Пятница, 29.03.2024, 01:30
Миякинская межпоселенческая центральная библиотека
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
ПОС
Решаем вместе
Хочется, чтобы библиотека стала лучше? Сообщите, какие нужны изменения и получите ответ о решении
Виртуальная служба
Wi-Fi-зона
«PRO.Культура.РФ»
интернет-читалка
ЛитРес
НЭБ РБ
НЭБ РФ
Уважаемые читатели! Национальная электронная библиотека определяет формы и механизм доступа граждан Российской Федерации к оцифрованным материалам библиотек федерального, регионального и муниципального уровня
Президентбибл
ЛитМир
.
Новости сайта
[20.03.2024][Новости ЦБ]
«Мы разные, но мы вм... (384)
[19.03.2024][Новости ЦБ]
Участие в акции-флеш... (395)
[12.03.2024][Новости ЦБ]
II Республиканский ф... (0)
[11.03.2024][Новости ЦБ]
Галия Арсланова белә... (0)
[11.03.2024][Новости ЦБ]
лотерейный розыгрыш ... (524)
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Главная » Статьи » Мои статьи

Әфганстан – йөрәк ярасы

Максат: Әфганстан сугышы турында белешмә бирү, сугышны китереп чыгарган сәбәпләр, аларны ачыклау, интернационалист яугирларны хөрмәт белән искә  алу.

Аудиториянең бизәлеше:Әфганстан - йөрәк ярасы: итап күргәзмәсе /, Советлар Союзы картасы , Миякә  районы картасы , Пограничник фуражкасы , Әфган таулары макеты, Вакытсыз сулган чәчәк, «Ислам дәүләте Әфганстан»  /Папка /, «Интернационалист яугирлар »-/Миякәбаш авыл, Советы.  /Альбом - Папка/, «Хатлар - тарих көзгесе» /Папка/, «Онытма безне, Русия»:, Миякә районында туып үскән, Әфганстанда һәлак булган интернационалист-яугирлар, «Төшләремә керә Кандагар»: төрле еллардагы әфган, сугышына кагылышлы вакытлы матбугат битләрендәге тупланма,  музыкаль фон


Хәерле көн, исәнмесез!

Без бүген сезнең белән хәрби патриотик темага сөйләшүне дәвам итәбез. Быел Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылуга..........ел тула. Әфган сугышы, Әфганстан....9 ел, 1 ай, һәм 19 көн дәвам иткән сугыш һаман серле табышмак булып кала килә.

13 мең, 833 ир-егетнең Әфганстанда гомере өзелде, 49 мең 985е гарипләнде, 312 яугир хәбәрсез югалды, 18-е чит илләргә озатылды....

Бүгенге сөйләшүгә ачыклык кертер өчен сүзне ерактанрак башлыйк.Мин сезнең игьтибарыгызга "Әфганстан –йөрәк ярасы" дип исемләнгэн китап күргәзмәсе һәм шушы күргәзмә материаллар җыелмасы буенча сәяхәт тәкьдим итәм.

Күргәзмәнең 1 нче бүлеге "Әфганстан - серле ил" дип атала. Чыннан да, бу ил турында без ниләр беләбез соң ?

-Ислам Дәүләте Әфганстан.

Мәйданы 655 мең кв. км.

Халык саны (1999) 20 млн. кеше.

Дәүләт теле - дари һәм пушту.

Башкаласы - Кабул ( 2млн. халык, (1999).

Акча берәмлеге - әфгани.

Географик хәленә килгәндә, Азияның коньяк-көнбатышына урнашкан. Диңгезгә чыгу юлы юк. Чикләренең гомум озынлыгы 5529 чакрым. Төньяк-көнчыгыштан Кытай һәм Һиндстан белән, көнчыгыш һәм көньяктан Пакистан; төньяктан Таджикстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан; көнбатыштан Иран белән чиктәш.

Илнең 4/5 өлешен таулар били. Җирләре комлы, ташлы. Климаты коры. Биек таулар да кыш 7-8 аи дәвам итеп таулар да кар ятса, җәен температура + 50* ка җитә.

Җир асты байлыклары: төсле, кыйммәтле, сирәк һәм кара металлар, нефть һәм газ.

Ил башлыча - аграр.

