Пятница, 26.04.2024, 05:31
Миякинская межпоселенческая центральная библиотека
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
ПОС
Решаем вместе
Хочется, чтобы библиотека стала лучше? Сообщите, какие нужны изменения и получите ответ о решении
Виртуальная служба
Wi-Fi-зона
«PRO.Культура.РФ»
интернет-читалка
ЛитРес
НЭБ РБ
НЭБ РФ
Уважаемые читатели! Национальная электронная библиотека определяет формы и механизм доступа граждан Российской Федерации к оцифрованным материалам библиотек федерального, регионального и муниципального уровня
Президентбибл
ЛитМир
.
Новости сайта
[23.04.2024][Новости ЦБ]
Игровая программа «К... (817)
[17.04.2024][Новости ЦБ]
Моя семья – мое бога... (1489)
[15.04.2024][Новости ЦБ]
Субботник (7)
[11.04.2024][Новости ЦБ]
Волонтёрское движени... (22)
[11.04.2024][Новости ЦБ]
Библионочь - 2024 (2007)
Статистика

Онлайн всего: 8
Гостей: 2
Пользователей: 6
rusanibragimov5, bibliotekaurshak, zemfiragalieva70@mailr, miakikanbek, библ, guzelbulatova85

Главная » Статьи » Мои статьи

.

Һәр елны Әнәч авыл китапханәсендә февраль аенда хәрби – патриотик ай игълан ителә. Китапханәдә бу айда төрле чаралар үткәрелә: яшь антифашистлар көне; герой – пионерлар истәлегенә кычкырып укулар; герой – шагыйрь Муса Җәлил эзләре буйлап дәрес – сәяхәт; батырлык дәресләре; Бөек Ватан сугышы елларындагы истәлекле даталарга, аерым шәхесләргә бәйле хәтер кичәләре; китап күргәзмәләре; Әфган сугышы солдатларын искә алу – «Хәтер» кичәсе; Ватан сакчылары көненә карата төрле ярыш һәм кичәләр. Ә 19 февраль, Муса Җәлил кебек үк татар поэзиясендә иң күренекле урыннарның берсен тоткан, Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының горурлыгы булган патриот – шагыйрь Фатих Кәримне искә алу көне буларак үтә. Һәм әлбәттә инде күбесенчә, бу үткәрелгән чараларның кунаклары  – мәктәп укучылары.

Патриот шагыйрьләр Муса Җәлил, Фатих Кәримнәрнең биографиялары илебез тарихында, халык хәтерендә җуелмас эзләр калдырган Бөек Ватан сугышы белән тыгыз бәйләнгән. Иң беренче сугыш дигән сүзгә ачыклык кертик. Җир йөзендә сугышлар кешелек тарихы барлыкка килгәннән бирле булган  һәм барлык сугышлар да җир өчен, байлык өчен барган. Ләкин Бөек Ватан сугышы кебек рәхимсезе – тарихта беренче тапкыр. Бу сугыш 1941 нче елның 22 июнендә немец – фашист илбасарлары безнең илебез чиген вәхшиләрчә басып керүдән башланып, 1945 елның 9 нчы маена кадәр – 1418 көн дәвам итте. Игълан ителмәгән бу сугыш Германия тарафыннан басып алу, талау, җимерү, кыру, юк итү булса, безнең ил халкы тарафыннан үз азатлыгын, бәйсезлеген саклап алып калу сугышы булды. Бөек Ватан сугышы елларында Советлар Союзы 27,5 ул һәм кызларын югалтты. Бу яуда һәлак булучылар саны. Ә күпме солдатлар алган яраларыннан сугыштан кайткач һәлак була, тылда үлүчеләрнең санын нинди саннар белән исәпләделәр икән?

Ни өчен без бүген, җиде дистәгә якын вакыт үтүгә карамастан, ул дәһшәтле елларны искә төшерәбез соң әле?

Чөнки бу илебез тарихы, халкыбыз тарихы, илебез азатлыгы өчен көрәшкән картәтиләребез, авылдашларыбыз, ватандашларыбыз тарихы. Алар кыенлыкларга түзә белгәннәр. Сугыш ул кара – каршы атышу гына түгел, бер яклап, сугыш тактикасын оста белгән кыю командирлар, разведчиклар, солдатлар таләп ителсә, икенче яклап тылдагы, сугыш сызыгының эчке ягындагы халыкның да тырышлыгы, түземлелеге таләп ителә: тылдагы халык фронтка азык – төлек әзерли, кием – салым, оекбаш – бияләй, корал җитештерә; самолет, танк, машиналар, ат, арбалар – барысын да әзерләп җибәрергә тиеш була.

