Суббота, 20.04.2024, 07:20
Миякинская межпоселенческая центральная библиотека
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
ПОС
Решаем вместе
Хочется, чтобы библиотека стала лучше? Сообщите, какие нужны изменения и получите ответ о решении
Виртуальная служба
Wi-Fi-зона
«PRO.Культура.РФ»
интернет-читалка
ЛитРес
НЭБ РБ
НЭБ РФ
Уважаемые читатели! Национальная электронная библиотека определяет формы и механизм доступа граждан Российской Федерации к оцифрованным материалам библиотек федерального, регионального и муниципального уровня
Президентбибл
ЛитМир
.
Новости сайта
[17.04.2024][Новости ЦБ]
Моя семья – мое бога... (82)
[15.04.2024][Новости ЦБ]
Субботник (7)
[11.04.2024][Новости ЦБ]
Волонтёрское движени... (22)
[11.04.2024][Новости ЦБ]
Библионочь - 2024 (2001)
[09.04.2024][Новости ЦБ]
МЫВМЕСТЕ-2024 — уже ... (2119)
Статистика

Онлайн всего: 2
Гостей: 1
Пользователей: 1
rusanibragimov5

Главная » Статьи » Мои статьи

Муса Жэлил эзлэре буйлап

Составила Каюмова Амина Зульфатовна - ведущий библиотекарь Анясевского филиала №14


Исәнмесез, хәерле көн!


Сез бүген китапханәдә кунакта. Китапханә ул китап саклау урыны гына түгел, төрле дәверләргә, чорларга сәяхәт, язучылар, шагыйрьләр, сәнгать дөньясы кешеләре белән кызыклы очрашулар урыны да. Без бүген сезнең белән галим һәм эзәрмән Рафаэль Мостафинга ияреп патриот- шагыйрь Муса Җәлил эзләре буйлап үтәрбез, иҗатын, тормыш юлын күз алдыннан үткәрербез. Шулай итеп без сезнең белән сәяхәткә кузгалабыз.

Ни өчен нәкъ февраль аен сайладык соң бүгенге очрашу өчен?

Чөнки февраль ае – хәрби-патриотик ай, батырлык ае: 23. 02. – Ватан сакчылары көне, 15. 02. – Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылган көн, 15.02. – яшь антифашистлар көне һәм тагын календарьда билгеләнмәсә дә зур әһәмияткә ия булган бер вакыйга бар: 1944 нче елның февраль аенда төрмә диварларыннан Муса Җәлилнең соңрак "Маобит дәфтәре” дип аталачак кулъязмасын алып чыгалар (Нигъмәт Терегулов), 15. 02 – патриот – шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне.

Кыска гына гомер яшәп тә, үзләре артыннан гаҗәеп бай иҗади мирас калдырган шәхесләр була. Шундыйларның берсе, татар дөньясы күгендә генә түгел, дөнья әдәбияты күгендә йолдыз булып балкыган шагыйрь – Муса Җәлил.

Шагыйрь гомеренең башлангыч чоры – балачак битләрен ачып карыйк.

Муса Мостафа улы Җәлилов 1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Туган авылында башлангыч белем ала, артабан Оренбург өлкәсе "Хөсәения” мәдрәсәсендә укый. 1919 нчы елда Мусаның 13 яшьлек чагында тиф авыруыннан әтисе үлә һәм ул туган авылына кайта. Шушы чорда шигырьләр яза башлый. Артабан, 1922 нче елда, тормыш юллары Казан шәһәренә алып килә, редакциядә эшли башлый, рабфакта укый. Яңадан Оренбургка кайтып ике ел комсомол эшендә эшли. 1927 нче елда (ничә яшендә?) Мәскәү дәүләт университетының әдәбият факультетына укырга керә. Төрле редакцияләрдә әдәби хезмәткәр, редактор вазыйфаларын башкара. Тышкы кыяфәтенә килгәндә, мөләем генә йөзле, башкалардан әллә ни аерылып тормаган уртача буйлы гап-гади генә бер кеше; ә шәхси сыйфатларына килгәндә, бераз таркаурак кебек күренсә дә, аның хәтере гаҗәеп яхшы була. Ягымлы, игътибарлы, ярдәмчел һәм шул ук вакытта көчле дә, кунакчыл да. Эш режимы гадәти түгел – кичке 5 ләрдә эштән кайту белән йокларга ята һәм 2 сәгатьләп йоклап алганнан соң төннәр буе языша торган була. Ихтыяр көче шулкадәр көчле була, бер үк әсәрне хәтта 11 – әр тапкыр дөресләп, төзәтеп кабат язган очраклары була. Иртән торып зарядка ясый, шахмат уйнарга, ишкәк ишеп көймәдә йөрергә ярата. Гаилә хәленә килгәндә, 1935 нче елда гаилә кора, Әминә исемле кызга өйләнә, Чулпан исемле кызлары туа. Шулай итеп, без сезнең белән шагыйрь турында белешмә алып, сәяхәтебезне дәвам итәрбез, алда безне

"Батырлык” тукталышы көтә.

