Пятница, 19.04.2024, 03:48
Миякинская межпоселенческая центральная библиотека
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
ПОС
Решаем вместе
Хочется, чтобы библиотека стала лучше? Сообщите, какие нужны изменения и получите ответ о решении
Виртуальная служба
Wi-Fi-зона
«PRO.Культура.РФ»
интернет-читалка
ЛитРес
НЭБ РБ
НЭБ РФ
Уважаемые читатели! Национальная электронная библиотека определяет формы и механизм доступа граждан Российской Федерации к оцифрованным материалам библиотек федерального, регионального и муниципального уровня
Президентбибл
ЛитМир
.
Новости сайта
[17.04.2024][Новости ЦБ]
Моя семья – мое бога... (4)
[15.04.2024][Новости ЦБ]
Субботник (7)
[11.04.2024][Новости ЦБ]
Волонтёрское движени... (20)
[11.04.2024][Новости ЦБ]
Библионочь - 2024 (1591)
[09.04.2024][Новости ЦБ]
МЫВМЕСТЕ-2024 — уже ... (2119)
Статистика

Онлайн всего: 2
Гостей: 1
Пользователей: 1
guzelbulatova85

Главная » Статьи » Мои статьи

Ватан сакчылары көне

Хәерле көн, хөрмәтле тамашачылар!

Менә без сезнең белән тагын очраштык.

Бер бәйрәм бар февральдә

Кадерле ул һәркемгә

Аны иң зур бәйрәм дип

Мөмкин хәтта әйтергә.

Ул тынычлык бәйрәме

Аны һәр кеше белә -

Ватанны саклаучылар

Бәйрәме дип йөртелә.

Ул – солдатлар бәйрәме.

Без котлыйбыз аларны –

Әтиләрне, абыйларны

Һәм бөтен солдатларны.

Хөрмәтле әтиләр, картәтиләр, солдаттан кайткан һәм солдатка барачак егетләребез! Без сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз. Җиребездә тынычлык, күкләребез һәрвакыт аяз булсын дигән теләкләр белән бүгенге очрашуны җыр белән башлыйбыз.

 Сезгә җыр бүләк итә: (Л. Мисбахова, О. Зиннатуллина)

 

 Бүген 23 нче февраль Ватан сакчылары көне. Безнең бабайлар, әтиләр без тыныч, бәхетле тормышта яшәсен өчен Ватаныбызны саклаганнар. Дөньялар имин булсын өчен, очучылар илебезнең зәңгәр күген, диңгезчеләр – суларын, ә танкистлар, ракета гаскәрләре илнең коры җирдәге чикләрен саклый. Ә хәзер сәхнәгә төрле елларда хәрби хезмәттә булып кайткан ир – егетләребезне чакырабыз. Алкышлар белән каршы алабыз!

 I тур – танышу. Сүз егетләрнең үзләренә бирелә.

 А. б. Бүгенге көндә сез барыгыз да гаилә корган ир –егетләр, әти кешеләр. Сез – гаилә башлыклары да. Сез – ил терәге дә, гаиләнең төп таянычы да.

 Сез – көчле, сез – батыр, сез безнең куаныч.

 Сез – алтын багана, гаиләдә сез терәк.

 Тынычлык, иминлек сагында сез кирәк!

Күрүебезчә, егетләребез төрле һөнәр ияләре һәм хәрби бурычларын да төрле гаскәрләрдә үтәгәннәр. Әлбәттә солдат тормышын кухнядан башка күз алдына китереп булмыйдыр. Мөгаен һәркайсыгызга бәрәңге чистарту бәхете дә тигәндер. Ягез әле, солдат кухнясын искә төшереп, бәрәңге әрчеп карыйк.

 (Музыкаль фон "Эх тәмле бәрәңге”)

  II тур. Бәрәңге әрчү.

  А. б. Афәрин, егетләр, сынатмадыгыз!

 Шушы бәйрәм белән котлау өчен нәни диңгезчеләр килгән, каршы алыгыз! (Моряклар биюе)

 Зур корабта диңгезчеләр

 Саклый илебез бакчасын.

 Уйната җил, тибрәтә җил

 Бескозырка тасмасын.

  III тур. "...Әгәр дә...”

  А. б. Кичәбез Ватан сакчылары көненә арналгач, тагын солдат тормышын искә төшерик. Иң беренче, сезнең арада кайсыгыз нинди дәрәҗәдә хезмәт итте?

(Егетләр җавап бирә). Халыкта шундый әйтем бар: кайсы солдат генерал булырга хыялланмый икән? Сездә шундый хыял булдымы?

Һәм һәрберегезгә аерым сорау:

1.  Әгәр син генерал булсаң....

2.  Әгәр син презедент булсаң....

3.  Әгәр син Дәүләт Думасы депутаты булсаң...

4.  Әгәр син хакмият башлыгы булсаң...

5.  Әгәр дә синең тылсымлы таягың булса...

 Рәхмәт, җавапларыгыз өчен, ә хәзер сезнең өчен музыкаль бүләк (Җырлый Т. Хәмидуллин)

 IV тур. Ял иттек, тагын хәрби хезмәт елларына кайтабыз. Сорау – миннән, җавап – сездән, һәм без, солдатта булмаганнар, солдат тормышын күз алдына китерәбез.

1.     Сине хәрби хезмәткә чакырып повестка килде. Син моны ничек кабул иттең? Ничек озаттылар?

2.     Хәрби хезмәт елларының иң истәлекле көне?

3.     Армиядагы "бабайчылык”ка син ничек карыйсың?

4.     Сез хезмәт иткән чорда кәрәзле телефоннар юк иде, ике араны тоташтырып хатлар йөрде. Иң көтеп алган хат кемнән иде?

