Суббота, 20.04.2024, 13:09
Миякинская межпоселенческая центральная библиотека
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
ПОС
Решаем вместе
Хочется, чтобы библиотека стала лучше? Сообщите, какие нужны изменения и получите ответ о решении
Виртуальная служба
Wi-Fi-зона
«PRO.Культура.РФ»
интернет-читалка
ЛитРес
НЭБ РБ
НЭБ РФ
Уважаемые читатели! Национальная электронная библиотека определяет формы и механизм доступа граждан Российской Федерации к оцифрованным материалам библиотек федерального, регионального и муниципального уровня
Президентбибл
ЛитМир
.
Новости сайта
[17.04.2024][Новости ЦБ]
Моя семья – мое бога... (222)
[15.04.2024][Новости ЦБ]
Субботник (7)
[11.04.2024][Новости ЦБ]
Волонтёрское движени... (22)
[11.04.2024][Новости ЦБ]
Библионочь - 2024 (2003)
[09.04.2024][Новости ЦБ]
МЫВМЕСТЕ-2024 — уже ... (2119)
Статистика

Онлайн всего: 7
Гостей: 1
Пользователей: 6
aminevagulzhat, nazyrowaalmira, zilyagaliullina1963, zhurenkovailvina, aminakayumova, gafurovar6161

Главная » 2011 » Февраль » 7 » Хэтер бизэге (сценарий на тематический вечер по национальным обычая и традициям)
12:53
Хэтер бизэге (сценарий на тематический вечер по национальным обычая и традициям)
Разработала зав. метод. отделом Манакова Р.Х.
(Вэсил Галимов музыкасы Нэжип Исламов шигырена «Кайтаваз» жыры янгырый) (Кичэ утэсе зал чиккэн солгелэр,эскэтерлэр, суккан паласлар б-н бизэлгэн) Кибетлэргэ керсэн, базарларга барсан жанына ни кирэк барысы да бар. Халыкнын йорт - жире дэ ерып чыккысыз байлык белэн тулган. Тик нидер житми. Жан жылысы, бердэмлек житми бугай. 
Э бит борынгы бабаларыбыз бердэм яшэгэн, бер сынык икмэкне булешеп кон итсэ дэ рухи байлык мэтди байлыктан остенерэк булган ул заманнарда. Ничек кенэ кон курмэсен жиренэ житкереп йоласын да утэгэн, бэйрэмен дэ уткэргэн. Э бэйрэмнэр ул – халыкнын бергэлэшеп, бердэмлектэн ямь табып уткэргэн йоласы. Шулай ук кумэк башкарыла торган эшлэр дэ милли йола булып сакланган. Э бэйрэмнэр, омэлэр, уен-жырсыз, шаярусыз утмэгэн.
Кадерле тамашачылар! Эйдэгез эле без дэ, кич утырып уткэннэрне барлыйк, хэтер сандыгын актарып алыйк. Эле без тынлаган «Кайтаваз» жырындагыча эби-бабаларыбызнын, эти-энилэребезнен, узебезнен яшьлегебезгэ кайтып эйлэник. Бу кичэбезне без матур йола бэй- рэмнэребезгэ багышладык хэм «Хэтер бизэге» дип атадык. Борынгыдан килгэн йолалар хэрвакыт торле ырымнар, серле тылсымлы такмаклар яки жырлар белэн урелеп бара хэм алар шул йолаларнын аерылмас бер олеше, анын бер бизэге булып та торалар. Аларда халыкнын борынгыдан килгэн ышанулары хэм кузаллавы чагыла. Ел фасылларына караган, Кеше гомеренэ, кон-курешенэ, балалар доньясына багышланган бик куп йолалар гореф-гадэтлэр саклый халкыбыз.
 Ел фасылларына караган йолалар табигать, ел тэулегенен узгэреше белэн бэйле рэвештэ яшэп килэлэр. Игенчелек, терлекчелек белэн шогеллэнгэн авыл кешелэренен кумэклэп, ботен авыл б-н бергэлэп утэлэ торган бэйрэм- нэр хэм йолалары да кояш нурларына хэм кон жылынуга, улэннэр хэм агачлар яшэругэ, табигатьнен янаруына шатлану булып башланып киткэн- нэр. Ел фасылларына караган йолалар хэм бэйрэмнэрнен тарихы бик ерактан килэ. Алар буыннар арасында дэвамлылык, Бер-берсеннэн ойрэну, урнэк алу, бердэм рухи халэт тудыруга хезмэт итэлэр.
   Бэйрэмнэр алар куп кешелэр катнашып уздырыла торган кумэк куренеш хэм кешелэр арасында уртак рухи бэйлэнеш булган очракта гына бэйрэм тосе барлыкка килэ. Менэ без дэ узебезнен бэлэкэй генэ бэйрэмебезгэ жыелдык. Кеше хэрвакыт бэйрэмнэрне, рухи бэйлэнешне хэм уртаклыкны кирэксен- гэн.
   Татар-башкорт халкынын йола хэм бэйрэмнэре шушы тирэдэ яшэгэн чу- аш, мари, удмуртлар, шулай ук кончыгыш славяннар б-н дэ зур уртаклык курсэтэ. Бу исэ элек-электэн бер-берсе б-н аралашып, бер тосле булган тэби- гый шартларда тормыш-конкуреш тэжрибэсе туплап кон иту нэтижэсе бу- лып тора дип эйтергэ момкин.
  Хэр халыкнын да рухи мэдэниятындэ туган тел топ урынны алып тора. Ха- лыкнын туган теле, уз анна теле сакланган очракта гына милли йозе, гореф- гадэтлэр, йолалар да саклана.
Бортеклэп вэ берэмтеклэп жыйган, Жэухэрлэрне барлар чак житкэн,
Гореф-гадэт, хонэр югалмаган,
Купме еллар, гасырлар уткэн.
Каба белэн жеп эрлэгэн эби,
Палас суккан безнен жингилэр.
Куреп баксан, бездэ искитмэле
Милли табын, милли киемнэр.
     Игенчелек б-н кон кургэн халык очен язгы чэчу чоры ин эхэмиятле, ин жа- ваплы чор. Игенче аны котеп, эзерлэнеп каршы алган, атларын караган, тэр- биялэгэн, чэчу орлыгын барлаган. Язгы сабан эшлэре килеп житэр алдын- нан кешелэрне шушы жаваплы чорда узара якынайта, хезмэткэ дэрт, бердэм- лек уята торган торле бэйрэмнэр, тылсымлы йолалар куп булган. Аларнын мэгънэсе килэчэктэ иген унышынын муллыгын, ел килешлэренен эйбэт булу- ын телэу, табигатьнен ярдэмен коту хэм башкага кайтып кала. Мэсэлэн: «Зэрэ, зэрэ боткасы» - топ мэгънэсе язгы эшлэр башланырга вакыт житкэнлеген ботен халыкка хэбэр иту, бердэмлекэ чакыру.     