Ни өчен бу сугыш шулкадәр озак дәвам иткән соң? Чөнки бу сугыш дошман тарафыннан җентекләп уйланылган зур хәзерлек белән: җитәрлек дәрәҗәдә әзерләнгән корал, самолет, танк, машина, атлар, хәрби хәзерлек үткән солдатлар белән башланса, безнең ил халкы өчен көтелмәгән басып алу сугышы була. Һәм тарих буенча без беләбез, бик күп фән, техника белгечләре, җитәкчеләр, шул исәптән хәрби командирлар да ил башлыгы     И. В. Сталинның (ул 1924–1953 нче елларда идарә итә) шәхес культы елларында төрмәләрдә утырган, кулга алынып нахакка җәберләнгән дәвер була.

Нахакка җәберләнеп «халык дошманы» тамгасы тагылган меңләгән зыялылар арасында без югарыда телгә алып үткән каһарман – шагыйрь Фатих Кәрим дә бар.

Илебезнең гүзәлләрдән – гүзәл бер төбәге Башкортстан җире – татар әдәбиятына бик күп атаклы әдипләр биргән төбәк.

Фатих Кәримнең туган ягы – Бишбүләк районы Ает авылы безнең Миякә районына әллә ни ерак та түгел. Шагыйрьнең туган авылы Ает боргаланып – боргаланып аккан, җырларда мактап җырланган, шигырьләрдә сокланып сурәтләнгән ямьле Дим елгасына сыенып утыра. Су буе зифа талларга, мәһабәт өянкеләргә, чуклы зирекләргә, сутлы шомырт – баланнарга күмелгән. Тугаендагы аллы – гөлле чәчәкләр берчә нечкә билле җилләргә сыена, берчә назлы кояш нурларына хозурлана, берчә җылы яңгырларда коенып иркәләнә. Ләкин табигать тә гел аяз көннәрдән генә тормый. Кинәт купкан давыллары, салкын көннәре, аяусыз кыраулары да була. Һәм ни гаҗәп, табигатьнең сихри бер могҗизәсе беләнме гүзәл чәчәкләрдән бөреләнгән җиләк – җимешләр бер – берсен ышыклап, давылларга сыгылмыйча, салкыннарга бирешмичә, көзләрдә үзләренең уңышлары белән сөендерәләр.

Кеше язмышлары да шулай. Язмыш авырлыкларына бирешмәгән, сынауларга сынмаган көчле рухлы, оптимист шәхесләр була. Каһарман шагыйрь Фатих Кәрим дә шундыйлардан.

Фатих Кәрим 1909 елның 9 гыйнварендә Әхмәтвәли һәм Гөльямал гаиләсендә 12 нче бала булып дөньяга килә. Әхмәтвәли авыл мулласы вазифасын башкара, мәктәптә, мәдрәсәдә балаларга белем бирә. Шигыйрь язганы, мөнәҗәтләр чыгарганы, бәйрәмнәрдә моңлы итеп курай тартканы да билгеле. Әхмәтвәли мулла, балаларына төпле белем бирергә тырышкан. Улы Габдулла Кәримов ( 1899 – 1936) әдәбият дөньясында Ярлы Кәрим исеме белән таныш.

Фатих Кәримнең бертуган апасы Гобәйдәнең шәҗәрәсе исә минем туган авылым Әнәч белән бәйләнгән: язмыш 17 яшьлек Гобәйдәне Троицк мәдрәсәсен тәмамлап Ает мәктәбендә укытучы булып эшләүче, Әнәч авылы егете Газиз Ярулла улы белән кавыштыра. Аларның никахыннан туган балалар турында алда тагын сөйләячәкбез.

Һәрбер кешенең тормыш юлында иң матур истәлекләре, иң якты хатирәләре белән уелып калган кабатланмас мизгелләре була. Бу әлбәттә, гүзәл балачак чоры.

Шагыйрьнең тормышын, шагыйрьнең бертуган апасы Гобәйдә Кәримованың  энесе Фатих Кәрим турында «Кызыл таң» гәзитендә басылып чыккан истәлекләренә нигезләнеп күз алдына китерик:

«-Инде тәмам олыгайгач та туып – үскән җирләр, ямьле Дим буйлары, үсмер чаклар сагындыра икән. Әлбәттә мин мин ике шагыйрьнең: Фатих һәм Габдулла (Ярлы) Кәримнең бер туганы булуыма шатланам, хәтта горурланам да. Бәләкәй чакта бергә сугышып, бәрәңге утап, утын – печән хәзерләп үстек. Фатих бигрәк тә табигатьне, Дим буйларын ярата иде. Таң белән балык кармакларга, ә кичтән яр буена морда куярга барыр иде. Көне буе ачлы – туклы йөреп тә балыксыз кайткан чаклары аз булмады. Балыгың кая дисәң, урысларга саттым,  дип шаярта торган иде. Бик җитез, теремек, тырыш бала булды ул. Тугайларда җиләк җыярга, кошлар сайраганын тыңларга әвәс иде. Бәлки шуңадыр да Дим елгасының үзенчәлекле табигатенең матурлыгы аңа нечкә хисле шигырьләр язарга этәргеч ясагандыр. Шунысы кызык: Фатих язган әйберләрен шунда ук агач сандыгына бикләп куя торган булды. Бик үтенеп сораганда, аулак вакытта гына ул аларны безгә укый иде.

