Среда, 24.04.2024, 05:31
Миякинская межпоселенческая центральная библиотека
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
ПОС
Решаем вместе
Хочется, чтобы библиотека стала лучше? Сообщите, какие нужны изменения и получите ответ о решении
Виртуальная служба
Wi-Fi-зона
«PRO.Культура.РФ»
интернет-читалка
ЛитРес
НЭБ РБ
НЭБ РФ
Уважаемые читатели! Национальная электронная библиотека определяет формы и механизм доступа граждан Российской Федерации к оцифрованным материалам библиотек федерального, регионального и муниципального уровня
Президентбибл
ЛитМир
.
Новости сайта
[23.04.2024][Новости ЦБ]
Игровая программа «К... (48)
[17.04.2024][Новости ЦБ]
Моя семья – мое бога... (1487)
[15.04.2024][Новости ЦБ]
Субботник (7)
[11.04.2024][Новости ЦБ]
Волонтёрское движени... (22)
[11.04.2024][Новости ЦБ]
Библионочь - 2024 (2007)
Статистика

Онлайн всего: 2
Гостей: 1
Пользователей: 1
azalianasyrova8343

Вәлиәхмәтов Фәһим Саниәхмәт улы

1942 елда туган

Сугыш гарасаты бер генә гаиләне дә читләтеп узмады.Иң беренче абый – апаларым турында. Әтием Саниәхмәт белән әнием Газизкамал 12 балага гомер биргән: аларның никахыннан 6 ир, 6 кыз бала туган. 12 баланың икесе тугач та үлгән, икесе кечкенә вакытларында үлгән; сигез бала исән – сау үскәнбез.

 

  •  
  1.  

Тугач та үлгән

  •  
  1.  
  1.  
  •  
  1.  
  1.  
  •  
  1.  
  1.  
  •  
  1.  

Тугач та үлгән

  •  
  1.  
  1.  
  •  
  1.  

 

  •  
  1.  

Кечкенә вакытында үлгән

  •  
  1.  

 

  •  
  1.  

Кечкенә вакытында үлгән

  •  
  1.  

 

  •  
  1.  

 

 

 

Мин гаиләдә 12 нче бала булып,1942 елның 15 сентябрендә дөньяга килгәнмен.

Иң беренче абый – апаларым турында.

Гөлчирә апам Бөек Ватан сугышы башланганда Уфа медицина техникумын тәмамлап, фельдшер белгечлеге алган була. (Сугыш башланыр алдыннан аның белән бергә бу техникумны Әнәчнең тагын өч кызы тәмамлый: Каюмова - Хөсәенова Минниса; Латыйпова Мәймүнә (Латыйпов Мәҗитнең апасы); Арсланов Бәхтегәрәй кызы Арсланов Ягъфәрнең апасы.) Гөлчирә апа хәрби хезмәтен Иркутск шәһәрендә эвакогоспитальдә үтә. ШундаӘсгать исемле яралы солдат белән очрашып гаилә коралар. Сугыш тәмамлангач, Иглино районы Урман станция – поселогына кайтып төпләнәләр, ике ул тәрбияләп үстерәләр: Урал һәм Рәшит. (Бүгенге көндә уллары Урал – мәрхүм.)

Рәйхан апамвербовать ителеп Свердловскийга торф чыгарырга китә. Торф эше әле сугыш беткәч тә дәвам итә. Аның гаилә кору тарихы болай була. Булачак җизнәбезИмам – Чияле авылы егете, (Корманайбаш) утны – суны кичкән солдат, ярәшелгән кызы артыннан башкодага килә; ә апабыз «торф»тан отпускга кайтып, кире Свердловскийга китеп бара, (сугыш беткәч тә әле торф эше бетмәде бит) Имам, Рәйхан апаны Аксен станциясендә куып җитеп, кире борып алып кайта, менә шулай, 1946 елда бер гаилә барлыкка килә. Имам җизни сугышта каты яраланган солдат: снаряд шартлап, хәтта эчәкләре чыккан була. Аягына снаряд тиеп үзе дә яраланган бер урыс солдаты «Давай, я тебе помогу!», - дип аны яу яланыннан өстерәп алып чыгып беренче ярдәмне күрсәтеп коткарып алып кала. Шул солдатның исемен сорарга да һушым җитмәде инде, ул бит мине коткарды, дип гел искә ала иде аны җизни.Рәйхан апа белән Имам җизни Сираҗетдиновлар  район үзәге Миякәдә яшәп гомер кичерделәр, биш бала тәрбияләп үстерделәр: Рифгатъ, Мидхәт (мәрхүм), Әмин (мүрхүм), Мәдинә, Зиләрә. Рәйхан апам – тегүче, Имам җизни – колхозның төрле тармакларында: умарталыкта да, сарык фермасында да эшләп хаклы ялга чыктылар.

