Пятница, 19.04.2024, 13:54
Миякинская межпоселенческая центральная библиотека
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
ПОС
Решаем вместе
Хочется, чтобы библиотека стала лучше? Сообщите, какие нужны изменения и получите ответ о решении
Виртуальная служба
Wi-Fi-зона
«PRO.Культура.РФ»
интернет-читалка
ЛитРес
НЭБ РБ
НЭБ РФ
Уважаемые читатели! Национальная электронная библиотека определяет формы и механизм доступа граждан Российской Федерации к оцифрованным материалам библиотек федерального, регионального и муниципального уровня
Президентбибл
ЛитМир
.
Новости сайта
[17.04.2024][Новости ЦБ]
Моя семья – мое бога... (18)
[15.04.2024][Новости ЦБ]
Субботник (7)
[11.04.2024][Новости ЦБ]
Волонтёрское движени... (20)
[11.04.2024][Новости ЦБ]
Библионочь - 2024 (1803)
[09.04.2024][Новости ЦБ]
МЫВМЕСТЕ-2024 — уже ... (2119)
Статистика

Онлайн всего: 5
Гостей: 1
Пользователей: 4
abdullinafaagul80, nazyrowaalmira, sgavrilova-77, aminakayumova

 

Беркемдә онытылмый, бернәрсәдә онытылмый !

 

Гыйниятуллин Әмирҗан Тимерханулы

1927 елда туганБөек Ватан сугышы башланганда мин V нче сыйныфны тәмамлаган үсмер егет идем.           

Әтием – Тимерхан Гыйният улы, әнием – Зәйнуллина Хатирә Галимулла кызы, Байтимер авылы кызы.

22 июнь, 1941 ел, шимбә көн, иртәгә – якшәмбе, ял көне. Мин, 13 яшьлек үсмер егет, үзебезнең, түбән очтагы кыз һәм егетләр белән югары очка  - кичке уенга бардык. Егетләрдән без бүген икәү генә: Гайсин Әхмәтгали һәм мин. Гани бүген нишләптер кайтмады, югары очта куна калды булса кирәк. Без Мәрзия, Сафия  - үзебезнең урам кызлары белән кайтырга чыктык. Тик күңелдә әллә нинди шом бар, җан тыныч түгел,бер ялгызым өйгә керәсе килми. Инәй дә өйдә түгел, Ишледә, апам (1920елгы) белән җизнәмә кунакка киткән иде. Җәйге төн кыска, таң атарга да күп калмаган. Иртән көтү куганда, бертөрле шомлы шау – шу ишетелә: кешеләр шомланып «сугыш чыккан», - бит дигән хәбәр сөйлиләр, безнең күршедә генә авыл советы рәисе – Зәкиев Шәриф абый яши – бу коточкыч хәбәрне аның аша белдек.

 Сугыш башланган тәүге көннәрдә китүчеләр бик күп булды: Колхоз рәисе Булатов Газизҗан да китте. Шулай бер – бер артлы эшче көчләр сугышка китә бардылар. Катерпиллер тракторында Арсланов Гани эшли иде, улда сугышка китте. Аннары инде озак та тормый кара кәгазъләрдә килә башлады.

 Илдәге хәлләр никадәр аяныч булмасын, мәктәптәукулар барыбер туктамады. Әлбәттә укучыларга дәрестән соң да җәй дә кыш та эш бар: кыш басуда торып калган башакларны җыябыз, җәй көннәрендә – утауга йөрү, печән хәзерләү, урып – җыю эшләрендә эшлибез. Без мәктәптән кайтуга бригадир нәрәд белән көтеп тора: Фәлән атны җигеп, шунда эшкә барырга: я йөк ташырга, печән, салам кертергә, гомумән ат белән нинди эш башкарып була – барысын да эшләп карадык. Бригадларда 25 ләп ат, колхозның барлык эш – йомышы ат көче белән башкарылгач, атлар көндез бушамыйлар, шәхси хуҗалык йомышы өчен атларны бригадир төнгелеккә генә бирә. Атларның да иң яхшылары – фронтта.   1941 – 42 нче елларда келәтләрдә электән калган запаслар берникадәр бар иде әле, чагыштырмача арурак иде азык – төлек яклары. Иң авыр еллар, азык – төлек буенча, 43 – 45 еллар булды. Урам тулы теләнчеләр иде, алар я ятим, я өендә бер тәгам ризык булмаган кешеләр, тирә – як авыллардан да килеп чыгучылар бар; кереп ишек төбенә баса да, мөлдерәп карап тора, я булмаса кулын суза… Запасы булганнар я бер бәрәңге, берәр сынык икмәк биреп чыгара… «Халыкны ачлык үлеменнән алабута коткарды, - дигәннәренең дә тере шаһиты булдым. Әйе, ул елларда алабута котырып үсте. Бәрәңге уңышы да чагыштырмача югары кебек иде. Әллә шулай тоелды гына микән, карап торган азыгың шул булгач.

