Суббота, 27.04.2024, 07:24
Миякинская межпоселенческая центральная библиотека
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
ПОС
Решаем вместе
Хочется, чтобы библиотека стала лучше? Сообщите, какие нужны изменения и получите ответ о решении
Виртуальная служба
Wi-Fi-зона
«PRO.Культура.РФ»
интернет-читалка
ЛитРес
НЭБ РБ
НЭБ РФ
Уважаемые читатели! Национальная электронная библиотека определяет формы и механизм доступа граждан Российской Федерации к оцифрованным материалам библиотек федерального, регионального и муниципального уровня
Президентбибл
ЛитМир
.
Новости сайта
[23.04.2024][Новости ЦБ]
Игровая программа «К... (1249)
[17.04.2024][Новости ЦБ]
Моя семья – мое бога... (1489)
[15.04.2024][Новости ЦБ]
Субботник (7)
[11.04.2024][Новости ЦБ]
Волонтёрское движени... (22)
[11.04.2024][Новости ЦБ]
Библионочь - 2024 (2007)
Статистика

Онлайн всего: 3
Гостей: 1
Пользователей: 2
aminevagulzhat, ruzimaminnullovna

1941 – 1945 . Беркемдә онытылмый, бернәрсәдә онытылмый!

 

Латыпова Нәкыя Галимрахманкызы

 

1927 елда туган

Безнең авылдан сугышузмаганләкин аның гарасаты һәркайсы бызгакагылды.

 Мин үзем Баязит авылында туып үстем. Әнием – Минзифа Әнәч авылы кызы. Хәзерге Кашкар авылы янында бай утары булган. Ул «Новый Әнәч - бай утары» дип аталган. Әни беренче ире белән шунда яшәгән. Аларның никахыннан өч бала туган. Иренең вафатыннан соң, (ул сукыр эчәге шартлап үлә) авылга (Әнәчкә) иренең төп йортына кайткан. Өч баланың икесе ир бала булып, икесе дә, кызамыктанмы, тифтанмы терелә алмыйча вафат булган. Нәзифә исемле бер кыз баласы торып калган. (Нәзифә – мием әнинең беренче никахыннан туган кыз бала; Хакимова - Шакмаева Фәниянең әнисе). Нәзифәне иренең атасына – Сәеткә (алар бай утарында) калдырып әни Баязит авылына Галимрахман исемле тол иргә кияүгә китә. Галимрахманның 7 баласы була, әни килгәч, 2 баласы шешенеп чирләп үлә, 5 ир баласы торып кала. Галимрахман белән Миңзифа никахыннан 4 кыз бала туа: Миңнехәят, Зөләйха, Нәкыя, Сәлимә. Сәлимә дә кызамыктан үлә. 1930 еллар булгандыр инде, әтине раскулачивать итәләр. Безнең карагайдан салынган ике  өебез бар иде, Миякәгә алып китеп военкомат бинасы ясадылар. Бу вакытта инде әтинең уллары берәм – берәм өйләнеп, үз ояларын корып башка чыгып тора башлаган иделәр. Өебезне тартып алгач, әтинең олы улында бераз яшәдек, келәтебез торып калган иде, шул келәтне өй итеп корып кердек. Өе булгач, миче дә кирәк бит, без: әни, Сәлимә сеңелем, кызыл балчыкны аяк белән таптап, мич чыгарыр өчен кирпич басабыз. Мич чыгаручы табып, мең бәла белән мичле дә булдык. Ахун абзый армиядә. «Кулак» тамгасы алып раскулачивать ителгәч, безне «дошман» баласы дип мәктәпкә укырга да алмадылар. Әтинең бертуган сеңлесе Гасбиямал (фамилиясе хәтердән чыккан, балалары – Миңнехәят, Оркыя, Фаткулла)  яши иде, Зөләйха түтәйне мәктәптә укытыр өчен үзләренә, Бузатка алып китте. Келәтне өй ясап кергәнчегә кадәр ул шунда яшәп торды. Безнең гаиләгә ябышкан «кулак» тамгасы безне бик озак еллар эзәрлекләде.

