Мин бу җирне матурларга тудым
Әнәч мәктәбендә Башкортстанның халык шагыйре
Ә.Атнабаевның тууына 85 ел тулуга карата әдәбият сөючеләр белән уздырылган
әдәби – музыкаль кичә шундый исем белән аталды. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы
һәм иҗаты белән таныштылар, шигырь сөючеләр яттан шигырьләрен сөйләделәр,
мәдәният йортының художество җитәкчесе Л. Мисбахова башкаруында шагыйрьнең
шигырьләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады. Бу кичәне Әнәч авыл китапханәсе
китапханәчесе Әминә Каюмова белән берлектә татар теле һәм әдәбияте укытучысы
Җәмилә Хәмидушина оештырдылар. |