Пятница, 24.11.2017, 16:00
Миякинская межпоселенческая центральная библиотека
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
ЗЕМЛЯКИ-Герои ВОВ
Поздравляем
..
Виртуальная служба
НЭБ РБ
НЕБ РФ
Уважаемые читатели! Национальная электронная библиотека определяет формы и механизм доступа граждан Российской Федерации к оцифрованным материалам библиотек федерального, регионального и муниципального уровня
ЛитМир
.
Новости сайта
[21.11.2017][Новости ЦБ]
Новому времени – нов... (0)
[21.11.2017][Новости ЦБ]
«Бисероплетение: нов... (0)
[09.11.2017][Новости с/ф]
Согреем ладони, разг... (0)
[01.11.2017][Новости с/ф]
Земля у нас одна (0)
[31.10.2017][Новости ЦБ]
«День Мустая Карима» (0)
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » Статьи » Мои статьи

Донья яме-әнкәй, хатын -кыз

Пәрдә ачылганда салмак кына халкыбызның"Рәйхан” көе яңгырый.

Алып баручы чыга:

 Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.

 Нәрсәдән бу? – Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

 Бер мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;

 Уйный сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген!

Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын:

Сөйләшәләр үзара: "Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!”

Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;

Ансы да сөйли тагын: "Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!”

Март башында көннәр матур тора,

Мулрак түгә кояш яктысын.

Җир – табигать шулай котлый сыман

Кешелекнең олы яртысын.

Карлар каплый әле кыр юлларын

Әмма вакыт язга әйләнде.

Бәйрәм белән сине, Кыз туганым,

Котлы булсын дөнья бәйрәме!

(Сүз авыл Советы хакимияте башлыгына бирелә)

 А. б.- Яз хәбәрчесе булып килүче бүгенге бәйрәмебезгә - халыкара хатын – кызлар көненә без кунак итеп киленле биемнәрне, биемле киленнәрне чакырдык. Бүген алар сезнең каршыгызда, сәхнә түрендә. Таныш булыйк: килене Алсу белән Асия апа; килене Гүзәлия белән Әминә апа; килене Гөлназ белән Миннегөл апа.Без алар белән кичә барышында якыннан танышырбыз; алар аша хатын – кыз – Аналарның бөеклеген күрербез; тапкырлыкта, зирәклектә сынарбыз. Аларның яхшы якларын үзебезгә үрнәк итеп алырбыз; арабызда нинди гүзәл, чыдам затлар барлыгын күреп сокланырбыз.

 Шулай итеп, "Авылымда бар шундый гаилә... " ,- дип без хөрмәтле апалар, сылу киленнәр белән таныша башлыйбыз.

 Кичәбездә катнашалар:(сулдан уңга)                                                                                                                                                Гүзәлия һәм Әминә әхмәтҗанова, Асия һәм Алсу Латыйпова, Миңлегөл һәм Гөлназ Зиннурова.

 

            Беренче чиратта үзләре турында биемнәр сөйли.
а        Алардан соң сүз киленнәргә бирелә.( "би” сүзенә аңлатма бирелә).

 А. б. Сез сөйләгәннәргә өстәп, исемнәрегезнең мәгънәсен аңлатып үтәм.

Әминә - тыныч табигатъле, ышанычлы, тугры.

Гүзәлия – гүзәл, матур, сылу.

Асия – дәвалаучы, тынычландыручы,

Алсу – алсу су,

Миңлегөл – миңле, бәхетле,

Гөлназ – гөл кебек назлы.

Музыкаль тукталыш. Җыр "Килен белән кайнана”. Җырлый  Гөлгенә Динмөхәмәтова.

А. б. Гаилә - гомер чишмәсе, гаилә - бәхет учагы дибез. Шушы учакны сүндермичә саклар өчен, әби – бабаларыбызның киңәшләренә, акыллы сүзләренә колак салабыз. Халыкның акылын кыска гына итеп мәкалъләр әйтеп бирә. Дөнья көткәндә без аларны еш кулланабыз. Әйдәгез, "Мин башлыйм, сез дәвам итәсезуены.

-          Җылы сүз – (җан азыгы)

-          Тәвәккәл таш ярыр – (таш ярыр)

-          Корал эшләр – (ир мактаныр)

-          Теләк булса – (беләк карышмый)

 Һәм халкыбызда шулкадәрле сыналган әйтем дә бар. Ул һәрберебезгә таныш: ир –атның йөрәгенә юл ашказаны аша салына.

 Чираттагы бирем: ”Тәмле, туклыклы, тиз” ашамлыгы рецепты. Киленнәргә гаиләнең яраткан ашын пешереп алып килергә өйгә эш бирелгән иде. Алар хәзер шушы ризыкка реклама бирәләр, әзерләү серләрен ачалар.

