Пятница, 29.03.2024, 15:34
Миякинская межпоселенческая центральная библиотека
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
ПОС
Решаем вместе
Хочется, чтобы библиотека стала лучше? Сообщите, какие нужны изменения и получите ответ о решении
Виртуальная служба
Wi-Fi-зона
«PRO.Культура.РФ»
интернет-читалка
ЛитРес
НЭБ РБ
НЭБ РФ
Уважаемые читатели! Национальная электронная библиотека определяет формы и механизм доступа граждан Российской Федерации к оцифрованным материалам библиотек федерального, регионального и муниципального уровня
Президентбибл
ЛитМир
.
Новости сайта
[20.03.2024][Новости ЦБ]
«Мы разные, но мы вм... (454)
[19.03.2024][Новости ЦБ]
Участие в акции-флеш... (395)
[12.03.2024][Новости ЦБ]
II Республиканский ф... (0)
[11.03.2024][Новости ЦБ]
Галия Арсланова белә... (0)
[11.03.2024][Новости ЦБ]
лотерейный розыгрыш ... (524)
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Главная » Статьи » Мои статьи

Нәрсә? кайда? кайчан? (Что? Где? Когда?)

                        Хәерле көн, исәнмесез!

 Мин сезнең игътибарыгызга китапханә фондындагы китаплардан файдаланып «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенын тәкъдим итәм.

 Бу уенның үзенчәлеге шунда, һәрбер сорауда саннар катнаша. Сораулар төрле тармаклар буенча: әдәбият, сәнгатъ, тел, тарих, география, һ. б.

 Уен саннар үсә бару тәртибендә барачак. Уенда катнашучылар үзләре дә сораулар уйлап табып очколар җыя ала.

 Иң беренче чиратта халкыбызның тел – авыз иҗатына мөрәҗәгатъ  итик.

1.       Бер саны кергән мәкал.ләрне искә төшерәбез.

*Бер учтан тавыш чыкмый.

*Бер чәчкә яланны бизәми.

*Бер тамчы дегет бер мичкә балны боза.

*Бер корт бер пот бал бирмәс.

*Бер кулдан төен бәйләнми.

  2. Ике саны кергән мәкал.ләрне искә төшерәбез.

       *Ике уйла, бер эшлә.

       *Ике кулыңа бер эш, иртә тор да кереш.

  3.  *Өч таган аумас.

  4.  *Куркакның күзе дүрт була.

  5.  *Алдын бер уйла, артын биш уйла.

  6.  *Алтыдагы – алтмышта.

  7.  *Җиде кат үлчә, бер кат кис. (Җиде кат җир, җиде кат күк, җиде кат тир, җидегән йолдыз, атнаның җиде көне, дөн.яның җиде мөгҗизәсе, салават күперенең җиде төсе).

  8.  *Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра.

  9.  *Сигез көнгә тугыз бәйрәм.

       *Тугызлыкны ватып булмас.

  10.  Бөек Ватан сугышы елларында (1941 – 1945) немец – фашист илбасарларына карата көрәштә аеруча батырлык күрсәткән шәһәрләргә «Герой – шәһәр» исеме бирелгән. Алар күпме һәм нинди шәһәрләр?

      *Мәскәү, Ленинград, Волгоград, Киев, Минск, Одесса, Севастополь, Новороссийск, Керчь, Тула, Брест крепосте.

  11.  Башкортстан Республикасы 1990 нчы елның октябрь аенда суверенитет ала. Бу октябрь  аеның ничәнче числосы?

       *(11. 10. 1990).

  12.  Елда ничә ай?

       *(Унике).

  13.  Нинди магик көчкә ия булган санны «бәхетсез» дип исәплиләр?

       *(Унөч).

  14.  Бу яшькә җиткәч Рәсәй Федерациясендә яшәүче гра.даннар паспорт ала.

         Уфа шәһәрендә ничә музей бар?

         Тәмәке составында ничә төрле агулы матдә бар?

       *(Ундүрт).

  15.  225не 15 кә бүлгәч ничә кала? (15).

  16.  Бу сан эчендә 4 – ләр дүрт тапкыр, 8 – ләр ике тапкыр. Яки «Ике сигезең 16 икәнен кем дә белә». (Мәкалъ)

  17.  Россиядә иң зур медаль 17 кадак (6кг. 800 г.; 1 кг. – 2,5 кадак) авырлыгында булган. Ул Петр 1 – нче заманында кертелгән. Әмма аның белән бүләкләнүчеләр моңа һич тә куанмаган, чөнки ул чуен медаьне муенга җәза рәвешендә такканнар. Медальгә «Эчкечелек өчен» дигән язу эленгән булган.

  18.  Унсигез яшь тулган егетләр хәрби хезмәткә чакырыла.

        *Ат чабышы кагыйдәләре буенча, йөгерә торган атның исеме 18 хәрефтән артмаска тиеш. Артык озын исемнәр язу өчен кыен.