  Халыкның 1/7 өлеше күчмә һәм ярымкүчмә тормыш алып бара, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Гомум мәйданның 13 % ы гына сөренте җирләр .Сәнәгать

(промышленность) алга китә алмаган, санаулы гына туку, мебель ясау, цемент җитештерү предприятияләре бар. Йон келәмнәрне кустар рәвештә җитештерү үсеш алган .Әфганстан-дөнья базарына каракуль тиреләрен чыгару буенча танылу алган. Тимер юллар юк, төп транспорт төрләре - автомобиль, һава юлы, ишәк һәм дөяләр.

Әфганстан - күпмилләтле дәүләт.Үзе белән чиктәш булган барлык илләрнең дә милләт вәкилләре яши. Ирләрнең уртача гомер озынлыгы 46, хатын-кызларныкы 44 яшь. Халыкның 80%ы авылларда яши, 70% халык надан. Укыган кеше зур хөрмәткә ия. Әфганстан халкының бүгенге көндәге яшәү рәвеше урта гасырлардан бик аз аерыла.Ислам динен тоталар, аның гадәтләренә, таләпләренә буйсыналар. Әфганстан халкы гаять кунакчыл халык, кунакны ихтирам итәләр; түрдәге урын да, ризыкның иң татлысы да  аның өчен һәм шул ук вакытта үчле дә халык. Кем дә булса аңа зыян сала икән, ул аны онытмый, кичерә алмый һәм бу үчнең буыннан - буынга дәвам итүе дә мөмкин. Гомумән, әфганлылар, "кунак ашы - кара-каршы" дип яшәүче халык, яхшылык өчен дә, начарлык өчен дә. Безгә таныш булмаган Әфганстан иле турында кыскача шулар. Ә күбрәк белергә теләүчеләр өчен, "Илләр һәм халыклар" ( "Страны и народы" /универсальная энциклопедия для юношества /) һәм "Безне искә ал, Русия .... " ( "Помяни нас,Россия". Книга Памяти. Афганистан.1979 - 1989) китапларын тәкъдим итәм.

Китап күргәзмәсенең II нче өлеше

"Кара тюльпан -кайгы хәбәре" дип атала. Әйе, бу дәһшәтле сугышта күпме кан, күпме күз яше түгелгән. Шуңа да бүген без Әфганстанда батырлык күрсәткән яугирләрне хөрмәт итәргә һәм Ватан өчен гомерләрен биргәннәрнең якты истәлеге алдында баш ияргә тиешбез. "Көт, әнием, кайтырмын !" дип хатлар язган 13 мең 833 ир - егетнең Әфганстанда гомере өзелде, 49 мең 985е гарипләнде ."200 нче № лы йөк " төягән самолетларда безнең Миякә районына да 5 табут кайтты. Һәм тагын  «ни өчен?» дигән сорауны кабатларга мәҗбүр булабыз.

XX гасыр - дөньяда күп үзгәрешләр гасыры. Алда әйтелгәнчә, Әфганстанда үзгәрешләр булмады диярлек. Бу ил феодализм шартларында яшәвен дәвам итте.

1973 елда илдә переворот булды һәм ил республика дип игълан ителде .Власть башына Мөхәммәд Дауд килде. Ә 1973 елга кадәр, 1965 нче елда ук , Әфганстанда халык - демократик партиясе оештырылды. Бу партиянең максаты - илне социалистик юлдан алып бару була. Әмма әфган армиясының бер өлеше үзен ил Президенты дип игълан иткән М. Даудка буйсынмый башлый. Халык - демократик партиясе лидерларыннан берсе Хафизулла Әмин җитәкчелегендәге танк частьлары М. Дауд сарайларын басып алып туганнары белән бергә аны үтерә . Шушы хәрби переворот - власть алышыну Әфганстанда "Апрель революциясе " дип игълан ителә дә инде . (1978.27.04)