 - Бу ризыкны Сез килен булып төшкәч пешерергә өйрәндегезме, элек тән белә идегезме?

 - Аш – суны бием белән бергә әзерлисезме?

 "Олылар сүзе – акылның үзе” дигән киңәшкә колак саласызмы?

 - Бием кешегә "акыл” өйрәтергә туры килгәне бармы? Әгәр булса ул моңа ничек карый?

 Димәк, хатын – кызның эшчәнлеге дә, эш көне дә кухнядан башлана, ул безне берләштерә дә, серләштерә дә.

Татар халык мәкалъләрен актарып утырганда шундый мәкалъгә тап булдым:

"Бер ир әйткән: "Илдә юкны пешер, хатын!”, - дигән. Әгәр дә, синең ирең шундый әмер бирсә, син ни дип җавап бирер идең?

2.        Тапкыр җавап эзләр идем.

3.        Ирнең яраткан ашын әзерләргә керешер идем.

4.        Рецептлар актарырга керешер идем.

5.        Киңәш сорап әхирәтләремә, я булмаса әниемә шалтыратыр идем.

 Ә хәзер, безне муз. тукталышта З. Кәримова җыр белән көтеп тора. Каршы алыйк!

 А. б. Киленнәрнең нинди уңган икәнлеген күрдек, хәзер инде бизәү сәләтләрен тикшереп карыйк. Өстәл тирәсендә алар нинди дизайнер икән? Чираттагы бирем: өстәл бизәү.

  А. б. Киленнәр өстәл бизәгән арада, безне бәйрәм белән котлар өчен җыр – бүләк белән егетләр килгәннәр, аларны каршы алыйк! (Р. Мисбахов, Р. Муллабаев башк. "Балан”җыры)

 А. б. Хөрмәтле әниләр һәм киленнәр! Сез дөнья йөген бергә тартасыз, балаларны бергәләп тәрбиялисез, икегез дә бер үк кешене яратасыз.

 Чыннап та бердәм эшлисез. Бердәм яшисезме икән, сынап карыйк әле! Хәзер йомгак итеп йон чорнап карыйбыз.

 Сез эшлисез, ә мин сораулар бирә торам.

Зирәклеккә сораулар

       Казанның уртасында нәрсә бар?

       Уфаның уртасында нәрсә бар?

       Көн белән төн нәрсәгә тәмамлана?

       Кыш уртасында нәрсә була?

Тапкырга табышмак

Сыер ни өчен ята?(Утыра алмаганга)

Су түгел – сыек, кар түгел – ак. (Сөт)

Йөкле сыер (Буаз)

Сыерның яшен ничек билгеләп була?(Мөгез)

Сынамышлар

Сыер арт аягын калтыратса, салкын булыр.

Сыер сауганда сөт шаулап күбекләнсә, яңгыр булыр.

Атның тоягы кычытса, тырманса – яңгыр булыр.

Ат пошкырынса, иснәнсә - һава торышы үзгәгер.

 

Кояшка үреләсез,

Гөлләргә күмеләсез,

Гөлгә карыйм, сезгә карыйм

Сез матур күренәсез!

   Радик һәм Люция Мисбаховлар башк. җыр: "Чияләр”

  Гомер кичү – басу аша гына үтү түгел, диләр. Әллбәттә, гомер юлын үткән чакта көннәрнең аязы да, болытлысы да булгандыр. Ә шулай да, Салаватның җырындагыча, "яхшылары – гөлләр аның, начарлары – чүп аның”, - дигән кебек, гомернең күбрәк матур чаклары истә калучан. Әйдәгез әле, шул матур мизгелләрне искә алып, тормышыгыздагы берәр кызыклы вакыйганы сөйләп үтик. Сүз өлкәннәргә бирелә.”Минем тормышымдагы кызыклы вакыйга”

 А. б. Безне бүгенге бәйрәм белән котларга татар кызлары биюе белән "Каенкай” бию ансамбле дә килгән. Каршы алыйк!

                              Биючеләр басыгыз,

Әйләнмәсен башыгыз,

Биючеләр биегез,

Матур безнең көебез.

Биючеләр биегәндә

Идәннәре бөгелә.

Тамашачы рәхмәтеннән

Алкышларга күмелә.

Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә

Бәйрәмгә килгәнсез сез,

Кояш нуры сибәргә!

Бу бәйрәмдәге җылылык

Еллар буе җитәрлек.

Сезнең назлы кулларыгыз

Әкиятне чын итәрлек.

Матурлар безнең әниләр

Данлы эшләре белән.

Әниләрнең алтын кулы

Дөньяны гөлгә күмгән.