 Җизнинеңисеме «Они вернулись с Победой» китабы исемлегенә кертелгән: Сиразетдинов Имам Гильмутдинович, 1924 г. р., урож. с. Курманайбаш, мл.лейтенант, уволен в 1944 г. ( Том 8, стр. 616).

Бану апам да 1949 елда фронтовик белән гаилә корды – җизни Галиев Рәис, хәрби хезмәт юлын Корея, Кытай чигендә тәмамлап кайткан. Ә Бану апа үзе вербовать ителеп Сведловскийда торф эшендә эшләгән. Алар да биш балага гомер биреп, тәрбияләп үстерделәр: Вәрис (мәрхүм), Миңлегөл, Рәзифә, Рәсимә, Вәсим, Рәсим (мәрхүм).

Менә шулай, бертуган өч апамның да язмышлары турыдан – туры сугыш белән бәйләнгән: Гөлчирә апам эвакогоспитальнең шәфкатъ туташы; Рәйхан һәм Бану апаларым – «Торф» солдатлары; өч җизнәм дә:Әсгать, Имам һәм Рәис – фронтовиклар.Рәис җизнинең дә исеме «Они вернулись с Победой» китабы исемлегенә кертелгән: Галиев Раис Саитович, 1926 г. р., урож. с. Аняс, рядовой, демобилизован в 1950г. ( Том 8, стр. 528). Әтием Саниәхмәт – шулай ук фронтовик.«Они вернулись с Победой» китабына аның да исеме кертелгән: Валиахметов Саниахмет Валиахметович, 1894 г. р., урож. с. Миякибаш, рядовой, демобилизован в 1945г. ( Том 8, стр. 517).

  • Әтием Саниәхмәт турында.(1894 -1956). Тимерчелек белән кәсеп иткән. Сугышка беренче чакырылуында Алкинодан; икенче чакырылуында Бәләбәйдән кире борып кайтарганнар. Өченче чакырылуында инде кире бормаганнар. Хәрби частендә тимер – томыр эше белән шөгыльләнгән, техника ремонтлаган.
  • Әтинең бертуганнары: Галиәхмәт, тормыш иптәше – Мәрьям; Миңлевәли, тормыш иптәше – Рәхимә.
  • Саниәхмәтнең әтисе – Вәлиәхмәт, әнисе Шәрифә. Төп нигезебез: Вәлиәхмәтов Саматларга каршы урында, ул урын буш.

Исемдә калган балачак хатирәләреннән.

Карлар эреп, үлән чыга башлау белән, ашарга яраклы һәр үләнне җыю башана: юа, балтырган, кузгалак. Беренчедә укыганда тамак икмәккә туймады: сугыштан соңгы авыр еллар, басуларны эшкәртер өчен эшче куллар да, эш көче булган атлар да җитешми: кешеләр белән бергә атлар да фронтта иде бит. Ә алар, киттеләр дә, кайтмадылар…Сугыштан исән кайткан фронтовиклар да я гарип, я яралы. Сугыш елы үсмерләренең иңнәренә заман йөгенең иң авыры төште. Илне алар күтәрде, җимереклекләрне алар төзәтеп яңа тормыш башлады. Без шул вакыйгаларның шаһиты булдык. Ул елларда алабута котырып үсә торган иде, аны күп җыйдык, алабута кушылган икмәк ашадык. 1951 нче еллар тирәсендә генә трудденьгә ашлыклата бирә башладылар, авыз тутырып икмәкне шунда гына ашый башладык.

Киндердән суккан киемнәр киябез, кемнең киндер сугу станогы бар – киндерне өендә суга. Аны эшкәртүнең тәртибе бар:

  1. Көзге айларда киндерне җыялар, биек булып үскәне – әйбәтрәк.
  2. Сүскә әйләнгәнче талкыйлар.
  3. Сүсне эрлиләр.
  4. Станокта сугалар, я булмаса бәйлиләр.

Бу эшләрне өмәләп эшләүчеләр дә бар. Ә орлыгын киледә төеп азык пешергәндә кулланалар.