  19.  Советлар Союзы Герое Александр Матросов күкрәге белән дошман амбразурасын каплап һаләк була. Аңа нибары 19 яшь була.

  20.  2009 – нчы елда Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуының 20 еллыгы билгеләп үтелде.

        *Сөт тешләре – 20.

  21.  Башкортстан Республикасында 21 шәһәр бар.

  22.  Кеше башы 22 сөяктән тора.

        *Фил авырлы булып 20 – 22 ай йөри.

  23.  Февраль аеның кайсы числосында Ватан сакчылары көнен билгеләп үтәбез? (23. 02).

  24.  Тәүлектә ничә сәгатъ? (24).

  25.  Гаилә корып чирек гасыр бергә яшәгәннән соң көмеш туй уздыралар. Бу ничә ел була? (25).

  26.  Апрель аеның ничәнче числосында татар халкының сөекле улы Габдулла Тукай туган?

  27.  Бик яшьли, (27 яшендә) вафат булган шагыйрь (Г. Тукай)

  28.  Иң кыска ай. Ул ничә көннән тора? (Февраль, 28, дүрт елга бер тапкыр 29 көннән килә).

  29.  28 нең уң як күршесе? (29).

  30.  Англиядә футбол төре – регби дип атала. (Төрле илләрдә төрлечә атала.- 1000 вопросов обо всем на свете). Моны уйнар өчен овал формасындагы тупны файдаланалар. Ике командада ничәшәр кеше уйный һәм ул уенда ничә уенчы катнаша? (30).

  31.  Иң озын ай ничә көннән тора? (31).

  32.  Авызда ничә теш бар? (32).

  33.  Башкалабыз Уфада Башкортстанның урыс дәүләтенә кушылуына 400 ел тулу уңаеннан, 1957 елда «Дуслык» монументы ачылды. Аның биеклеге күпме? (33 метр).

  34.  Миякә районы биләмәләренең ничә % кара туфак? (черноземь 34,6%).

  35.  Ничә ел бергә яшәүчеләрнең гаилә туе «полотно» туе дип атала? (35 ел).

  36.  Дөньядагы 7 мөгҗизәнең алтынчысы – дөньядагы иң зур статуя – бронзадан коелган Колосс Родосский статуясы. Аның биеклеге никадәр? (36 метр). (1000 вопросов обо всем на свете, стр. 90).

  37.  Кешенең тән температурасы ничәдән  артса борчылу тудыра? (37). Градусникның бу шкаласы кызыл төс белән билгеләнгән.

  38.  Бу шагыйрь, язучы, драматург, 1799 – 1837 нче елларда яшәгән. Ул кем һәм ничә яшендә вафат була? (Пушкин А. С.).

        *Мәчеләрнең тән температурасы 38 градус.

  39.  40 тан берне алсаң ничә кала? (39).

  40.  Башкалабыз Уфада, Агыйдел яры буенда халкыбызның милли герое С. Юлаевның атка атланган һәйкәле урнаштырылган. Аның постаменты – тимер бетоннан, биеклеге 10 метр; һәйкәленең биеклеге 9,8 метр – ул бронза катыш чуеннан коелган. Ә һәйкәлнең авырлыгы күпме? (40 тонна). (Бу Россиядагы иң зур атлы җайдак һәйкәле).

  41.  1970 нче елда туганнарга быел ничә яшь тула? (41).

  42.  Олимпия уеннарында йөгерү буенча марафон озынлыгы  42 км. (Интерактивная энц. «Все обо всем», стр. 152).

  43.  Кошларның тән температурасы? (42 – 43 градус).

  44.  1860 – 1904 нче елларда яшәгән урыс әдәбияты классигы. Ул кем һәм ничә ел яшәгән? (А.П.Чехов. 44 яшендә вафат булган).

  45.  Уфа шәһәрендә яшәгән барлык халыкның 45,7% -ир – атлар.

  46.  Җир йөзендәге барлык суның 46%  -ы Тын океанда.

  47.  Йөздән 63 не алсаң ничә кала?

  48.  1930 елда Башкортстанда 48 район оештырыла.

  49.  7 гә 7 не тапкырласаң ничә? (49).

  50.  Ярты гасыр (50 ел).

  Файдаланылган әдәбият:

1.       Китапханә фондындагы китаплар;

2.       «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» китап күргәзмәсе

3.       Белешмәләр, сүзлекләр.

Категория: Мои статьи | Добавил: ritashax (23.04.2012)
Просмотров: 2309 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Поиск
Литературная карта
Год 2024 в РФ
Год 2024 в РБ
Методистика
ЗЕМЛЯКИ-Герои ВОВ
Пройди тест
1. Вы здесь
Всего ответов: 12
Студентам ВУЗов
Центральная библиотека предоставит Вам учебники в электронном виде.Все необходимое для изучения юридических и финансово- экономических дисциплин, поготовки курсовых и дипломных работ - на одном диске!
Форма входа
Друзья
Культура.Гранты РФ
Счетчик.КультураРФ
Президентбибл
Copyright MyCorp © 2024Конструктор сайтов - uCoz