Четверг, 25.04.2024, 16:41
Миякинская межпоселенческая центральная библиотека
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
ПОС
Решаем вместе
Хочется, чтобы библиотека стала лучше? Сообщите, какие нужны изменения и получите ответ о решении
Виртуальная служба
Wi-Fi-зона
«PRO.Культура.РФ»
интернет-читалка
ЛитРес
НЭБ РБ
НЭБ РФ
Уважаемые читатели! Национальная электронная библиотека определяет формы и механизм доступа граждан Российской Федерации к оцифрованным материалам библиотек федерального, регионального и муниципального уровня
Президентбибл
ЛитМир
.
Новости сайта
[23.04.2024][Новости ЦБ]
Игровая программа «К... (694)
[17.04.2024][Новости ЦБ]
Моя семья – мое бога... (1489)
[15.04.2024][Новости ЦБ]
Субботник (7)
[11.04.2024][Новости ЦБ]
Волонтёрское движени... (22)
[11.04.2024][Новости ЦБ]
Библионочь - 2024 (2007)
Статистика

Онлайн всего: 5
Гостей: 1
Пользователей: 4
ruzimaminnullovna, rusanibragimov5, nazyrowaalmira, Ilsegul

Главная » Статьи » Мои статьи

Мәхәббәт – ул үзе иске нәрсә

Мәхәббәт – ул үзе иске нәрсә,

Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта.

Тиле яшьлек ярты гомерен бирә

                                                                     Аның уты белән янарга.

 

А.б.  - Нәрсә соң ул мәхәббәт, ярату? Бу сорау бик күпләрне борчый, уйландыра һәм һәр кеше аңа үзенчә җавап бирә. Мәхәббәт ул – сөю, ярату. Мәхәббәт – кешеләр күңеленә үтеп кереп, туң йөрәкләрне дә эретерлек бөек көч ул. Ул мәңгелек. Бу бөек көч дөньяга кеше белән бергә туган, кеше яши икән – ул да яшиячәк. Әйдәгез, саклыйк, яшәтик, кешелек дөньясын! Яшәсен аның белән бергә мәхәббәт!

 

А. Б.  – Хәерле кич, безнең кадерлеләребез! Бүген без сезнең белән Изге Валентин көнен билгеләп үтәргә җыйналдык. Һәр елның 14 нче февралендә күп илләрдә Изге Валентин көне билгеләп үтелә. Икенче төрле бу көнне  - мәхәббәт һәм дуслык бәйрәме дип тә атарга булыр иде. Бәйрәмнең килеп чыгышы турында бик күп риваятьләр яшәп килә. Мәсәлән, бер риваятьтә болай дип сөйләнә:

...Яшәгән ди, булган ди, борынгы Римда Валентин исемле бер хәрби табип. Ул шулкадәр киң күңелле кеше булган, кешеләр ул ясаган даруларны җиңелрәк эчсеннәр дип, даруларга сөт, бал, шәраб кушып ясаган. Шул вакытта ул, табип булып кына түгел, киң күңелле рухани буларак та танылу алган.

  ...Рим империясендә, Клавдий II нче яшәгән һәм идарә иткән дәвердә, һәрвакыт сугышлар кабынып торган. Шул сәбәпле, ир – егетләр күпләп һаләк булган. Клавдийга солдатлар җыю авырайганнан авырая барган. Гаиләле ирләрне сугышка җибәрү авыр булганлыктан, Клавдий өйләнүне тыйган. Ә рухани һәм хәрби табип Валентин кача – поса булса да, гашыйкларны кавыштырып, никах укый торган булган.

  Бервакыт Рим императорының төрмә каравылчысы Валентинныың өенә сукыр кызын алып килгән дә, ялынып – ялварып кызының күзләрен дәвалауны үтенгән. Табип кызның күзләрен дәвалап булмаслыгын белсә дә, үләннәрдән сихәтле май ясап, кызның күзләренә сөрткән...