 Фронт солдатларны бер – бер артлы үзенә суырып алып тора, тылда эшче көчләр җитешми. Военкоматка чакыртып торалар, буй бәләкәй булу сәбәпле (буй – 1метр, 47 см. гына) армияга алмыйлар, хезмәт армиясенә җибәрделәр.Уналты яшем тулмаган иде әле, 1944 елда Свердловскийга агач кисәргә киттек. Юан – юан карагайларны кисеп аяк астына салып юл ясадык, торф озатыр өчен юллар ясарга кирәк иде. Биредә алты ай агач кистек. Шул ук 1944 елда Корган авылында (Бишбүләк районы) 44! йорт бикләнде. (Безне, үсмерләрне, шунда хәрби әзерлек мәктәбенә йөртәләр). Безнең Әнәчтә кавалеристлар әзерләделәр. Кемдер сугышта, кемдер ачлыктан шешенеп үлде. Яңа өлгереп, башакланып кына килгән яшел арышны ашап күбенүчеләр дә булды.

 Шулай булуга карамастан, халык җилкәсенә салган йөкләмәләр үз көчендә кала килде: хуҗалык башына – ике сарык тиресе, 40 кг. ит, 400 литр сөт, 200 йомырка.  Ил өчен, фронт өчен, җиңү өчен, тылдагылар үзләре ашамыйча фронтка җибәрә тордылар. Киптерелгән бәрәңге йөкләмәсе дә бар иде. Аны шәхси хуҗалыкларда киптереп тапшыручылар да булды; Ярлекәүдә, чиркәү подвалында да бәрәңге эшкәрттеләр: бәрәңгене шунда юып, әрчеп, турап мичкә куеп киптерәләр иде.

Самолет, танклар төзеп фронтка җибәрер өчен, тизрәк җиңү көнен якынайту өчен авыл һәм шәһәрләрдә – колхозчымы ул, завод – фабрика эшчесеме ул – берләшеп булдыра алган кадәр акча җыйдылар. Акчасы булмаганнар, ә ул юк та иде, әби – бабаларыннан мирас булып килгән сандык төпләрендәге иң кадерле, иң газиз, кемнеңдер төсе, кемнеңдер истәлеге итеп сакланган иң кадерле әйберләрен дә биреп җибәрделәр. Ул әйберләр арасында алтын – көмештән ясалган бизәнү әйберләре дә: чулпы, алка, беләзекләр дә бар иде. Менә шуларны сатканнан кергән акчалар да сугышка корал ясар өчен тотындылар.

Хәтер сандыгыннан

ӘтиемТимерханКаран авылында байга хезмәтче булып торган. 1928 елда Әнәчкә кайтып өй салып кергәннәр. Өй дигәнең 3,5+ 4,5 зурлыкта булган. Әти,коллективлаштыру башлангач, ат һәм сбруйларын тапшырып колхозга кергән (1930 еллар). Ләкин, мондагы шартларга, таләпләргә буйсынасы килмичәме, ошатмыйчамы, әни белән биш яшьлек улын – мине, картинәйне,(әни яклап) апамны (әнинең беренче иреннән туган бала, 1920 елгы) калдырып, 1931 елда Донбасска чыгып китә. Күпмедер вакыт үткәч, шул ук елда булса кирәк, әтине күрергә, әни белән Донбасска барып кайттык. Әти бәлән әнинең бу очрашуларының нәтиҗәсе булып 1933 елда ике игезәк кыз бала дөньяга килде. Шул ук 1933 ел. Әнине тагын колхозга керергә кыстыйлар. Без утырган сәкедәге киез паласны тартып алдылар. Әнинең юлпычта күпмедер оны бар иде; базда өч – дүрт бидрә  бәрәңге, бер тартмада – орлык бодае: барсын да талап алдылар. Имеш тә безне «раскулачивать» иттеләр. Әлбәттә, аның өчен бернинди дә акт төзегәннәрен белмим.Без картәни, әни, апам, ике сеңелем һәм мин – алты җан – ризыксыз тордык та калдык.Менә шулай итеп, бар «мөлкәтебезне» талап икенчегә колхозка керттеләр.

