакигалар-га бэле туган халык ижады б-н танышып утэрбез.

1805-1807 еллардагы сугышта Австрия, Рэсэй хэм Пруссиянен берлэшкэн кочлэренен жинелуеннэн сон, Наполен Франциясы Конбаеш Европа остен-нэн тулысынча хакимлек итэ башлый. Монын б-н генэ риза булмаган импе­ратор Наполеон Бонаппарт шул ук вакытта Рэсэйне дэ басып алырга эзерлэ-нэ.   Французларнын Рэсэйгэ хожум иту кркынычы арткач, рус хокуммэте гаскэр санын арттыру ччарасын курэ. 1811 елнын апрелендэ Ырымбур хэр­би губернаторы Григорий Волконскийга башкортлардан 2 полк хэм Волга-нын ун ярында яшэгэн, лэкин Ырымбур губернаторына буйсынган керэшен Ставрополь калмыкларыннан 1 полк тозергэ боерык бирелэ. Мона тиклем 2 типтэр, 2 Ырымбур казаклары хэм 2 Урал казаклары полкы тозелгэн була.

Наполеон Рэсэйгэ басып кергэч, император Александр 1 халыкларга манифест б-н морэжэгэт итэ. Манифест хэм губернаторнын Ватанны сакларга чакырган язмасы чиркэулэрдэ, мэчетлэрдэ, авылдагы жыеннарда хэм башка жирлэрдэ укыла. Моннан сон Ырымбур губернасыннан куп кенэ кеше ил чигенэ китэргэ телэк белдерэ. Бер йорттан аталы-уллы, яки берничэ бертуганнар китуе бил геле. Мэсэлэн Яким Домашнев дигэн усмер егет, ага-ларын армияга алгач алар артыннан эзлэп Уфа пехота полкына килэ хэм аны да сугышка жибэруне сорый. Бу, сугышка китуче халыклар, читтэн бернин-ди дэ ярдэм алмыйча уз атлары хэм азык-толеклэре, киемнэре, ук-жэялэре б-н чыгып китэлэр. Хэллерэк кешелэр уз исэплэренэ 50-шэр кешене тулысын­ча киендереп, коралландырып, узлэре башлык булып сугыш кырларына алып киткэн очраклар да куп була.

Нугайбэк(Белорет р-ны) жире атаманы Серебряков дигэн кеше, уз исэбенэ 53 кешене тулысынча коралландырып изге эш эшли. Башкортлар хэм башка рус булмаган халыклар арасында ватанчылык, ил сояярлек кутэрелешлэре куреп, 1818 елда Сергей Глинка болай дип яза: «Не только стародавние сыны России, но и народы, отличные языком, нравами, верою и образом жизни, на­роды кочующие- и те, наравне с природными россиянами, готовы были уме­реть за землю русскую. Мордва, татары, тептяри, мещеряки,черемисы рев­ностно и охотно шли на службу. Башкирцы оренбургские сами собой вызы­вались и спрашивали у правительства, не нужны ли их полки».

1812 елда Башкортостан жиренен куп кенэ оязлэрендэ иген унмый, лэкин ачлыкка хэм фэкирлеккэ карамастан безнен жирлэрдэн китучелэр арасында сугыштан качу кебек куренешлэр булмый.

Рэсэй язмышы очен хафаланган Ырымбур тобэге халкы 1812 елнын август урталарына тиклем гаскэр исэбенэ 500 мен сум акча кучерэ. Моннан тыш, башкорт халкы 4139 ат, барсы 20 менгэ якын яугирен жибэрэ. Бер ук вакыт-та полкларны сугышка эзерлэу дэ башлана. Менэ «Икенче эрме» легендасын-да бу турыда нэрсэ сойлэнэ: «Урыс жиренэ чит дошман килгэнлеген ишету б-н, ботен Урал халкы яшен суккандай сискэнеп киткэн, барысы да аяк осте-нэ баскан». «Бэтен жирдэ эш кайнады : урманда ук юындылар, тимерлектэ ук башлары очен тимер эреттелэр, мал суеп, ит ысладылар, корт эзерлэделэр. тире илэделэр, май яздылар, коне- тоне бия сауып, турсыкларны уткер кы-мыз б-н тутырдылар, азык-толек, хэрби атлар хэм сугыш киеме хэстэрлэде-лэр, кыскасы, халык походка жыенды. Хатын-кызлар хэм эбилэр, чал чэчле аксакаллар, кызлар хэм егетлэр, шуышып йоруче балалар- барысы да узлэ-ренен батырларын яуга озатырга жыелды. Яуга озатканда эби-сэбилэр, яу-га китучелэрнен юлы кыска булсын дип, тегэр жеп биргэннэр. Бичэ-чэчэ кукрэклэрегезгэ дошман угы тимэсен дип, яуга баручыларнын тушлэренэ тэнкэ теккэннэр. Кыз-кыркын, егетлэргэ сер саклаучы булыгыз дип, нагыш-лы янчыклар биргэн...»