 А. б. Киленнәрне тагын бер сынау көтә: Хатын – кыз кулыннан бөтен нәрсә дә килә,- дибез, бу чыннан да шулай микән, сынап карыйк әле. Ташка да кадак кагып була, диләр, ә без агачка кадак кагып карыйк.

 Безнең киленнәр, күрүегезчә, барысын да булдыра. Менә шундый ул, безнең кызлар: горур да, уңган да, матур да.

Сезнең өчен җыр – бүләк: "Эх сез матур кызлар”.

(Р. Муллабаев, Р. Мисбахов башк.)

 

  А. б. Тагын халкыбызның хәзинәләр сандыгына – татар халык мәкалъләренә әйләнеп кайтыйк. Безнең китапханәдә Н. Исәнбәт җыеп,эшкәртүендә III том итеп чыгарылган "Татар халык мәкалъләре”бар. Гаиләгә кагылышлы мәкалъләр арасында шундый мәкалъ бар: "Ир келәт, хатын –  йозак”. Хәзер мин сезгә бер юлы ике эш бирәм: бердәмлеккә дә, уңганлыкка да сыныйбыз.

Әйткән мәкалънең азагын да әйтеп бирәсез, шул ук вакытта акча да саныйсыз.   

       А. б. Сез бик ныклы йозак булып чыктыгыз, мондый йозак – хатыннарга ышанырга була. Чынлап та,

                               Җир шарының ак бәхете өчен

Яратылган җәүһәр, алтын сез.

Кешелекнең иң зур зиннәте – сез,

Яшәү мәгънәсе дә хатын – кыз.

   Сезгә тагын җыр – бүләк: җырлый Л. Мисбахова

   Тамашачылар белән уен . Тапкырга – табышмак.

  А. б. Шулай итеп, бүген сезнең белән очрашуга бүленгән сәгатъ үзенең соңгы минутларын саный. Без бүген сезнең белән уйнадык та, уйландык та. Әйе, хатын – кыз – гаилә учагын саклаучы, нәселне дәвам итүче. Ә бүгенге кичәгә чакырылган киленнәр исә, барысы да төп йортка килен булып төшеп, гаиләнең генә түгел, нәселнең дә котын, учагын сүндермичә саклаучылар. Күрүебезчә,сезгә тагын да югарырак миссия йөкләтелгән. Шуның белән дә сез башка киленнәргә караганда өстенрәк!

 Әлбәттә, табигатътә дә һава торышы гел бертөрле булмаган кебек, гаиләдә дә төрле хәлләр була. Ә. Еникинең бер әсәрендәге киленкәй, кайнанаң нинди кеше соң дигән сорауга бик тапкыр итеп мондый җавап биргән: "Мактар идем – торганым бар, хурлар идем – торасым бар,” – дигән. Шулай итеп, шушы килен кебек, барыбызга да, алтын урталыкны табып яшәүгә ни җитә!

 Күрүегезчә, Әминә апа белән Гүзәлия төп йортта ун ел бергә яшәгән килен белән кайнана;Венер белән Гүзәлия, өч ел элек үз йортларын бетереп башка чыксалар да, бергә яшәгән елларын тик матур яктан гына искә алалар, "киленем булмаса, нишләр идем мин, - ди Әминә апа..Белүегезчә бу гаиләдә өч кыз бала үсеп килә.

 Асия апага язмыш сынауларны тамчылап түгел, өеп биргән. Ике улын – ике бөркетен югалту кайгысын да эченә йотып, сабыр гына иңнәрендә күтәргән иң түзем аналарның берсе ул. Әлеге көндә төпчек улы Илдус һәм килене Алсу белән төп йортта тугыз ел бергәләшеп, тату итеп яшиләр.Бу гаиләдә дә мәхәббәт җимешләре булып, бер – бер артлы өч кыз бала үсеп килә. Статистика күрсәткән аерылышу саннарына, ил тулы ата – аналы килеш ятим калган балаларга ачынып, биш бала анасы Асия апа, яшьләр сынауларга түзә белмиләр, - дип, барлык гаиләләргә дә сабырлык теләде.( Мәсәлән Миякә районында үткән елда 274 никах теркәлгән, 104 гаилә таркалган).

 Миңлегөл апа килене Гөлназ һәм төпчек улы Флюр белән төп йортта яшиләр Бүгенге бәйрәм көнендә, Миңлегөл апаның килен булып төшүенә - 55, ә килене Гөлназның килен булып төшүенә дүрт ел булган.Бу гаиләдә дә ике кыз бала үсеп килә. Миңлегөл апа узган гомереннән канәгатъ, гомер зая узмады,-  ди.