    Сабанга чыгар алдыннан йорт саен ярма, май жыеп, тау башына менеп пе- шерелэ торган ботка.«Зэрэ кычкыру» - сабанга чыгарга берничэ кон кала ба- лаларнын сабанга чыгарга вакыт житкэнлеген белдереп кычкырып йору йо- ласы.
   «Зэр – зэр зэрэгэ, иртэ тор да сабанга» - дип кычкырып йоргэннэр балалар. (Бу йола Казан арты халыкларында таралган булган). Э безнен якларда «Карга боткасы» эзерлэу булган бит инде. Керэшен татарларында «Кырау куу» йоласы булган, ул игеннэр чэчелеп беткэч уткэрелэ торган йола.
  - Элек кырау тошкэндэ нишлэтергэ аптыраганнар. Халык иске чабаталар алып чыгып, бер – берсенэ бэрешеп ярты басуга житкэнче чабата б-н атышып кырау куганнар. Кырау куып туктагач чабаталарын бергэ оеп янды- рып кайтып киткэннэр.
  Э менэ «сабан туйлары» элек яз коне кар беткэч тэ, чэчугэ чыкканчы уткэрелгэн. Бу безнен ел фасыллары б-н бэйле ин зур бэйрэмнэребезнен берсе. Жир бэйрэме, жыр бэйрэме
Жан бэйрэме – сабантуй
Соендерэ кунеллэрне
Сабантуйда туган уй;
Нинди гузэл минем халкым!
Бизэге, олгелэре!
Миллэтемнен кунеле
Кук Сабантуй солгелэре!
Сабантуй халык бэйрэме –
Козгесе кунеллэрнен
Тан калып тынлый болыннар
Тальян мон тугелгэнен.
Мэйдан тота пэхлеваннар,
Узыша олгерлэре
Ак омет булып жилферди
Сабантуй солгелэре!
Искиткеч, гажэеп хэм серле булган ул Сабан туе! Эле тэпи дэ йори башламаган сабыйнын мэйданнын читендэ генэ булса да урмэлэве куп- Ме шатлык бирэ! Ул хаман эчкэрэк урмэли. Э инде тэпи йори башлаганнар бу мэйданга бахадирдай аяк басалар. Сабан туенда корэшне башлап жибэруче малайларны эйтэсе дэ юк, - алар корэштэн Бер башка усеп чыгалар, хэер, жинелгэннэрнен хэле бик шэптэн булмыйдыр.
 Сабан туенын гасырлар чонгылыннан килгэн тэртиплэре бар.
  Сабан туе, сабан туе,
Илдэ Берне сайлар туй.
Кем батыр? – дип мэсьэлэне
Кап уртага салган туй.
 Сабан туйга хэзерлелек узенэ Бер кунеллелек б-н ел буена дэвам иткэн ди- яргэ момкин. Хэр ойдэ хэстэрлек курелгэн. Кул эшлэре эзерлэнгэн, йогерек атлар «аякларын кыздырган», корэшчелэр корэшунен торле ысулларын ой- рэнгэн, гармунчылар, музыка осталары коралларын караштыра.  
  Бу эшлэрнен берсе дэ югарыдан килгэн боерык б-н, команда б-н эшлэнми. Гасырлар буена килгэн йола, гореф-гадэт хэркемгэ билгеле, хэркем анын тэртибен белэ хэм шул тэртип буенча гамэл кыла. Бары илнен аксакаллары гына очрашып кинэшэлэр – кайсы авылда кайчан Сабантуй узуын билгелилэр.  
  Бу урында бераз чигену ясап, Сабантуйга эзерлекнен кыш житу б-н баш- лануын искэртергэ кирэктер.
  Ирлэр козге иген эшлэрен майтаргач, урман кису, болыннан чана б-н печэн ташу, ой хэм абзар кураны жылыту очен кирэкле чараларны куругэ керешсэлэр, хатын-кыз, кыз-кыркын, туку станнары алдына утырып, киндер, алача, солге, тастымал тукый башлый. Стан алдында куп очракта усмер кыз балалар утыра. Аналар, апалар, жингилэр аларны ойрэтеп торалар, житэкчелек итэлэр. Тукыма очен кирэкле эйберлэр, жеплэр эзерлэп, шурелэргэ жеп урау, килэп сару кебек эшлэр олкэнерэк хатын-кыз кулында булла. Кайчагында, кыска гына вакытка ботен ой хатын-кыз кулында булып, алар тукучы очен ярымфабрикат хэстэрлилэр. Лэкин стан алдында хаман яшь туташлар. Яшьлэргэ яна нэкышь торлэре, бизэклэр эзлэу, ягъни ижади эзлэну хас. Хэр тукучы узенэ ошаган рэсемнэрне ости, узгэртэ барган. Сэнгать академиясе булмаса да, кушма сэнгать, бизэу сэнга- тенэ ойрэту, ойрэну тукталмаган. Ин мохиме, бу сэнгать Сабантуйга килеп тоенлэнгэн.
Солге чигэм Х.. Жэлэлов.
Солге чигэм асыл жеплэр белэн,
Йорэк хисен салып бу жырга
Насыйп булса иде бу булэгем Мэйданнарда жингэн батырга
Ефэк жеплэр белэн солге чиктем, Уртасында чэчэк, гол генэ,
Жинеп алсан егет бу булэкне
Вэгъдэ бирэм сина мэнгегэ.
«Булэгем олгермэде эле», дип, кайбер кызлар ялындыралар (Э чынлыкта бу – егетлэрнен, кызларнын кабат очрашып мэзэклэшу- курешуенэ дэ сэбэп) Шул рэвештэ мондый Сабантуй эзерлеклэре халыкны курештерэ, дуслаштыра, татулаштыра, гореф-гадэтлэрне янарта, яшэртэ.
  Булэк жыюнын шулай ук уз серлэре бар. Халык фикере, халык хормэте бу очракта да беренче урында тора. Бу эш авылнын ин абруйлы, тэртипле егет- лэренэ тапшырыла. Егетлэр жырлар жырлап авылны эйлэнэлэр:
Атлар иярлэденме,
Тайлар йогэнлэденме;
Сабан туе житэ дип,
Булэк эзерлэденме?
 Идел суы тирэндер,
Сай жирлэре билдэндер;
Жырлап тору – бездэндер,
Булэк биру- сездэндер.
