Вторник, 19.03.2024, 13:50
Миякинская межпоселенческая центральная библиотека
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
ПОС
Решаем вместе
Хочется, чтобы библиотека стала лучше? Сообщите, какие нужны изменения и получите ответ о решении
Виртуальная служба
Wi-Fi-зона
«PRO.Культура.РФ»
интернет-читалка
ЛитРес
НЭБ РБ
НЭБ РФ
Уважаемые читатели! Национальная электронная библиотека определяет формы и механизм доступа граждан Российской Федерации к оцифрованным материалам библиотек федерального, регионального и муниципального уровня
Президентбибл
ЛитМир
.
Новости сайта
[19.03.2024][Новости ЦБ]
Участие в акции-флеш... (54)
[12.03.2024][Новости ЦБ]
II Республиканский ф... (0)
[11.03.2024][Новости ЦБ]
Галия Арсланова белә... (0)
[11.03.2024][Новости ЦБ]
лотерейный розыгрыш ... (524)
[04.03.2024][Новости ЦБ]
Семинар - ориентир б... (525)
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Главная » Файлы » Новости с/ф

Ак калфакның табылган чагы, туганнарның сагынган чагы
24.07.2018, 09:59



Үрнәк авылы Миякәбаш авыл биләмәсенең авыл советына караган 9 авылның берсе. Бүгенге көндә авылда 70 кеше яши. Торгынлык еллары булып тарихка кереп калган 90 – нчы елларда, перспективасыз дип табылган кечкенә авылда яшьләр калмау сәбәпле авыл халкы башлыча өлкән яшьтәгеләр. 

Авыл район үзәгеннән 12 чакрым ераклыкта урнашкан. Кызганычка каршы, бүгенге көндә авылда медпункт та, башлангыч сыйныф укучылары өчен булган мәктәп тә, клуб та, хәттә кибет тә юк. Мәктәп яшендә бердәнбер бала Әнәч мәктәбенең бишенче сыйныфында укый. 

Авылның еллар белән санаганда яше әллә ни зур да түгел, бер гасырлык юбилеен 2025 елда билгелиячәк. Ә барлыкка килү тарихы болай. 

Беренче бөтендөнья сугышы тәмамланган, гражданнар сугышы тынган, илдә чагыштырмача тынлык урнашкан бер мәл. 

1925 елда ВКП (б) ның XIV съезды була. Аның төп карары – илне индустриализацияләү. 

Моннан 93ел элек, 1925 елда Әнәч авылыннан иң актив, энергияләре ташып торган 20 гаилә авылдан 4 кенә чакрым ераклыкта булган урынны үзләренә төяк итеп сайлап күченеп утыралар һәм авылга Үрнәк дип исем бирәләр. 

Күченеп утыралар, - дип әйтүе генә җиңел, әзер өйгә булган әйберләрең белән күчүнең дә нәрсә икәнлеген күченгән кешеләр генә аңлый. Ә биредә сүз бар булганын калдырып я булмаса күчереп салып, йорт – куралар җитештереп, барысын да юктан башлау турында сүз бара. 

Гомер иткән җирләрен ташлап, үзаллы өр – яңа тормыш башлап җибәрү өчен тәвәкәллек тә, чәм дә, тырышлык та кирәк бит. 

Ә үрнәклеләр авырлыклардан курыкмаучылар, сынаулар алдында баш имичә алга баручылар булган. 

1926 елгы җанисәп алу документларында торак пункт «Сельхоз артель Урняк Ново Алексеевского сельсовета» булып теркәлгән. 

Үрнәклеләр районда беренчеләрдән булып коммуна оештыралар аны «Энергия» дип атыйлар. Коммунаның иң беренче җитәкчесе – Хисам Мансуров була. 

Эшләр өчен эш коралы да кирәк: энтузиастлар барлык мал – мөлкәтләрен: эш коралларын җыеп артельгә тапшыралар, җир эшкәртеп, терлек асрап, җитештерелгән продукцияне хөкүмәткә тапшырып доход ала башлыйлар. Ике – өч ел эчендә үрнәклеләрнең казанышлары республика күләмендә үрнәк итеп куела башлый. 

Тырыш хезмәчәннәрнең хезмәте Республика хөкүмәте тарафыннан да югары бәяләнә: хуҗалык районда иң беренче тракторга лаек була. Ул тракторны күрергә дип Әнәч халкы да Үрнәккә йөгерә. 

«Энергия» хуҗалыгында ат ярдәмендә эшләтелүче барабан, сеялка, лобогрейка, самокат була. Райондагы беренче җил тегермәнен дә беренчеләрдән булып үрнәклеләр төзи, ул авыл халкын он белән генә түгел, электр уты белән дә тәэмин итә. 

