...
19 ноябрь көнне Яңа-Ишле авылы китапханәсендә "Бәлеш" бәйрәме үтте. Бәйрәмгә оста хуҗабикәләр белән берлектә яш хуҗабикәләрне дә чакырдык. Бәйрәмдә 9 конкурсант катнашты. Һәрберсе бәлеш пешереп алып килде. Һәр бәлеш үзенчәлекле булды, берсе дә бер- берсен кабатламады: ит, кәбестә, балан белән, һ.б. Кичә табышмаклар, мәкальләр, кызыклы сораулар, җырлар, биюләр белән үрелеп барды.
Азактан чәй өстәле артында дустәнә әңгәмә, рецептлар белән алышыу булды. |