 Колхозның тирә – якта дан тоткан яшелчә – җимеш бакчасы бар. Анда җиләк – җимеш, яшелчәләрнең ниндиләре генә үсми! Аның башлыгы да, аграномы да – Арслангали Мөлеков абзый. (I нче бөтендөнья сугышында немецларга әсирлеккә эләгеп, бакча үстерү серләрен үзләштереп кайта).Ул инәйне рассада карарга, бакчачылыкка эшкә алды. Бакчалар – хәзерге түбән очтагы сыер фермасы тирәсеннән башланып, аръяктагы әрәмәлекләрне, бүгенге көндә Җиһаншин Эльмир биләгән участокларны биләп барлыгы 10 гектар мәйданга сузылган. Үсемлек – рассадалар аеруча игътибар таләп итә: аларга суны билгеле бер температурага җиткереп, җылытып кына сибәләр. Навеслар астында мич чыгарылып аңа олы казан урнаштырылган, әни казан астына ягып үсентеләргә сибәр өчен су җылыта. Бакчачылыкта эшләүчеләр төшке ашка да кайтмыйча эшлиләр, әни аларга аш та пешерә. Бакчачылыкның эш коралларын саклау корылмасы, подваллары бар. Җир эшкәртер өчен атлары да бар. Сугышка кадәр бакчачылык гөрләп торды. Сугыш елларында да бакчачылык таркалмады. Тавык фермасы урынында бакча җиләге – виктория гөрләп үсте. Бакчачылык тармагы әле алтмышынчы елларга кадәр тотрыклы тармак булып килде. Хәтта Стәрлебашта колхозның ларегы бар иде. Анда минем апам – Миңневафа эшли. Сабир карт ат җигеп шунда товар ташый. Бакча җиләге, карлыган, крыжовникларны стаканлап та саталар. Тиле суган үстерәләр. Аны өчәр әйләнеш чәчеп, хастаханәләргә тапшыралар. Халык шәхси хуҗалыкларда бик үстереп бармый, чөнки трудденгә яшелчә – җимешләтә дә түлиләр. Шәхси бакчаларда борай үстерәләр иде - сугыштан соңгы елларда, сугышка кадәр киндер дә үстерделәр, аны хуҗалык саен таратып та бирәләр иде, эшрәртеп киндер сугар өчен)

Колхоз балалар бакчасы да ачты, ул Макаев Ревальләр яшәгән өй урынында. Мин «ясле»гә йөрим, яхшы ашаталар, тамак тук. Хәтта үземә бирелгән азыктан өлеш чыгарып өйдә калган картәниемә йөгереп кенә азык та кайтарып киләм. Апам да әнигә ярдәмләшеп, аш пешерешеп йөри. 1933 – 34 еллар булгандыр, теге игезәк сеңелләрем үлде, тәрбия, карау җитмәгәндер инде.

 Мин 1936 елдамәктәпкә укырга төштем.

 Үзебезнең, Түбән очта, Макаев Ревальләр яшәгән урында башлангыч мәктәп. Өченче сыйныфка кадәр Макаева Хәнифә апа укытты, дүртенчедә – Гайфуллина Шәмсүнә апа. Дүртенчене тәмамлаганда имтиханнар тапшырдык. Бишенче сыйныфка  югары очтагы мәчет урынындагы мәктәпкә бардык.

1937 ел. Бик нык уңдырышлы ел булды, елы да уңышлы килеп, колхозның эше җайга салынып,«яңа тормышка» халык күнегә башлаган мәл булгандыр инде. Трудденгә дә 8 кг. ашлык бирделәр! Авылда биш бригада, югары очта – ике, түбән очта – өч бригада. бригада саен йөзәр баш ат. Барлык авыр эшләр ел әйләнәсенә атлар иңендә.  Сугыш башланыр алдыннан МТС тракторлары колхозларның җирен килеп эшкәртә башлады.