…Әлбәттә без рәхәт тормышта үсмәдек, бик яшьли әтәйдән мәхрүм булдык. Әтиебез Әхмәтвәли үлгәч тагын да начаррак шартларда яшәргә мәҗбүр булдык. Ул указлы мулла иде, Коръәнне яттан укыды, аның мәгънәсен аңлатты. Садаканы өйгә алып кайтмады, фәкыйрь кешеләргә, авыл балаларына таратты. Кешелекле, юмарт күңелле иде. Әниебез дә йомшак күңелле кеше булды, безгә яттан әкиятләр, шигырьләр, бәетләр сөйли торган иде. Фатих һәр көнне әнине елата – елата Сак – Сок бәетен укыды.

Безнең гаиләдә сукыр әтием дә, апам Мәрьям дә, абыем Габдулла да шигырь яздылар. Аларның йогынтысы Фатихка да тими калмый, әлбәттә. Ул укырга, язарга да сәләтле иде. Башлангыч белемне Аитта алгач, Фатих 1922 нче елда Габдулла абыйга ияреп Бәләбәйгә китте. Анда педагогия техникумының хәзерлек курсына керде. Атна саен авылга җәяү кайтып йөри иде. Соңрак абыем Казанга күчкәч, Фатихны да үзе белән алып ките. Ул анда яшүсмерләр йортында тәрбияләнде, Казан җир төзелеше техникумын тәмамлады. Шунда ул булачак килен Кадрия белән танышты…»1924 – 1929 нчы елларда, Казанда, төзелеш техникумында укыганда, студент елларында ,әдәби иҗат эше белән җитди шөгылъләнә башлый, бер үк вакытта «Яшь ленинчы» гәзитендә җаваплы сәркәтип вазыйфасына эшкә алына. Укуын тәмамлагач, «Крестьян газеты»нда, «Атака», «Азат хатын» журналларында эшли. 1931 елның көзендә армияга алынып, 1933 нче елның гыйнварына кадәр Идел буе хәрби округының Казанда татар телендә чыга торган «Кызылармияче» дигән газетада хәбәрче – корреспондент булып хезмәт итә.

Хәрби хезмәттән кайткач, Ф. Кәримне Татарстан китап нәшриятының яшьләр – балалар әдәбияты бүлегенә җитәкче итеп билгелиләр. Монда ул 1937 нче елга кадәр эшли. Бу – Ф. Кәримнең иҗат һәм җәмәгатъ эшендә кайнап, әдип буларак үсү һәм формалашу еллары. 1929 елдан хәвефле 1937 елга кадәрге чагыштырмача кыска вакыт эчендә аның ун китабы басылып чыга (икесе – проза, сигезе – шигъри жыентыклар).1937 нче елның 29 нчы мартында «Пионер каләме» журналының баш мөхәррире Ләбиб Гыйльми яшь шагыйръне социаль чыгышын яшерүдә, мулла малае булуын белгертмичә комсомолга керүдә, әсәрләрендә совет иленә яла ягуда һәм урыс шагыйре, «троцкийчы» Павел Васильев белән «элемтәдә булу»да гаепләп, «Кызыл Татарстан» гәзитендә мәкалә бастыра. Ф. Кәрим, чыннан да, бер ел элек Мәскәүдә үзенең яраткан шагыйре Павел Васильев белән очрашкан, ресторанда бер кич шигриятъ, иҗат турында әңгәмә корып утырган була. Ә бераздан Васильевны «троцкийчы»лыкта гаепләп кулга алалар. Шул чор карашлары буенча Ф. Кәрим дә «троцкийчы» булып чыга.