Революция лидерларының максаты: илдә социализм урнаштыру һәм динне бетерү. Яңа режим әфган халкында бик аз яклау таба һәм каршылыкларга очрый. Халык яңа режимга каршы баш күтәрә. Яңа хөкүмәт Советлар Союзына үз халкын бастыру өчен хәрби ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Феодализм шартларында яшәгән Әфганстан мәсьәләләрен социалистик юл белән хәл итәргә әзер түгеллеген безнең ил җитәкчеләре аңлый. Анда дин көчле, халык надан, икъдисат артта калган. Халык якламаган хөкүмәтне штыклар ярдәмендә генә саклап алып калып буламы соң? Әфганстанның власть башлыклары да (Тараки һэм Хафизулла Әмин) уртак фикердә була алмыйлар. Әфганстан лидеры Хафизулла Әмин Мәскәүдән хәрби ярдәм сорап кат-кат мөрәҗәгать итә. Озак икеләнүләрдән соң, декабрь аенда,(1979) Совет гаскәрләрен Әфганстанга кертү турындагы карар политбюро утырышында кабул ителә. Серле була ул документ: "Дәүләт чиген кисеп чыгу вакыты 15.00 сәгатъ." дип языла . Менә шушы көн - 1979 елның 25 декабреннән башлап илебез тарихының батыр һәм бер үк вакытта оятлы да бите ачылды. "Күрше дус халыкка интернациональ ярдәм күрсәтү" дигән сүзләр астында 18-20 яшьлек егетләрнең гомерләре өзелде. 1980 елның гыйнвар аенда илгә 50 меңгә якын кешедән торган Совет гаскәрләре кертелә. Кыскасы, халык революциягә, яңа режимга риза булмыйча баш күтәрә, ә хөкүмәт башлыклары, халыкны бастыру очен Советлар Союзыннан хәрби ярдәм сорый. Менә шулай башлана безнең халык телендәге "әфган сугышы". Ә Совет гаскәрләрен керткәч, хәл тагын да кискенләшә. Әфган оппозициясе моңа каршы килеп кенә калмый, үзе безнең чикне бозып, диверсияләр оештыра. 1981 елда чик сакчыларын камап алу,  шартлачкычлар,  корал, наркотиклар кертү көчәя. Ә 1982 елның башыннан совет җитәкчелегенең карары белән Әфганстанның бөтен чиге буенча 100 чакрымга кадәр кереп хәрби хәрәкәтләр башлана. Чик буе бәрелешләрендә безнең Башкортстаннан гына да 1мең 180 сугышчы катнаша.

Кирәк идемени бу гаделсез сугышта арысландай ир -егетләребезнең чәчкә кебек гомерләрен өзү ? - дигән сорау бүген дә җавапсыз кала.

Миякә җирендә туып-үсеп, Әфганстан җирендә гомерләре өзелгән, мәңге яшь булып калган солдатлар истәлегенә китап күргәзмәсенең III нче өлешен

" Түгелмәсен аналарның күз яше " дип атадык .

 

Әфганстан, исемең шигъри синең ,

Җирең сихри , кыя , таш - тауларың !

Изге дуслык бурычын үтәр өчен

Сиңа китте бик күп якташларым....

Кыяларның булмый ак таплары ,

Аларның була тик ак ташлары .

Шул ташларны каннарына манып ,

Табутларда кайтты якташларым.

 Башкортстан Республикасында туып үскән, Әфганстанда һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнар турында 2005 елда дөнья күргән Хәтер китабы "Безне искә ал, Русия " дип атала. Китапта Әфганстанда һәлак булган 343 солдатның исеме мәңгеләштерелгән,  аларның бишесе - безнең районда туып үскән . Менә алар:

 Актуганов Идеал Әхияр улы 

Антонов Игнатий Георгиевич

Кириллов Николай Захарович

Корнеев Виктор Николаевич

Суфиянов Рәис Минегали улы

 

 

  Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела . Әмма без бу гаделсез сугышның корбаннарын онытырга тиеш түгелбез. Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши. (Бер минутлык тынлык игълан ителә.)

Китап күргәзмэсенең IV нче өлешен

"Без бу җирдә туып үскәннәр "дип атадык. Әфганстанның шомлы җилләре безнең Әнәч авылын да урап үтмәде. Безнең авылда туып үскән ике егет һәм бер кызга ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып, гомерләрен куркыныч астына куеп ут астында йөрергә, дары исен иснәргә туры килә.

 

Вәлиев Азат Фоат улы

Сабирова - Кәримова Рәзилә Әгъзам кызы

Собханкулов Венер Мөхәррәм улы

 Хәрби хезмәтләрен Әфганстанда үткән бу солдатларга исән - сау туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп була.

1964 елда Миякәбаш авылында туган. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Уфа радиотехника техникумында укыганда хәрби хезмәткә чакырыла. Әфганстан    Республикасы  Кабул шәһәрендә, Совет хәрби чикләнгән контингенты составында радист булып хезмәт итә. Бүгенге көндә Уфа шәһәрендә яши, электрик булып эшли. Тормыш иптәше белән ике ул тәрбияләп үстерәләр.