 1943 елда җиденчене тәмамлагач, Тозлыкуш ягында, сыйныфташлар белән җыелышып олы казан асып, аш пешереп мәктәп белән хушлашу үткәрдек. Җиденчене 22 бала тәмамладык.

 Әледән – әле хәрби комисариатка чакыртып торалар, ләкин буем кыска булу сәбәпле кая да булса җибәрүне кичектереп торалар.

 1943 ел, декабрь. Мине Кемеровога, кирпеч сугу эшенә дип язганнар иде, әлеге дә баягы, буем кечкенә булу сәбәпле, мине җәлләп урыныма апам китте.

 1944 ел, яз ае. Свердлауга, урманга – агач кисәргә җибәрделәр. Биредә алты ай урман кистек.

1945 ел. Җиңелчә генә яңгыр сибәләгән язгы иртә. Без, эш көчендәгеләр, Клавдийлар янындагы конюшныйдан атлар җигеп, берничә кеше бер төркемгә берләшеп, басуга китәргә җыенабыз. Ферма ягындагы тауга (Хаҗи тавына) үзең үстереп җыеп алу шарты белән тары чәчәргә рөхсәт иткән иделәр.Без кузгалып киткәнче, Ягъфәр абзый (ул фронттан туберкулез ияртеп  кайткан солдат иде) килеп җитте һәм сугыш беткән бит, ыланнар, дип хәбәр җиткерде. Кешеләрбу шатлыклы хәбәрне ишетеп ни эшләргә белмәделәр: берәүләр куанып кычкырып җибәрделәр, икенчеләрнең, «кара кәгазъ» алганнарның күзләрен яшь пәрдәсе каплады… Җиңү хәбәре – җиңү көне менә шулай килде: шатлык һәм кайгы сөреме белән, икесе бергә.