 Бөек Ватан сугышы башлангач, абыйларыма - Шәфиев Галимрахманның улларына (ә алар бишәү!) хәрби комиссариаттан сугышка чакырып берәм – берәм повесткалар килә башлый. Фронтка иң соңгысы булып төпчеге Ахун китте, күзләре начар күрү сәбәпле аны алмый торсалар да, ул үз теләге белән китте һәм әзмәвирдәй биш ир – егет арасыннан бер Ахун абыема гына туган иленә кабат әйләнеп кайту бәхете тиде. Шулай итеп дүрт бертуган яу яланнарында ятып калды:

  • Шәфиев Шакир Галимрахман улы, 1895елда Баязит авылында туган, 1945, 11 февралдә Польша җирендә һәлак булган, Познань шәһәрендә җирләнгән.
  • Шәфиев Гариф Галимрахман улы, 1899 елда Баязит авылында туган, 1943 елда, 28 январда һәлак булган, Сталинград өлкәсендә җирләнгән.
  • Шәфиев Газиз Галимрахман улы, 1902 елда Баязит авылында туган, 1942 елның 25 сентябрендә яралардан һәлак булган, Ленинград өлкәсе, Мгинский районы Дусаево авылында җирләнгән.
  • Шәфиев Сабир Галимрахман улы 1912 елда Баязит авылында туган, 1941 елның 22 июнендә һәлак булган. («Хәтер» китабы, том 15, 508 бит)

  Бер Ахун абыемның гына исеме «Они вернулись с Победой»,           (т. 8., 646 бит) китабы исемлегенә кертелгән:

  • Шәфиев Ахун Галимрахманович, 1916 елда Баязит авылында туган, рядовой, уволен 1942.Ахун абыемның күзләре начар күрә иде, үз теләге белән китсә дә, аны кайтардылар.

Ул елларны уйлап утырам да, уйлый – уйлый уйларыма уелам. Уйларым үсмер елларыма әйләнеп кайта…

  Сугыш еллары. Без әнием, Зөләйха апам, Ахун абыем, Сәлимә сеңлем – бергә яшәдек. Бу елларда чабатаны бик күп үрдек. Юкә суера – суера куллар кабарып тишелеп, уелып бетә торган иде.

 Сугыш еллары… Без сыер җигеп колхоз басуын эшкәртәбез: тырмага чыктык. Шунда сыерның ике имие корыды. Яланда куыш корып, куна – төнә ятып эшлибез. Үгез дә җигәбез, ләкин аларны буйсындыруы, ай – һай, авыр, тәртәгә керми яфалыйлар. Эшкәртер өчен участок бүлеп бирәләр, шул норманы тутырырга тиешбез. Урып – җыю вакытында, игеннәр өлгергәч, өч ат җиккән лабогрейкага утырып ашлык суктырабыз, атларны кечкенә малайлар куыша. Яхшы эшләгән өчен бүләклиләр дә иде. Алдынгыларны җыелышта бүләклиләр, миңа 3 метр ситса материал бирделәр, дәверенә карата ул зур бүләк – олы куаныч булды.

 Сугыш елларында Ишле белән Баязит арасында таш юл салуда да катнаштым. Ишледә квартирда торабыз, кирәк – ярак өчен анда кайтып киләбез; минем картинәй дә Ишленеке иде. Куыш ясап яланда да кунып калабыз. Иртән иртүк бригадир килеп уята, чыбыркысын да шартлатып җибәрә, авыр эш, ачлы – туклы яшәү йончыта, иртән торып китүләре бик авыр… Үгезләр җигеп, Миякә елгасыннан барып таш төяп юлга ташыйбыз. 15 – ләп үгез, аларга ат арбалары җигелгән, яхшы атлар фронтта.  Сугыш вакытында безнең Баязитта казаклар да яшәде. Алар безнең күршедә яшәделәр, дөяләре безнең келәттә торды. Баязитка шулай ук, эвакуация белән телсез чукракларны да (глухонемойларны) китерделәр.