5.     Үсеп килүче хәрби хезмәткә барачак яшь егетләргә нәрсә әйтер идең?

6.     Хәрби хезмәттә баян уйнарга, җырларга  туры килдеме? (Күпсанлы тамашачыларыбыз соравы буенча Раиль белән Радиктан җыр – бүләк)

   V тур. Без тагын армияда, аякка чолгау урауны  искә төшерәбез.

Рәхмәт егетләр, хәзер ял сәгатьләрен искә төшереп җыр тыңлыйбыз. (О.Зиннатуллина, Л. Мисбахова, җыр)

 VI тур. Егетләрне тагын җитезлеккә сынап карыйбыз. Мясорубка җыябыз. Хәзер инде бу төр эш кораллары озакламый музейларда урын алыр, оныкларыбыз нәрсә бу, дип сорасалар, аңлатып сүтеп – җыеп күрсәтербез.

 Рәхмәт, афәрин, егетләр, бу сынауны да үтеп чыктык.  Солдатлар увольнениега чыкканда чегән таборына тап булган икән, хәзер без дә шул тамашаны карыйк әле.

 А.б. Елмаеп алдык, хәзер уйланып алыйк. Тамашачылар белән интеллектуаль бәйге.

 VII тур. Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, ди халык мәкале, хәзер сез аш – су әзерләү буенча нинди дизайнер икән, шуны  сынап карыйбыз. Һәрберегезгә бер алма бирәбез, сез шуны матур итеп турарга, я бизәргә тиешсез. Егетләр эшли тора, ә без тамашачылар белән уен уйнап алабыз. Табышмак әйтәм тап:

Дөбер – дөбер дүртәү,

Александр – икәү,

Ә, Петр, мескен, берүзе! (Дүрт тәгәрмәч, ике тәртә һәм ат: "Җигүле ат”)

 А. б. Февраль ае хәрби – патриотик ай.... һәм шул ук вакытта кемнеңдер шәхси бәйрәме дә - туган көне. Февраль аенда туганнарны туган көннәре белән котлыйбыз! Һәм кичә генә февраль ае бер яшь парга – Алия белән Зөфәргә куаныч бүләк итте: аларның мәхәббәт җимешләре булып кызлары дөньяга килде. Төкле аягың белән, сабый, дибез һәм февраль аенда туганнарның барсы өчен дә җыр бүләк итәбез. (Гөлгенә Динмөхәмәтова)

 А. Б. Бүген Зөфәр әти булу куанычы кичерә, без дә, сез дә аның белән бергә шатланабыз. Ә бәйгедә катнашучы егетләребезгә бу шатлык хисләре таныш, әйдәгез, шул шатлыклы мизгелләрне искә төшереп алыйк.                                                                                          VIII тур. Сезгә шундый бирем: пеленкага бәбәй төрәбез.

 Әйе, дөньялар имин булсын, бәбәйләр туып торсын! Солдат, солдат хезмәте тормыш мәктәбе генә булсын. Бүгенге көндә  безнең хәрби хезмәттәге егетләребез безнең тынычлыкны саклап илебезнең төрле тарафларында хәрби әзерлек үтәләр: Ямалетдинов Фәдис, Сираев Илдар, Зиннатуллин Айнур, Макаев Юнир.

Аларга һәм аларны көтеп торучы әти - әниләренә, сөйгән кызларына исәнләк, сабырлык һәм аяз күк йөзе телик. Чираттагы музыкаль бүләгебез сезнең өчен!  (Радик Мисбахов).

 Шулай итеп без сезнең белән, хөрмәтле тамашачылар, сезнең алкышлар белән, бәйгедә катнашучы егетләребезгә көч – куәт биреп, кичәбезнең ахырына да якынлаштык. Күрүегезчә, егетләребез бар да уңган, бар да булган. Аларга бәя бирер өчен, без төрле номинацияләр уйлап карадык: иң җитез, иң тапкыр, иң откыр, иң батыр, иң зирәк, иң кыю... һәм шундый фикергә килдек – безнең егетләребез шушы сыйфатларның барсына да ия икән. Бүгенге кичә оештыруыбызның максаты да ир – атның абруен күтәрү, гаилә һәм ил терәге икәнлеген күрсәтү иде. Хөрмәтле ир – егетләребез! Сез безгә терәк, сез безгә кирәк! Шуның өчен, иң зур бәя – тамашачы сөюе дип, сезнең алкышларыгызга карап, һәрбер егеткә бердәм рәвештә, "Егет солтаны – 2013” медале тапшырырга булдык, чөнки һәр ир –ат үз гаиләсенең солтаны. Медаль булгач, аның таныклыгы да булырга тиеш, шулай ук егетләребезгә авыл советы хакимияте исеменнән Грамоталар да тапшырабыз.                                                              Җир шарында, илебездә, гаиләләребездә тынычлык булсын!

 

Категория: Мои статьи | Добавил: библ (22.03.2013)
Просмотров: 3745 | Рейтинг: 3.0/1
Всего комментариев: 0
Поиск
Литературная карта
Год 2024 в РФ
Год 2024 в РБ
Методистика
ЗЕМЛЯКИ-Герои ВОВ
Пройди тест
1. Вы здесь
Всего ответов: 15
Студентам ВУЗов
Центральная библиотека предоставит Вам учебники в электронном виде.Все необходимое для изучения юридических и финансово- экономических дисциплин, поготовки курсовых и дипломных работ - на одном диске!
Форма входа
Друзья
Культура.Гранты РФ
Счетчик.КультураРФ
Президентбибл
Copyright MyCorp © 2024Конструктор сайтов - uCoz