Монда безнен халыкнын походка эзерлэнгэндэге патриотик кутэренкелеге куренэ, э шушы легендадан чыгып ижат ителгэн жырда акыллы яугир карт сузлэре - аталарнын фронтка китуче улларына изге телэклэре хэм сугышчан наказы чагыла.

Э инде «Эскадрон» жырында без легендар зэнгэр Урал ташы образы б-н очрашабыз. Башкорт атласы, Наполеон яуына каршы юл алыр алдыннан, узе-нен булат кылычын шушы ташка кайраган. Кара сана дускай, карасана, Урал тавы тора кугэреп. Урал тауга карап бер жырлаек Уйларны да ерак жибэреп.

Жырлар яздым Урал каясына, Урал гына кошы, аи, сандугач, Истэлеклэр булып калсын дип , Ат менгэндэ монлы сайрадын. Яуга китеп, исэн кайталмасам, Кыннан алып алмаз кылычны Урал тауы искэ алсын дип.             Урал ташка кайрадым.

(«Эскадрон « жыры янгырый)

1812 елгы Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган жырлар арасында ин эхэмиятлелэре - «Икенче эрме», «Эскадрон», «Любизар», «Кахым турэ», «Баек», «Кутузов турындагы жыр» х.б.

Без аларнын берсе белэн таныштык та инде.

1812 елнын маенда, яки сугыш башланганга тиклем ил чигендэ торган баш-корт полкларына бигерэк тэ авырга туры килэ, чонки алар сугышка беренче-лэрдэн булып керэлэр. Сугыша-сугыша чигенергэ мэжбур булалар, чонки кочлэр тигез булмый. Гродно хэм Кобрин кал асы янындагы алышка 2-че башкорт полкы июль айларында керэ. Бу сугышта дошманнын 2 мен солда­ты юк ителэ, тагы 200 офицеры хэм 2 генералы б-н 2 меннэн   ашу солдаты кулга алына. Бу рус гаскэренен французлар остеннэн тэуге зур жинуе була Шушы сугышта курсэткэн батырлыклары очен башкортлар- Бэлэбэй оязе Сэпэш авылыннан Эюп Каюпов хэм Стэрлетамак оязе Кучэрбай авылыннан полк старшинасы Аралбай Акчулпанов 4-че дэрэжэле Изге Анна ордены б-н булэклэнэлэр. ( Куруебезчэ бу кешелэр безнен якташларыбыз булган. Э хэ-зер тарихи истэлеклэр, бабаларыбыздан ишеткэн хэллэр турында хэтирэлэр. Сойли Фэузия Баршуатова).

Бородино сугышы туррында без барыбыз да белэбез, андагы алышлар ха-кында бик куп язылган, художниклар узлэренен картиналарын шул темага багышлаган. Бу сугышта Наполеон гаскэрлэренэ Раевский житэкчелек иткэн батареяны камап алырга момкинчелек туа. Михаил Кутузов, дошманнын игъ-тибарын читкэ юнэлту хэм гаскэрлэрнен хэлен жинелэйту очен дошманнын тылына хожум итэргэ боерык бирэ. Дошман тылында ыгы-зыгы куптарып, анын игътибарын читкэ жэлеп иткэн арада Кутузов топ гаскэрен Бородино сугышына эзерлэп олгерэ.