Иҗат дәрте белән шулай илһамланып, совет хөкүмәте төзегән тормыш тәртипләренә, яңа җәмгыятънең гаделлегенә ихластан ышанган һәм үзенең шагыйрьлек талантын, бөтен иҗади көчен бөтенләе белән шул «гадел» җәмгыятъ хакына сарыф итәргә әзер булып яшәгән егерме тугыз яшьлек шагыйрьне 1938 елның 3 нче гыйнварында кинәт кулга алалар. Сөекле хатыны Кадрия берсе ике яшьлек, икенчесе ай ярымлык ике кызы белән билгесезлектә, ятимлектә һәм тирән кайгы эчендә торып кала. Тентү вакытында барлык язулы дәфтәрләрен, кулъязмаларын җыеп төяп алып китәләр. Аларның күп өлеше соңыннан НКВД подвалларында юкка чыга. Әдип өстенә бернинди дәлилсез – нисез, фәкатъ НКВД кабинетларында махсус уйлап чыгарылган «фактлар» нигезендә «милләтче», «пантөрекче», «буржуазия ялчысы», «советка каршы коткы таратучы», әдәби әсәрләрендә «кулаклар идеологиясен үткәрүче халык дошманы» шикелле котычкыч нахак гаепләр ташлана. Шул «гаепләре» өчен тоталитар режимның урындагы мәхкәмәсе 1939 нчы елның 14 мартындагы ябык утырышында Ф. Кәримне ун елга иркеннән мәхрүм итәргә һәм, шуңа өстәп, тагын биш елга гражданлык хокукларыннан чикләргә дигән хөкем карарын игълан итә. Мәхкәмә карарыннан соң бер ел Казан төрмәсендә утыра, аңа аена бер мәртәбә гаиләсенә хат язарга рөхсәт итәләр.

Төрмәдә утырганда да ул иҗат итүдән туктамый. Шигырьләрен күңелендә яттан саклый. Мөмкинлек булганда, попирос кәгазенә вак – вак хәрефләр белән язып, кием җөйләренә яшереп тота. Төрмә, тоткынлык… Нахак бәлаләр һәм шуларны тануны таләп итүләр… Җәзалаулар, мәсхәрәләүләр, газаплаулар… Сәяси тоткыннар лагеры – совет концлагеры…

Тоткыннарның байтагы авырлыкларга, мәсхәрәләүләргә түзми: берәүләр бирелә, хәтта кешелеген сата, икенчеләренә рух, тән тазалыгы җитми үлә. Ил буенча шәхес культы корбаннары йөзләр генә түгел, хәтта миллионнарча бит! Әмма Фатих Кәрим Сталин тәмугыннан җиңүче булып чыга.

Фатих Кәрим бер ел Казан төрмәсендә утырганнан соң этап белән икенче урынга күчерелә. Бу хакта ул соңрак Хәсән Туфанга шуларны сөйли. «Бервакыт этап белән төньякка алып китеп барган тоткыннарны диңгез буена китереп бушаттылар. Берничә көн көткәннән соң галәмәт зур агач баржаның трюмнарына дыңгычлап тутырдылар. Баржа бик иске, буяулары уңып – кырылып беткән, палуба такталары ярым черек, ярыклардан су саркыла. Тоткыннар тез тиңеннән суда басып торалар. Баржаны буксир тартып каядыр алып китте. Бераз барганнан соң төтен исе чыкты, дөрләп янган ут тавышы ишетелде. Ярыклардан конвой солдатларның буксир корабына төялеп, ут капкан баржаны ташлап китүләрен күрдек. Мәхшәр китте – ачыргаланып кычкырулар. Ләгънәт уку… Кайберәүләр, такта сыныклары табып, баржаны эчтән җимерә башлады, палубаның ут капмаган ягына чыгып, суга сикереп, йөзеп чыгарга тарышалар. Әмма салкын бозлы суда алар ерак китә алмады. Бераздан баржа су тулып бата башлады. Мин дә такта кисәгенә тотынып, башкалар белән ярга таба йөзәргә керештем. Күбесе батып үлде. Ярга берничә генә кеше чыктык. Сакчылар безне кабат лагерьга китереп урнаштырды». Соңыннан ачыклануынча, бу махсус шулай эшләнгән. Тоткыннар бик күп булу сәбәпле, «артык кашыклардан» котылу өчен, сакчылар әнә шундый «үлем баржалары» оештырганнар. Ф. Кәрим утырган ул баржадан ике генә кеше исән кала.

Фатих Кәрим үзенең гаепсезлеге турында Генераль прокуратурага хатлар яза, тормыш иптәше Кадриянең тырышлыгы һәм үҗәтлеге  белән адвокат яллыйлар; шундый ук «гаепләр» белән төрмәләрдә утырып, соңыннан акланган язучы Кави Нәҗми һәм генерал Якуб Чанышевларның Ф. Кәримне гаепсез итеп күрсәткән гаризалары бер – бер артлы барып ирешкәч кенә, СССР Югары мәхкәмәсе Ф. Кәримнең «җинаятъ эше»н яңадан тикшерүгә куярга мәҗбүр була. Бу тикшерү барышында шагыйрьне төньяктагы ерак лагерьдан яңадан этап белән Казанга кайтаралар. Анда Кремль астындагы төрмәгә ябалар. Пугачев заманында ике генә кеше утырган камерада кырык кеше тотыла. Аякларына автомобиль покрышкалары бәйләнгән. Тоткыннар чиратлап ятарга, прогулкага чыгарылмау сәбәпле, ишек астыннан кергән һаваны суларга мәҗбүр була. Камерада Ф. Кәрим иң якын дустын – Хәсән Туфанны очрата. Ниһаятъ, 1941 елның 1 нче декабрендә, инде Алмания белән канлы сугышлар барган көннәрдә, Ф. Кәримне иреккә чыгаралар. Ләкин бер шарт белән: ул «үз теләге белән» фронтка китәргә тиеш була. Чыннан да, бер үк вакытта сәер дә, кешелексез дә булган бу шартны үтәп, шул ук декабрь аеның 30 ында Ф. Кәрим фронтка чыгып китә.