Рэхмэт эйтэм шул корабка,
Дингезлэр кичкэн очен;
Рэхмэт эйтэм яшь киленгэ,
Затлы солгесе очен.
Солген аклы, солген аклы,
Солген аклы-шакмаклы;
Эллэ урап алыйм микэн
Сез йорегэн сукмакны?
Атларым, йогэннэрем,
Атларда йоргэннэрем,
Сабан туе житэ диеп,
Шатланып йоргэннэрем.
  Бу шигырь юлларын укыгач сабантуйнын топ мэйдан тотучылары халык, атлар хэм солгелэр кебек тоела. Э бит атлардан башка Сабан туен куз алдына да китереп булмый. Э жинуче ат муенын чиккэн солге бизи. Ата-ба- балар телендэ «сабан кергэн», «сабан керешле» дигэн сузлэр булган. Буген бик ук анлашылмаган бу сузлэрнен эчтэлеге ул заманда хэркемгэ кон ке- бек ачык булган. Суз сабан сорергэ жигелэ башлаган оч яшьлек ат турында барган. Шундый атлар арасыннан чабыш атларын сайлап алганнар.
  Бу бэйрэмгэ торле миллэт халкынын да уз куреп тартылуы очен хозурланасын. Сабан туебызны яратып, якын куреп кабул итулэре очен башка халыкларга да рэхмэт кенэ эйтэсе кала. Куп кенэ кардэш халыкларнын да бэйрэмнэрендэ атка, корэшкэ бэйле йолаларнын булуы Са- бан туебызнын сойкемле якларын арттыра, анны чыннан да мобэрэк хэм ту- гэрэк итэ. Э бит дуслар, туганнар жыелган жирдэ кечкенэ генэ шатлык та ботененэ житэ. Сабан туенда сайрашкан халык ел буена ынгырашмый Яши хэм эшли. Э купме халык авыз ижаты бар буч ор турында. Сабан туйлары житкэндэ,
Парлап сабан жиккэндэ,
Упкэ сузлэр шунда бетэ
 Кысып суырып упкэндэ - дип жырлый халкыбыз.
    Сабантуй бизэклэрен безнен укучыларыбыз да бик матур тэсвирлаган. Мостай Кэримнен «Кыз урлау» комедиясен гына алыйк. Сабантуй барган конне нинди генэ кызык хэллэр килеп чыкмый бер авылда. Егетлэр кыз ур- лыйбыз дип эби дэ урлап кайталар. Э Эжмэгол картнын сабан туй жит дисэ яшьлеге исенэ тошэ. («Кыз урлау» комедиясыннан бер куренеш)
    Эйдэгез эле без дэ яшьлекне искэ тошереп жыр тынлап алыйк. (Жыр «Гармун алыйк эле, дускай» Г.Шакиров сузл. Р.Гатауллин муз.)
  Халкыбызнын чал гасырлардан килгэн тарихы чиксез куп югалтулар ки- черде. Шуларнын ин зурларыннан берсе – безнен милли бэйрэмнэребезнен жимерелеп юкка чыгуы. Шуларнын берсе «Жыен». Эйтеп киттек бит эле элек сабан туйлар чэчугэ тошкэнче уткэрелгэн, жыеннар исэ сабантуйдан сонырак башланып, печэнгэ тошкэнче дэвам иткэннэр. Шулай ук ел фасыл- лары б-н бэйле йолабыз. Халкыбыз бит бик акыллы, зирэк, йомарт булган.
  Жыен атамасы нэсел сузенэ туры килэ. Бер нэселдэн урчеп киткэн бер ничэ авыл бер жыен тэшкил иткэн. Э бит бер нэсел кешелэре никахлаша алмаганнар – нэсел-ыру таза булмый, нэсел корый дигэннэр. Нишлэргэ, каян кэлэш алырга? Эштэн буш вакытта бэйрэмнэр оештырырга, танышырга, кунаклашырга, кодалашырга. Менэ «жыен» бэйрэме, бу тэлап- лэрдэн чыгып, халык акылынын матур урнэген тэшкил итэ дэ инде. Бер жыенга (нэселгэ) караган авыллар бэйрэм иткэндэ, башка жыенга караган авыл кешелэре (яшьлэре дэ) бэйрэмдэ катнаша.Бер жыенга 5-10, хэтта куберэк тэ авыл кергэн хэм хэр жыен 5-6 кон барган, икенче атнада икенче жыен. Анна инде башка авыллар жыелган хэм аларны курергэ беренче жыен халкы килгэн. Шулай итеп 5 атна дэвамында жыеннар утеп 30 артык авыл халкы бергэ аралашып бэйрэм иткэн. Сабантуй, нигездэ, бэйге, аралашу, кодалашу хэм туганлык хислэрен ныгыту бэйрэме санала. Яшьлэр очен исэ бу бэйрэм танышу, тигез мэхэббэт нигезендэ гомерлек тормыш иптэше эзлэу, табу чоры. Шуна курэ бу еллык йолаларны яшьлэр бик яратканнар. Ата-аналар да кызларынын жыенда хэм уеннарда катнашуына каршы килмэгэн. Чонки халыкта гаилэ монэсэбэтлэренен топ нигезе итеп тигез мэ- хэббэт хэм бер-беренэ хормэт саналган. Яраткан кешен б-н гомер иту – кешенен рухи бэхете хэм гаилэ ныклыгынын топ нигезе итеп каралган. Э халыкнын жыенга эзерлэнуе узе бер зур вакыйга булган.
     Жыеннын уз кагыйдэсе дэ бар. Беренчедэн, жыеннарда жыр-бию, торле уеннар, кунел ачуларга куп вакыт бирелгэн. Топ музыка кораллары гармун, курай, скрипка булган. Икенчедэн, жыеннар кунаклар хэм читтэн кайткан туган-тумачалар куп булу б-н аерылып торган. Оченчедэн сабантуйда уткэ- релэ торган ярышларнын кубесе жыеннарда булмаган.
   Ат чабышы урынына яшьлэр, атлар жигеп, бер авылдан икенчесенэ барып кунел ачып йоргэннэр. Дуртенчедэн, сабан туен моселман хатын-кызлары ерактан гына кузэтергэ хокуклы булса, жыенда исэ кызлар бэйрэмнен узэгендэ, - алар егетлэр б-н бергэлэп кунел ачканнар, кичке уеннарда катнашканнар. Кыз кузлэу, яр сайлау нэкъ менэ бэйрэм вакытында хэл ителгэн. Шуна курэ ботен халык, бигерэк тэ яшьлэр, жыеннарны котеп ала торган булган. Хэм «акылы булган егетлэргэ матур кызлар табылган». Э хэзер хатын-кызлар жыр ансамбле башкаруында жыр тынлап алыйк. («Егет жыры» ).