1947 ел. Сугыш тәмамлануга ике ел вакыт үткән. Хәким абыема – ул 1940 елгы, мәктәпкә укырга төшәргә вакыт җиткән.Минем дә мәктәпкә барасым килә, абыйга ияреп мин дә мәктәпкә барам, мин укучылар исемлегендә юк, ләкин абый баргач,минем дә барасым килә. Мәктәп – хәзерге мәчет урынында, укучы балалар бик күп. Кечкенә парталар, парталарда икешәр бала утыра, мин дә этешеп – төртешеп өченче бала булып килеп утырам, укыйсы килә! Ә мине кечкенә булуым сәбәпле, я этеп төшерәләр, я булмаса, мич тирәсендә урын бирәләр. Укытучы Галиева Галия апа, (аның ире фронтта үлеп калган) ул да мине исемлектә булмавыма карамастан, кайтырып җибәрми. 1949 елда, хәзер инде хаклы рәвештә, яшем җитеп, мәктәпкә укырга төштем. I сыйныфта – Маһинур Фазылова (фамилиясен ялгышмасам), II сыйныфта Сәлимә апа,III сыйныфта – Муллагали абзый Сәит улы укытты.Ул фронттан кайткан, хәрби киемдә йөри, физкультура дәресләрендә безгә хәрбиләрчә команда бирә торган иде.IV сыйныфта - Сафиулла абзый Җиһаншин укытты, ул да фронтовик, сугыштан кайткан. Бер сыйныфта 40 тан артык бала укыйбыз, перо кидерелә торган ручканы карага манып язабыз. Мин Зиннуров Фәнил белән бер партада утырып укыдым (Зиннуров Йосыпның энесе).

  1. сыйныфта - Каюмова Тәнзилә апа сыйныф җитәкчесе булды. Гараев Минебай яшәгән йорт – мәктәп иде. Без иртән килүгә мич ягылып, мәктәп җылытылган була. 1 Май,  7 ноябрь бәйрәмнәрендә мәктәп балалары урамнарга чыгып, тезелеп парадта йөрибез.

Ул елларда авылда мәктәп җидееллык иде, 1956 елда туган авылымдаVII сыйныфны тәмамладым.

 Мәктәпне тәмамлагач, нинди дә булса һөнәр үзләштерү кирәк бит инде. Без сыйныфташлар – 7 кыз һәм 2 егет Салават шәһәренә, 12 нче һөнәрчелек училищесына, ташчы һөнәрен үзләштерергә дигән максат белән укырга юлландык. Насыйров Минтимер,паспорты булмау сәбәпле, паспорт алырга дип  кайтып китте дә, мин дә аңардан калышмыйм, - диптер инде, кайттым да киттем. Ике генә дәрес укып өлгәшкән идек, югыйсә. Авылкаем үзенә тарткандырмы, эчәр суларым шушында булгандырмы, бригадның учетчик – табельщигы булып эшкә  урнаштым. Хезмәт юлым шулай башланып китте.

Бүгенге көндә Сираев Илдар яшәгән урында ат конюшные иде, «конюшный өе» дә бар, анысы 1 нче бригаданыкы. Колхозда барлыгы дүрт бригада, бригада саен бер конюшная. 2 нче бригада – АВМ урынында (Чатра төбәгендә); 3 бригада – Каранов Клавдийлар янындагы конюшная; 4 бригаданың конюшные – Маннапов Билаллар яшәгән урында; Искәндарова Саҗидә яшәгән урын – конюшный өе иде, аларны бригад йорты дип тә йөрттеләр, бригад йортлары –нәрәдкә җыелу урыннары да иде. Кичтән бригадирлар нәрәдкә җыела, иртән өйдән – өйгә кереп эшкә әйтеп йөри. Һәр бригадада – 25 ләп ат, чөнки колхозның төп эш көче дә шулар иде бит. Йөк: салам, печән, утын, ашлык ташу; шәхси хуҗалыклардә җир сөрү  - барысы да ат көче белән башкарыла торган иде. Ат белән басуларга ашлама өчен өй борынча көл, тавык тизәге дә җыялар. Шул ук атлардан башка сабан туйлары да үтми. Атлар эш көче генә түгел, сабантуйлар бизәге дә!

 Мин 1 нче бригаданың учетчигы, бригадир – Шәймөхәмәтов Газиз, ул фронтта аягын өздереп кайткан, бер ара клубта, «избач» та да эшләп алды.