Батырлык турында. Алар күп төрле була: бергәләшеп санап китик: янгын сүндерү - батырлык, дошманнан саклау – батырлык, бу исемлекне тагын һәм тагын дәвам итеп була. Без бүген ил саклаучы батырлар турында сөйләшәбез. Моннан 6 дистәдән артык булган вакыйгаларны күз алдына китерергә тырышабыз.

Сез тарих дәреслекләре буенча, караган фильмнар, укыган китаплар; укытучылар, өлкәннәр сөйләве буенча сугышлар турында беләсез. Илләр белән илләр арасында сугышлар һәрвакыт җир өчен, байлык өчен чыккан. 1941 нче елның 22 нче июнендә игълан итмичә, иртәнге сәгать 4 тә кинәт һөҗүм итеп, Германия Советлар Союзына каршы сугыш башлый. Бу сугыш 1418 көн дәвам итә. Кулына корал тотардай барлык ир – егетләр Ватан – ана азатлыгы өчен яуга китә. Нәрсә соң ул сугыш? Үтереш, талау, кыйнау һәм таланучы талаучыдан сакланырга, илен дә, үзен дә сакларга тиеш. Илләр белән илләр арасында барган сугыш котычкыч зур югалтулардан тора. Яралылар, үлүчеләр, кемнең кем икәнлеген танымыйча "хәбәрсез югалучылар” исемлегенә кергән кешеләр һәм тере килеш дошманга әсир төшкән кешеләр.

Шагыйрь Муса Җәлил дә, хәрби курсларда укып, үз теләге белән фронтка китә. "Отвага” газетасы редакциясендә хәрби корреспондент булып эшли. Кызганычка каршы, ул хезмәт иткән Волхов фронты солдатлары дошман чолганышында калып әсир төшәләр. Әсирнең тормышы чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алынган таш зинданда, каравыл астында авыр хезмәттә, ачлык, ялангачлыкта, кимсетелүләр, кыйналулар белән үтә. Җәлил һәм аның бер төркем иптәшләре менә шушындый шартларда дошман белән көрәшкә чыгалар. Бу көрәш тиңдәшсез батырлык үрнәге булып тарихка кергән. Алдагы тукталыш саннар белән генә билгеләнгән. 791. Нәрсә турында сөйли бу саннар?

1942 нче елның июнь азагында Муса әсирлеккә эләгә. Нәрсә соң ул әсирлек? Шагыйрьнең шигырь юллары белән әйткәндә:

Чәнечкеле тимер чыбык белән

Уратылган безнең йортыбыз.

Көне буе шунда казынабыз,

Әйтерсең лә тирес корты без.

Тоткынлык. Газап, кыйнаулар, сорау алу, нахак бәлаләр... Фашистлар төрмәдәге тоткыннар арасында да үз сәясәтен үткәрергә тырышалар. Алар татар, башкортлардан "Идел – Урал” дип аталган татар – башкорт легионы оештырырга уйлыйлар. Муса Җәлил, Гайнан Кормаш һәм берничә иптәше белән берлектә яшерен оешма оештырып, әсирләр арасында аңлату эшләре алып баралар. Листовкалар чыгаралар, мең газаплар белән "артист” бригадасы төзиләр, татарча спектакльләр куялар. Немецларның максаты: легионерлардан СССРга каршы армия төзү. Тоткыннарның бернинди дә хокуклары юк, әгәр каршы килсәләр, аларны газап һәм кыйналулар аша үлем җәзасы көтә. Ачыктан – ачык көрәшү мөмкин түгел. Шуңа күрә, без риза, дигән булып немецларга буйсынырга һәм кулга корал алгач, үзебезнең партизаннар ягына чыгарга. Берәм – берәм чәнечкеле тимер чыбык аша үтеп качып булмаслыгы көн кебек ачык, шуңа күрә бердәмлек кирәк. Шушы хакыйкатьне төрмә шартларында, һәр адымың күзәтү астында килеш, һәрбер тоткынга аңлату кирәк була. Ә бит арада төрле кешеләр бар: икеләнүчеләр дә, сатлык җаннар да, шымчылар да. Берничә тапкыр аларның тырышлыгы белән яшерен оешманың эше фаш ителә яза.

