Суббота, 27.04.2024, 04:08
Миякинская межпоселенческая центральная библиотека
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
ПОС
Решаем вместе
Хочется, чтобы библиотека стала лучше? Сообщите, какие нужны изменения и получите ответ о решении
Виртуальная служба
Wi-Fi-зона
«PRO.Культура.РФ»
интернет-читалка
ЛитРес
НЭБ РБ
НЭБ РФ
Уважаемые читатели! Национальная электронная библиотека определяет формы и механизм доступа граждан Российской Федерации к оцифрованным материалам библиотек федерального, регионального и муниципального уровня
Президентбибл
ЛитМир
.
Новости сайта
[23.04.2024][Новости ЦБ]
Игровая программа «К... (1187)
[17.04.2024][Новости ЦБ]
Моя семья – мое бога... (1489)
[15.04.2024][Новости ЦБ]
Субботник (7)
[11.04.2024][Новости ЦБ]
Волонтёрское движени... (22)
[11.04.2024][Новости ЦБ]
Библионочь - 2024 (2007)
Статистика

Онлайн всего: 2
Гостей: 1
Пользователей: 1
Ilsegul

Без 41 ел балалары

 

Каюмова Фәүзия Биктимер кызы

1941 елда туган

…Сугыш мине һәм минем кебек меңләгән балаларны ятим итте…

 Дәһшәтле 1941 елның 4 августында Приморск крае, Артем шәһәрендә туганмын. Әйтерсең лә, сугыш башланганын гына көткәнмен…Сугыш мине һәм минем кебек меңләгән балаларны ятим итте. Әтием – Фазылов Биктимер Ханнан улы (1904), төп шушы авылныкы, элегрәк, (ничәнче ел икәнен төгәл генә белмим) вербовка белән Приморск краена эшкә киткән булган һәм күпмедер вакыт үткәч, 1939 елда авылга отпуска кайта һәм әнием Салихова Гайния Хабибрахман кызы белән, (әни - Олы Кәркәле авылы кызы, 1912 елгы), 1939 елда, язмыш кушуы буенчадыр инде, очрашып, никахлашалар да, икәүләшеп Приморск якларына юлланалар. Әти, Владивосток тирәсендә, алтын приискасында эшләдеме икән, төгәл генә белмим. Әнинең сөйләве буенча, хезмәттәшләре арасында кореецлар да булганын беләм.

 Әтием 1942 елда, учебкадан соң сугышка киткән. Китәралдыннан, «кызымны күрер өчен кайттым», - дип Владивостоктан Артемга кайтып килә.

 1942 елның июнь аенда, әни, мине, 10 айлык баланы алып туган якларына, авылга юллана. Ерак ара, халык теле белән әйткәндә, «җир чите», шул араны поезд белән 15 көн кайтканбыз. Ерак юл, поездагы халыкны олы станцияләрдә төшереп, хәтта мунча кертеп тә алганнар. Әгәр мунча кермәсәң (санитария таләпләре шулай булгандыр инде күрәсең), – билетны компосировать итмәгәннәр. Омскга кадәр юл авырлыгы бик сизелмәде, - дип сөйли иде әни, Омскига җитеп, йомыш белән станциядә төшеп менгән арада запас азык – төлек һәм кием – салымнар төялгән капчыгыбызны урлаганнар.

 Әни минем белән Мустафин Хаҗи (аның улы – Вәрис, Вәрис улы – Рәмис) торган урындагы өйгә кайткан. Анда әтием Биктимернең әтисе Ханнанның III нче хатыны – Нәфисә, (безнең үги картәни) яши – ул «чатан» Хаҗиның әнисе; Хаҗиның үз атасы Әхмәтгәрәй исемле була, үги картәни Нәфисә Хаҗины ияртеп Ханнанга килгән. Ханнан карт – әтием Биктимернең атасы, Хаҗиның үги атасы. Хаҗи бу вакытта гаиләсе: (хатыны Бикә, улы Вәсим (193?), кызы Минзада (1940),  кызы Миннур (1943), улы Хәйдәр (1945) белән башкачыгып яшиләр.

