Һәр елның 15 нче февралендә,
Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгарган көндә, Әнәч авыл китапханәсендә
яшүсмерләр белән хәтер кичәсе үткәрелә. Биредә әфган сугышына кагылышлы
материаллар байтак тупланган. Укучылар
белән бергәләп безнең өчен серле булган Әфган иленә сәяхәткә кузгалабыз...Бу
илнең тарихы, табигате, кешеләре белән танышабыз. Әфганстанда ни өчен сугыш уты
кабынган дигән сорауларга җавап эзләп, очрашу барышында бу сорауга җавап та
табабыз. Елдагыча, бүгенге хәтер кичәсендә яуда һаләк булган ватандашларыбызны
искә алдык. Безнең Миякә районына да яшерен рәвештә "200 нче № йөк” дип аталган
самолетларда 5 солдат – якташыбызның үле гәүдәсе кайткан. Әфганстанның шомлы
җилләре безнең Әнәч авылын да урап узмаган. Әнәч авылында туып – үскән ике егет
һәм бер кызыбызга Ватан алдындагы хәрби бурычларын Әфганстанда үтәргә туры килә.
Вәлиев Азат – радист; Каримова Рәзилә - шәфкать туташы; Собханкулов Венер чик
сакчысы булып хәрби хезмәт юлларын үтеп исән – сау туган якларына әйләнеп
кайталар. Аларның тормышы һәм биографияләре турында алган мәгълүмәтләр
укучыларда соклану һәм хөрмәт, үзебезнең авылдан чыккан кешеләргә карата
горурлык хисләре уята. Китапханәдә бүгенге көндә Уфа шәһәрендә яшәп врач булып
эшләүче авылдашыбыз Рәзилә Әгъзам кызының мәктәп укучыларына атап язылган
хатының күчермәсе саклана. Ул гади хат кына түгел, ул яшьләр өчен тормыш китабы
да, киләчәккә өмет һәм ышаныч белән карар өчен юнәлеш бирүче маяк та.
Тормыш һәрбер дәвердә дә үзенең сынауларын
төрлечә әзерләп тора: давылларда бөгелмәс, җилләрдә сыгылмас өчен кеше Кеше
булып кала белергә тиеш. Моның өчен укырга, көчле ихтыярлы булырга, эчкечелек,
наркомания дигән афәтләрдән ерак торырга, тырыш булырга, көрәшергә, бирешмәскә
һәм гел алга барырга омтылырга кирәк. Әфганстан гарасатын үз күзләре белән
күреп, яу яланыннан исән – имин өйләнеп кайткан яугир – табибәнең үсеп киләче
яшь буынга киңәшләре шундый.
Хәтер кичәсендә укучылар бу хатның
эчтәлеге белән танышып тетрәнә, уйлана һәм үзе өчен нәтиҗә ясый.
Очрашу барышында Әфган темасына
кагылышлы китаплар, вакытлы матбугат битләреннән җыелган тупланмалар белән дә
танышабыз. Кеше гомерләре, яшәү хакы турында уйланабыз, фикер алышабыз. Очрашу
ахырында, "Бүген мин сезгә шушы китапларны
тәкъдим итәм”: дигән тукталышта "Хикәяләр” җыентыгыннан Р. Габделхакованың
"Сират күпере” хикәясен кычкырып укыдык. Бу кичә беркемне дә битараф
калдырмады: уйландырды, дулкынландырды.
Кичә ахырында яуда һаләк булган
ватандашлар хөрмәтенә Үзәк мәйдандагы һәйкәлгә чәчәкләр салынды.
Әминә
Каюмова, Әнәч авыл китапханәсе китапханәчесе. |