Каһарман шагыйръ Фатих Кәримнең тормышын ачыграк итеп күз алдына китерер өчен төрле чыганакларга, басмаларга мөрәҗәгатъ итәргә туры килде. Минем кулымда  шагыйрьнең кызы Ләйлә ханымның «Кызыл таң» гәзитендә басылып чыккан истәлекләре.

« - Әтине мин бәләкәй чакта әнинең сөйләгәннәреннән, үсә төшкәч, әнинең көндәлекләрен укып, аннары фронттан язган хатлары, шигырьләре аша беләм. Чөнки әтине советка каршы пропаганда алып баруда гаепләп, кулга алганда апам Адага ике яшь, мин яңа туган бала булам… Шушы дүрт елда язылган шигырьләрен тыныч кына уку мөмкин түгел. Ул аларны үзе ясаган, тар гына итеп теккән дәфтәргә язган. Күпләре каралама хәлендә. Кайберләренә язган елы куелган, күпләрен эчтәлеге буенча төрмәдә язганлыгын аңлап була. Мәсәлән, «Кыр казы» шигырендә «Тынчу төрмәдә каршылыйм  дүртенче язны» диелгән. Соңыннан әнием аларны күчереп язды. Әтинең күргәннәрен тыныч кына укып та булмый. Болар әнигә килеп ирешкән кечкенә генә запискаларда язылган.

Мин әни сөйләгәннәр буенча томан эчендә кебек кенә хәтерлим әле: 1941 нче елның декабрендә әти балалар бакчасына килде. Әни дә балалар бакчасында эшли иде. Синең янга килделәр, дип, әнине чакырып чыгаралар. Ябыккан, кырынмаган, хәлсез кешене әнием көчкә таный. Ә бит безнең әти һәрвакыт пөхтә киенеп йөргән, хәтта төрмәдә дә кашыгын идәнгә кайрап, кырына торган булган. Балык кылчыкларыннан энә ясап, киемнәрен тәртипкә китергән. Рух төшенкелегенә бирелмичә, кешелек сыйфатларын саклаган. Сибгатъ Хәким хәтерли торган иде: «Чисталыктан, пөхтәлектән шыгырдап тора иде», дип. Менә шунда мин үземнең төркемдәге барлык балаларны әтине күрсәтергә җыеп алып килгәнмен. Тик мин моны хәтерләмим.

Ә инде иреккә чыккач, әти безне циркка алып барды. Шунда куркынычрак булса, әтинең кулларына үрелә идем. Ул минем кулларны учына алып кыса – алар шулкадәр кайнар. Әле булса ул учларның кайнарлыгын тоям. Әти өйдә озак тормады, фронтка китте.»

Сугышта ул солдат буларак та, шагыйръ буларак та үзен аямый. Разведчик, сапер, кече офицер, взвод командиры сыйфатында Мәскәү яныннан алып, Көнчыгыш Пруссиягә кадәр сугышчан юл уза, Украинаны, Белоруссияне, Карпат илләрен азат итүдә катнаша, ике тапкыр яралана, шәхси батырлыклары өчен орден – медальләр белән бүләкләнә. Яугир булып кына түгел, шагыйрь буларак та иҗади эшен туктатмый. Һәр буш минутын иҗат өчен файдалана. 1941 – 1945 нче еллар арасында ул тугыз поэма, ике повесть, бер драма әсәре һәм йөздән артык шигырь яза. Бу чор иҗаты аның өчен идея - эстетик яктан яңа бер биеклеккә күтерелү, камиллеккә ирешү чоры була. Фронттан язган бер хатында шундый юллар бар: «Бөтен көчемне фашизмга каршы көрәшкә юнәлдерәм. Миллионлаган кызылармеецлар белән бергә, бер сафта бөек Ватанымның, синең, сөйгән балаларымның бәхетен даулыйм. Җырларымның ялкыннарын ун тапкыр көчәйтеп, илем өстенә җиңү шатлыгы чәчәкләрен сибү көненә ышанычлы адымнарын ясыйм… »