Яңа үзләштерелә башлаган чирәм җирләр искиткеч уңыш бирә, халык икмәккә туя. 

Коммунаның терлек малы да ишәя: 60 баш савым сыеры, 600 баш сарык, 100 дән артык ат асрала. 

Авыл халкы ирешелгән уңышларга куанып, дәртләнеп, ал – ял белми эшли. 

Бөек Ватан сугышы башланганда Үрнәктә инде 35 хуҗалык була. Авылның эш көчендәге барлык ир – егетләре генә түгел, хәтта кызлары да яуга юллана. 35 йорттан 81 солдат - димәк, һәр йорттан икешәр – өчәр кеше… Шуларның 34 - е мәңгелеккә чит җирләрдә ятып кала… 

Сугышта шушы авылның 5 кызы катнаша: бертуган Сәгыйдә һәм Наилә Биктимер кызы Солтановалар; Әминева Сабира Закир кызы авиаполкта хезмәт итәләр; 

Мамлиева Роза яу юлларын хәрби госпитальдә үтә. /Сугыш тәмамлангач, әтисе юлыннан китеп юрист һөнәрен сайлый./ 

Солтанов Газизҗанның (фронтовик) кызы Солтанова Маһира да хәрби госпитальдә шәфкатъ туташы булып яралыларны дәвалый. 

Бөек Ватан сугышы елларында тылдагылар да алсыз – ялсыз эшләп җиңүгә баһалап бетмәслек өлеш кертеп фронтагыларны оек – бияләй, җылы кием, азык – төлек белән тәэмин итәләр. 

Фронт ат һәм техника да таләп итә, хуҗалыкка бирелгән өр – яңа «Полуторка» йөк машинасы да фронтка озатыла… 

Шул елларның хатирәсе булып Гәүһәр абый Мансуровның гаилә альбомында бер төркем халык җыелып машина янында төшкән фотосурәте саклана. 

Сугыштан соңгы җимереклекләрне төзәтеп яңадан тернәкләнеп китәр өчен дә байтак көч сарыф ителә. 

Авылның бүгенге аксакаллары, агинәйләре – балачаклары сугыш елларына туры килгән, ачлык һәм ялангачлыкны, авыр хезмәтне үз иңнәрендә татыган буын кешеләре. 

Бердәмлектә көч, - ди халык мәкале. Күмәк көч һәм тырыш хезмәт белән мәктә, клуб, медпункт, кибет, ферма биналары төзелә. 

Партия карарлары белән рухланып, авылның эшчән һәм тырыш халкы яңадан – яңа үрләр яулый. Узган гасырның 60 – 70 нче еллары аеруча казанышлы еллар була. Гәүһәр абый Мансуров җитәкләгән ферма коллективы Республикада иң зур күрсәткечләргә ирешә, һәр сыердан елына уртача 4000 литр сөт савып алып социалистик ярыш нәтиҗәләре буенча югары күрсәткечләргә ирешеп, берничә тапкыр «Кызыл таң» гәзитенең Почет 

тактасына кертелә. Гәүһәр Хисам улы Мансуров III дәрәҗәле Хезмәт Даны һәм Почет билгесе орденнарына; ә Тәнзилә Бәхти кызы Мансурова III дәрәҗәле Хезмәт Даны орденына лаек була. 

Ата – бабалардан килгән иң борынгы , иң мактаулы һөнәрләрнең берсе – игенчелек һәм терлекчелек тармаклары гөрләп үсә. Авыл хуҗалыгы тармагында игенче һәм терлекче һәрвакыт иң төп фигураларның берсе булды. Кеше нинди генә дәрәҗәләргә, биеклекләргә ирешмәсен, барысының да тормышы игенче һәм терлекче белән бәйләнгән. Чөнки илне азык белән алар тәэмин итә. 

Шуның өчен дә, авылның төп хуҗаларына, «Юк, китмимен, һич китмимен, мин синнән авылкаем», - дип яшәүчеләргә бүгенге көндә аерым рәхмәтебезне җиткерәсе килә, ә инде бу дөньядан бакыйлыкка күчкәннәрнең урыннары оҗмахта булсын, - дибез. 

Язмышларын башка һөнәр белән бәйләп бу тормышта югары үрләр яулаган үрәклеләрнең саны да бихисап. 

Башкортстанның атказанган укытучысы, ике Ленин орденлы «пыялачы Солтан» улы Биктимер Солтанов та - Үрнәкнең даны. 