Ләкин җәлилчеләр оешмасының тырышлыгы нәтиҗәсендә, лагерьдагы әсирләрдән төзелеп, СССР гаскәрләренә каршы җибәрелгән 6 батальон тулысынча совет һәм француз армиялары ягына чыгуга ирешә. Бер хыянәтченең эләкләшүе буенча Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре кулга алынып иң каты режимлы төрмәгә ябыла. Мәсхәрәләү, түбәнсетелүләр, кыйналулар – болар берсе дә шагыйрь рухын сындыра алмый. Алай гына да түгел, язарга кәгазь, каләм булмау, күзәтүләр, тентүләр... Ләкин шагыйрь барыбер яза. Үлемсез, үзе үлгәч тә сокланып укырлык, ятларлык шигырьләр яза. Котычкыч җәзалауларны иҗат шатлыгы белән баса. Туган илгә сөю һәм дошманга нәфрәт белән язылган шигырҗләре шагыйрь иҗатының иң җимешле чоры – 1942 нче елның ноябре – 1943 нче елның августына туры килә. "Идел –Урал” легионында әсир төшкән чорда һәм үлемгә хөкем ителгәч яза. 1943 нче елның сентябрь – декабрь айларында (4 ай эчендә) 65! шигырь яза.

Беренче кулъязма төпләмәдә 60 , икенчесендә -33, өченчесендә – 17 шигырь..

Бу шигырьләрне 1944 нче елның февраль аенда төрмә диварларыннан Габбас Шәрипов алып чыга һәм Абдулла Алиш шигырьләре белән бергә Нигъмәт Терегуловка тапшыра. Сугыш тәмәмлангач, Терегулов дәфтәрләрне Татарстан Язучылар берлегенә тапшыра һәм шушы 1944 нче елның февраль ае киләчәктә "Маобит дәфтәре” дип исемләнәчәк китапка керәсе шигырьләр таш диварларны җимереп иреккә чыккан көн булып исәпләнә.

1944 елның февраль аенда Германияның Дрезден шәһәрендә җәлилчеләргә суд була. Аларны үлем җәзасына хөкем итәләр. Бу карар 1944 елның 25 нче августында Германияның Плетцензее төрмәсендә тормышка ашырыла. Менә аларның исемлеге:Гайнан Кормаш, Фуат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фуат БулатовМуса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт АтнашевГаләнур Бохараев

11 җәлилче. Исемлектә иң соңгысы Галәнур Бохараев. Ә сез беләсезме, җәлилчеләрнең үлеменнән соң байтак еллар үткәч кенә Галәнур Бохараев безнең якташыбыз район үзәге Кыргыз – Миякә авылы егете икәнлеге ачыкланды. Димәк, безнең якташыбыз – Муса Җәлилнең көрәштәше.Һәр 3 минут саен 75 килограммлы палач балтасы – гильотина астында 11 кешенең гомере өзелә.

Бу коточкыч күренешнең шаһиты булган надзиратель алар ниндидер татарча җыр җырлап бардылар дип искә ала. Һәр елның 25 нче августы җәлилчеләрне искә алу көне булып тарихка кергән. 791 саны белән башланган иде безнең тукталыш. 791- әсирлектә үткән сынау, патриотик батырлык үрнәген, үлемсез шигырьләр тууын, әрнү – газапларны эченә алган көннәр.

Алда безне мәкальләр тукталышы көтә. Халык әйтсә, хак әйтә. Ягез, бергәләшеп батырлык турында мәкальләрне искә төшерик.

Күмәк көч яу кайтарган, - ди халык мәкальләренең берсе. Я булмаса, бердәмлектә көч дисәк тә була. Сугыш елларында, яу яланнарында гына түгел, тылда да дошманга каршы аяусыз көрәш барган, турыдан – туры сугышта катнашмаганнар партизан отрядларында көрәшкәннәр һәм менә бүгенге сәяхәтебездәге сөйләшүләрдән тагын бер мисал, төрмә диварлары эчендә дә әсирләр батырларча дошманга каршы көрәшкәннәр икән. 1418 көн дәвам иткән дәһшәтле сугышның җиңү белән тәмамлануы сәбәпләреннән берсе – бердәмлек.