Рус гаскэренен жавап хэжумгэ эзерлэнгэн чорында башкортлар, мишэрлэр, типтэрлэр, Ырымбур, Урал казаклары Наполеон гаскэренен тылында сугыш-кан атлы отрядлар сафында хэм махсус оештырылган партизан отрядларын-да булалар. (Ишетеп, укып белеуебезчэ шундый отрядларнын берсе белэн Денис Давыдов житэкчелек иткэн.

Денис Давыдовнын истэлеклэреннэн куренуенчэ башкорт атлылары узлэре­нен кыюлыклары, житезлеклэре б-н аерылып торганнар, аларнын узенчэлек-ле сугыш алымнары да була. Аеруча дошманнын аерым отрядларын камап алып юк итудэ зур осталыкка ирешэлэр. Еш кына, куркып качкан булып, дошманны жайлы урынга алдаштырып кертэлэр дэ, кинэт кире эйлэнеп ура-тып алып, кыра торган булалар. Кысымда калган дошман куп корбаннар югалтып бирелгэн.

«Шулай ук кызыклы-колкеле хэллэр дэ тудыра торган иде бу халыклар»-дип хэтерли Денис Давыдов.

Шундый хэллэрнен берсе турында сойлэп утэсе килэ.

Сугыш барган жирдэн бер француз подполковнигын кулга ал ал ар. Бэхетсез-легенэ каршы бу подполковникны тэбигать бик зур борын б-н булэкли.

Сугыш ялгышлыгы б-н бу танауны утэдэн утэ ук утеп чвгып укнын кап уртасында танауда кала. Французны аттан тошереп жиргэ утырталар да лекарьны чакыртып, укны борын кырыеннан кисеп, тартып алырга хэм шулай итеп борынны коткарырга жыеналар. Шул вакыт жыелып киткэн халык арасыннан бер башкорт сугышчысы узенен угын (бо-рындагы) танып ала, тамгасы аша, хэм берук угымны кисеп эрэм итэ курмэгез, хэзер мин аны узем бер яктан гына тартып алам - ди. Анардан - Э борын нишли - дип сорыйлар. Э-э - черт с ним с носом - дип жавап бирэ сугышчы. (Кемгэ нэрсэ кадерлерэк бит).

Рус телен анламаса да француз сузнен ни турында барганын шэйлэп узен бу кешедэн коткаруны талэп итэ. Шулай итеп француз борыны исэн кала.

Октябрь аенда французлар Мэскэуне ташлап китергэ мэжбур булгач, рус гаскэрлэре арасында башкорт полкыннан бер ничэ йоз хэм 1 -че мишэр полкы рэсэйнен баш каласына керэ.

Мэскэуне азат иту очен барган сугышлар турында шул елларда чыгарылган «Любизар» исемле жырда бик яхшы эйтелэ.(Менэ без кичэбезнен ин башында искэ алынган жырга да килеп життек). Хэзер шул жырны тын лап утик.

(«Любизар» жыры янгырый)

Шулай ук «Кахым турэ» легендасында да Мэскэу очен сугыш узенчэлекле чагылыш тапкан: «Кахым турэ» жырынын герое- яшь башкорт полковнигы Касим Мырдашев (1778 - 1814). Хэзерге Стэрлетамак р-ны Айыучы авылында туган, сугышка тиклем кан­тон башлыгы булган. Ватан сугышы чорында башкорт гаскэре житэкчесе.

Жыр сюжетынын нигезендэ анын туган ягына кайтып барышлый Владимир губерна -сында хэлэк булуына бэйле вакигалар ята. Кахым турэнен улеменнэн тетрэнгэн «биш йоз кеше кабер казый алмый, кайгыларыннан онсез кала». Кахым турэ менгэн кара юрга Бора - бора килэ муенын. Кахым турэ, мескен, вафат булгач Курсэтте дэ майор уенын.

Кахым турэ менгэн кара юрганы Сорашып та майор ала алмый. Биш йоз генэ кеше - бик куп кеше Елашып та кабер казый алмый.