 1945 елның көзе. Сентябрь айлары.Миңа декабрьдә 18 яшь тула. Безне – өч авылдашны Белоретка, ФЗОга укырга җибәрделәр. Сираев Рәшит Сабир улы, Сираев Хәниф Баһау улы һәм мин. Алты ай укыдык. Җиде сыйныф тәмамлаганнар – токарныйга укыйбыз Безне әсир төшкән немецлар укыта.Рәшит – балковый кранга (завод эчендә рельслар буенча йөрүче кран) укый.1946 ел. Алты ай укыганнан соң укуны тәмамламыйча качтык. Белореттан тугыз көн буе җәяү кайттык. Авылга төнлә кайтып кердек. Яшеренеп кенә килеп тәрәзәдән карыйм: хәрби кием кигән хатын – кыз белән әни икәү өстәл артында нидер сөйләшеп, чәйләп утыралар. Минем котым чыгып «мине эзәрлеклиләр!» дигән уй башымны ярып үтте. Ни булса да була инде дип, әни белән икебезгә генә таныш булган «сигнал» белән өч тапкыр ишеккә шакыдым. Әни ишекне ачып ике генә сүз әйтте: «Нигә кайттың?»Ишек төбенә килеп җиткәч ни, ничек кенә каршы алмасыннар, кердем инде, өйгә. Теге хәрби киемдәге апа минем ФЗО киемнәремне салдырып, әнидән җылы су әзерләттереп, мине юындырып, киендереп, үзем сөйләшермен власть кешеләре белән,  дип чыгып китте. Бумиңа таныш булмаган хәрби киемдәге апа  детдомда эшли булып чыкты. Ял көне авыл советы рәисе Аминев Афзал (ул сугыштан аягын өздереп кайткан фронтовик) абый һәм  сәркәтип Хәтимә Ганиева килделәр.Сөйләшеп, аңлаштык, әлегә чыгып күренеп йөрмәскә куштылар.                                                                                                                   1946 ел, 26 март. Өчебезне дә («качкыннар»ны) хәрби комиссариатка чакырттылар, кая барасыз дип сорыйлар. Ике иптәшем Свердловскийга киттеләр; миңа, ниһаять, аяк очларына басып, сиздермәскә тырышып күтәрелә биргәч, 1 метр 47 см. урынына 1метр 50 см. булып күренеп, армияга – хәрби хезмәткә повестка тоттырдылар. Шулай итеп, Аминев Варис белән җәяү Миякәгә килеп, Аксенга барып Уфага киттек тагы комиссия үтү башланды. Тагын буй үлчиләр. Тагын аяк очларыма басып күтәрелә торгач, 1,51 гә тиклем «күтәрелеп» киткәнмен. Хәзер инде безне частьларга бүлгәләп, билгеләнгән урыннарга озаталар. Җидене беткәннәр – бер адым алга, - диләр. Безне, ягъни җидене беткәннәрне, «Красная шапка»га диләр. Ул командир исеме булып чыкты. Уфада конная тяга артиллериясендә учебкада, карантинда ятабыз. Тяга көче дигәнебез – атлар, бер кеше ике ат тәрбияли. Бер сәкедә 50 шәр кеше ятабыз, гел бер позада ятарга туры килә, борылырга мөмкинчелек юк. Июль аенда бу полкны расформировать итеп безне Алкинога китерделәр. Ерак Көнчыгышка җибәрергә әзерлиләр булып чыкты. Июль ае, без поезд вагонында, сәкедә, 80 кеше, 14 сутка буена Биробиджан - Хабаровскийга  таба китеп барабыз. Кем Камчатка, Сахалин тирәләренә – төрлебез төрле җиргә юлланганбыз. Безне Курил утрауларына, японнардан 1945 елда кайтарып алынган утрауларга тәгаенләп, Владивостокка алып киттеләр. Тау белән тау гына очрашмый, дигәннәре хактыр, күрәсең, мин шунда авылдашым – Ямалетдинова Зөлхиҗәнең абыйсы Габделфәритне очраттым.Ул фронтовик. Хәрби киемдәге кешенең тавышы таныш сыман тоелып, аңа ышынырга әйтәм, сүз башлап җибәрергә кирәк бит. Ә ул, чего, жить надоело что ли, дигән була, күрәсең биредә ул үзен хуҗаларча хис итеп, безне «маңка малай»ларга исәпләгәндер инде. Шулай итеп танышып, сөйләшеп киттек. Соңрак, 2 -3 тапкыр очрашудан соң, элемтәбез өзелде, хәрбиләр ич без. Алар үз юлыннан, ә без Владивостокка таба юнәлдек. Тагын пароходта дүрт мең кеше 9 сутка селкенергә туры килде, штормга эләгеп, пароходны дулкын уйнатты гына! Кит, акулалар күренеп – күренеп кала. Шулай йончып, солдат шулпасын ашый – ашый, Төньяк Курилга, Паромушир утрауларына, карантинно - минометный полкка, зенитная артеллирияга эләктек. Хәзер инде – чын солдатларбыз. Сугыш тәмамланса да, ил чикләре баребер тыныч түгел, хәрби өйрәнүләр дәвам итә. Әсир төшкән японнар, кореецлар биредә эшләп йөриләр.Пушка утыртырга котлаван казыйбыз. Шулай, бер бервакыт, үзебезгә ятарга землянка казыганда әрдәнәләп өелгән мәетләргә тап булдык. Нишлисең, солдат хезмәте бит, бирелгән фәрманны үтибез, шул урын күрсәтелгән икән – безнең эш, димәк казырга! Күпме тиеш, шул тиклемне казыганбыз, башка чара юк – мәетләр өстенә такталар җәеп, кәгазъ түшәдек тә, шунда – «окоп»та ятак ясап ятып йокладык…

 Мин армияда вакытта Ямалетдинов Йосып, Муллабаев Гафар, Минтимер… Диңгез флотында, Совгаваньдә,береговая охранада хезмәт иттеләр.

 Арада төрле яшьтәгеләр бар иде, хәтта 1895 елгылар да! Без утрауда җирдән аерылган бер халәттә идек: ноябрьдән язга кадәр сулар туңып эрегәнчегә кадәр пароходлар йөрүдән туктый. «Җир» белән элемтә өзелеп тора да, аннары инде, су юлы ачылгач, капчык – капчык җыелып яткан хатларны китерә башлыйлар! Беренче тапкыр мин өйдән язылган хатны 8 ай узгач кына алдым.

