“Язучының яңа үрләре” дигән баш астында игълан ителеп китап сөючеләрне җыйган бу очрашу һәркем өчен фәһемле дә, файдалы да булды. Күрмәгәннең күрәсе, белмәгәннең беләсе, ишетмәгәннең ишетәсе килә ди бит. Кичәдә булган һәркем үзе өчен ниндидер яңалык ачты: күрдек тә, белдек тә, ишеттек тә.
Язучының тере сүзе һәм китапның илаһи көче күңелләрдә матур тәэссоратлар калдырып, әйтерсең лә илһам канатлары куйды.
“Миякә җирлегенә аяк басканда искиткеч манзарага тап булдым, кышкы күктә салават күпере калкып чыкты, мин бу күренешне, бу фалны фәкатъ яхшыга, иншалла, юлларым уңуга юрадым”, - дип чыгышын башлаган иде ерак араларны якын итеп килгән кунагыбыз. Әйе, бу очрашу китап укучыларыбызны арттыруга, туган телебездәге басмаларыбызга тагын да күбрәк укучыларын табарга, милли гореф – гадәтләребезне саклап калуда үзенең соклангыч өлешен кертер дип ышанабыз. Тынгысыз каләм иясенең иҗатында яңа үрләр, яңадан – яңа уңышлар телибез! Яңадан – яңа басмаларыгыз белән укучыларны сөендереп торыгыз! Ә без, китапханәчеләр – халык белән язучыларны тоташтырып торучы күперләр, аларны халыкка җиткереп торырбыз!
Әминә Каюмова, Әнәч авыл китапханәсе китапханәчесе,
18. 01. 2019 |