Нинди майор турында суз бара сон бу тарихта? Кахым турэ уз гаскэре б-н Наполеонны Мэскэудэн куып чыгаргач, Александр патша сугышта ирлек курсэткэн сугышчыларны уз янына чакыртып алган да ди : «Я, батырлыгыгыз очен ни сорыйсыз?»- дип сораган ди. Башка халыкларнын батырлары мал, медаль, турэлек сораганнар. Патша аларга сораган-нарын биргэн . Башкортлардан сораган :»Сугышта бик куп батырлык курсэттегез, я, сезгэ ни кирэк?»-дигэн. «Без ярдэмгэ килдек, бер ни дэ кирэкми» - дип жавап биргэн Кахым турэ.Патша колгэн хэм «Мин сезгэ узегез телэгэн кадэр жир бирэм, Кахым турэ, мин сине генерал-майор итэм. Сэйфетдин, Мортаза, Насир дигэн батырларынны есаул итэм, Эбубэ-кер,Ярулла дигэн батырларына хорунжыйлык бирэм»,- дигэн.

Безнен гаскэрлэр Наполеон б-н эшне бетереп кайтыр якка юл тотканнар.

Патшанын эйткэнен ишетеп, «кыргый» башкортларны эдэмгэ дэ санамаган патшанын бер майоры , кончеллге килеп, Кахым турэгэ агу эчереп жибэрэ. Шунда ул улеп кала. (Менэ тарихтагы майор турындагы сузлэр, шушы хэлдэн чыгып языла.) Лэкин тарихта икенче торле версия дэ бар, тик бу турыда кичэбезнен ахырында эйтеп китэрбез.

Э хэзер «Кахым турэ» жырын тынлап утик. (Башкара Илусэ апа Мингазова).

Белеуебезчэ рус гаскэрлэре дошманны уз жирлэренэ кадэр куа бара. Франциягга кадэр барып житкэнче куп иллэр утэргэ, куп торле миллэт халыклары б-н очрашырга торле ваки галарда калырга туры килэ.

7-че башкорт полкы бутэн гаскэри подразделениелэр б-н бергэ Германиянын Дрезден каласын камый хэм штурм б-н ала. 1847 елда Василий Зифиров язып алган, «Йэнтурэ хи-кэятендэ» Дрезден янындагы сугыш сурэтлэнэ. Анда Йэнтурэ узенен хатыны Асылбикэ б-н була. Бервакыт бер торкем башкорт атлылары , шулар арасында Йэнтурэ б-н Асыл­бикэ дэ була, разведкада йоргэндэ, аларга уйламаганда гына французлар хожум итэ. Безнен сугышчылар сан ягыннан эз булуга карамыйча сугышка ташланалар. Йэнтурэ ка­ты яраланып исен югалта. - Исемэ килгэндэ, - дип хэтерли ул - иптэшлэремнен яртысы дошман тарафыннан туракланып беткэнен курдем. Калганнарынын кул-аяклары бэйлэн-гэн. Бичэм янымда юк иде. Мин инде аны ботенлэй исэн тугелдер дип уйлыйм. Атларга мендереп безне эсир алып киттелэр. Сэгать ярымнан сон кинэт урман арасыннан бер йоз Дон казагы килеп чыкты. Безне уратып алдылар. Французлар 10 лап кына калганнар хэм алар бирелделэр. Карасам, Асылбикэм, казаклар арасында йореп ята. Без сугыша башлау б-н, Асылбикэ, дошманга каршы тора алмаячыгыбызны анлап, сугыш мэйданыннан тай-шанып чыккан да безнен топ отрядка хэбэр иткэн.

Кыюлыгы очен Асылбикэгэ рус гаскэре командованиесы тарафыннан хэрби медаль тапшырыла.

Башкорт хатын-кызларынын 1813-1814 еллардагы походта катнашуы хакында яугир хатыны жырлаган «Ирэмэл» жырында ачык эйтелэ: «Илкэенэ дошман басып керсэ,

Кем генэ сон ойдэ кала икэн?- дип жырлаган да, атка менеп, кулына корал алып, ире б-н бергэ француз явына киткэн» , ди.

(«Ирэмэл» легендасын Саимэ Шахмина укый)

Куруебезчэ безнен хатын-кызларыбыз борын-борыннан кыю, батыр булганнар, куллары-На корал алып ир-атлар б-н беррэттэн дошманга каршы яуга да кутэреллгэннэр. Без бу турыда 2-че Бэек Ватан сугышы мисалларында куп белэбез, инде менэ 1-че Ватан сугы-шында да мондый очраклар булган икэнлегенэ мисал кур дек.