 

 1947 ел. Разведшколада хәрби өйрәнүләр, артабан техчастьтә – писарь. Армия килеште: буй 1 метр, 76 см.; авырлыгым – 76 кг. Настоящий «гүәрдин»! Без авыр климат шартларында хезмәт итүчеләр буларак, төшке ашка «наркомский паек» - 10 кешегә бер шешә спирт – (500 грамм) бирәләр. 1950 елда ул туктатылды.

 1951 ел, май ае. Мин демобилизацияләндем. Ләкин ул кайтып китеп була дигән сүз түгел, августка кадәр пароход көтеп ятарга туры килде. Безне салютлар атып, оркестрлар уйнап, тантаналы рәвештә озатып калдылар.

 1951 ел, 14 сентябрь, ниһаять, биш ел ярым дигәндә мин исән – сау, буй үстереп, берникадәр акыл утыртып, тормыш тәҗрибәсе туплап, шул ук вакытта акчалы да булып туган авылыма кайтып төштем. Хәрби хезмәттә миңа, вазифама карата солдатларга караганда дүрт тапкыр арттырыбрак түләделәр: оклад – 480 сум иде. Кием – салым да фырт, кесәдә акча да бар.

 Кайтуыма әни урында ята. 1947 елда өебезнең матчасы килеп төшеп, әнинең умыртка сөяге имгәнгән икән, бу турыда миңа хәбәр итүче булмады. 1941 елда апам да ире үлеп безгә кайткан иде. Бу авырлыкларны ничек үткәргәннәрдер, белмим. Әнине, рәхмәт яугыры, күршеләр карашкан. Кайту белән колхозга эшкә чыктым. Армиядан кайткач колхоз ике центнер ашлык бирде. Гаилә корырга әлегә исәп юк, бераз йөрермен әле димен. Ә өйдәгеләр өйләнергә кыстый. Миңа да димли торгач, өйләнергә дигән уй керде. Кызлар соң, күп тә ул, ни дисәң дә сугыштан соңгы еллар, егетләр генә санаулы!

Ул елларда Өршәкбаш – Карамалы авылында базар була торган иде. Йомышым төшеп базарга бардым. Шушы ук авылда карендәшләр дә бар. Урам буйлап атлыйм, миннән алда гына урам буйлап кәҗә җитәкләп бер кыз атлый: сөрмә тарткандай – кара күзле, кара кашлы. Безнең апаларга бер өй аша гына булган өйгә кереп китте бу кыз, мондый чибәркәйгә карата инде мин дә битараф кала алмадым, апалардан сорашып белештем: Яңгырчыдан апаларына килгән Фәттах кызы Гадилә булып чыкты. Хәзер инде, бер күрүдән үзенә гашыйк иткән кызны кулдан ычкындырып буламы соң, янына кердем, сөйләштек. Таныштык. Ул да минем белән бер елгы, Кемеровода, Свердловскийда «хезмәт» иткән тыл солдаты булып чыкты. Шулай танышып, озакка сузмыйча гына, 7 декабрьдәбашкодага барып, никах укытып, ЗАГСта теркәлеп, 1952 елны каршылаганда үзебезгә килен төшереп, гаилә корып шулай яшәп киттек. Шул мине бер күрүдә гашыйк иткән кара кашлы, сөрмәле күзле Гадиләм белән алтмыш ел бергә гомер кичереп  алты балага гомер бирдек. 1952 елда Галия кызыбыз туды, ул бүгенге көндә гаиләсе белән Үзбәкстанда, сигез балалары бар. 1955 – Фәния, 1956 – Гали ( яшь ярымда үлде, мәрхүм), 1959 – Хәлил, 1963 – Фәһимә, 1965 – Сәбилә.

Кара кашлы, сөрмәле күзле Гадиләм белән алтмыш ел бергә гомер кичердек

Әни килен белән 15 ел яшәп, 1967 елның октябрендә, 88 яшендә вафат булды.

 1952 елның көзендә Бәләбәйгә «механизация сельского хозяйства курсларына укырга җибәрделәр. Аны тик «бишле» билгеләренә генә тәмамлап, 1953 елда тракторда эшли башладым. Галиев Рәис Сәит улы белән бергә эшләдек:бер – беребезне алмаштырып.