  • Мустафин Хаҗи турында. 1944 елда ашлык белән тотылып 10 елга хөкем ителеп төрмәгә утыра. 1953 елда, амнистияга эләгеп авылга кайта. Бу вакытта гаилә әгъзалары – балалар, балалар йортларына таратылган, гаилә таркалган була. Ул кайтып Гайния белән яши башлый. 1954 елда туганым Варис туды, әни үги әтием Хаҗи белән өй бетереп керделәр, яңа өйгә күчтек.

Сугыш еллары балачак хатирәләрендә әлләни сакланмаган. Бу елларда икмәккә туенмасак та, балтырган күп ашадык. Алабута орлыгын җыеп тегермәндә тарталар иде.

  Әни белән без «воздуш» өйдә яшәдек. Балчыкка салам кушып, аяк белән басып ясалган кирпечләрдән төзелгән өйләр шулай дип атала торган иде. Өй башы – саламнан. Язга мал азыгы бетсә, шул саламны да алып ашаталар. Читәннән үрелгән ихаталар, арада кәртәдән тотылганннары да бар, абзарлар да читәннән үрелгән дә, сылап куелган. 

 1949 елда мәктәпкә укырга төштем. Мәктәп – хәзерге мәчет урынында, анда элек тә мәчет булып, мәчетне мәктәп ясаган булганнар. I, II сыйныфларда шунда укыдык. Балалар бик күмәк укыдык, ике параллель сыйныф, 42 шәр бала! Чөнки күчми калучылар да бар иде, хәтта кайсыбер1936 – 38 нче елгылар да безнең белән укыдылар. IV нче сыйныфта Сафиулла абый укытты, ул сугыштан кайткан, фронтовик.7 – 8 яшьләрдә, өлкәннәргә ияреп колхоз басуына утауга йөри идек. Үсә төшкәч көнбагыш, кукуруз утадык. 3 – 4 нче сыйныфларда укыганда борчак йолкырга да йөрдек.

 Фатыхов Вахит – Рәүфнең әтисе – бригадир, һәркөн иртән эшкә әйтеп йөри. Әниләр иртән иртүк, көтү куганчы, артель сепараторына, (Ганиев Габдрахманнар (Маратның әтисе) яшәгән урында), сөт аертырга баралар, эшкә киткәнче эш бетереп эшкә китәләр.

  • Ханнан картәтәйнең өченче хатыны – Нәфисә. Ул аш – суга оста, үләннәр танып, аларны дәва өчен куллана белә, догалар укып өшкерә дә. Ә Ханнан картәтәй – чабата үрү остасы. Сугыш бетсә дә,чабата тиз генә бетмәде, 1945 – 50 елларда да әле картәтәй чабата үреп, Карамалы базарына алып барып сата иде. Базардан кайтышлый чабата сатканнан кергән тиен акчаларын ваграк балаларга тарата – тарата кайта иде.                                                           Чабата үрүнең дә үз хикмәтләре бар: аны үрер өчен юкәнең сыйфатлы булуы шарт: иң беренче чиратта юкә агачын кисеп, кабыгын сыдырып, мич өстенә куеп, билгеле бер дәрәҗәгә җиткәнче киптерәләр: кипми калырга да, артыгын кибәргә дә тиеш түгел; шул вакытта гына сыйфатлы чабата үрергә мөмкин; барлык шарты да килеп җитмәсә – чабата озакка чыдамый!
  • Ханнан картның II хатыны – Гатифә. Бу никахтан Рамазан (1926), Миңнебай (1928) туган.
  • Ханнанның I нче хатыны – Хафизә. Ханнан белән Хафизәнең никахыннан 5 бала туган:

 Минҗиһан: Үзбәк, Хәлим, Газизҗан, Әмирҗан, Рауза, Сабирҗан

 Гыйлмиҗиһан: Кәрим, Кави, Асия,

 Биктимер: Фәүзия

 Минекол: Әнвәр, Бибинур, Минехан

 Хатимә: Гаилә кормаган

  • шуларның ике баласы – Биктимер (1904), Минегол (1910) – сугышта хәбәрсез югалганнар.(«Хәтер» китабы, 15 том, 490бит)
  • Фазылов Биктимер Ханнанович, 1904 г. р., уроженец с. Миякибашево Миякинского района, рядовой, пропал без вести в сентябре 1942 г.