 

  • Ике өлкән абыем – Шакир белән Гарифрахманның гаиләләре турында. Сугыш башланганда икесе дә гаиләләре белән Үзбәкстанга күчеп киткән иделәр. Тахтабазар дигән җирдә яшәделәр. «Кулак» баласы булган өчен бәлки чыгып китү кирәк булгандыр инде, ирләре сугышка алынгач, җиңгиләр балалары белән авылга кайттылар. Гарифрахман абыйның хатыны – Хәдичә җиңгәй 5 бала белән тол калды, җитмәсә, савым сыерлары да үлде… абый киткәндә әле бишенчесе -  Саҗидәбез тумаган да иде. Бүгенге көндә исән, Ишле авылында яши. Абыйның бер кызы Сания исемле иде, без аның белән торфта бергә булдык.
  • Шакир абыем сугыш тәмамлануга нибары өч ай калгач һәлак булган. Аның үлеме турында килгән «кара кәгазъ» - похоронканы тотып Сатыйга – авыл советына бардым.
  • Газизҗан абыемны фронтка төнлә озаттык. Чакыру кәгазе шулай килгән булгандыр инде. Төнлә, бричкага утыртып алып киттеләр. Бөтенләйгә.

Әни яклап нәселебез турында. Әнием Миңзифа – Газизулла кызы, картәнием Миңсылу – ул Ишле авылы кызы.

  •  Әнием Минзифа Газизулла кызы
  •  Аның абыйсы – Әхмәдулла Газизулла улы
  • Карамуллин Сәмигулла Газизулла улы, 1895 елда туган, 1973 елда вафат булды. Тормыш иптәше Кифая. Тәүге хатыны – Минҗиян (балалары – Хәлиулла, кызы – Фатыйма һ. б.)(Авт.: Әнәч авыл китапханәсе фонды, «Главы администрации.Миякибашевский сельсовет» альбомыннан)
  • Әнинең сеңелесе – Минҗиһан Газизулла кызы (Я булмаса, Минҗиян?), ул Зәкиев Ильясның әнисе, сугыш чыгар алдыннан гаиләсе белән Үзбәкстанга чыгып китә; аның ире дә сугышта китеп хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөри, Бөек Җиңүнең 65 еллыгына карата «Кызыл таң» гәзите оештырган «Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый» дип аталган акциядә эзтабарлар тырышлыгы белән аның эзенә төшеп исеме илгә кайтты. (Авт.)
  • Тагын бер сеңлесе (исеме хәтердән чыккан), ул да Үзбәкстаннан кайтып йөри иде
  • Әнинең тагын бер энесе була. Аклар белән кызыллар сугышы бәрелешендә әнинең ул энесеһаләк була. Соңыннан Газизулла картәтәй гәүдәсен Стәрле елгасы буеннан табып алып кайткан. Бу бәрелешләр вакытында Сәмигулла абзыйларда солдатлар да яшәгән, сыер һәм атларын суеп ашаганнар, әни, сеңлесе Минҗиян белән базда яшәренеп ятарга мәҗбүр булганнар. Сәми (Сәмигулла) абзый үзе дә гражданнар сугышында катнашкан.

Сугыш елларында (1941 – 1945) без барыбыз да, тылдагылар, эшкә көче җиткән һәркем трудармия сафларында булдык. Кул көче белән урак та урдык, һәр эшнең үз остасы була бит, уракны минем әни бик шәп ура иде. Хәзмәт өчен он бирәләр, аны таратканда кашыклап бүләләр. Эштән соң, кичләрен кич утырып, оекбаш, бияләйләр бәйләдек: фронт өчен, солдатлар өчен, җиңү өчен. Кичләрен күрше авылларга – Сатый, Ишлеләргә барып концертлар да куябыз.                                                                                                   Фронт өчен, поездлар өчен, ягулык та кирәк иде. Свердловск өлкәсендә торф чыгару эшендә дә эшләргә туры килде. 1944 елда Зөләйха түтәй урынына Свердлауга торф чыгарырга киттем, чөнки ул шешенеп чирләп кайтты, ә бармый калырга ярамый, урынына кеше кирәк, аның урынына мин киттем.

