Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый!
Минометчик Сәлихов турында хикәя
Быелгы, 2015 ел, истәлекле тарихи вакыйгаларга бай ел. Рәсәй халкы гына түгел, җир шарының тынычлык яклы барлык халкы да тантаналы шартларда Совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенең 70 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнәбез. Быелгы ел әдәбият елы буларак та аеруча истәлекле. Шушы ике әһәмиятле вакыйгаларны аерым – аерым күз алдына да китереп булмый, чөнки әдәбият тарихның көзгесе.
Ватан – ана яу авазы салу белән, бөтен ил халкы белән бергә, каләм ияләре – кичәге язучылар, шагыйрьләр дә солдат шинеле киеп кулларына корал алдылар һәм мылтык белән дә, каләм белән дә дошманга каршы көрәшкә чыктылар. Ләкин дошман беркемне дә аямый, яу яланнарында ятып калган миллионлаган асыл егет һәм кызларыбыз арасында каләм ияләре дә бихисап. Исән калганнары исә төрле жанрларда яу картиналарын, солдатларның батырлыкларның тасвирлаган әсәрләр иҗат иттеләр. Фронтта да, сугыш тәмамлангач та. Безнең авыл һәм районыбыз аша сугыш турыдан – туры узмаса да, аның гарасатлы давыллары һәр гаиләгә кагылган.
Безнең әнинең әтисе (Фазыловлар) яклап та, әнисе (Сәлиховлар) яклап та кулга корал алырлык яшьтә булган һәркем сугышта катнашкан. Фазылов Габлелхаликьның (Әнәч авылы) өч улы – Вахит, Мәҗит, Гани; Фазылов Ханнанның ике улы – Биктимер – (безнең әнинең әтисе) һәм Минегол – хәбәрсез югалганнар. («Хәтер» китабы, 15 том, 490 бит). Ә әнинең әнисенең (картәнинең) ике абыйсы – Хәлиулла һәм Вәлиулла һәм бер энесе - Галиулла Сәлиховлар (Олы Кәркәле авылыннан) сугышта катнашып исән – сау әйләнеп кайтканнар! Аларның исемнәре «Алар җиңү белән кайтты» китабына теркәлгән (8 том, 610 бит). Шулар арасыннан 1941 елның декабрендә сугышка чакырылып, 1945 елның октябрендә демобилизацияләнгән Вәлиулла Сәлихов турында сөйлисем килә. Хәрби юлын Калинин фронтыннан башлап, I Украина фронтында, II Белорус фронты составында фашистларга каршы көрәшә. Яраланып, алты ай дәвамында госпитальдә дәваланганнан соң яңадан фронтка җибәрелә. Яу юлларын үткәндә орден, медальләргә лаек була:
- II Дәрәҗәле Ватан сугышы ордены
- Кызыл Йолдыз ордены
- III Дәрәҗәле Дан ордены (997 815 кеше бүләкләнгән)
- «За отвагу» - медаль
- «За отвагу» - медаль
- «Отличный минометчик» - значок
- «За победу над Германией» - медаль
- Главнокомандующий исеменнән 12 «Благодарность» ала
(Ахмадиев Т. Х. «Воины – посланцы Миякинского района в боях за Родину». 1941 – 1945 гг. – Уфа – 1995; һәм Асия (Вәлиулланың кызы) һәм Вәрис Бәхтияровларның шәхси гаилә архивы).
Вәлиулла Сәлихов хәрби юлын минометчик вазифасыннан башлап, яу юлларын взвод командиры булып тәмамлый. Сүземне мин штык һәм каләм белән, дип башлаган идем. Әдәбият елы һәм Бөек җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мин фронтовик шагыйрьләр иҗаты белән кызыксынып, язучы һәм шагыйрь Хәким Гыйләҗевның иҗатына тукталдым. Минем кулымда Хәким Гыйләҗевның шигырь җыентыгы. Назар ага Нәҗми язган кереш сүзгә тукталам: «Хәким Гыйләҗев – стрелковый взвод командиры… дигән юлларны укыйм да игътибарым «эчтәлек»кә юнәлә һәм «Волынь дәфтәреннән» битләрен ачам. Анда түбәндәге юллар язылган:
Бу шигырьләр 1944 елның май – июнь айларында 1 – нче Украина фронты киң һөҗүм (Луцк – Сандомир операциясе) башлар алдыннан, Көнбатыш Буг елгасы буенда оборонада торган чакта, алгы сызыкта һәм аннан соңрак та язылганнар. Мин аларны бөтенләй онытканмын. Җиңүнең 30 еллыгы айканлы сугыш елларындагы архивларны актарганда килеп табылды минем өчен бик кадерле бу юллар.
