Пятница, 10.05.2024, 04:11
Миякинская межпоселенческая центральная библиотека
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
ПОС
Решаем вместе
Хочется, чтобы библиотека стала лучше? Сообщите, какие нужны изменения и получите ответ о решении
Виртуальная служба
Wi-Fi-зона
«PRO.Культура.РФ»
интернет-читалка
ЛитРес
НЭБ РБ
НЭБ РФ
Уважаемые читатели! Национальная электронная библиотека определяет формы и механизм доступа граждан Российской Федерации к оцифрованным материалам библиотек федерального, регионального и муниципального уровня
Президентбибл
ЛитМир
.
Новости сайта
[08.05.2024][Новости ЦБ]
Презентация книги «Э... (0)
[06.05.2024][Новости ЦБ]
"ВСЁ НАЧИНАЕТСЯ... (1059)
[02.05.2024][Новости ЦБ]
Акция «Окна Победы» (1539)
[27.04.2024][Новости ЦБ]
«Вечное эхо Чернобыл... (1152)
[27.04.2024][Новости ЦБ]
"ЧТО МЫ ЗНАЕМ О... (1)
Статистика

Онлайн всего: 2
Гостей: 1
Пользователей: 1
liliaamaeva18

Главная » Статьи » Мои статьи

“Бәлеш бәйрәме”

 

Аш сулар – табын күрке

Пешердек әллә күпме!

Ит бәлеше затлыдан

Санала ул татлыдан.

 

      Безнең әниләр, әбиләр аш-суга оста, тәмле-тәмле ашлар пешерәләр. Өстәлебездә тәмле ризык, сый-хөрмәт булганда яшәү ямьле була.

      Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган.

      Халык бик борынгы заманнардан ук иген иккән, шуңа күрә күбрәк арыш, бодай һ.б. аннан төрле ризыклар пешерү гадәти күренешсаналган. Ит бигрәк тә сарык, ат, сыер ите татарның элек-электән яраткан ашы булган.

      Татар халыкның тормыш хәле яхшыруга бәйле рәвештә күп кенә яңаашамлыклар барлыкка килде, кайберләре сирәк әзерләнә башлады.

          Менә бүген без авыл китапханәсенә оста хуҗабикәләребезне дә яшь хуҗабикәләрне дә “Бәлеш бәйрәменә” чакырдык.

          Безнең максатыбыз: милли азыкларның үзенчәлеге, гореф-гадәтләребезгә ихтирам, бер-беребез белән аш-су әзерләү серләре белән бүлешү һәм бер-беребез белән аралашу.

 

Концерт номеры.

 

Ә хәзер татар халкының милли ашлары буенча табышмак әйтим әле мин сезгә:

  • Эченә бәрәңге, тары ярмасыннан эчлек салып пешергән ашамлык (кыстыбый);
  • Милли татар ашамлыгы (өчпочмак);
  • ­Бик үзенчүлекле ашамлык. Эчлеге рәт-рәт итеп тезелә (гөбәдия);
  • Күркәм ризык, туй мәҗлесенең бизәге. (чәк-чәк яки бавырсак);
  • Көн саен кулланыла торган ризык. Аннан башка ашау үтми. Аңа халык дан җырлый (икмәк);
  • Аш пешергәндә кулланыла. Татар халкына хас ризык (токмач)

Үзегез пешереп алып килгән бәлешнең рецептын өйрәтсәгез иде.

     Концерт номеры.

Җор телле кеше үз сөйләмендә мәкальләрне еш куллана. Мәкальләр, гадәттә, кешеләргә әхлак һәм әдәп тәрбиясе бирә. Аларны өйрәнү, хәтердә калдыру, урынлы файдалана белү сөйләвебезне үстерә, камилләштерә, халыкка, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли. Мәкальнең башы минем тел очында, ә ахыры кемдә икән? (Бәйгесен оештырабыз).

  • Тату гаиләгә ...(кайгы килми)
  • Һөнәрле үлмәс, ...(һөнәрсез көн күрмәс)
  • Казаныңа ни салсаң ...(кашыгыңа шул чыгар)
  • Игелекле бала үстерсәң ...(картлыгың бәхетле булыр)
  • Ир – беләк, хатын – ...(терәк)
  • Ул ояты – атага, кыз ояты – ... (анага)
  • Атасы барның – ...(бәхете бар).