  Торф турында. Эш март аенда башлана. Карьер ачар өчен иң беренче кар көрибез. Язның басылган карын көрәү бик авыр. Экскаватор торф чыгара, кирпич кебек шакмаклап машина кисә. «Змейка» ларга икешәрләп салабыз, җәй буе аны ташып өябез. «Осторожно, девки», - дип эш урынында гел кычкырып торалар.  Көзгә әзер кипкән торфны килгән машиналарга төяп җибәрәбез. Без чыгарган торфны завод – фабрикаларга озаталар. Баракларда яшибез. Бараклар – тоташ. Бер баракта 27 кыз яшибез. Эшкә киткәндә баракта берәү дежур кала. Ул идәннәрне юа, мичкә яга, әйтеп китсәң ашарга дә әзерли. Котелок белән ашханәдән дә ашарга алып кайтабыз. Ашханәдә ашау түләүле, ә безнең түләргә акча юк. Эш нормасын тутырсаң – 500 грамм икмәк бирелә, ә артса – 600 грамм. Кипятокка туң май салып шулпа ясыйбыз. Кипкән бәрәңге дә бар.

 Туган илләрне, гаиләбезне, әнине бик сагынам. Сагынып – саргаюларымны көйгә салып җыр итеп җырлыйм:

 Поезд килә, поезд килә,

   Поезд килә, юл сорый.

Чит илләрдә ялгыз башым

 Кайтырга ямансулый                                                                               

Тамбов урманнары зур булса да,                                                                                                         . Сандугачлар сайрар җир түгел

 Сагынсам да, әнкәй, саргайсам да,

 Йөгереп кайтып җитәр җир түгел.

Озак кына көттереп булса да хатлар килә, илкәемнән хәбәр бит, - дип аларны кадерләп саклыйбыз. Әнкәйләр өйрәткән догаларны да күңелемнән укып йөрим.. Без яшәгән җир шәһәрдән ерак. Арада төрле милләт кешеләре – мари да, урыс, мордвалар да, чуашлар да бар. Мордва кызлары эре гәүдәле, ә мин – кечкенә, мордва кызлары мине «маленькая» дип яратып сөяләр. Мари кызлары кул эшләренә оста. Бәйләм бәйләп, азыкка алышыр өчен базарга да чыгып керәбез. Өстә – фуфайка, башта – шәл, аякта эрзинкә кидерелгән пима. Эрзинкәсен бирәләр, спецодежда диптер инде. Авыр эштән, ачлы – туклы яшәүдән шешенгән кешеләр дә бар. Шуңа күрә «торф» эшенә  яшь, көчле кешеләр таләп ителде. Ныклап суыклар башлангач, илгә – туган авылларыбызга кайтабыз.

 Сугыш беткән көн – 9 май, 1945. Барабаннар тотып, стройга басып, «ура!» кычкырып урамда йөрибез, җырлыйбыз.