 1958 – 60 елларда фермада учетчик һәм ферма мөдире.

 1961  - идарәдә – механизация буенча берара хисапчы, аннары янә тракторда эшләдем. Колхоз йомышы белән гусеничный тракторда Аксен, Ишембай Стәрлетамакларга йөрибез.1962 елда Аксенга сеялкалар алырга барып хәтта трактор белән Дим суына да «чумып» чыктым.

 1962 елда авылда ут үткәрелә башлады.  Мин электрик булып киттем. Беренче чиратта ферма, МТМ кебек корылмаларга үткәрелде. Урамнарга килгәндә, Тау урамы халкы дәррәү кузгалып, үзләре багана, чым табып, беренчеләрдән булып «Ильич» лампаларын кабыздылар. Гомумән, авылда ут үткәрү эшләре 1966 елга кадәр дәвам итте.

1966 – 69 елларда – склад мөдире

 1970 – яңадан тракторда

 1970, көз – яңадан склад мөдире, заправщик

 1976, май -  I бригадада техника буенча хисапчы

 1977 – II бригадада техника буенча хисапчы

 1986 – тракторлар бригадасы хисапчысы

1987 – 88 МТМ да нормировщик

 1987 елдан хаклы ялга чыктым һәм шул ук вакытта (уналты ел) ревкомиссия әгъзасы булып эшләдем.

Колхозтарихыннанхатирәләр

  • 1960 елларданбашлапколхозларгатехникакүпләпбүленәбашлады
  • 1975 – 76 еллардасыерфермасыкомплексытөзелдеһәм «торгынлык» елларындаҗимерделәр.Таладылар. Улелныкорылыкбулды. Агачяфракларындакиптердек, АВМда.
  • 1987 елда «Үрнәк» колхозында 42 йөкмашинасы, 32 комбайн, 52 тракторбариде.
  • Бригадтаэшләүче 42 хатынкызгатәрбияләпүстерерөченгектарлапчөгендербүлепбирелә.
  • Сөтчелекфермаларында22 хатынкызсавымчылар.
  • Силосямнарыпбригадтаэшләүчеирләрбалталом, кувалдалар: кулкөчебеләначаиделәр.
  • МТСтракторларыөченҗирсөрүсменанормасы – 8,5гектар. Тракторалдыннанкемдерфонарьтотыпяктыртыпбара. Берсеелкада (чәчүкорылмасы) икечәчүче. Орлыкныатбеләнкитерәләрдә, орлыкнытракторбарганшәпкәкапчыктанбушаталарда. Язгычәчү, көзгеурыпҗыючорындаяланнанкайтмыйчакунаятыпэшлиләр. Тракторбеләнлафеткасалыпчабалар.
  • 1976еллардасолыныңгектаруңышы – 42 центнертәшкилитте
  • ӘминевЧулпан, ВәлиевӘхәткукурузүстерүалдынгыларыбулдылар, районкүләмендәиңюгарыкүрсәткечләрнебирделәр. Кукурузхәтташултиклемуңды,басугаҗигелгәндугалыаткерепкиткәночракта, комбайнгаменепкарасаңда, улкүренмииде
  •  

 