Миңа ул чакта егерме беренче яшь иде. Мин взвод командиры идем, сугыш көндәлеге итеп язылган бу шигырьләрне, каләм тидермичә дип әйтерлек, шушы китабыма кертергә булдым.
А в т о р
Шигырьләрне йотлыгып укый – укый күз алдымнан фронт картиналары йөгерә. Артабан «Минометчик Сәлихов турында җыр»га тукталам.
Башкортстаннан еракта,
Буг буенда – Волыньдә,
Дошманны тукмый Сәлихов
Олы җиңү юлында.
Воронеждан Польшагача
Һөҗүм юллары буйлап
Сугышып үтте, дошманнарны
Миналар белән сыйлап.
Утта янмый, суда батмый
Днепро, Корсунь батыры.
Күкрәгендә, ак йолдыздай,
Медальләре ялтырый.
Сагындыра кайчагында
Туган – үскән Миякә,
Дим буйлары, вак чагыллар,
Кара кашлы кәләшкәй.
Батыр егет сагынса да,
Кайтыр юлы бер генә:
Фашист мәетләре аша
Бу юл илтә Берлинга.
Язмада күренүенчә, шагыйрь Хәким Гыйләҗев фронт көндәлегендәге шигырьләренә 1975 елда гына игътибар итә. Бәлки кайберләрен вакытлы матбугат битләрендә бастырып та чыгаргандыр, ә «Минометчик Сәлихов турындагы җыр» шигыйрьләр җыентыгының 1983 елда чыккан басмасында гына дөнья күрә.
Янә Асия Бәхтияроваларның шәхси архивындагы хәрби комиссариаттан алынган белешмә белән танышам: «1943 елның июненнән 1945 елның июненә кадәр 358 стрелковый полк составындагы минометное отделение командиры…» Ә Хәким Гыйләҗев – нәкъ шул дәвердә - взвод командиры. Әлбәттә взвод командиры үзенең кул астындагы минометчикларны яхшы белә булып чыга һәм яуда чыныккан Миякә батыры Сәлихов турында сокланудан җыр туа! Вәлиулла Сәлиховның хәрби наградаларына игътибар итсәк тә, оста минометчик булуына шик калмый. 1945 елның октябрендә, демобилизацияләнгән вакытта инде Сәлихов үзе дә взвод командиры дәрәҗәсендә була.
Минометчик Сәлиховның гаиләсе турында. Аны сугышка киткәндә тормыш иптәше Маһиямал алты баласы белән озатып кала. Ә сугыш елларында дүрт баласы тиф чиреннән вафат булып, ике кызы: Әнисә (1932) һәм Фәния (1935) белән каршы алалар. Сәлиховлар гаиләсе 1950 елга кадәр Сәмарканд шәһәрендә яшәп, туган якларына – Олы Кәркәле авылына кайтып төпләнәләр. Сугышка кадәр Бәләбәй шәһәрендәге татар – башкорт педтехникумын тәмамлаган Вәлиулла туган авылына кайтып рус теле укыта, артабан, хаклы ялга чыкканга кадәр төрле эшләрдә эшләп, 1976 елда, 68 яшендә вафат була. Ә тормыш юлдашы, 11 бала әнисе Маһиямал 2007 елда, 95 яшендә мәрхүм була. Сугыштан соңгы елларда бу гаиләдә тагын биш бала туа: 1946 – Асия, 1949 – Кадыйр, 1951 – Хәким, 1953 – Галия, 1956 – Рәхим .
Менә шундый бер шигъри җырның туу тарихы белән бәйләнгән орден – медальле командир язмышы. Шунсы кызганыч, бәйләнешкә чыгар өчен шагырь Хәким Гыйләҗев та (1997 елда вафат), минометчик Сәлихов та тереләр исемлегендә күптән инде юклар…
Өч бертуган Сәлиховларның берсе –
Хәлиулла Сәлихов.
|