  Сугыш тәмамлангач, апам Зөләйха (1924 елгы) Әнәч авылына килен булып төште. Гыйният җизнинең әнисе Гөлниса, ул Баязит кызы. Улының кәләше, ягъни килененең Баязитныкы булуын тели (уңган кызлар фәкатъ Баязитта гына!) Сугыштан кайткан фронтовик җизнәбез – Назаров Гыйният Баязитка, картәниләренә кунакка барып Зөләйха апам белән таныша, шулай танышып, гаилә корып җибәрәләр. Авыл җирендә көзге эшләр тәмамланып, абзар – кураларга мал – туарлар ябылгач, кич утырулар, күрше авылларга утырмага йөрүләр башлана. Мин Әнәчтәге Зөләйха апама утырмага килдем. Бу авылда мин Фазлый улы Әнвәр белән танышып, 1951 елда  өйләнешеп гаилә кордык. Кашыклап он бүлгән заманнарда «Эх, киявем тегермәнче генә булса ярар иде», дигән чакларым күп була торган иде, ә ул – тегермәнче, су тегермәнендә эшли. Ул тегермән – хәзерге сыер фермасы – лагерь борылышы тирәсендә иде. Йорт – кура шунда. Сыер – сарык асрыйбыз. Әнвәр аягы сынып хәрби хезмәткә үз вакытында бармый калган. Авылга килеп хәзер Макаев Рәсим яшәгән урында йорт бетердек. Әнвәрне дә хәрби хезмәткә чакырдылар, ул Октябрьский шәһәрендә хезмәт итте, ул киткәч Вәкил исемле улыбыз туды. Әнвәрнең гаиләсе турында. Бер апасы бар, Фәиз исемле абыйсы армиядә, Рәшит энесе авылда, ике сеңлесе бар. Шулай килеп чыкты, язмыш мине 40 көне дә тулмаган бала белән Гыйният җизни белән Зөләйха апама китерде. Аларда яшәгәндә детдомда эшләп алдым. Детдомда таләпләр катгый: һәр төрле азык граммнап үлчәп бүленә. Мин эшләгәндә склад мөдире булып Назаров Вагыйзьнең апасы эшләде. Бала белән бер кышны аларда кышладым. Баязиттан әнине дә алып килеп, бер ара Зәкиев Рәшит белән Талига торган урында – ( Әхмәдулла абзый өендә) әни, Вәкил улым белән бергә яшәдек. Әнвәр белән яңадан кавыша алмадык, миңа күршедә генә яшәгән Әһлетдиннән башкодага килделәр. Әһлинең дә гаиләсе – хатыны Наҗия, Зөмәрәт белән Зөбәрҗәт исемле кызлары, әнисе Тәүзиха да бар. Наҗия – Каюмов Наил белән бертуган. Зәрига  Наҗиянең үги әнисе. Наҗия туберкулез белән авырый, хәле шәптән түгел. Аңа Әһли югары очта, үзләренең тирәсенннән булса кирәк, өй сатып алып биргән, ул шунда яши. Кызлар – Зөбәрҗәт (1951) белән Зөмәрәт (1955) әниләре янына барып йөриләр. Менә шулай, язмыштырмы, ялгыштырмы, без Әһлетдин белән 1955 елда кавышып биш балага гомер биреп, тәрбияләп үстердек.

Минияр  - 1956, Наилә (биш айлык чагында үлде), Нәсимә – 1959, Гәрәй – 1961, Әхияр – 1963.

Әһлетдин дә фронтовик, 1926 елгы 1943 елда фронтка киткән, 7 елдан соң гына – 1950 елда авылга кайткан. Бер авылдан алар 7 солдат бергә хезмәт иткәннәр.

Фотосурәттә: уңнан беренче – Ә. Латыйпов туганнары белән

Эшем турында. Колхозның зур гына мәйданны биләгән бакчачылыгы бар иде. Ул байтак кына кешеләр өчен эш урыны булды. Колхоз өчен дә табыш чыганагы булып хезмәт итте. 1953 елдан башлап, 1970 елларга кадәр бакчачылыкта эшләдем. Минем белән бергә замандашларым – Гадилә Гыйниятуллина, Рәкыйбә Лотфуллина, Сара Фәхретдинова (Ильясның әнисе), Алмабикә Ямалетдинова (Ибатуллина Нәҗибәнең әнисе), Зөләйха Назарова (апам), Шәмсинур Хәбибуллина, Кифая Карамуллина (җиңгәй) Маһикамал Галимуллина, Рәхилә Мусина (Мусин Якупның әнисе) һ. б. Барлыгы 18 – 20 ләп хатын – кыз бергә эшләдек. Суган, кыяр, помидор, кәбестә утыртабыз, оялар казыйбыз, бер оя казу – 20 тиен, аннары 30 тиенгә күтәрделәр. Помидорны рассададан ук үстерәбез. Су чишмәдән килә, аның өчен канау – ерганаклар казылган. Суны чиләкләп ташып, лейкалар белән сибәбез. Уңыш җыйганда капчыкларга тутырып, ат арбаларына төяп җибәрәбез, келәткә, я булмаса турыдан – туры сатуга: авыллар буйлап та сатып йөриләр.