Алдагы тукталыш "Җырым белән җиңдем дошманны” дип атала. Ягез, сезнең белән бергәләшеп Муса Җәлилнең шигырьләрен, аның сүзләренә язылган җырларын искә төшерек. Сезнең барыгызга да таныш "Җырларым” шигыре.(шигырь укыла)

Дошманны ничек җиңеп була? Корал белән, хәйлә белән, сүз белән һәм җыр белән!



Киләсе тукталыш "Исемнәре уеп язылган” дип атала.

Батырларның исемнәре халык хәтеренә, китапларга, мәрмәрләргә уелып язылган. Аларны хөрмәтләп искә алабыз. Ә бит илебез тарихында шундый дәверләр булды, әсирләрнең исемнәрен дә телгә алырга ярамый иде. Әсирлеккә эләккән солдатларны хыянәтчеләр, илен сатучылар дип атадылар. Исән калганнары да һәрвакыт күзәтү астында тотылып төрле мәсхәрәләүләргә түзеп яшәргә мәҗбүр булдылар. Бу тереләргә дә, үлгәннәргә дә кагылды,1956 нчы елга, Сталинның үлеменә кадәр дәвам итте. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен дә озак вакытлар илен сатучылар исемлегендә йөртәләр. Алай гына да түгел, хатыны Әминәне хыянәтче хатыны, кызын хыянәтче кызы дип нахак бәлаләр тагалар.

Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән язучы һәм галим , эзәрмән Рафаэль Мостафин тирәнтен кызыксынып озак еллар иҗади эш алып бара һәм дөреслек эзләп, Муса Җәлил эзләре буйлап ярты Европаны үтә, хезмәтләрен китап итеп бастырып чыгара.

1956 нчы елда Муса Җәлилгә илебезнең иң югары бүләге – Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

1957 нче елда "Маобит дәфтәре” җыентыгы өчен илебезнең әдәбият, сәнгать өлкәсендә бирелә торган югары бүләкләреннән берсе - Ленин премиясы бирелә. Китаплары бастырыла башлый, сәхнә әсәрләре уйнарга рөхсәт ителә. Аның турында китаплар чыга , истәлекләр языла, кичәләр үткәрелә, альбомнар чыгарыла. Татарстанның башкаласы Казанда һәйкәл ачыла, музей оештырыла, туган авылында музей ачыла. "Маобит дәфтәре” немец теленә тәрҗемә ителеп 3 тапкыр бастырылып чыгарыла. Берлинда мемориаль такта ачыла, каберендә тере чәчкәләр өзелми. Шәйхи Маннур "Муса” романын яза. Пионер дружиналары, оешмалар аның исемен йөртә. Аның исемендә теплоход бар, геройга арнап җырлар, шигырьләр язылган. Шагыйрьнең тууына 100 ел тулуга карата Казанда аның 5 томлык җыентыгы басылып чыкты. Ул китаплар безнең китапханә фондында да бар. Һәм менә бүген без дә сезнең белән геройны хөрмәт белән искә алабыз.

Менә без инде сәяхәтебезнең соңгы тукталышына да җиттек. Хәзер, сәяхәтебезнең соңында, һәрвакыттагыча, үткәннәргә йомгак ясап, кроссворд чишәрбез. Җавапларыбыз дөрес булса, вертикаль буенча ачкыч сүз килеп чыгар




Без эзләгән сүз ”Тынычлык” булып чыкты. Әйе,Барыбызның да уртак теләгебез бер: җир йөзендә беркайчан да сугыш уты кабынмасын, күкләребез һәрчак аяз булсын! Илләр белән илләр, кешеләр белән кешеләр һәрвакыт дус, тату яшәсен!


Категория: Мои статьи | Добавил: ritashax (15.02.2011)
Просмотров: 10073 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 3.4/7
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Поиск
Литературная карта
Год 2024 в РФ
Год 2024 в РБ
Методистика
ЗЕМЛЯКИ-Герои ВОВ
Пройди тест
Моя любимая книга
Всего ответов: 15
Студентам ВУЗов
Центральная библиотека предоставит Вам учебники в электронном виде.Все необходимое для изучения юридических и финансово- экономических дисциплин, поготовки курсовых и дипломных работ - на одном диске!
Форма входа
Друзья
Культура.Гранты РФ
Счетчик.КультураРФ
Президентбибл
Copyright MyCorp © 2024Конструктор сайтов - uCoz