     Жэй башында кызлар жыелышып «Чэчэк бэйрэме», «Жилэк бэйрэме», «Юа атнасы» уткэргэннэр. Шомырт чэчкэ аткач яисэ жилэк пешкэн вакытта, юа олгергэч, урманда ямьле тэбигать кочагында кызлар торле уен- нар уйнап кунел ачканнар. Самара якларында «Чэчэк бэйрэме» эле дэ сакланган. Э кичке уеннарны хэтерлэп эби-бабайларыбыз эле дэ хэтирэлэргэ бирелеп утыралар.
  Кичке уеннар элек-электэн халыкнын ин матур, ин куркэм йолаларыннан саналган хэм алар жыен булган коннэн башлап печэнгэ тошкэнче дэвам иткэн. Халыкта хэр нэрсэнен уз тэртибе булган.
    Жэйге матур кичлэрдэ, кояш баткач, картлар яткач, су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьлэрнен шат авазларына кумелгэн. Кичке уеннарда жыр-бию, уен-колке бер генэ минутка да тынып тормаган. Анда жырлы- биюле тугэрэк уеннары, ике урам арасында жыр ярышлары, шаян такмаклар эйтешу, кумэк хэм ялгыз биюлэр хэм башка кызыклы уеннар уйналган.
   Эдэби мирасыбыздан саналган татар язучысы Мэхмут Гэлэунен «Эйткэн идем бит мин сина» дигэн хикэясендэ кичке уенда танышу куренеше бик матур итеп язылган:
  - Абый япон сугышыннан исэн-сау йореп кайтып, йорт-жир, мал-туарны рэтлэп, бергэлэп оч ел кон кургэч, ойлэнеп башка чыккан идем. Ул вакытта энкэй мэрхумэ дэ исэн иде эле.
   Хэерниса узебезнен курше авылнын урта тормышлы бер кешенен кызы идее. Мин анын б-н жыен вакытында, тау астындагы уенда танышкан идем.
  Каравыл йогереш уйный идек. Мин такка калган идем. Анын тотышып торган егете тэбэнэк буйлы, жэенке борынлы ямьсез бер егет иде. Алар кул- ларын ычкындырып як-якка йогереп китэргэ дэ, мин аларны куып, икесенен берсен тотарга тиеш идем. Алар миннэн тоттырмыйча янадан бер-берсе б-н кавышырга тиеш иделэр.
    Алар аерылышып киткэч тэ, мин, егетен бер якка калдырып, Хэерниса артыннан чаптым. Ул да, суз чынлыгына азрак мине алдарга маташып караган булды да, елга буйлап эчкэ таба йогерэ башлады. Болай куышырга чыкканчы ук мин анын берничэ куз карашын тотып алып, кунелемэ салып куйган идем. Анын болай елга эченэ таба китуе мине аулакка чакруы иде. Шуны анлап алгач та, Хэерниса артыннан йогердем. Анын егете, кызынын минем кулдан ычкынмасын белгэч, тукталып калды. Узендэ минем б-н ярышырлык коч югын белде булса кирэк.
   Хэернисанын остендэ ак бизэкле кызыл ситсы кулмэк, чиккэн алъяпкыч, Башында тэнкэле калфак б-н кисея яулык, зэнгэр тосле чэчургечкэ тэнкэле чулпы таккан, аягында ор-яна, ап-ак оек-чабата иде. Ул бик шэп йогерэ икэн. Атлаган саен аягымдагы кэвешлэремнен укчэлэре кутэрелеп, барлык коч б-н чабарга ирек бирмэгэч, бу килеш барсам, Кеше колкосенэ калуым билгеле булганга, кэвешлэремне салып кулга тоттым да читекчэн йогердем.
Бер елга тамагына кереп, халык кузеннэн югалгач, туктап, ул узе мине котеп алды.
 - Мэхэббэтсез! Шул чаклы кумасан! Утерэ яздын ич! – дигэн була.
- Егетлэр куганнан улгэн кызны ишеткэнебез юк иде. Белмим тагын, мон- нан сон гына булмаса, - дигэн булам мин. Ул, еш-еш склап, акрын гына тир- бэлгэн кукрэген бер кулы б-н тотып торгач, жиргэ утырды.
- Азрак ял итик, арыдым! – ди. Мина шул гына кирэк иде. Янына ук утырдым, сойлэшэ башладык; исемен сорадым.
- Хэерниса! – ди. – Югары очнын Экмэли карт кызы, - ди.
- Син ни атлы? – дигэн булла.
- Ибрахим, - дим. – Атамны Гыйззэт дип эйтэлэр иде, - Дим.
- Белдем инде, - ди. – Алтавыз Гыйззэтнен унган Ибрае син буласын икэн, алай булгач!
 Мин дэ жавапсыз калмадым:
- Экмэли бабайнын эфэлэм тосле кыргый кэжэсе син буласынмыни? – дидем.
- Тэкэсенэ курэ кэжэсе! – дигэн булла. Арлы-бирле байтак сойлэшеп уты- рып, шаярып, кытыклашып, чеметешеп алгач, иптэшлэр янына киттек.
- Халыктан яхшы тугел, кайтыйк инде!- ди.
- Кургэн тосле дэ булмадым бит эле! – дигэн идем:
- Буре кузе кырын жуймас, егет кузе кыздан туймас!- дип куйды.
Шулай житэклэшеп акрын гына арлы-бирле сойлэнгэлэп кайтып килэбез.
- Хэерниса! – мин эйтэм.
 - Эу, жаный? – дигэн була.
- Яучы жибэримме? Мина килэсенме?
- Уйнап эйтмэсэн, мэсхэрэ итмэсэн?.. - Юк, ихластан! - Анан риза булса?! – ди.
Шул коздэ минем ойлэнуем аныкланган иде инде. ( «Идел» - 2006, №8) Менэ шулай яшьлэр танышып кавышканнар.
   Боек язучы Мирхэйдэр Фэйзинен эсэрлэрен генэ алып карыйк. Шундый матур авыл куренешлэре, яшьлэрнен кара-каршы эйтешле жырлы-биюле уеннары, бары да тормышчан килеп чыккан. Бу онгайдан бигерэк тэ «Галия- бану» драмасы безгэ бик таныш.
   Галимжан Ибрагимов б-н очрашуга баргач «Авыл тормышын нечкэ анлап, аны садэ, жинел, матур итеп курсэтэ алуда син ялгызсын» - дигэн мактау сузлэре ишетэ Мирхэйдэр Фэйзи.