Ә аның оныгы Урал Солтанов Русияның атказанган очучы – сынаучысы; «Буран» космик кораблен йөгәнләүче. 

Пыялачы Солтанның кече улы Хәсән һәм Айрат Солтановлар; Газизҗан кызы Маһира Солтановалар - күрекнекле педагоглар. 

Педагогларның һөнәри чылбырын буыннар буенча дәвам итүче Мансуровлардан: Мансурова Светлана, Мансуров Олег, Мансурова Айгөл, Мансурова Олия; Насыйровлардан: Миннур, Гөлсимә, Әкълимә; Мөкәрәмә Субханкулова, Сәйдә Мохтарова, Роза Алимовалар – Үрнәкнең горурлыгы. 

Шушы кечкенә авылдан юрист һәм адвокатлар да чыга – әтиле – кызлы Роза һәм Әхмәт Мамлиевлар, Рамиль Мансуров. 

Рәшит Мамлиев, Мөсәвир Гыйләҗев, Әсхәт Котыевларның исемнәрен атап, безнең полковниклар, - дип горурланабыз. 

Журналистика өлкәсендә танылган Шәриф Мансуров, Әмирхан Кәримов, олы һәм кече Әхнәф Әминевлар, район гәзитенең бүгенге мөхәррире Мансур Әминевлар белән «безнең язучыларыбыз» , - дип горурланабыз 

Жак псевдонимы алган күренекле революционер Гайнетдин Собханкулов белән исә ике бөтендөнья һәм гражданнар сугышында катнашучы, безнең якларда Совет властен актив оештыручыларның берсе, республика күләмендә партия, совет һәм хуҗалык эшмәкәре буларак горурланабыз. 

Бүгенге җыенда катнашкан өлкән буын кешеләренең барсының да бөтен гомере тырыш хезмәттә үткән. Алай гына түгел, гаиләләрдә күмәк балалар тәрбияләнгән һәм алар бүгенге көндә илебезнең лаеклы гражданнары булып төрле төбәкләргә таралганнар, төрле тармакларда эшлиләр. 

Менә шундый тарихлы кечкенә, ләкин төш кенә авылда авылдашларның очрашу кичәсе үтте. 

Очрашу оештыруның инициаторы – Үрнәк кызы, бүгенге көндә Октябрьский шәһәрендә яшәүче Фаррахова Фәридә Нурулла кызы булды. Аның, «Бер күрешү үзе бер гомер, очрашыйк, авылдашлар, - дигән тәкъдимен авылдагылар да, авылдан читтә яшәүчеләр дә дәррәү, шатланып кабул иттеләр һәм бу хәбәр тиз арада таралып та өлгерде. Үрнәкләр бит элек – электән дәртле һәм чәмле, бердәм халык! Тиз арада кабаттан авыл урамнары, зират тәртипкә китерелде. (Сүз уңаеннан, Әнәч авылы мәктәбенең (мәктәп 1899 елда ачылган) беренче укытучысы Вәлишә Ибраһимовның да кабере Үрнәктә һәм мәктәп укучылары укытучының каберен даими чистартып, карап торалар.) 

Нәкъ очрашу билгеләнгән көндә коеп яңгыр ява башлады. Бу төбәк өчен быелгы корылык елында күптән көтелгән, тансык яңгыр иде. Ачык һавада үткәрергә ниятләнгән чараны бүгенге көндә буш торган авыл кибете бинасында уздырырга туры килде. Җыелган халык өчен урын кечкенә булуга карамастан, ни гаҗәп, тере җан сыя дигәндәй, бина эче байтак халыкны (йөзгә якын) сыйдырды. 

Чара әрвахлар рухына аятьләр уку белән башланып китте. Коръән аятьләрен авылның старостасы Гәүһәр абый Мансуров укыды. 

Әнәч клубы мөдире Гөлгенә Динмөхәмәтова чараны алып барды, район мәдәният йортыннан Юнир Галимов муз. яктан бизәде, Миякәбаш авыл биләмәсе башлыгы Руслан Әминев котлау һәм өлкән буын кешеләренә рәхмәтләрен җиткерде. Үрнәк авылы турында китапханәдә булган тупланмалардан күргәзмә оештырылды, Әнәч авыл китапханәсе китапханәчесе Әминә Каюмова һәм авылның старостасы Гәүһәр Мансуров авылның тарихы һәм данлыклы шәхесләре турында сөйләде. 

Түгәрәк өстәл артында һәркемнең әйтер сүзе бар иде. Кемдер җыр белән, кемдәр телдән үзләренең хатирәләре белән уртаклашты. 