 

  • Фазылов Минигул Ханнанович, 1910 г. р., урож. с. Анясево Миякинского р –на, рядовой, пропал без вести в декабре 1942 г.
  • Ханнан картәтием белән бертуган Габделхалик зурәтиемнең дә гаиләсе ишле булган: зурәнием Гөлнәфис белән (ул үги картәнием Нәфисә белән бертуган) сигез балага гомер биргәннәр: Габделвахит, Габделмәҗит, Габделәхәт, Габделгани, Габделкави, Сания, Гөлчирә, Бикә. Сигез баланың өчесе: Вахит, Мәҗит, Гани –хәбәрсез югалганнар.
  1. Фазылов Вахит Габдельхаликович, 1904 г. р., урож. с. Миякибашево Миякинского района, рядовой, пропал без вести в июле 1943 г.
  2. Фазылов Мазит Габдельхаликович,1908 г. р., урож. с. Миякибашево Миякинского р – на, рядовой, пропал без вести в декабре 1941 г.
  3. Фазылов Гани Габдельхаликович, 1917 г. р., урож. с. Миякибашево Миякинского р – на, рядовой, пропал без вести в сентябре 1941 г.

(«Хәтер» китабы, 15 том, 490 бит)

Туган авылымда VII еллык мәктәпне тәмамлап, VIII сыйныфка район үзәге Миякәгә укырга киттем. Квартирада торып укыдым, ике ел, унынчыда укыганда гомум торакта урын бушап, шунда яшәп укыдым. Уку миңа авыр бирелмәде, шулай да өлгергәнлек аттестатында рус теленнән бер генә «өчлем» бар иде, калганнары «4» һәм «5».Ул елларда урта мәктәпне тәмамлагач ике ел колхозда эшләү мүҗбүри иде, илдә авыл хуҗалыгын күтәрү политикасы булгандыр инде, колхозда ике ел хезмәт стажы булмаса -паспорт  бирелергә тиеш түгел иде. Ничектер, Калямов Булат абый ярдәме белән, ул авыл Советы рәисе, паспорт алу бәхете тиде; Xсыйныфны тәмамлагач, Чиләбе өлкәсенең Минияр шәһәренә эшкә барып урнашып (минем эш урыным «Уфимтрансстрой» оешмасына карый иде) төзү эшендә эшләдем: төрле эш башкарырга туры килде – измә дә издек, кирпеч тә ташыдык, җир дә чокыдык.

 Безнең дәвер кешеләренең бик күбесе түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелеп тормыш баскычлары буйлап югарыга үрләдек бит! Эшнең нинди була икәнлеген эшләп карап, үз тәҗрибәбездә аңладык.

  Бер ел эшләгәннән соң, 1960 елда, җәй аенда отпускага кайтып, Рәис исемле егет белән танышып гаилә кордык. Эшемә кабат барып ике ай отработка эшләдем дә, туган авылыма яңадан әйләнеп кайттым. Рәиснең әти – әнисе юк, картәнисе Хатирә карчык тәрбиясендә үскән; Рәис өйләнгәч, башка чыгарыр өчен өй белешеп куйган: Мәфтуха карчык өендә яши башладык. Мәфтуха – абыстай булып, бер ялгызы яшәп дөнья куйган, Сара исемле сеңелесе генә була, үзе үлгәч, өе аңа кала; шул өйне ул заман хаклары белән без ул өйне 1500 сумга сатып алдык. Шушы өйдә ике балабыз туды, үз көчебез белән урманнан агач кисеп 1964 елда шушы өйнең олы ягын бетереп кердек. Тау урамындагы Минияр абый белән Гыйният абзый өйнең бурасын бурадылар. 1965 елда тагы өч як өстәп, алты почмаклы өй ясадык, анысын төзегәндә Кәркәледәдән әни яклап абзыебыз Галиулла абзый ярдәм итте. 1967 елда Мәфтуха карчыктан калган өйне мунча итеп күчереп салдык.