  Икенче көнне Валентин өенә солдатлар бәреп кереп, даруларын юк иткәннәр дә, үзен кулга алганнар. Валентин үзен үлем җәзасы көткәнен белгән һәм төрмә каравылчысыннан кәгазъ һәм каләм сорап алып сукыр кызга мәхәббәт хаты язган. Бу мәлдә Валентин гомеренең соңгы сәгатъләрен яшәгән, чөнки аны үлем җәзасына хөкем иткәннәр. Бу вакыйга - 14 нче февраль көнне булган. Шушы көнне Валентинны җәзалап үтергәннәр. Төрмә сакчысы өенә кайткач, Валентинның хатын кызына биргән. Гыйшык сүзләре тулы назлы хат эченнән сары зәгьфран (шафран) чәчкәсе килеп чыккан. Кыз чәчкәне кулына алып учына салгач, ни гаҗәп, аның җемелдәп торган таҗларын күргән. Могҗиза булган: үзенә атап җибәрелгән сөю көче белән сукыр кызның күзләре ачылган! Бу хәллләрдән соң йөз ел үткәч, Рим патшасы Геласиус 14 нче февральне Изге Валентин көне дип игълан итә. / Риваятьләрнең берничә варианты бар./

   А. б. Бәйрәмебезне башлап җибәрер өчен безгә, тамашачылар арасыннан биш егет һәм биш кыз кирәк булачак. Рәхим итегез, сәхнәгә!

  Дөньяда мәхәббәт кайчан барлыкка килгән дигән сорауга мөгаен беркем дә төгәл генә җавап бирә алмастыр.

  Борынгы риваятьләргә караганда, ир – ат белән хатын – кыз арасында мәхәббәт барлыкка килүгә алма сәбәпче булган. Ачуыннан ярсыган Аллаһы Тәгалә алмаларны вак кисәкләргә бүлгәләгән дә җир буйлап тараткан. Шул вакыттан бирле кешеләр җир буйлап бер – берсенә туры килгән кисәкләрне  - үзләренең икенче яртыларын эзлиләр икән.

  Мин һәрберегезгә ике кисәккә бүленгән алмалар таратып чыгам. Сез шушы алманың икенче яртысы кемдә икәнлеген табып, парлашырга тиешсез.

  Ә хәзер, сезнең һәммәгезгә дә күтәренке бәйрәм кәефләре теләп, җыр бүләк итә .....................................................................................

  А. б. Алманың икенче яртысын эзләп, сез үзегезнең парларыгызны таптыгыз. Ә хәзер парлар арасында ярышларны башлыйбыз. Бәйгенең максаты – " Иң идеаль пар”ны билгеләү.

  Иң беренче – бәйгегә чыгар алдыннан танышыйк. Һәркем үзе белән таныштыра.

  Тамашачыларыбызга да эш бирәбез, сезнең алда плакат, шул плакатка исем уйлыйбыз. Кичә ахырында иң шәп исем уйлап табучыга приз тапшырылачак.

  1 нче конкурс.  Әйтүебезчә, мәхәббәт темасы – мәңгелек. Без моны әдәби әсәрләрдә дә күрәбез. Хәзер мин сезгә мәхәббәт турында мәкалъләрнең башын әйтәм, ә сез азагын әйтеп бетерергә тиеш.

1.        Авырткан җирдән кул китми, сөйгән кешедән күз китми.

2.        Дөньяда өч нәрсә юк: диңгезгә капкач, күккә - баскыч, мәхәббәткә - дару.

3.        Күңел кемне сөйсә, шул гүзәл күренә.

4.        Мәхәббәт алтынга сатылмый.

5.        Сылу сылу күренмәс, сөйгән сылу күренер.

6.        Үз сөйгәнең үзеңә хур кызыдай күренә.

  Дөрес җавап бирүчеләргә 1 әр йөрәк бирелә.

  Купидон булып киенгән берәү чыга. ( Купидон – борынгы Рим мифологиясендә "Божество любви” ; от лат. Cupido – сильная страсть. / БСЭ, 14 том,16стр./ ) Кулында ук, аркасына уклар салынган колчан кигән. Башында аксыл төстә парик, битләре кызылга буялган. Шигырь сөйли:

 Сөю – илаһи көч...

 Бер минутлык сөю хисеннән

 Иң – иң гали акыл ияләре

 Акылыннан шашкан, исергән.

 Сөю җирнең иң – иң диванасын

 Кинәт акылына утырткан.

 Сөю туңган, бозлы йөрәкләргә

 Мәңге сүрелмәслек ут төрткән,

 Һай, мәхәббәт, колны – патша,

 Патшаны кол иткән мәхәббәт,

 Олыны кече, кечене – олы

 Иткән мәхәббәт!

  А. б. Менә мәхәббәт турында ниләр язалар кешеләр. Кыскасы, бер сүз белән әйткәндә мәхәббәт кешене нинди генә кыяфәтләргә кертми! Димәк бу хистән дә өстенрәк хис дөньяда юк! Ә менә бу хисне тудыручының – Мәхәббәт Алласының кем икәнлеген беләсезме?  / Купидон /

  Купидон. Дөресрәге, мәхәббәт хисен минем укларым тудыра. (Сумкасыннан ук алып тамашачыларга төзи). Минем угым кемгә тия, шул мәхәббәт утында яна башлый. Я, әйдәгез, сынап карыйбыз, теләүчеләр бармы?