Тамырлары шушы авылдан булган 

Дүрт бертуган Сираевалар : 

1.Сираева Гашира /Аксен/ 

2.Сираева Наилә /Ает, Бишбүләк/ 

3.Сираева Минзавар /Уфа/ 

4.Сираева Дилара /Ким/, 

Мансурова Светлана /Баязит/ 

сагыну – сагышларын, балачак һәм яшьлек хатирәләрен җыр сүзләре белән әйтеп бирделәр. Җырларында туган якка карата җирсү хисе дә, сагыну тойгылары да яңгырады. Әйе, үрнәклеләр эшчән һәм тырыш кына түгел, дәртле һәм моңлы да, кунакчыл һәм киң күңелле дә халык ул! 

Бүгенге көндә авылда яшәгән игенче, механизатор Садыйков Марс, 

ветеран терлекче – савымчы Садыйкова Җәмилә, урта буын вәкилләреннән 

Насырова Айгөлнең җыр – моңнарын ишетү хатирәләрне яңартып башкаручыларга карата соклану хисләрен яңартты. 

Зиннурова Наҗия Минияр кызы «Шылтырдык суларын эчеп үстек без, шуңа да күңел тулы җыр – моң»,- дип авыл такмакларын башкарды. Күңеле моңга, сагыну сагышка тулган халыкка бер илһамландыручы гына кирәк: соңгы елларда иҗат ителгән җырларны дәррәү күтәреп алып җырга кушылалар, ә инде өлкәннәр башкарган җырларны тын да алмый, сокланып һәм ихтирам белән хатирәләргә чумып тыңлап утыралар… 

Фаррахова Фәридә Нурулла кызы, 

Миргалиев Ильмир /төп Әнәчтән, кунак, Сургут шәһәре/ рәхмәт һәм ихтирам хисләрен җыр белән җиткерделәр. 

Татар халкында шундый күркәм гадәт бар – һәркем күчтәнәчләр белән килә, күчтәнәчтән авыз итә, табындашлары белән бүлешә. Әңгәмә түгәрәк аш өстәле артында дәвам итте. 

Авылдашлар һәр йорттан акчалата өлеш керткән, авыл урамнары, зиратлар тазартылган. 

Гөлшат Батырша кызы зур күләмдә акчалата шәхси өлешен керткән. 

Үрнәкне данга күмүче шәхесләр бихисап. 

Авылның иң өлкән кешесе – Садыйков Васыйк /1928/ 

Иң яшь сабые – Собханкуловлар, Әминевлар династиясен дәвам итүче /Әминев Ринатның улы Уфа шәһәре, 6 айлык,/. Авыл картайса да илебезнең төрле төбәкләренә таралган авыл кешеләренең буыннар чылбыры дәвам итә, дөньяга сабыйлар туып тора икән – димәк дәвамчылар туа, нәсел тамырлары югалмый дигән сүз. 

…Күптән көтеп алган, табигатьне яшәткән һәм яшәрткән тансык яңгыр шикелле шифалы һәм фәһемле булды бу очрашу. 

Ерак араларны якын итеп, сагынып, ашкынып кайтыр җирең – туган җирең булсын икән дә, шул җирдә сине зарыгып көткән кешеләрең булсын икән! Очрашу шатлыкларыннан авылдашлар илһам алып, дәртләнеп, күтәренке күңел белән таралышты. Киләчәктә дә шундый очрашуларны әлбәттә оештырып торырга кирәк! 

Әлеге язмада авылыбызның аксакалы, хезмәт ветераны, орденлы терлекче Гәүһәр абый Мансуровның төрле елларда вакытлы матбугат битләрендә басылган язмалары һәм Әнәчтә туып – үскән, бүгенге көндә Якутиядә яшәүче Заһит Зәкиев җибәргән 1926 елгы җанисәп алу материаллары тупланмасы кулланылды. 

Әминә Каюмова, Әнәч авыл китапханәчесе, 21. 07. 2018

Категория: Новости с/ф | Добавил: Шаха
Просмотров: 449 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Поиск
Литературная карта
Год 2024 в РФ
Год 2024 в РБ
Методистика
ЗЕМЛЯКИ-Герои ВОВ
Пройди тест
Оцените мой сайт
Всего ответов: 26
Студентам ВУЗов
Центральная библиотека предоставит Вам учебники в электронном виде.Все необходимое для изучения юридических и финансово- экономических дисциплин, поготовки курсовых и дипломных работ - на одном диске!
Форма входа
Друзья
Культура.Гранты РФ
Счетчик.КультураРФ
Президентбибл
Copyright MyCorp © 2024Конструктор сайтов - uCoz