Рәис РМСО – төзелеш оешмасында эшли, мин колхозның төрле эшендә. 1962 – 63 нче уку елында өч ай мәктәптә укытып та алдым. (Хәмитова Рая апа урынында, ул декрет ялында иде). 1969 елның октябрь аенда ферма эшчеләренә ял бирергә эшкә барган җиремнән даими эшкә торып калдым. Бу вакытта фермалар савым аппаратлары белән җиһазландырылган иде инде, бер кеше 16 – 20 сыер сава. Һәр сыерның исеме бар. Мин «родильный»да, сыер бозаулатып бозаулар карыйм. Бозаулаган сыерларны 15 көн кул белән савабыз, сөтне һәрбер бозауга баклажка белән эчерәбез. 15 көн сауганнан соң сыерны группага кертеп җибәрәбез.Кышкы чорда сыерлар күпләп бозаулый, бозау саны «родильный»да 90 га җиткән чаклары да булды. Шундый очраклар да була, кайбер сыерлар бозаулаган килеш бозавын яламый. Андый очракларда салам белән ышкып бозауны киптерергә тырышабыз, күтәреп алып барып лампочка янган җылы урынга урнаштырабыз. Икешәр кеше эшлибез: Габделвәлиева Минегөл белән, Вәлиева Сәрия белән дә эшләдек. 113 бозау караган чаклар да булды. Артымны да күп ала тораган идек. Хезмәтенә карата хөрмәте: социалистик ярыш алдынгысы булып фоторәсемем «Үрнәк» колхозның «Почет тактасы»нда торды; Башкорт АССРы Югары Советы Президиумының Почет грамотасына, һәм башка бик күп грамоталарга лаек булдым. Ел нәтиҗәләре буенча колхозның отчет җыелышында (ул клубта үтә)хезмәт уңышлары турында сөйлиләр, бүләкләрне, мактау кәгазъләрен шунда тапшыралар. Көз айларында, урып – җыю эшләре тәмамлангач, уңыш бәйрәме үткәрелә, анда да алдынгы колхозчыларны бүләклиләр. Бүләккә материал, яулык, покрывало, сәгатъ бирәләр. Еллык эш көне нормасын тутырырга тиешсең, ел азагында күрсәткечләрең югары булса – премия бирәләр.

 Ферманың «кызыл почмагы» да гөрләп тора; анда да җыелышлар булып тора, хезмәт күрсәткечләре турында, алда торган планнар, дөньякүләм, ил буенча барган вакыйгалар турында сөйләргә агитатор, политинформаторлар да төшә. Сатуда, кибет киштәләрендә сирәгрәк күренә торган товарлар белән, махсус, терлекчеләр өчен, магазин да төшә.

 Артым алыр өчен тырыш хезмәт тә таләп ителә: шундый вакытлар булды, бозауларга онны «аш» итеп пешереп ашата идек. 100 литрлы олы казанга утын ягып башта су кайнатып чыгарабыз, бодай, солы, борчак оннарын салып пешерәбез. Сөт заводыннан кайткан аертылган сөтне дә кушабыз. Яңа туган бозауларга да аеруча тәрбия таләп ителә, аслары таза, якты, җылы булырга тиеш. Яңа туган бозаулар өчен газ җылыткычлары да кулланыла иде. Сөт эчерүнең дә махсус нормасы бар: беренче туган көнендә 4 литр эчерүдән башлап көн саен 0,5 литр арттыра барырга; 6 литрга җиткергәч – 0,5 литрга киметә барып, иң ахырда 0,5 литрга калдырганчы (анда инде су куша башлыйсың) сөт эчерәбез. Яз көтү чыгу белән ферма бозауларын да көтүгә чыгарабыз. Иртәнге алтыдан көтү чыга – бозау көтүе. Көндезге бердән сәгатъ дүрткә кадәрферма кардасына алып кайтып печән ашатып алабыз. Аннары тагын көтүгә алып чыгып китеп кичкә кадәр көтүдә йөртәбез. Көтү көткәндә иң беренче ярдәмчеләрем – әлбәттә инде, балаларым булды. Бозау эчкән сөт билгеле бер температурада – яңа сауган сөт җылылыгында булырга тиеш – сөтне чаңнардан бидрәләп ташып, бидрәсе белән җылы суга утыртып җылытап кына эчерәбез.