(Хатын-кызлар турында тагын бер тарих сойлэргэ була. Буранбай б-н Таня турында. Буранбай исемле башкорт яугире Таня исемле рус кызына гашик була хэм сэгэненэ ба-гышлап жыр чыгара . «Хары сэс» - укый С.Шахмина)

Шулай ук башкортлар хэм казаклар Гамбург, Эрфурт, Веймар хэм Майндагы Франк­фурт калаларын французлардан азат итергэ ярдэм итэ.

1814 елда кин билдэле немец язучысы - галим Гете б-н очрашканда башкорт отряды башлыгы ана узенен ук хэм жэясен булэк итэ. Гете бу кадерле булэкне олгайганчыга тик-лем саклап дусы Эккерманга калдыра.

Рус гаскэрлэренен батырлыгы хэрмэтеннэ Лейпциг янында сугыш булган урынга хэйкэл куелган. Анда башкорт полкларынын номерлары да язылган.

Тарихтан белеубезчэ безнен халыкны, житезлеге, батырлыгы эчен «Тоньяк амурлары» дип атыйлар. Бу турьща Яныбай Хамматовнын «Тоньяк амурлары» дигэн романы да бар. Наполеон генералы Марбо укны бик мэргэн хэм оста атканнары эчен узлэре ук «амурлар» дип атаган башкорт яугирлэре хакында тэъсиратларын язып калдыра: «Алар безнен гас-кэрлэрне хэр чак сагалап кына торалар. Чак кына унае чыгу б-н, сагызак куче кебек ябы-рылалар. Э аларны куып житуе кыен».- ди.

Шулай итеп безнен халыкларыбызнын батырлыгы ботен иллэргэ таралган, куп жырлар-да жырланган , легендаларнын нигезе булып торган.

Популяр «Баек» жырында туган жиргэ жинучелэр булып эйлэнеп кайткан башкорт су-гышчыларын халыкнын шатлык хэм горурлык б-н каршы алуы сурэтлэнэ. Сугыш батыр-ларын-жинучелэрен Баек Эблэев чэчэн дэ каршылый.

Баек Эблэев 1734-1815 елларда хэзерге Салават р-ны Мэхмут авылында яшэгэн, аны хэрмэтлэп, Аи дар Баек дип йэреткэн халык (Аи дар - хэрмэтле дигэн суз). У л жырлар да ижат иткэн.

(Э хэзер Руслан Мулюков башкаруында «Баек» жырын тынлыйк хэм шушы койгэ

Мухамадеев Флорид башкаруында бию).

Рэсэй 1812-1814 елларда явыз дошманны жинеп, узен мэнгелек данга кумде. Жинучелэр исэбендэ арымас атларын Парижнын Сена елгасы суын эчергэн башкорт атлылары да бу-ла. 1812 елгы Ватан сугышында батырлыклар курсэткэн куп кахарманнарнын исемнэре, ихтимал безнен кэннэргэ тиклем килеп тэ житмэгэндер. Лэкин тарихи жырларда, куруе-безчэ, башкорт халкы характерынын ин яхшы сызымнары чагылган героик хэм берлэште-релгэн образ л ар тудырылган.

Башкорт яугирлэренэ Рэсэй алып барган сугышларда еш катнашырга туры килгэнлектэн, Аларнын узенчэлекле сугыш алымнары барлыкка килэ дип эйтеп уттек инде. Еш кына, кркып качкан булып, дошманны унайлы урынга алдатып китерэлэр дэ, кинэт кире эйлэнеп уратып алып, кыра торган булганнар. Кысымда калган дошман, куп корбаннар югалтып, бирелгэн.