  А. б. Купидон, син укларыңны конкурсант егетләребезгә бир дә, без аларны сынап карыйк.

     2 нче конкурс. "Ук ату " уены.

     Тактага кызыл йөрәк рәсеме беркетелгән. Егетләр аңа ук ыргыталар. Ук йөрәккә тисә  - йөрәк  - жетон бирелә.

     3 нче конкурс. Сезгә балачактан таныш шундый әкият бар. Бу әкияттә, үги әни, үги кызы эшсез тормасын дип, бергә буталган ярмаларны араларга куша. Бу нинди әкияттән? ( "Золушка” әкиятеннән. ) / Әгәр җавап бирә алмасагыз, залдагы тамашачылар, ягъни көярмәннәр ярдәмгә килә. /

   Һәрбер парга буталган ярмалар таратыла һәм алар аны араларга тиеш. Кем тизрәк, кем җитезрәк? Бердәмлектә, татулыкта көч!

( Беренче бетерүчегә - 3 йөрәк , икенчегә ике, өченчегә бер йөрәк бирелә.)

  А. б. Чираттагы, 4 конкурс.

Әдәби геройларның парларын табу уены. Һәрбер парга ир – ат һәм хатын – кызлар исемнәре язылган карточкалар таратылып, ручка һәм кәгазъләр бирелә. Кем тизрәк язылган геройларның парларын таба?

Йосыф – Зөләйха, Таһир – Зөһрә, Хәлил – Галиябану, Ләйлә - Мәҗнүн, Ромео – Джульетта,

Иң беренче дөрес җавап бирүче парга йөрәк бирелә.

  А. б. Безнең илдә Изге Валентин көнен бәйрәм итү 1990 нчы еллар башына туры килә. Ә җир шарының төрле илләрендә йөзәр, меңәр еллар дәвамында бәйрәм ителә һәм һәрбер илдә бәйрәм итүнең үз кагыйдәләре бар. Мәсәлән:     

 Ә сез, нинди бүләкләр бүләк итәләр дип уйлыйсыз?

 Мәхәббәт, гаилә кору, нинди көнне кавышу турында шулай ук төрле ышанулар яшәп килә. Мәсәлән, гашыйклар көнендә, быел, Уфада 123 пар өйләнешәчәк. Соңгы елларда никахка керүчеләр "матур дата”ларга зур өстенлек бирә. 2012 елның 12 декабрендә республикада 315 никах теркәлгән, 2007 елның 7 июлендә һәм 2008 елның 8 августында 300, 2008 елның 8 августында шулай ук 300 пар туй үткәргән.

  А. б. Халыкта шундый әйтем бар: ир – ат ашказаны белән, ә хатын – кыз колагы белән ярата. Колак белән яратуны ничек дип аңлыйсыз?

    5 конкурс. "Иң тәмле телле егет ".                                                                                           Егетләргә аерым сүзләр язылган кәгазъ – шпаргалка һәм ручкалар, "йөрәк”ләр таратылып бирелә. Сөйгән кызыбызга мәхәббәтебезне аңлатабыз. Шигыръ язарга, хат язарга мөмкин, бирелгән сүзләрне кулланырга да була.

  Язмаларны кычкырып укып үзегезнең парыгызга тапшырасыз."иң тәмле телле егет”не билгеләп, 2 йөрәк, калганнарына 1 йөрәк бирәбез.

  Егетләр гыйшык сүзләре эзләгән арада, без музыкаль тукталыш ясап алабыз. Сезне бу тукталышта бәйрәм бүләге – "Сандугач керде күңелгә” җыры белән ...........              көтеп тора. Каршы алыгыз!

  6 конкурс. Ә хәзер, "ике яртың – ............... (бер бөтен) дигән мәкальнең азагын әйтеп бетерәбез дә, конкурсбызны дәвам итәбез. Һәрбер пар сорауларга җавап бирә.

1.        Мифларда мәхәббәт алласы кем? (Афродита)

2.        Джульеттага кем гашыйк булган? ( Ромео)

3.        Тукайның мәхәббәте кем? (Зәйтүнә)

4.        Җырның азагын әйтеп бетер:

    "Әҗәлгә дару бар диләр....(мәхәббәткә бар микән)

5.  Муса Җәлилнең хатыны (Әминә).