1945 елның 18 февралендә Фатих Кәрим үз взводы белән соңгы сугышка керә. Взводның бу сугыштагы батырлыгы турында Ф. Кәрим хезмәт иткән частьтан Татарстан Язучылары союзына җибәрелгән хатта түбәндәге сүзләр бар: «Ф. Кәримовка фашистларны 37,8 биеклегеннән бәреп чыгарырга һәм шунда ныгып калырга дигән бурыч куелды. Бу бурычны үтәүнең бөтен сугыш нәтиҗәсе өчен зур әһәмияте бар иде. Кече лейтенант Ф. Кәримов үзенә төп хәрби бурычны үтәү йөкләтелгәнне яхшы аңлады, ул үзенең взводы белән көчләре күп өлеш артыграк булган дошманга каршы кыю рәвештә сугышка ыргылды. Ул җитәкчелек иткән взвод дошманның көчен сындырды һәм биеклекне яулап алды. Фашист бандитлар, бу аз санлы кыюларны биеклектән куып төшерергә теләп, биш тапкыр каршы һөҗүмгә күчтеләр. Ләкин, зур югалтуларга дучар булып, артка тәгәрәделәр. 18 февральдән 19 февральгә каршы бер тәүлек эчендә фашистларның  45 солдат һәм офицеры үтерелде. 120 кешесе пленга алынды.»

Фатих Кәрим шушы сугышта һәлак була. Аңа нибары 36 яшь була. Соңгы батырлыгы өчен аңа икенче орден – «Беренче дәрәҗә Ватан сугышы» ордены бирелде.

Шагыйрьнең бу соңгы сугышта өч тапкыр яралануы турында мәгълүмәт бар. Дошман угы аны тик өченче тиюендә генә үтерә. Бу да аның яшәүгә нык омтылышы турында сөйли кебек.

Без янә шагыйрьнең кызы Ләйлә ханымның истәлекләрен яңартабыз. «…Яудашлары әтиебезнең шагыйрьлеген белгән, шуңа да нинди дә булса истәлек калсын, дип, әтиебезне җирләгәндә шинелен салдырып алганнар. Безгә килгән посылкада шул шинеле, итекләре, куен дәфтәрләре, сәгате, ордены, безнең фото, әнинең хатлары һәм Пушкин портреты бар иде. Әни аларның кайберләрен «Менә Фатихтан шушылар гына калды», - дип Язучылар берлегенә илтеп бирде. Әтинең хатларын музейга тапшырдык. Янә посылкага кайтам: куен дәфтәрендәге соңгы шигыре астына «1945 ел, 5 февраль» дип куелган. 6 февральдә ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.

Әтинең үлеменә әни барыбер ышанмады. «Минем өзелеп көтүем кайтарырга тиеш сине», дип язган ул көндәлекләрендә. Чөнки 1942 елның җәендә аның хәбәрсез югалуы турында бер тапкыр кәгазъ алган идек. Ул чакта әтиебез каты яраланган булган, кара кәгазъне укып кайгырып йөргәндә таякка таянып үзе кайтып кергән иде. Казанга госпитальгә җибәргән булганнар. «Кыңгыраулы яшел гармун», «Идел егете» поэмалары, бик күп шигырьләре шушы госпитальдә язылган. Үлем хәбәре килгәч тә, теге вакыттагы кебек кайтып керер, дип өметләндек. Чөнки озак вакытлар без аның каберенең кайдалыгын белмәдек. Әтинең каберен эзләүдә безгә Ульяновск егете, Балтыйк флоты матросы Давыдов һәм литвалы Бронис  Маленаускас ярдәм итте. Туплар казыган чокырлар белән чуарланган җирләрне карап йөргәндә, адым саен снаряд чокыры, адым саен мина кыйпылчыгы, кабер калкулыкларын саклаган җирда штыкмы, ханҗәр беләнме чокып язылган такта кадакланган агач баганага тап булалар. Анда мондый сүзләр язылган була: «Лейтенант Фатих Кәрим, татар шагыйре. Немец илбасарларына каршы сугышта 19. 02. 1945 елда батырларча һәлак булды». Бу 1956 елда була. Бу хакта безгә Калининград өлкәсенең мәдәният идарәсе хәбәр итте. Мин дә әтинең җәсәден күчереп күмгән көнгә кадәр йөрәгемдә өмет сакладым: менә – менә кайтып керер төсле иде. 1969 елда унбер яугирны күчереп җирләделәр. Солдатлар барысы да шинельдә, тик берсенең генә җәсәде плащпалаткага төрелгән. Менә шунысы безнең әти була да инде. Чөнки аның шинелен бит безгә салалар.