   Сэлих Сэйдэшев музыкасы б-н бизэлгэн «Галиябану» кое, халык кое булып эверелде. Анны хэр жирдэ яратып жырлыйлар хэм тынлыйлар.
  Э хэзер без дэ менэ шушы жырны тынлап алыйк. (Жыр «Галиябану»).
Болгар чорында уеннар чагыштырмача иркен шартларда, кумэк рэвештэ башкарылганнар булса кирэк. Шул чорга караган риваятьлэрнен берсендэ Кама буенда кызлар уйный торган махсус урын булуы турында эйтелэ. Кыз- лар уенын карар очен анда Болгар ханы да килэ торган булган хэтта. Андый урыннар, курэсен, берэу генэ булмаган. Тарих битлэрендэ яшьлэр жыелып ял итэ торган урыннарнын «Кыз-тау», «Кыз каласы» дип аталуы турында мэгълуматлэр бар. Эмма акырынлап халык томышында ижтимагый бэйрэмнэр билэгэн урын тарая, чиклэнэ барган, иркенлэп кунел ачу, кумэк уйнау гадэтлэре дэ кысылган.
   Лэкин халык бэйрэмнэрен, жырл-биюле уеннарны бернинди янаулар да, куркытулар да юкка чыгара алмаган. Моны раслаган мисаллар тарихта аз тугел. Шуларнын берсе – «Жыен кыйссасы». Халык кунеленэ хуш килгэн жыен бэйрэмен, анын уеннарын, ирекле булуын яклап язылган бер бэеттэ шундый юллар бар:
Кайвакыттан бирле чыккан
 Бу жыеннын булуы,
Хич тэ файда бирмидер
Дошманнарнын тыюы.
Халкыбызнын тагын бер куркэм бэйрэм йоласы ул «Сэгать»
Туганаш куллары кебек Гузэл жирлэр бар микэн? Сэгатьтэ бер сылу курдем – Кемгэ насыйп яр икэн?..
   Жырнын мэгънэсенэ тошенер очен Бишбулэк, Миякэ, Элшэй районнары очпочмак булып очрашкан тоштэ, Мэнэвез елгасы буена урнашкан зур куркэм авыл – Усак-Кичудэ булырга кирэк хэм нэкъ 7че июньдэ. Биредэ бу конне ел саен шушы як татар-башкорт халкына гына хас «Сэгать бэйрэме» уза. Анын тулы исеме «Сэгать суккан кон», гадэттэ исэ «Сэгать» кенэ дип йортэлэр: «Сэгатькэ» барабыз, «Сэгать» тэ очрашабыз, «Сэгать» тэ танышкан идек»…Бэйрэмнен эчтэлеген «Табигать хэм Кеше» дип билгелэргэ була. Борынгылар «Экология» сузен ишетмэгэннэр дэ, Эмма узлэренен табигать балалары икэнлеген яхшы белгэннэр, анлаганнар.
   Сэгать тереклеккэ табыну коне, кешегэ яшэу шартлары тудырган мохиткэ: якты кояшка, зэнгэр куккэ, кара жиргэ, суга, яшел агачларга, улэннэргэ, чэчкэлэргэ дан жырлау, хэммэ жан иясен – хайваннарны, кошларны, божэк- лэрне хормэтлэу мизгеле. Шул коннэн олкэннэр балаларга су керэ башларга рохсэт итэлэр, дару улэннэре жыялар, кышка мунча себеркесе эзерлилэр. «Сэгать»тэ бу конне егетлэр кыз кузлилэр, козен каз омэлэре чорында туй ясарга суз куешалар – мондый гаилэлэр аеруча бэхетле була имеш.
  Бу коннен озынлыгы 17 сэгать. Елына карап, йэ унжиде тулыр-тулмас, йэ ике-оч кон элек кенэ тулып узган булыр. Э ни очен фэкать жиденче июньдэ. Кешелэр кояшка табынган чакта ук уйлап чыгарганнар аны.
  Жиде – гомумэн серле сан: жиде кон – атна, адэм башы жиде тишек: ике куз, ике колак, ике борын куышлыгы, авыз…
  Жидегэ бэйлэнгэн эйтемнэр, мэкальлэр дэ бик куп безнен халыкта. Эйдэгез эйтеп карыйк эле. (Эйтемнэр эйтелэ: «Жиде кат кук», «Жиде Юл чаты», «Жиде кат жэхэннэм»,»Жиде кат улчэу», «Жиде тон уртасы», «Жиде бабадан калган», «Жидегэн йолдыз», «Жиде жэннэт ишеге». Менэ монысы шэп эйтелгэн! Жиденче июньдэ жиде жэннэт ишеге ачыладыр бэлки. 17 сэ- гать озынлыгындагы кондэ, жэйнен 17 яшьлек кыз шикелле саф, пакъ чагы. кызык була анда, кунелле. Язылмаган тэртип буенча, бэйрэм оста гармунчынын уйнавына юиешудэн-жырлашудан башлана:анны уртага чыгарып утырталар, як-ягына ике чибэр кыз баса; гармунчы уйный, э болар нэкышлы кульяулыклар б-н анын мангай тирен сортеп торалар, соныннан ул кульяулыклар гармун каешын бизи. Э авыл тып-тын, ботен халык «Сэгать»тэ. Эйдэгез эле без дэ шунда куз салыйк. Жырлашып, биешеп алыйк. 7 ле серле сан б-н бэйле нинди жырыбыз бар эле безнен.
(Жыр «Жидегэн чишмэ». Гомэр Бэширов сузлэренэ Сара Садыкова кое).
 Доньяда бер нэрсэ дэ ялгыз булмаган кебек, жыр да бер узе генэ яши алмый. Анна хэр чак бию юлдаш.
Атам-анам биегэн, 
Ямь тапкан ул биюдэн.
Жилкендереп биик эле,
Курыкмыйбыз биюдэн!
Сокланырсын сылу кызга,
Килешэ калфак кию.
 Борынгыдан килгэн бит ул,
Тыпырдатып бер бию. (Бию башкарыла)
  Шулай итеп ямьле жэйлэрне, печэн ослэрен, козлэр алыштыра. Урып-жыю эшлэреннэн сон «Сомбелэ» (уныш) бэйрэмнэре утэ. Халык кышка эзерлэнэ. Безнен халык гомер бакый ат хэм каз асыраган. Омэлэрне шулкадэр матур итеп оештыра белгэн.
  Кыр эшлэре жинелэйгэч, урасын урып, сугасын сугып амбар киртэлэрне тутыргач, авыл кешесе сугым суя башлаган хэм бу гадэт эле дэ шулай дэвам итэ.