Бер автор атлы яугирнен сугыштагы хэрэкэтен шулай сурэтли: «Дошманга житэрэк 40 аым ук атылыр жир калгач, сугышчы аркасындагы канъялын (ук салгыч савытын) кукрэ-генэ шудыра да, ике ук алып, берсен авызына каба, икенчесен янына сала хэм шулай бер­бер артлы икэусен дэ атып жибэрэ. Э хэжум иткэндэ изулэре ачык хэм жиннэре тэрелгэн яугир алга иелеп, узэк эзгеч эче тавыш б-н дошманына кыю ташлана хэм ук атымы жир якынлашкач 4 ук атып жибэрэ.

Башкорт яугирлэренен тэп коралы - сэнге, кылыч, ук-жэя, э мылтык хэм пистолет бик срэклэрендэ генэ була. Шулай ук кайсы берлэренен тимер кулмэклэре дэ булган. Тимер чылбырлардан урелгэн мондый авыр кулмэклэрне сугышка керер алдыннан гына кигэннэр Авырлыгы ике пот тирэсе булган бу кулмэклэрнен.

Э парад киеменэ килгэндэ, башкортларга узлэре телэгэнчэ киенергэ рэхсэт ителэ. Шул чрда яшэгэн бер авторнын язуынча, башкорт яугиры шулай киенгэн: эстендэ - ак яисэ кук тэстэге сукно кафтан, кин кызыл лампаслы шундый ук тэстэге кин чалбар, башында - оч-лы тубэле ак киез калфак, аягында ат тиресеннэн тегелгэн итек, билендэ - каеш билдек, портупеясы б-н кылыч хэм патроннар сала торган сумка.

Янтурэ батыр Зефиров дигэн кешегэ болай дип сэли: «... Атка атланырга боерык бирсэ-лэр, тимер кулмэк эстэннэн кук кафтанны, башка ак калпакны киеп, аркага ук-ян асып, билгэ кылычны тагасын да, сэнгене кулга элэктереп, командир куурсэткэн якка атыласын»

Шулай итеп Европа иллэрен Наполеон гаскэрлэреннэн азат итудэ катнашып Башкортос­тан халыклары зур батырлыклар курсэтэлэр. Парижга тэугелэрдэн булып аяк баскан баш­корт полклары «За взятие Парижа 19 марта 1814 год» дигэн кэмэш медаль хэм орденнар б-н булэклэнэ. Шулай ук 1812 елгы Ватан сугышында катнашкан бэтен яугирлэргэ дэ «В память войны 1812 года» дигэн кэмеш медаль тапшырыла.

 Ишетмилэр микэн чит иллэрдэ

Урал таунын жэелеп ятканын.

Нинди яуга каршы барсалар да,

Хич курмэссен жинми кайтканын,-

Беренче Ватан сугышы халык хэтеренэ мэнгелеккэ сенеп кала хэм авыз-тел ижадында кин чагылыш таба. Аларнын байтагы халык теленнэн тэшмэгэнлегенэ тагы бер мисал, бу «Кутузов» турындагы жыр. Куруебезчэ халык бергенэ батырын да данламый калды-рырга телэмэгэн.

(Гаяз Исмагилов хэм Фидан Шафиков башкаруында «Кутузов» турындагы жырнын кэен тынлап утик)

Французларга каршы сугышта катнашу авыз-тел ижадына гына тугел безнен халык тор-мышына да торле узенчэлеклэр кертми калмаган элбиттэ. Мэсэлэн безнен куплэребезгэ таныш камзулны 1812 елдагы Ватан сугышыннан алып кайтканнан сон тегэргэ ойрэнгэн-нэр. Киже-мамыктан тыш бу кием эчен бэрхэтне дэ файдаланганнар. Франциядан килгэн трофей камзулны мэселман халкы тэрлечэ бизэгэн: читлэренэ якты тэстэге тасмалар тек-кэн, тэнкэлэр, асыл ташлар таккан.

Кушьяулык дип аталган яулыкны француз яулыгы дип тэ йэретэлэр - сугышчылар Па-риждан алып кайткан трофей яулыктан чыгып аны шулай атаганнар.