  • Авылда күпчелек өйләр «воздуш» иде. Арада хәтта түбәләре камыш белән ябылганнары да бар иде. Ә камыш булган җирдә еланнар да була торган иде. Ә аяк асты – җир идән.
  • Тукмак чишмә башындагы, күпер төбендәге топольләрне Арслан карт утыртты. Агачлар кечкенә вакытта Чишмә башын агач казыклар утыртып киртәләп алдылар.
  • Бакчачылык булдыру өчен дә күп хезмәт таләп ителде, җир әзерләү өчен байтак өянкеләр төпләнде.
  • Малай чак хатирәләре. Без бер төркем малайлар бакчачылыктан кыяр урлыйбыз. Колхоз рәисе Сабахов Шәмси, бригадир Муллабаев Рәхимҗан, каравылчы Әхмәдулла абзый безне ат менеп бастыралар.
  • Каравылдда Сабир карт та торды. Ул Богдан башкорты, Муллабаев Габсаттарга –(Гафарның әтисе) Сабир малайлыкка килгән һәм Шадра Хатирә белән ярәшкәннәр.
  • Җиһаншин Мөхлис молотьбада аягын өздерде.
  • Миргалиев Сабирның әтисе тегүче – туннар тегә иде.
  • Рәхмәтуллин Фәнзил яшәгән урында тавык фермасы иде. Тавыкларга өстәмә витамин сыйфатында халыктан күмер җыялар иде.
  • Сугыш елларында һәм сугыштан соңгы елларда мәҗбүри рәвештә заем саталар иде. Икенче төрле итеп әйткәндә, кыйммәтле кәгазъ инде ул, билгеле бер вакытта, лотерея билетлары кебек аны уйнаталар. Бәхете булган кешегә күпмедер акча чыга.
  • Авыл советының йомышчы аты бар иде. Фатыхов Габдрафикь, Вахит абыйның энесе сугышка кадәр сабан туйларында, ат чабышларында йөри иде.
  • Зиннатуллин Миннеханның әтисе Афзал сабантуйларында ат чабышларында йөрде.
  • Сугыш вакытында колхозга 17 меңгә нәсел айгыры алганнар иде. Ул атны чамасыз куалап яндырдылар.
  • Сугыш елларында бер пот бәрәңгенең (16кг.) хакы 800 сум иде. Бер бидрә бәрәңге хакы – 400 сум.
  • Динмөхәмәтова Габидә әбиләр йортында зур казна сепараторы. Анда алып барып сөтне аертасың, каймагын калдырып, сөтне алып кайтып китәсең. Сөттән катык оетасың. Сыеры  - сөте булганнарга  яшәве чагыштырмача җиңелрәк булды.
  • Сарык сөте тапшыру йөкләмәсе дә булган чаклар булды.
  • Клуб башта Гаттир урынындагы мәчет урынында булды. Мәчетнең манарасын кисеп клуб ясадылар. Аннан соң  хәзерге клуб урынына күчереп салдылар. Хәзер клуб йорты пилорама урынында.
  • Хәзерге авыл советы хакимияте бинасы урынында пожарка иде. Сайлау көннәрендә пожаркада казан асып аш пешерәләр иде.
  • Без өй бетергән дәвердә бер бура хакы – бер сыер хакы иде. Без сыерны сатып бура алдык. Турмайдан, зелпе тамыры суерып тапшырып, (аны каучук ясар өчен кулланалар) акчасына бүрәнә алдык.

 

Мәктәп елларының хәтер сандыгыннан

  • МинемсыйныфташларымСәлимовМосавир, ГайсинӘхмәтгали
  • 5 нчесыйныфтамәчетурынындагымәктәптәукыдык. Озынпарталардабишәркешеутырабыз. Арадакүчмикалучылардабулаторганиде: укучылар төрле яшьтә

Тегермәннәр тарихыннан

  • Аръякта – ферма кырында
  • Аръякта әрәмәлекнең аскы ягында, бакчачылык урынында ике ташлы тегермән – Хәким абзый (Әбелгата улы) тегермәне
  • Аска таба, лагерьга төшә торган юлда, кәртәләнгән чишмә урынында Әхмәтгали тегермәне
  • Иван тегермәне (Тягашев Андрейның әтисе)
  • Җәйге лагерьдан аста – Петруха тегермәне
  • Зирек – Каранга җитәрәк
  • Зирек – Каранның үзендә
  • Видель тегермәне (II Миякәбашта)
  • Югары очта Шәяхмәт тегермәне ( Гайфуллин Рифгать белән Исхаков Миннеәхәтләр койрыгында)
Поиск
Литературная карта
Год 2024 в РФ
Год 2024 в РБ
Методистика
ЗЕМЛЯКИ-Герои ВОВ
Пройди тест
1. Вы здесь
Всего ответов: 15
Студентам ВУЗов
Центральная библиотека предоставит Вам учебники в электронном виде.Все необходимое для изучения юридических и финансово- экономических дисциплин, поготовки курсовых и дипломных работ - на одном диске!
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Архив записей
Форма входа
Друзья
Культура.Гранты РФ
Счетчик.КультураРФ
Президентбибл
Copyright MyCorp © 2024Конструктор сайтов - uCoz