  7 конкурс. Яңадан "Золушка " әкиятен искә төшерәбез. Золушканың түфлие төшеп кала һәм принц аны табып алып шул түфли сыңары буенча үзенең сөйгәнен эзләп китә. Хәзер без дә егетләребезгә "Принц» титулы биреп, буталган аяк киемнәрен бәйләнгән күз белән табып, кызларның аякларына кидерттерәбез. Күзләрне бәйләгәнче, һәркайсыгыз игътибар белән кызларның аяк киемнәренә карап калыгыз. Кызлар бер сыңар түфлиләрен салып, уртага китереп тезәләр. Егетләр, күзләре бәйләнгән килеш, үз парларының аяк киемнәрен табып, аякларга кидерәләр. Беренче кидергән егеткә жетон бирелә.

  8 конкурс. Хатын – кызда интуиция көчле диләр. Бу чынлап та шулай микән? Тикшереп карыйк. Күзләре бәйләнгән кыз урындыкта утыра. Кулында – йөрәк. А. б. төртеп күрсәткән егет, килеп, кыз кулындагы йөрәкне тартып ала. Кыз йөрәкне тартып алган егетнең кем икәнлеген әйтеп бирергә тиеш.

  9 конкурс. Һәр парга кискәләнгән йөрәкләр бирелә. Кем тизрәк җыя, шул җиңүче була.

  10 конкурс. Мин сезгә сораулар бирәм, сез шул сорауларга җавап бирергә тиеш. Кемнең җавабы оригиналь булыр икән?

1.        Мәхәббәт сездән кем ясады? Җавап "А” хәрефе белән башланырга тиеш. (акылсыз, ахмак....

2.        Гашыйк кеше ничек яши? Җавап "җ” хәрефенә булырга тиеш. (җүләрләнеп, җаваплылык тоеп....)

3.        Мәхәббәт нәрсә бүләк итә? Җавап "С” хәрефенә булырга тиеш. (сөю, сагыну, сагыш...

4.        Мәхәббәт нинди хисләр уята? ( ярату, якынлык...)

5.        Мәхәббәт турында җырның беренче юлы әйтелә, җырның азагын әйтеп бетерергә.

     11 конкурс. Бәйгебезнең башында сез алмаларның икенче яртысын эзләп, үз парларыгызны таптыгыз. Ә хәзер инде бик күп сынаулар аша үтеп, бәйгенең соңгы тукталышына да җитеп киләбез. Иң соңгы нәтиҗәне ясар өчен сезгә тагын да алма белән бәйле бер уен тәкъдим итәбез. Һәрбер пар куллары белән тотмыйча, авыздан – авызга йөртеп алма ашый.

 

  Хәзер кем иң күп "йөрәкләр” җыйган, шуларны санап, түбәндәге номинацияләр буенча,нәтиҗә ясыйбыз.

1.        Иң идеаль пар.

2.        Иң үзенчәлекле пар

3.        Иң матур пар

4.        Иң шаян пар.

5.        Иң тапкыр пар.

А. б. И. Юзеев шигырен сөйли.

Мәхәббәткә ничә яшь дисәгез,

Мәгарәдә ташлар дәшмәсләр...

Музыкаль фон. Кичәбезне мәхәббәт гимны булган "...” җыры белән тәмамлыйбыз. Шулай итеп, без сезнең белән мәхәббәт иленә сәяхәт иттек. Матур булып. Гел изгелек эшләп, сөеп, сөелеп яшәгез!

 

Кулланылган әдәбият:

1.        Ачык дәрес, февраль, 2009./ Гашыйклар көне /

2.        Татар халык иҗаты: Мәкальләр һәм әйтемнәр. – Казан, Тат. китап нәшрияты, 1987.

3.        Кызыл таң, 5 февраль, 2013.

 

 

 

Категория: Мои статьи | Добавил: библ (25.03.2013)
Просмотров: 4972 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Поиск
Литературная карта
Год 2024 в РФ
Год 2024 в РБ
Методистика
ЗЕМЛЯКИ-Герои ВОВ
Пройди тест
1. Вы здесь
Всего ответов: 15
Студентам ВУЗов
Центральная библиотека предоставит Вам учебники в электронном виде.Все необходимое для изучения юридических и финансово- экономических дисциплин, поготовки курсовых и дипломных работ - на одном диске!
Форма входа
Друзья
Культура.Гранты РФ
Счетчик.КультураРФ
Президентбибл
Copyright MyCorp © 2024Конструктор сайтов - uCoz