Зур батырлыклар курсэтеп Наполеон гаскэрлэрен тар-мар иткэн мэселман халкынын ары табан язмышы бик кызганыч була. Билдэле булуынча, француз кампаниясе тэмамлан-гач, «любизные, вы, мои» дип макталган яугирлэрнен бик азы гына уз иллэренэ кайтары-ла. Кубесе каратель функциялэрен утэуче буларак, баш кутэргэн Польша хэм Литва кон-федерантларын аяусыз бастыру эчен жибэрелэ. Бер элэше исэ коньякка, Биссарабияга, ягни безгэ тугандаш хэм кандаш тэреклэргэ каршы яна сугышка озатыла. Кахым турэ фа-жигалы утерелгэннэн сон ятим калган гаскэрлэр буйсынмыйча булдыра алмыйлар. Кахым турэ фажигалы утерелгэннэн сон ятим калган гаскэрлэр буйсынмыйча булдыра алмыйлар. Кахым турэ уз халкынын абруйлы, олы ихтирамга лаеклы улы, гадел житэкче буларак, элбиттэ, ансыз да француз кампаниясында зур корбаннар китергэн башкорт гэскэрен яна-дан яуга жибэругэ кыруларга юл куймас иде.

Башкорт гаскэрлэрен махсус рэвештэ башлыксыз калдырып буйсындыру исэбе б-н эшлэнгэн эш тэ булырга мэмкин Кахым турэне утеру. Менэ шундый версия дэ бар безнен тарихта. (Икенче версия дигэн сузебез менэ шушы була инде).

Ничек булса да булган, ул вакытларга инде бик куп еллар уткэн, э халыклар батырлыгы кунеллэрдэ мэнге сакланыр. Чэнки шул батырлыкны данлаган жырлар, легендалар элеге кэндэ дэ безнен б-н яши.

Жырлар, легендалар дигэннэн - сугыш кырында булсынмы, тыныч хезмэттэме - баш­корт халкынын тугры дусы булып, халыкнын авыр тормышын жинелэйтуче, язмышларын уртаклашучы булып атлар торган. Эйтеп китуебезчэ яу кырларына 4139 ат жибэрелгэн. Менэ шул малкайларны да читлэп утмэгэ безнен халкыбыз узенен ижатында.

(Э хэзер Илусэ апа Мингазова башкаруында тагын бер жыр «Жирэн кашка» - дип атала ул жыр.)

1812 елгы вакигаларга карата тудырылган башка эсэрлэр дэ бар. Художниклар узлэре-нен картиналарын язганнар, язучылар китаплар язган. Башкортстан дэулэт опера хэм ба­лет театрында Ишмулла Дилмэхэмэтов либреттосына Захир Исмагилов ижат иткэн «Ка­хым турэ» операсы зур унышлар яулады.

Э безнен китапханаларда инде Беренче Ватан сугышын хэм андагы башкортостан жир-лэреннэн булган халыкларнын батырлыгын сурэтлэгэн эсэрлэр бар.

(Шушы темага оештырылган «Олоатайзарзын бар тарихы» дигэн китап кургэзмэсе каршында китапларга кузэту.)

 

Кулланылган эдэбият:

1 .Асфандияров А.З. «Любезные вы мои...» - Уфа: Китап , 1992. 2.Асфандияров А.З. Олатайзарзын бар тарихы. - Эфэ: Китап, 1996. З.Асфатуллин С. Г. Северные амуры в Отечественной войне 1812 года. - Уфа: Полиграф-комбинат, 2000.

4.Хамматов Я. Тэньяк амурзары. - Уфа, 1985. 5.Башкорт халык кэзэре, йырлы-бейуле уйындар. - Эфэ, 1996. Б. 16.

 

Категория: Методист | Просмотров: 6913 | Добавил: ritashax | Рейтинг: 3.7/3
Всего комментариев: 0
Поиск
Литературная карта
Год 2024 в РФ
Год 2024 в РБ
Методистика
ЗЕМЛЯКИ-Герои ВОВ
Пройди тест
Оцените мой сайт
Всего ответов: 28
Студентам ВУЗов
Центральная библиотека предоставит Вам учебники в электронном виде.Все необходимое для изучения юридических и финансово- экономических дисциплин, поготовки курсовых и дипломных работ - на одном диске!
Календарь
«  Февраль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28
Архив записей
Форма входа
Друзья
Культура.Гранты РФ
Счетчик.КультураРФ
Президентбибл
Copyright MyCorp © 2024Конструктор сайтов - uCoz