1961 елда Миякәбаш авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Свердловск шәһәрендәге медицина училищесында укып, шәфкать туташы һөнәрен үзләштерә.1984 - 1986 нчы елларда, Әфганстан Республикасы Кандагар шәһәрендә 71176№ лы хәрби частьтә, Совет хәрби чикләнгән контингенты составында хезмәт итә. Демобилизацияләнгәннән соң, Уфа Башкорт Дәүләт медицина университетын тәмамлый.

Бүгенге көндә Уфа шәһәрендә яши, Дим районының 47 нче санлы поликлиникасында участок врач - терапевты булып эшли. Тормыш иптәше белән бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр .

 1967 нче елда Миякәбаш авылында туган. 1985 елда, туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Стәрлетамак шәһәре ДОСААФ мәктәбендә шоферлар  курсында укый. 1986 елның язында Совет Кораллы Көчләре сафына хәрби хезмәткә чакырыла. СССР - Әфганстан чигендә хезмәт итә. Демобилизацияләнгәннән соң, туган колхозында эшли. 1999 нчы елда вафат була .

 

Бүгенге кичәдә аларның үзләре белән очрашу мөмкинчелеге килеп чыкмады, шулай да, Рәзилә Әгъзамовнадан, тарих укытучысы Б.Н.Шәймөхәмәтовага, укучыларга, барлык авылдашларга юлланган хат килеп төште. (Бу хатның күчермәсе "Хатлар да тарих сөйли" дип аталган папкада.) Без аны укып үтәрбез . Бу язманы дулкынланмыйча укып та, тетрәнмичә тыңлап та булмый. Бу хат - истәлек, хатирә, уйланулар, якыннарыңны, яшьтәшләреңне югалту газаплары да, шул ук вакытта киләчәккә оптимистик караш та. Ә аның тормыш биографиясе – яшьләр өчен яшәү үрнәге.

 …Хөрмәтле кунаклар, укучылар! Безнең барыбызның да теләк бер - Җир йөзендә сугыш утлары кабынмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата -аналар кайгы яше түкмәсен иде. Солдат сугышны үзе сайламый, ул сугышны игълан итми. Фәкать ул кушылган боерыкны үти. Меңәрләнгән  корбаннар,  күз яшьләре,  гариплекләр китергән сугыш өчен солдат гаеплеме, үз җирендә үзе хуҗа булган әфганлымы ? Әллә

халык язмышы белән уйнаган ил башлыкларымы? Бу тема озак еллар яшерен булып кала килде. Шулай да мин сезнең игътибарыгызга безнең китапханә фондында булган басмаларны тәкъдим итәр идем:

 

 Тоткынмы син, Юра , әллә корбанмы ? /Кызыл таң, 15.02.05.

Әсирлек газаплары йөрәккә кан саудыра./ Кызыл таң, 15.02.05.

Марат Закир. Канлы болыт. / - Татар хикәясе антологиясе.

Габделхакова Р.Г. Сират күпере. /Көмеш тун.Хикәяләр, парчалар, нәсерләр.

Салахов Д.Х.  Гыйләҗ тәрәзәләре. / Пьесалар. Язмыш. Драма /

Кривенко В.Я.  Дембельский аккорд: Роман – М.: Эксмо, 2008 – (Афган)

Шомлы Әфган таулары: Очерклар. – Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1989

Файдаланылган әдәбият :

Октябрь, 15.02.2006.

Кызыл таң, 15.02.05.

Кызыл таң, 15 .02 .06.

Мәгариф, № 1 , 2007 .

Помяни нас, Россия. Книга Памяти./ Уфа, 2005 .

Страны и народы. - М: Педагогика - Пресс ". – 2000

Категория: Мои статьи | Добавил: ritashax (24.02.2011)
Просмотров: 6648 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Поиск
Литературная карта
Год 2024 в РФ
Год 2024 в РБ
Методистика
ЗЕМЛЯКИ-Герои ВОВ
Пройди тест
Моя любимая книга
Всего ответов: 15
Студентам ВУЗов
Центральная библиотека предоставит Вам учебники в электронном виде.Все необходимое для изучения юридических и финансово- экономических дисциплин, поготовки курсовых и дипломных работ - на одном диске!
Форма входа
Друзья
Культура.Гранты РФ
Счетчик.КультураРФ
Президентбибл
Copyright MyCorp © 2024Конструктор сайтов - uCoz