 Аста, тугайда, курай җиләге, крыжовник, карлыган үсә, аларны җыеп үлчәп тапшырабыз.

  Менә шундый чаклары бар иде колхозның.

  Җәй айларында эш моның белән генә бетми, бакчачылыктан тыш, колхозның чөгендер басуында чөгендер дә утыйбыз, 2 – 3 гектар! Аны гаиләдәге эш көчендәге кешегә карап алабыз, җәй аенда ике тапкыр утаудан башка көзен кул көче белән чыгарып, кисеп, тазартып, төяп озатасы да бар. Үзең утап үстергән участокның чөгендерен үстереп хөкүмәткә тапшыру – үз өстеңдә. Чөгендер озату өчен машиналарга да чират. Ул заманда машиналар хәзерге кебек күп түгел иде бит. Урып – җыю чорында командировкага солдатларны машиналары белән китерә торган иделәр. Мәскәү өлкәсеннән колонна белән килгән машиналарны колхозларга бүлә торган иделәр.

 1950 – 60 нчы елларда да әле борчак басуларын кул чалгысы белән чаба торган иделәр. Басу – басу ашлыкларны кул чалгысы белән чабар өчен ай – һай күпме көчләр кирәкте икән! Аның өчен яхшы һава торышы гына түгел, яхшы корал да кирәк бит. Һәр эшнең үз остасы була бит, Мусин Якупның атасы Әюп чалгыны бик оста чүки иде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Печәнчеләр ял вакытында. 1975 еллар, Кызыл яр буе.

 

  Көзге урып – җыю чорында келәт алдына ашлык чистартырга йөрибез. Ул елларда ашлык ишелеп уңа торгани иде, эшкәртеп кенә өлгәш!

 Бүгенге көндә муллыкта яшибез, аллагашөкер, тырышлар өчен яшәү өчен шартлар бар, ләкин менә эшсез йөргәннәр өчен йөрәк әрни. Мин үз дәверемдә барысын да күрдем, репрессия давыллары да минем гаиләмә кагылды, бертуган дүрт абыем яу яланнарында ятып калды, тылдагы авырлыкларны да үз иңнәремдә күтәрергә туры килде, үгезләр җигеп җир дә сөрдек, чабатаны да үрдек; торфны да күрдем, сугыштан соңгы авыр елларны да үткәрдек. Тормыш иптәшем, җизнәм – фронтның алгы сызыгында турыдан – туры сугышкан солдатлар, әнинең сеңлесенең ире әсирлектә булып, 65 ел! хәбәрсез югалганнар исемлегендә исәпләнеп «Кызыл таң» гәзите тырышлыгы белән исеме акланган дигән хәбәре килде.

  Үткән гомеремне кабат – кабат хәтеремнән үткәрәм дә берүк без кичергән авырлыклар килер буыннар язмышына төшмәсен, -дип телим, балалар сугыш уты күрмәсен!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Поиск
Литературная карта
Год 2024 в РФ
Год 2024 в РБ
Методистика
ЗЕМЛЯКИ-Герои ВОВ
Пройди тест
Оцените мой сайт
Всего ответов: 28
Студентам ВУЗов
Центральная библиотека предоставит Вам учебники в электронном виде.Все необходимое для изучения юридических и финансово- экономических дисциплин, поготовки курсовых и дипломных работ - на одном диске!
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Форма входа
Друзья
Культура.Гранты РФ
Счетчик.КультураРФ
Президентбибл
Copyright MyCorp © 2024Конструктор сайтов - uCoz