 1959 елдан фермада (өстәге) учетчик булып эшли башладым. Ул елларда әле сыерларны кул көче белән савалар иде, керосин лампалары белән яктыртып эш эшлиләр.

 1960 елда Благовещенский шәһәрендә бер еллык бухгалтерлар курсында укып кайттым; Уфада «Всесоюзные заочно – очные курсы»да укып бухгалтер таныклыгы алып чыктым. 1968 елда колхозларда экономист вазифасы булдырылды, мин дә янә белемне күтәрү (повышение) курсларында укып кайтып, экономист вазифасында эшли башладым.

Сулдан уңга, Iрәттә:Әминев Афзал, Ишмуратова Рәхимә, Вәлиәхмәтов Ситдыйк;II рәттә, уңнан сулга: Муллабаев Рәхимҗан, Латыпов Мәҗит, Гафуров Сөләйман, Каюмов Варис, Динмөхәмәт Бикмөхәмәтов, Газиз Шәймөхәмәтов, Фәһим Вәлиәхмәтов. 1961 елгы фото.

 

1962 елда комсомолга кердем.

 1970 елда Әхмәтҗанов Альберт урынында (ул авырып китү сәбәпле) өч ай өлкән бухгалтер булып эшләп алдым, һәм ул савыгып эшкә чыккач, өлкән бухгалтер ярдәмчесе вазифасында эшли башладым.

 1986 елдан – өлкән экономист. «Үзгәртеп кору» җилләре базар экономикасы дигән яңа тармак барлыкка китерде, 1991 елда «Рыночная экономика» курсларында укып кайттым; 2002 елда, 60 яшемдә - хезмәт стажым – 46 ел булып китте, 2003 елда эштән туктадым, 2004 елда тагын эшкә, бухгалтериягә чакыртып алдылар,2008 елның апрель аена кадәр басучылык бухгалтеры вазифасында эшләдем.

 Колхоз «Үрнәк»нең тәүге идарә йорты хәзерге каенлык урынында иде, шул урында заправка, тимерлек, кирәк – ярак склады да иде.

 1966 елда идарә йорты хәзерге авыл хакимияте каршындагы агач бинага күчте.

 

Сулдан уңга, 1 рәттә: Әнүзә Гыйләҗева (кадрлар буенча инспектор), Рәсимә Әминева (бригада хисапчысы), Вәсилә Әминева (бригада хисапчысы), 2 рәттә, уңнан сулга: Ситдыйк Вәлиәхмәтов (экономист), Марат Әхмәтов (партком секретаре), Альберт Әхмәтҗанов (баш бухгалтер), Рифгать Сабахов (иген культуралары буенча бухгалтер), Фәһим Вәлиәхмәтов (терлекчелек буенча бухгалтер) 

1968, 1969 елларда җәмәгатъ эше йөкләмәсе буларак, комсомол секретаре булып эшләдем. Җыелышлар үткәрү, взнос җыю, үзешчән сәнгать түгәрәгендә катнашу кебек эшләр башкарырга туры килде. Комсомол активисты буларак, үзешчән сәнгать түгәрәгендә катнашып, концерт, спектакльләр дә куеп йөрдек. Хорда да җырлый идек. Тамаша куярга күрше авылларга да бара идек. Бәлки шуңадыр да, үзебезнең авыл мәдәният йортында оештырылган чаралар: концерт, спектакль, тематик кичәләргә битараф түгелмен, һәркайсысына килергә тырышам. «Нигез ташы» спектакле белән күрше авылларга да йөрдек. Мәктәпнең ул вакыттагы директоры – Рысаев Минияз, китапханә мөдире Каюмова Зәйтүнә дә катнашкан иде. Тамашалардан кергән акчабызны мәктәп оештырган булса – мәктәп; клуб оештырган булса – клуб мәнфәгатьләре өчне тотынабыз.Йөк машинасында да, гусеницалы трактор чанасында да йөрдек. Шулай, бервакыт, Миякәтамакта гастрольдә вакытта, без чыгугатөялешеп килгән йөк машинасының дүрт тәгәрмәчен дә тишеп куйганнар иде.

 1968 елда «Ленин урыннары буйлап сәяхәт» маршруты буенча районга 3 путевка бирелгән иде. Шуның берсенә мине лаек дип таптылар. Бер юлдашым – «Ленин юлы» колхозы активисты – Вәрис Бәхтияров, икенчесе – Совхозның IV нче бүлекчәсеннән – Постовая Галина иде. 12 апрельдә Уфадан кузгалып, Ульяновск – Казан – Мәскәү – Ленинград – Рига – Мәскәү – Уфа маршрутлары буенча 12 көнлек сәяхәттә йөреп кайттык.