Олы шатлыгы урамнарга ташып чыга – ул да бутэннэрдэн кэм тугел бит, энэ, оя тутырып бэбкэлэре чыккан иде, ишегалларына ямь биреп казлары кангылдашты, инде шул михнэт-мэшэкатьлэрнен бер рэхэтен курер кон дэ килеп жите. Авылда каз омэсе!
 И-и, кыз-кыркыннын киенеп-ясанып, кэс-кэс басып, коянтэ-чилэк урынына казлар асып, чишмэ буена китулэре! Саф, салкын чишмэ суында казларны сонгы кат коендырырга алып барулары! Кузлэр – тэрэзэдэ. Бала-чага аяк астында ботерелер, капка тобендэ анны-моны сойлэшкэн булып ирлэр таптангалап торыр. «Кызларыгыз симез микэн! Казларыгыз сылу микэн!» - дип, юри шаярткан булып калырлар. Кыз б-н казны юри генэ буташтырып сойлэшми авыл кешесе. Жэй буе коне-тонне белмичэ, ял курмичэ эшлэгэн белэклэргэ генэ тугел, йорэклэргэ дэ бэйрэм кирэк бит. Омэ караган булып кызлар кузлэгэн егет-жилкэннен уенда туйлар тугелдер дип, кемэйтэ ала?! Никах сэгатьлэре сукса, каз омэлэренэ ялганып туйлар да горлэр, авыл тугарылып, рэхэтлэнеп бэйрэм итэр.
Каз канатларын санадым
Тезелеп кагынганда.
Тулган айларга карадым
Озелеп сагынганда.
  Каз йоныннан тутырылган ястык-тушэклэр,мамыгыннан тутырылган, остенэ ак челтэр ябылып купертеп куелган йомшак мендэрлэр авыл оенэ ямь биреп, хужаларынын унганлыгын, тырышлыгын курсэтеп тора.
  Омэгэ чакырмасан, кызлар упкэли. Чонки каз омэсендэ катнашу кызлар очен дан хэм дэрэжэ санала, унган кызларны гына чакыралар каз омэсенэ. Элеке вакытларда кайбер кызлар - «Жинги, мине каз омэсенэ чакырсан, бушлай урагынны урып бирер идем», дип, алдан ук эйтеп куя торган булганнар.
  Каз юарга тошкэндэ ойдэн инешкэ тиклем каз каурыйлары, каз йоннары чэчеп барыла. Бу юрау, телэклэр шуны анлата: килэсе елга казлар бэпкэне куп итеп чыгарып устерсеннэр, каз котуенен бер очы капка тобендэ, икенче очы инештэ булсын янэсе.
  Омэ эшлэре уен-колкесез, жырсыз утми элбиттэ. Каз юып кайтучы кызларны гармунлы егетлэр озата кайталар. Э ойдэ кайнар кабартма, каз маенда майланган коймак, каз бэлеше, каз шулпасы котэ.
(Каз омэлэре турында шигырьлэр: Э.Атнабаев «Каз омэсе», А.Хэлим «Каз йолкалар кызлар») Каз омэлэреннэн тыш омэ ясап сус туку, тула басу, киндер сугу, киез басу, э безнен чорларда мамык эрлэу, шэл бэйлэу кебек кумэк эшлэр дэ башкарылган. Омэ вакытында шул хезмэткэ караган жырлар, койлэр янгыраган. Мэсэлэн, шуларнын берсе «Тула кое» хэзер дэ сакланган.
Булыр микэн бу тула,
Булмас микэн бу тула?
 Бу туланы басып беткэч,
Уйнатыр микэн хужа? –
( «Омэ жыры» Тажи Гыйззэтнен «Бишбулэк» пьесасыннан. С.Сэйдэшев кое)
   Тоннэр озайгач, кызлар, яшь киленнэр бер-берсенэ кич утырырга йорешэлэр. Кич утырырга кул эше – бэйлэу, чигу, эрлэу б-н килэлэр хэм искиткеч кунелле итеп, кызыклы хэллэр, мэзэклэр сойли-сойли, тоннэр буе дип эйтерлек эшлэп утыралар. Менэ эшлэгэн эшлэрне чагыштырып караулар, мактаулар китэ. Менэ берэунен чигуенэ сокланалар, менэ бер кыз эхирэтенен Насибына дип бэйлэгэн биш бармаклы биялэен киеп карап Насиблар турында кызыклы сузлэр эйтэ. Кутэрелеп колэлэр, шаяралар… Китэ Насиблар турында мэзэклэр сойлэу.
   Хэтсез эш эшлэгэч, киленнэр, олырак яшьтэге апалар кайтып китэ.Кызлар исэ куп вакыт кунарга кала. Бу эле аулак ой тугел. Хужалар каядыр киткэн, йорт башы булып бер эби генэ калган ойдэ яшьлэрнен кич утырулары тагы да кызыклырак, уен – колкеле, жырлы-такмаклы,шау-шулы була. Тэрэзэ то- бенэ шыпырт кына егетлэр килэ. Алар ничек кенэ шыпырт йормэсен, эчтэге кызлар бик тиз сизеп ала. Менэ бер егет тэрэзэ капкачын кысып кына ачып ой эчендэгелэрне кузэтэ. Аны танып алган кыз тэрэзэ аша егеткэ козге курсэтэ. Бу синен очен якты йозем диюне белдерэ. Э таныш булмаган, яисэ жан тартмаганнарга козге курсэтмилэр. Козге кулдан-кулга йори. Тик егетлэрне ойгэ бик кертеп бармыйлар. Тэрэзэ аша торле такмаклар эйтешеп жырлашалар.
Жэй дэ яшел, кыш та яшел
Арыш басукайлары,
Былбыл тал тибрэткэн кебек
Аяк басукайлары.
Елмаюы, куз карашы
Иркэлидер йорэкне,
 Аны гына соя жаным,
Башка беркем кирэкми.
Бэйлим эле ак биялэй,
Булэк итсэм, киярсен,
Мэхэббэтен саф, нык булса,
Сурелмичэ соярсен.
Тэрэзэгэ килгэнсен,
Бурген басып кигэнсен.
Басып кисэн дэ таныйм-
Чыгарга хэйлэ тапмыйм.
Ай ли дусларым,
Апаларым, кызларым,
Тэрэзэдэн ай карый,
Жырлап алсак та ярый. дип жыр такмаклар эйтелэ. (Жыр «Алты егет» халык жыры, шигырь Айдар Хэлим «Шэл бэйли кызлар»)
   Кич утырып, аулак ойлэрдэ хатын-кызларыбыз куз нурларын алырдай, искитмэле солгелэр сукканнар хэм чиккэннэр. Кызлар узлэренэ бирнэлек эзерлэгэннэр. Солге чигунен серлэре буыннан буынга кучеп килгэн, кызларны бу эшкэ кечкенэдэн ук ойрэтэ торган булганнар дип сойлэп утек инде. Бу тинсез сэнгать эсэрлэре халкыбызнын кондэлек тормышында, конкурешендэ, жырларында кин урын алган. Аларны халык гасырлар буе юлдаш иткэн хэм йорт-жир курке итеп кенэ тугел, гаилэ ядкаре итеп тоткан.