 Әйе, чынлап та, өлкән яшьтәге, сигезенче дистәне ваклаучы бу апалар – балачаклары, Бөек Ватан сугышы елларына, үсмер еллары – сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән буын вәкилләре. Бу апалар барысы да җигелеп колхоз эшендә - терлекчелектә, кырчылыкта эшләгән, үзләре дә кайнана белән яшәгән, һәрберсе бишәр бала тәрбияләп үстереп, укытып, белем биреп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Бүгенге көндә,киленнәренә балалар тәрбияләшергә, хуҗалыкны алып барышырга ярдәм итеп яшиләр.Әни дип өзелеп торучы уллары, әнкәй дип торучы киленнәре, картинәй дип бөтерелеп торучы оныклары барында алар үзләрен бик тә бәхетле саныйлар. Әйткәндәй, кыз балалар үскән йортта фәрештәләр гел канат кагып торыр, д

  А. б. Хөрмәтле тамашачылар! Бүгенге бәйрәмебез халыкара хатын – кызлар көненә арналды. Максатыбыз – хатын – кыз Ананы бөтен яклап та уңган, булган итеп күрү, өлкән буын кешесенә карата ихтирам тәрбияләү, алар мисалында авылымның гаиләләрен күрсәтү иде. Максатыбызга ни дәрәҗәдә ирештек, анысын тамашачылар әйтер, сезнең алкышларыгыз күрсәтер.

 Безнең барыбызга да бәйрәм көләч булып, яз назы алып килсен. Киленнәр дә, кайнаналар да, җир шарының барлык милләт вәкилләре дә дус, тату яшәсен!

       Язны котлап сайрый кошлар,

       Залда яңгырый алкышлар.

       Сәхнәләрне иңләп йөргән кызлар

       Гүя горур аккошлар!

Кичә төрле милләт вәкилләре булып киенгән "Дуслык”бию ансамбленең биюе белән тәмамлана. 

 

                                                                                       Мәкалънең азагын әйтеп бетер:

1.        Ат яхшысы – тездән, хатын яхшысы күздән билгеле.

2.        Атны сыйлап, киленне (хатынны) җайлап өйрәтәләр.

3.        Кош канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле

4.        Ачу татлы булса да, җимеше ачы; үгет ачы булса да, җимеше татлы.

5.        Кунак килсә ит пешә, ит пешмәсә бит пешә.

6.        Бер казанда аш белән ботка бергә пешми.

7.        Иләктә су тормый.

8.        Казанга ни салсаң, чүмечкә шул керер.

9.        Татлыны ачыту җиңел, ачыны татлы итү кыен.

!0. Акчаны юләр дә таба, аны тота белергә кирәк.

11. Ямьсез – көзгене яманлый, булдыксыз – коралны хурлый.

12. Тыйнакның кулы эшләр, мактанчыкның теле эшләр.

13. Суган исенә чыдамаган кыз биеменә чыдамас.

 

                               Кайнана

(Г. Юнысова, "Кайнә”)

 

      Киленле йорт

(Р. Хәкимов муз., Г. Юнысова сүз.)

 Кичәдән соң туган уйланулар.

  Кичәдә катнашкан гаиләләрнең гаилә архивындагы төрле еллардагы фотоларны үзләре белән таныштырган вакытта слайдта күрсәтә барырга мөмкин булган.

 Шулай ук, кичә барышында мәкальләргә тукталганда слайдта китапханә фондында булган мәкальләр китабын күрсәтү кирәк.

 

Тамашачылар фикере.

Әнисә Таҗетдинова, мәктәп хезмәткәре: Кичә бик матур булды. Барысын да уйлап оештыргансыз.

Венера Макаева, йорт хуҗабикәсе: Бәйрәм кичәсе шулкадәр матур булды. Тыңлаган саен тыңлыйсы, караган саен карыйсы килә. Халык мәкальләрен куллану аеруча ошады.

Нәфисә Гыйниятуллина, пенсионер: Бу бәйрәм кичәсенә килмәгән булсам, бик күп нәрсәне югалткан булыр идем...

Асия Латыйпова, чакырылган кунак: Сәхнәдән төшкәч, әллә ниләр искә төшә. Әйтер сүзләр бар әле, әйтелеп бетелмәгән...

 

 

                                  

 

 

Категория: Мои статьи | Добавил: библ (25.03.2013)
Просмотров: 1671 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Поиск
Литературная карта
Год 2017
...
Будем работать
Библиотекарям
Wi-Fi-зона
Лучший читатель
К Году ЭКОЛОГИИ
История Отечества
Пройди тест
1. Вы здесь
Всего ответов: 3
Студентам ВУЗов
Центральная библиотека предоставит Вам учебники в электронном виде.Все необходимое для изучения юридических и финансово- экономических дисциплин, поготовки курсовых и дипломных работ - на одном диске!
Форма входа
Друзья
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Copyright MyCorp © 2017Конструктор сайтов - uCoz