Багратионовск шәһәрендә әти каберенә мәрмәр һәйкәл куйдылар. Аны ачуда әни белән без дә катнаштык. Бик кадерләп саклый биредәге халык батырлар каберлеген. Ә шәһәрдә Ф. Кәрим исемен йөртүче урам бар. Мәктәпләрдә Ф. Кәрим иҗатын өйрәнәләр, «Кәримов укулары», хәтер көннәре үткәрәләр. Музейда аның хакында мәгълүмат туплаганнар. Багратионлылар Ф. Кәримне үзләренең шәһәре әгъзасы дип исәпли. Хәрбиләр аның һәйкәле янында ант кабул итә. Балалар аның шигыръләрен шулкадәр тәэсирле итеп сөйли, күзләрендә яшь күрдем хәтта.

Әтием күмеләсе данга күмелеп яшим. Аны хәтерләүләренә, онытмауларына, иҗатын өйрәнүләренә шатланам. Башкортстанда ничәнче ел инде Фатих Кәрим исемендәге шигъри фестиваль уздырыла. Шагыйръләргә әти исемендәге премия бирелә. Мин бик рәхмәтлемен. Әтинең туган авылы – Бишбүләк районының Ает авылында музей бар. Бу музейга әтинең үзебездә сакланган кайбер әйберләрен тапшырдык. Мәсәлән – балачак истәлеге – агач сандыгын.» дип истәлекләре белән бүлешә Ләйлә ханым.

Каһарман шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә татар шагыйре, галим Зәет Мәҗитов зур игътибар бирде.

Татарстан Язучылар берлеге бинасының икенче катында фирүзә төсендәге калын диварга истәлек тактасы эленгән. Анда Бөек Ватан сугышында һәлак булган язучыларның исемнәре күгелҗем мәрмәргә алтынсу төсендәге хәрефләр белән уеп язылган. Сугышның беренче елында гына да 25 каләм иясе фронтка китә: Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Нур Баян, Абдулла Алиш һәм башкалар. Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан Казанда, Татарстан китап нәшриятында, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе карары  белән яу кырында һәлак булган татар язучыларының тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмәтләр һәм аларның кайбер әсәрләре тупланып «Каһарман каләме» исемле китап нәшер ителде. Бу китапта фронтовик татар язучылары турында библиографик белешмә дә бар. Һәм ни гаҗәп һәм шул ук вакытта нинди горурлык: мәрмәргә һәм халык күңеленә алтын хәрефләр белән язылган Муса Җәлил, Фатих Кәримнәр исемнәре белән беррәттән вакытсыз сулган гөлләрнең берсе – безнең авылдашыбыз шагыйрь Әхтәм Әминев та бар.

Шушы урында яңадан Фатих Кәримнең бертуган апасы Гобәйдә Кәримовага әйләнеп кайтыйк. Аның үзе, гаиләсе турында берничә сүз. Гобәйдә апа ире Газиз белән егерме еллап бергә яшиләр. Газизе 1943 елда вафат була. Аңа колхозда да, госпитальда да эшләргә, тегүче дә булырга туры килә. Гобәйдә апа алты баланы аякка бастыра. Газиз һәм Гобәйдәнең никахыннан дөньяга килгән балалар илебезнең төрле төбәкләрендә, төрле өлкәләрдә эшләп абруй казаналар. Олы кызлары Зөһрә – Мәскәү дәүләт университетында  чит илдән килгән студентларга белем бирде. Бер үзенчәлекле нәрсә: башкалабыз Уфадагы Дуслык монументында башкорт кызы сынын гәүдәләндерүче кеше дә Зөһрә апа үзе инде. Аңа заманында якташыбыз, дәүләт эшлеклесе, язучы Таһир Ахунҗанов: «Башкорт халкының символы, сылу кыз Зөһрәгә» дип култамгасын куеп, бик матур итеп эшләнгән альбом – китап бүләк итә. Бер кызлары Зифа Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы исеменә лаек була. Кече уллары Марат Уфадагы бер предприятиедә директор урынбасары булып эшли. Улы Тимербәк Газиз улы Нигъмәтуллин «Иммунопрепарат» фәнни – производство берләшмәсендә биохимия лабораториясе мөдире булып эшләде. «Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек. Тимербәк Газиз улы әтисенең туган авылы Әнәч һәм Әнәч авыл мәктәбенең укучылары белән дә элемтәдә торды. (бүгенге көндә мәрхүм).

Әйе, Фатих Кәримнең дәвамчылары, аның укучылары, иҗатын өйрәнүчеләр, аңа сокланып хөрмәт белән караучы меңләгән ватандашлары, милләттәшләре бар. Бу күренекле шәхесне татар дөньясында белмәгән, яисә ишетмәгән бер генә кеше дә юктыр, мөгаен. Аның «Үлем турында уйлама, илең турында уйла, илең турында уйласаң, гомерең озын була», дигән канатлы сүзләрен кем онытсын инде!