   Солге символ, миллэтебезнен йозе. Солге безнен хатын-кызларыбызнын осталыгына хэйкэл. Анын очен ир-егетлэр сабантуйларда бил алыша, аргамакларда чабыша. Куз нурларын кушып, кабатланмас бизэклэр тошерелгэн солгелэр ин зур булэк итеп каенанага бирелэ торган булган. Кияуенен якыннарына да кэлэш солге булэк иткэн. Чигуле алъяпкычлар, кулъяулыклар таратылган туй вакытларында. Кияу оенэ беренче аяк басканда да ишек башларына чиккэн солгесен элгэн яшь килен.
   Ин матур солгелэрне алып карасан да, аларнын бизэклэре бер-берсен кабатламаган. Бизэгенэ карап, аларнын исемнэре дэ хэр якныкы узенчэ янгырашлы: алмалы солге, асалы солге, чуплэмле солге, чуптарлы солге, кубэлэкле солге, данлыклы казан солгелэре, кызыл башлы солгелэр белэн дан тоткан халкыбыз.
   Пенза олкэсе авылларында шундый гадэт булган: кыз кеше унбиш-егер- ме солге тукып бетергэч, узенен дус кызларын, куршелэрен чакырып, чэй мэжелесе уткэрэ, узе тукыган солгелэрне жэеп-жэеп курсэтэ.
  Ин матур солге – кайнана солгесе, чуплэмнэре унике жирдэ булган.
 Чиккэн солге – яшьлек истэлегем,
Яз голлэре, монлы горлэвек.
Чиккэн солге – минем
Гомер юлым Кышкы буран, жэйге кулэвек.
Чиккэн солге – яшел урман юлы,
Козге сагыш, кышкы бозлавык
Чиккэн тослэремэ карыймын да
Эндэшалмый торам беравык.
Чиккэн солге – булэк балаларга
– Кузлэремнэн кучкэн нурларым.
Ничэмэ тос, ничэмэ жыр анда
– Хэр тосендэ минем кулларым.
Чиккэн солге энилэре тосе,
Сагынганда искэ алырлар,
Янып торган яз бизэге чиктем,
 Гомер утэр, голлэр калырлар.
(Эльмира Шарифуллина)
(Жыр: «Чигу чигэ кызлар» М. Кэрим сузл., Ю.Узэнбаев кое.)
  Чигу чигунен бик торле булуы да билгеле. Э менэ алтын белэн чигу бигерэк тэ куркэм хезмэт. Безнен халыкта алтын белэн чигу сэнгате аерылып торган. Осталар тубэтэй хэм калфаклар, хатын-кыз очен бэрхет аяк киемнэре, тылсымлы янчыклар, данлыклы Казан солгелэре чиккэннэр. Алтын белэн гадэттэ бэрхеткэ, сирэгерэк ефэк, йон хэм киже-мамык тукымага чиккэннэр. Ботерелгэн алтын жеп белэн гранат кебек куе кызыл, аксыл-зэнгэр, чия тосендэге, алтын сыман, зэнгэр, яшел жирлекле бэрхеткэ бик тэ нэфис чэчэк-улэн бизэклэре чигелгэн.
  Эллэ ничэ торле бизэкле калфаклар алтын жеплэрдэн ясалган композиция- лэрнен узенчэлеге белэн аерылып торган. Калфаклардагы ин таралган тор – чэчэк бэйлэме, бодай башагы, йолдыз хэм ярым ай сурэтлэре, шулай ук вак бэйлэмнэр рэвешендэ кошлар хэм чэчкэлэр рэсеме. Калфаклардагы икенче бер узенчэлекле бизэк – алтын каурый.
  Тубэтэйнен тубэсен дэ алтын белэн чиккэннэр. Бизэк тубэтэйнен яссы то- бенэ шахмат тэртибендэ, э чите буйлап дулкынлы-дулкынлы чэчэк-усемлек формасында урнаштырылган.
Бэрхетлэрдэн тегелгэн,
Ука белэн чигелгэн
Нэкышларга комешлэргэ
Алтыннарга кумелгэн!
Безнен хатын-кызларыбыз
Эшнен серен белгэннэр.
 Кич утырып, жырлар жырлап
Оста чигу чиккэннэр.
Балкып тора тубэтэйлэр
Энже бортеклэр белэн.
Алар монда килгэн гуя
Чын экият иленнэн
Бу солгелэр, эскэтерлэр
Тамбур белэн чигелгэн.
Эллэ инде ослэренэ
Чын чэчкэлэр сибелгэн.
  Борын-борыннан безнен энилэребез ойнен эчке кыяфэтенэ бик нык игътибар биргэннэр. Ой бизэр очен палас, келэм сукканнар, солгелэр, мендэр тышлары чиккэннэр. Энилэр боек рэссамнэр, узлэренен нэкышларында гомер курмэгэн тутый кошлар, экияти жанварларны, куз явын алырлык чэчкэлэрне чигеп, безне балачактан гузэллек, тылсым донясына алып кергэннэр.   Мендэр тышларындагы бизэклэр аеруча тырышып чигелгэн. Каты кузле, яман кунелле кешелэрнен кузлэре шушы матур, чигешле мендэрлэргэ тошэ дэ хатын-кызларга куз тими имеш. 
  Шагыйрь Сабир Эбсэламов та узенен бер шигырен «Энкэм мендэрлэре» дип атаган.
Эни чиккэн мендэр бер пар иде,
Кош йоныннан жыйган кабартып.
Башым салган саен тоштэ курэм,
Чэчлэремнэн сыйпый яратып.
Энкэм мендэрлэре пардан иде,
Сурудэ ук берсе сидерэде.
 Мамыклары тузды ой эченэ,
Шул чигэмэ буген сибелэме?
Яна суру чикте тоннэр ялгап,
Куз нурлары белэн нэкышлап:
- Ярын булыр, гомере барлар курер,
Кыйбла яктан кайтыр аккошлар.
Кайтты кошлар, пар канатлы булып,
Козсез китмэс кулгэ бер тошкэч.
Кавышырга язын насыйпларны
Алкышлады камыш, жил искэч.
Морадына ашты ометем дэ,
Жанны кумде котлау, алкышлар.