 

1969 елда Хәмидуллина Хәлимә рекомендациясе буенча партия әгъзасына кандитатлыкка тәкьдим ителдем. Бер елдан соң партия сафларына кабул ителдем.

 1969 елда Нургалиев Вахит һәм Хөсниямал кызы (алар икесе дә фронтовик) Фәния белән гаилә корып, биш балага гомер биреп, тәрбияләп үстердек: Фәрит, Фәнзил (мәрхүм), Фәнис, Валерий, Зөлфия.

                                      Үзем үскән гаиләдәге туганнарым, үсмер еллары сугыш елларына туры килгәннәре турында.

Хәят апам, 1929 елда туган. Уфада кулинария техникумын тәмамлап, Әбҗәлил районына эшкә җибәрелә. Ул дәвердә дипломлы белгечләр белгечлеге буенча ике ел мәҗбүри «отработка» үтәргә тиешләр иде. Шунда ул статуправлениедә эшләүче Мәсгутъ исемле егет белән очрашып гаилә коралар, артабан Краснокама районының Николо – Березовский касабасына кайтып төпләнеп нигез коралар, ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр.

 Саимә апам - 1932 елда туган.Рәүф исемле егет белән гаилә кордылар. Бүгенге көндә гаиләсе белән Стәрлетамак шәһәрендә яшиләр, балалары: Саҗидә, Тәлгать.

 Самат абыем. 1935елда туган.Наилә җиңгәбез белән гаилә корып өч бала тәрбияләп үстерделәр: Фәридә, Фәнүзә һәм Әсгать. Шушы авылда яшиләр, төп нигезгә каршы, урамаша, йорт төзеп башка чыктылар.

 Хәким абыем, 1940 елгы. Җиңгәбез Тәнзилә белән гаилә корып Агыйдел шәһәрендә яшиләр, ике кыз тәрбияләп үстерделәр: Ленара һәм Әлфия. Кызлары Ленара бүгенге көндә халыкны социаль яклау министры.

  • Балачак хатирәләреннән исемдә калганнар.
  • Әтинең күмер станогы бар: аяк белән басып, күмер кузы белән тимер пояльникны кыздыра да, кургаш эретеп самовар, казаннарны ямый. Хезмәте өчен азык – төлек: ярма, май бирәләр.
  • Әнинең тегү машинасы бар: «Зингер». Ул тегү тегә.
  • Хуҗалык кирәк – яраклары өчен суны көянтәләп елгадан ташыйбыз. Чәй өчен чишмә суына барабыз. Ул Әхмәдиев Әхәтләр янында, тау буенда.
  • Йортта коебыз да бар, ул таштан үреп эшләнгән,12 метр тирәнлектә. Аның төбенә ләм утыра, аны төшеп тазартабыз, коега су җыелсын өчен су юлына таш тутырабыз.
  • Безнең ихата – таштан; абзар, келәтләр – таштан үреп ясалган иде, ә башы – салам, көчле җил – давыллар очыртып та алып китә.
  • Әтиемнең абыйсы –Шәйхелбастан, (Вәлиәхмәтов Зиннурның картәтисе) I бөтендөнья сугышында немецларда әсирлектә була. Герман илендә Бастан зурәти җир эшкәртү, яшелчә үстерү серләренә өйрәнеп кайта: аңардан күреп, бәрәңге, кишер, чөгендер үстерә идек. Кәтмән ясарга да немецлардан өйрәнеп кайткан иде. Бастан зурәти югары оч мәчетенең мөәзине була, әсирлектә дә биш вакыт намаз укуын ташламый, әсирнең хуҗасы – немец та, күрәсең, шәфкатьле була, биш вакыт намазын укырга рөхсәт бирә!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Поиск
Литературная карта
Год 2024 в РФ
Год 2024 в РБ
Методистика
ЗЕМЛЯКИ-Герои ВОВ
Пройди тест
Оцените мой сайт
Всего ответов: 28
Студентам ВУЗов
Центральная библиотека предоставит Вам учебники в электронном виде.Все необходимое для изучения юридических и финансово- экономических дисциплин, поготовки курсовых и дипломных работ - на одном диске!
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Форма входа
Друзья
Культура.Гранты РФ
Счетчик.КультураРФ
Президентбибл
Copyright MyCorp © 2024Конструктор сайтов - uCoz