Фатих Кәрим поэзиясенең көчлелеге дә – шигырьләренең туган илгә мәхәббәт, патриотик хисләр белән сугарылган булуында. Солдатлар ял иткәндә, салкын окопларда кәгазъне автомат прикладына салып, ай яктысында сокландыргыч әсәрләр иҗат итү – бу үзе олы батырлык бит. Әйе, шагыйрь үзе нибары 36 гына ел яшәсә дә, соклангыч гомер юлы үтте, үлемсез әсәрләр иҗат итте. Тоткынлык, нахак бәлаләр, утлы яу яланнары аша үтүләр – берсе дә шагыйрьнең кеше буларак та, язучы буларак та көчле рухын сындыра алмаган! Фатих Кәримнең шигьри иҗаты да, солдат буларак батырлыгы да, батырларча үлеме дә үлемсезлеккә әверелде. Шагыйрьнең батырлыгы, шигырьләр һәм поэмаларга күчеп, шагыйрь гомерен дәвам итә.

                            Ут булмаган җирдә ай яктырта,

                            Җыр хакына кала йокылар.

                            Окопларда язган җырларымны

                            Хөрмәт белән дуслар укырлар.                                                                                 Шагыйрьнең шушы шигъри юллары чыннан да дөреслеккә ашты.

Бу бөек исемне, олы талант иясен гүзәл Дим елгасы буена урнашкан Бишбүләк районы Ает авылы халкы, якташлары үзләренең данлыклы улын онытмый. Аның исеме мәктәп, педагогия училищесы, урамнар, музейлар белән мәңгеләштерелгән. Бишбүләк район хакимияте тарафыннан Фатих Кәрим исемендәге премия булдырылган. Лауреатлар арасында Рәсәй Федерациясендә билгеле шәхесләр дә бар: Башкортстанның атказанган сәнгатъ эшмәкәре, Татарстанның халык рәссамы Рәшит Имашев, биология фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның атказанган фән эшмәкәре Тимербәк Нигъмәтуллин, шагыйрнең кызы Ләйлә Кәримова, Башкортстан Язучылар Союзы рәисе урынбасары, Салават Юлаев исемендәге республика дәүләт премиясы лауреаты, күренекле шагыйрь Кәдим Аралбаев.

Боларның барысы да, әлбәттә,куанычлы вакыйгалар. Ләкин күңелне кырган нәрсәләр дә бар: Фатих Кәримнең туган җире булган Башкортстанда аның әсәрләренең әлегә басылганы юк.

Әнәч авыл китапханәсендә «Әнәч авыл китапханәсенә истәлек өчен. Язучы – фронтовик, патриот - шагыйрь, гражданин Фатих Кәримнең йөз еллыгына - туганнарынан» дип култамга куелган Фатих Кәримнең «Соңгы дәфтәр» дип аталган китабы бар.

Бу китапны чыгару шагыйрьнең кызы Ләйлә ханымның күптәнге хыялы булып, ниһаять, тормышка ашкан. «Бу китап – әтиемнең соңгы фронт блокноты. Аның исемен әтием: «Шигырьләр», 1943 -… дип язган, соңгы датасын куярга өлгерә алмаган. Бу блокнот та, әтиемнең пулялар тишкәләгән, Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы мемориаль музеенда сакланган шинеле кебек, сугыш ядкаре» -дип яза Ләйлә ханым Кәримова үзенең «Кызыл таң» гәзитенә биргән мәкаләсендә.

Ает урта мәктәбе дә Фатих Кәрим исемен йөртә. Фатих Кәримнең шигырьләре мәктәп программасына кертелгән. Аның «Ант», «Ватаным өчен» шигырьләрен һәрбер укучы яттан белә. Сыйныфтан тыш чараларда, сыйныф сәгатьләрендә, авыл китапханәсендә оештырылган төрле чараларда шагыйрьнең иҗаты белән танышабыз, аның батырлыгына сокланабыз, аның белән горурланабыз! Фатих Кәрим хәзәрге, безнең буын өчен дә якты идеал!

 

                                                                                                                КУШЫМТА

            

 


Категория: Мои статьи | Добавил: ritashax (23.04.2012)
Просмотров: 2103 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Поиск
Литературная карта
Год 2024 в РФ
Год 2024 в РБ
Методистика
ЗЕМЛЯКИ-Герои ВОВ
Пройди тест
Моя любимая книга
Всего ответов: 16
Студентам ВУЗов
Центральная библиотека предоставит Вам учебники в электронном виде.Все необходимое для изучения юридических и финансово- экономических дисциплин, поготовки курсовых и дипломных работ - на одном диске!
Форма входа
Друзья
Культура.Гранты РФ
Счетчик.КультураРФ
Президентбибл
Copyright MyCorp © 2024Конструктор сайтов - uCoz