 Тормыш иптәшем – Рәис, озак еллар төзелеш эшендә эшләде, 1965 елда бригадирлыкка укып кайтты, 1980 елларга кадәр авылдагы төрле корылмаларны – ферма биналары, авыл мәдәният йорты, МТМ биналарын салуда катнашты. Таш карьерында ташларны кул көче белән чыгарып, кәйләләр белән ватып, үзбушаткыч машиналарга төяп ташып төзеделәр. Авылның түбән очтагы ферма биналары 1965 -  1970 еллар арасында төзелде.

 

Балачак хатирәләреннән

  • 1950 елда хезмәт көненә ашлык бирә башладылар. Әнинең бер капчык ашлык алып кайтып сәкегә таратканы, кулларына алып, сокланып, куанып бодай бөртекләрен үпкәне хәтердә калган.
  • Хезмәт хакы өчен онны кашыклап, я булмаса стаканлап тараталар. Аны алыр өчен чират тезелә. Зиннатуллин Фәритнең сеңлесе – Сания – учетчица, онны ул тарата.
  • Һәркем диярлек үзенең шәхси бәрәңге бакчасына бәгәңгедән башка  борай да чәчә, аны урак белән урып көлтәлиләр, җиргә паласлар, чыпталар җәеп салып чабагач белән суктырып бөртеген саламнан аералар һәм тегермәндә тартып он ясыйлар. Саламы – мал – туарга. Ясмык борчагы чәчүчеләр дә бар. Аны кул тегермәнендә тарталар. Тары чәчүчеләр дә бар. Аны киледә төеп он ясыйлар.
  • Әниләрнең аякка чабата, тула оек киеп сайлау, җыелышларга барганнары исемдә. Андый чаралар зур бәйрәм төсе ала, халык андый чараларга дәррәү йөри торган иде.
  • 1961 елның яз аенда «тере» акча күрдек. Акча алышыну реформасыдашул елны булды. 1961 елга кадәр хезмәт хакын өлешчә азык – төлек белән түләделәр.
  • Кибетләрдә товар аз. Кибет – Гыйндуллин Ярулланың йорты урынында. Керосин, шырпы, тоз, чәй, кәнфит – төп товарлар шулар. Товар кайтса, аны алыр өчен озын – озын чират тезелеп китә.
  • Район үзәге Миякә белән Карамалы авылында – базар. Кирәк – ярак өчен шунда базарга барабыз. Үзебездә булган товарны кирәк әйбергә алыштырабыз. Якшәмбе – базар көне. Ә Миякәдә «кече» дип аталган базар һәр көн эшли.
  • 1964 елда авылда электр линиялары үткәрелеп бетмәгән иде әле. 1964 – 65 елларда ут кертелеп бетте. Аңа кадәр керосин лампалары белән көн күрдек.Ашны мичтәге казан астына ягып пешерәбез.
  • Мал – туар асрауның да билгеле бер нормасы бар: дүрт баш олы сарык, бер сыер, бер башмак, бер бозау асрарга рөхсәт ителә. Колхоз уставының таләпләре шундый.

Тормыш иптәшем Рәис белән биш балага гомер биреп, тәрбияләп үстереп, укытып, олы тормыш юлына чыгардык.Рәис 1992 елда, улым Рамиль (1963) 42 яшендә мәрхүм булдылар. 1991 елда, биш бала анасы булып хаклы ялга чыксам да, эштән китмәдем, эшләдем.

 

 

 

Поиск
Литературная карта
Год 2024 в РФ
Год 2024 в РБ
Методистика
ЗЕМЛЯКИ-Герои ВОВ
Пройди тест
Оцените мой сайт
Всего ответов: 28
Студентам ВУЗов
Центральная библиотека предоставит Вам учебники в электронном виде.Все необходимое для изучения юридических и финансово- экономических дисциплин, поготовки курсовых и дипломных работ - на одном диске!
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Форма входа
Друзья
Культура.Гранты РФ
Счетчик.КультураРФ
Президентбибл
Copyright MyCorp © 2024Конструктор сайтов - uCoz