Концерт номеры.

Табышмак чишү – тапкырлар эше,

Җор сорауларга үтәдер теше,

Зиһен сынашып, зәвык ачабыз,

Табышмакларга җавап табабыз,

Сез дә, дусларым, рәхим итегез,

Табышмакларны чишеп китегез.

 

 

  • Яратканга да ябышкан, яратмаганга да ябышкан (исем);
  • Түгәрәк күлем ташый (күз яме);
  • Суда туа, судан курка (тоз);
  • Үземне пешерәләр – ашамыйлар (сөяк);
  • Аягы булмаса да, йөрүдән курыкмый (акча);
  • Нәрсәне күрү иң җиңел? (кеше гаебен);
  • Ипи нәрсәсез булмый? (катысыз);
  • Бер байлык бар – янмый, карак та урлый алмый, төшеп тә калмый (белем);
  • Нәрсәнең башын да ахырын да табып булмый? (әйләнә, түгәрәк);
  • Торна кыш көне койрыгын өшетә аламы? (юк, ул җылы якта була).

 

Концерт номеры.

“Зинһар, тапкырлар”:

  • Нәрсәне әзерләп була, ашап булмый? (өстәлне);
  • Күлмәкне урталагай яргач, нәрсә була? (күл-мәк);
  • Көн белән төн нәрсәгә тәмамлана? (“н” хәрефнә);
  • Син туктасаң туктый, син барсаң бара (күләгә);
  • Ак кынадыр үзләре, ялтырыйдыр күзләре (йолдыз);
  • Казанның уртасында ни бар? (“з” авазы);

 

Бәйрәмегезнең күңел ачу өлеше.

Татар халкы җырлы, моңлы халык.

 

Җырлар – ул күңел көзгесе,

Җырлар – ул гүзәл бизәк.

Кадерен белеп тормышның

Җырлап яшәргә кирәк!

Бүлмәләргә сибелсен җыр,

Җырлардан күчсен җылы.

Җырлар бит – бәхет билгесе,

Җырлар бит – күңел нуры.

Җырларның була төрлесе,

Моңлысы да, шаяны.

Кайсыгыз башлый ярышны,

Җырлап карыйк, кая әле!!!

Халкыбыз элек – электән

Ни күрсә дә җырлаган.

Шатлык хисләре түгелсен

Сез җырлаган җырлардан.

 

Хуҗабикәләребезнең шул сәләтен дә ачыклап карыйк әле! Музыкаль тур.

     (Хуҗабикәләр җыр башкара)

Ә бәйрәмебезнең өченче өлеше чәй өстәле артында дустәнә әңгәмә, матур теләкләр белән үрелеп бара.

          Бәйрәмебез ахырына килеп җиттек. Катнашкан хуҗабикәләргә зур рәхмәт әйтәбез, бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә гел уңышлар гына юлдаш булсын!

 

Китап күргәзмәсе: “Оста куллар”.

          Кулланылган әдәбият:

  • “Ачык дәрес” гәзитләре;
  • “Башкорт халык иҗады” Табышмаклар, мәкальләр;
  • “Бәйрәмнәр, туйлар әчен”.


Источник: http://.
Категория: Мои статьи | Добавил: ritashax (03.12.2014) E W
Просмотров: 3313 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Поиск
Литературная карта
Год 2024 в РФ
Год 2024 в РБ
Методистика
ЗЕМЛЯКИ-Герои ВОВ
Пройди тест
Оцените мой сайт
Всего ответов: 28
Студентам ВУЗов
Центральная библиотека предоставит Вам учебники в электронном виде.Все необходимое для изучения юридических и финансово- экономических дисциплин, поготовки курсовых и дипломных работ - на одном диске!
Форма входа
Друзья
Культура.Гранты РФ
Счетчик.КультураРФ
Президентбибл
Copyright MyCorp © 2024Конструктор сайтов - uCoz