Энкэемнен алъяпкычы тосле
Дулкыннарга кунган аккошлар.
Узе инде юк шул яннарымда,
 Колагымда газиз тавышы:
- Кавышканын уз ишеннэн булсын,
Гомерлеккэ булсын табышын!
Истэлеккэ калды пар мендэре,
Кош йоныннан жыйган кабартып.
Башым салган саен тоштэ курэм,
Чэчтэн сыйпый энкэм яратып.
   Борынгыдан калган жан рэхэте дигэн суз бар. Хормэтле тамашачылар, менэ буген сезнен куз алдында торучы бу оста кулларнын ижат жимешлэрен карагач та, жанга рэхэт булып китэ.(Кул эшлэре б-н танышу, бэя биру. Борынгы эшлэрнен тарихы б-н танышу).
   Матур озын койлэрне хэркем башкара алмаган кебек, бу эшлэрне дэ телэсэ кем эшли алмый. Шэмдэллэрдэ генэ утлар яна, Голямал,
Житкэн кызлар киндер жеп эрлилэр…
   Билгеле борынгы эбилэребезнен, шэм яки чыра яктысында ойлэре дэ карангы, эшлэре дэ ялыктыргыч булгандыр эммэ кунел бизэклэре жырларга урелеп, шул моннар белэн безнен коннэргэ тиклем килеп житкэн. Э жырлары кунеллэрне юатучы, озын кичлэрне яктыртучы булган. (Халык жыры «Голямал» башкарыла)
    Уз вакытында яшьлэр арасында таралган уен-бию, жырларнын хэм жырсыз уеннарнын бер олешен «аулак ойлэр», «урнаш ойлэр» уткэру гадэтенэ бэйлэп карарга кирэк. Кызлар хэм егетлэрнен кара-каршы жыр эйтешулэрен, кубызга, гармунга яисэ такмакка биюлэрен хэм «Йозек яшереш», «Куз бэйлэш», «Яулык салыш», «Жэза бирешу» кебек уеннарнын эчтэлеген дэ, яшэу формаларын да аулак ойлэрдэн, утырмалардан башка куз алдына китеруе кыен.
Эйдэгез эле без дэ уеннар уйнап, табышмаклар эйтешеп алыйк.
Сез белмэгэн нэрсэ юктыр
Шулай буласын белэм!
бирэм, жавап котэм
Булэклэр узем белэн.
Тынлагыз табышмак эйтэм:
Мин тугэрэк, жип- жинел,
Тотсан койрыктан минем
Мэнге кутэрэ алмыйсын,
Хич тэ арттан калмыйсын. (Йомгак)
 Яраткан да ябышкан (Исем)
Сыернын ятканда ин беренче кай жире жиргэ тия? (Йоны)
Аш пешергэндэ ин башта нэрсэ салалар? (Куз)
Доньяда ин тиз нэрсэ йори? (Уй)
Ыж – ыж, аждаха, йорэгендэ уты бар, Корсагында суы бар, тубэсендэ кузе бар, Ярый эле узе бар. (Самовар)
Дурт татар читэн урэ, Берсе арада йори. (Бэйлэу)
Чытыр-мытыр остеннэн Тимер таяк ыргыттым. (Чигу)
Эйлэнгэн саен калыная. (Йомгак)
Зыр-зыр эйлэнэ, узе килеп бэйлэнэ. (Орчык)
Ай киттем, ел киттем, энэ буе жир киттем. (Тегу)
 Узе кечкенэ, узе ялангач, алай да ботен доньяны киендерэ. (Энэ)
    Розалия Солтангэрэеванын «Башкорт халык йола уеннары» - дигэн китабында олы эбилэрнен хэтерлэулэре буенча шулай дип языла: - Аулак ойлэрне куптэн уйный идек. Тэудэ бер эбинен оен сойлэшэлэр. Кече йомга коненэ тэгаен итэбез. Бер тэвэккэлерэк кызны хужа итеп билдэлибез. Хэр кемнэн берэр калактан чэй, берэр сыныктан икмэк, ярма х.б. жыялар. Хэтта, эбинен кое килсен дип, берэр буй утын, керосин алабыз. Ул керосины энилэ- дэн яшереп уртлап ала идек. Куберэк, бармакларга уймак киябез. Агач бидерэгэ бармак белэн тукылдатып, койлэп, такмаклап бии идек.
Э без такмаклап тормыйбыз, аулак ой хэллэрен жырчыбыздан сойлэтэбез.
(Жыр «Аулак ой». Гарифжан Мохэммэтшин сузл., Луиза Батыр-Болгари кое).
Тормыш яме (Эльмира Шарифуллина)
Бисмилланы эйтеп, токмач кисэм,
- Ак яулыгым ябып башыма,
- Тел остендэ генэ тотарлык ул,
 Туганнарым килсен ашыма.
Биллэремдэ чиккэн ак алъяпкыч,
Кош теллэре кисэм, кыйгачлап:
Купереп пешсен Сары майда йозеп,
Кузегез кызсын, узегез туйгач та.
Бэлеш салам, белгэнемне укып,
Каз итеннэн – кайнар, шулпалы…
Чокердэшеп чэйлэп утырыйк сон,
Куршелэрем дэшим туктале.
Бер сойлэрлек булсын:
Аш – суынын
Тел тобендэ калды тэме, дип.
Кардэш – ыру,
Дус-иш белэн яшэу
– Доньябызнын яме,
Гаме бит!
   Менэ шулай ямь белэн, гамь белэн яшик дип без дэ сезне дэшеп алган идек. Урнаш итеп бавырсак пешердек, аулак ой кучтэнэченнэн авыз итми кайтып киту килешмэс. Рэхим итегез дуслар. (бавырсак б-н сыйлау, уйнап биеп алырга да момкин) Кичэбез шунын белэн тэмам. Килэсе очрашканга тиклем хушыгыз.
Категория: Методист | Просмотров: 54369 | Добавил: ritashax | Рейтинг: 4.2/13
Всего комментариев: 0
Поиск
Литературная карта
Год 2024 в РФ
Год 2024 в РБ
Методистика
ЗЕМЛЯКИ-Герои ВОВ
Пройди тест
Оцените мой сайт
Всего ответов: 28
Студентам ВУЗов
Центральная библиотека предоставит Вам учебники в электронном виде.Все необходимое для изучения юридических и финансово- экономических дисциплин, поготовки курсовых и дипломных работ - на одном диске!
Календарь
«  Февраль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28
Архив записей
Форма входа
Друзья
Культура.Гранты РФ
Счетчик.КультураРФ
Президентбибл
Copyright MyCorp © 2024Конструктор сайтов - uCoz