Четверг, 25.04.2024, 04:18
Миякинская межпоселенческая центральная библиотека
Приветствую Вас Гость | RSS
Меню сайта
ПОС
Решаем вместе
Хочется, чтобы библиотека стала лучше? Сообщите, какие нужны изменения и получите ответ о решении
Виртуальная служба
Wi-Fi-зона
«PRO.Культура.РФ»
интернет-читалка
ЛитРес
НЭБ РБ
НЭБ РФ
Уважаемые читатели! Национальная электронная библиотека определяет формы и механизм доступа граждан Российской Федерации к оцифрованным материалам библиотек федерального, регионального и муниципального уровня
Президентбибл
ЛитМир
.
Новости сайта
[23.04.2024][Новости ЦБ]
Игровая программа «К... (428)
[17.04.2024][Новости ЦБ]
Моя семья – мое бога... (1489)
[15.04.2024][Новости ЦБ]
Субботник (7)
[11.04.2024][Новости ЦБ]
Волонтёрское движени... (22)
[11.04.2024][Новости ЦБ]
Библионочь - 2024 (2007)
Статистика

Онлайн всего: 2
Гостей: 1
Пользователей: 1
Ilsegul

Главная » 2011 » Февраль » 9 » Ядкар хатлар. (Сценарий к 65 летию Победы)
09:47
Ядкар хатлар. (Сценарий к 65 летию Победы)

Разработала зав. метод.- библ. отделом Манакова Р.Х.)

Yткeрү урыны: Yзeк мeдeният йорты, "Эрмитаж" картиналар галереясе.

Максат: Бoек gиңү хакына дehшeтле сугыш елларын үтеп gиңеп кайтучылар хoрмeтенe heм сугыш кырларында ятып калган якташларыбыз истeлегенe. Oчпочмаклы солдат хатларын – сугыш еллары шаhитларын кешелеккe gиткерү.

Бизeлеше: Залда сугыш темасына багышланган картиналар кургeзмeсе оштырылган. "Ак аманат – солдат хатлары" исемле китап күргeзмeсе, хатлар салынган oстeл, анда шeм яна.

Уртадагы oстeл артында алып баручылар.

(Кичe Миякe билeмe – ара үзeк китапханeсе каршында оештырылган "Gанчишмe" кунакханeсе тарафыннан оештырылды)

 "Почтальон жырының" кoе яңгырый. 

1А.б. Хeерле кич безнең Милли eдeбиятебезне – шигъриятебезне, милли кoйлeребезне-gырларыбызны сoюче дусларыбыз. Сезнең белeн шушы залда тагын очрашуыбызга без бик шатбыз. Күрүегезчe "Gанчишмe" кунакханeсенең чираттагы кичeсен башладык. Eле залда яңгыраган кoй Ибраhим Абдуллинның "Генерал Шайморатов" пьесасына язылган.(Ш. Насыров сузл.,Таhир Кeримов муз.) "Почтальон" gыры булды. Почтальон - ул хат ташучы, хeбeр китерүче. Бу gырда шундый юллар бар:

Дусларыңа ут эченнeн

Кем сeлам илтe. Суз сeлам хатлары, сугыш елларында, яу кырыннан чыккан хатлар турында бара.

Без дe кичeбезне хатларга багышладык heм "Ядкарь хатлар" –дип атадык.

2 А.б. Хатлар… Безнең кайсыбыз гына хат язмаган да, хат алмаган. Хат кoтeр кешең, сиңа сeлам хатлары язып шатландыручың булуы да үзе зур бeхет. Бoек gиңеүнең 65 еллыгы якынлашып килгeндe oчпочмаклы солдат хатларына игътибарны юнeлтү бик тe урынлы булыр дип уйлыйбыз. Бу хатларның eheмияте дe елдан ел арта. Алар безне үткeннeр белeн тоташтыра.

1 А.б. Башкортостан фронтка үзенең 700 меңнeн артык батыр улларын heм гүзeл кызларын бирде. Бер-бер артлы ике Милли дивизия, ике кызлар эшелоны озатылуы да күп нeрсe турында сoйли. Якташларыбызның каhарманлык oлгелeре мeңгегe онытылырлык тугел. Бoек Ватан сугышында Башкортостаннан 261 яугиргe Советлар Союзы Герое исеме бирелe, 36 солдат Дан орденының тулы кавалеры була. Бу турыда eлбиттe бик күп язылган. Тик күпме кешенең язмышы билдeсезлектe калган. E бит

"Бер кем дe, бер нeрсe дe онытылмаска тиеш".



Алар язган сeлам хатлар

Кoнчыгышка юллар яра,

"Мин исeнмен!", "Мин исeнмен!"

Дигeн хeбeр алып бара.

"Мин исeнмен!" – Oйлeрендe

Елмаялар сүрeтлeре,

Түгелмeгeн алар oчен

Түгелeчeк күз яшьлeре.

М. Кeрим "Кара сулар"

2 А.б. Солдат кешесен туган gире, туган oе белeн, туганнары, балалары белeн, сoйгeн кешесе белeн фeкать хатлар гына бeйлeп торды. Oчпочмаклы солдат хатлары. Кайнар тир, eче күз яшлeре heм дары исе сеңгeн хатлар. Кeгазе таушалып, язуы танымаслык хeлгe килгeн хатлар.

Атакага күтeрелер алдыннан язылып, яугирнең кесeсендe кoе канга баткан хатлар.

Аларның heр бересе аяныч язмыш чагылышы, яшeүгe oмет чаткысы… "Бу хатымны окопта, прикладка куеп язам. Yзем плащ-накидка эчендe сузылып ятам. Ачып карар eмeл юк, шыбырдап яңгыр ява. Кeгазем болай да юешлeнеп бара. Yзем язам үземнең күздeн eче яшьлeр тама. Сагынуларга түзеп булмый. Бoтен авырлыкка түзeм, шунысына түзe алмыйм. Карлы-бозлы яңгыр нигe хeсрeтлeремне юып алып китми икeн?"

1 А.б. Хатларны укыганда, без аяныч язмышлы кан-кeрдeшлeребез

белeн бергe булабыз heм үлемечле сугыш юлларын бергe утeбез сымак. Ничек кенe булмасын килeчeк буыннар яугирлeр хeтере алдында түлeп бетергесез бурычлы. Бер генe хат юлына игътибар итик: "Бeлки, без кайта алмабыз. Онытмагыз безне!" Бу йoрeк oзгеч үтенечкe хыянeт иту мoмкин түгел…

Eе, мoмкин түгел. Менe шул бурычны барыбыз исеменнeн дe Башкортостанның журналистлар Союзы eгъзасы, республиканың Шаhит Ходайбирдин исемендeге премия лауреаты Вeхитов Фeрит Назар улы утeде. Ул, республиканың Сугыш Даны музейның гилми хезмeткeре, 40 елдан артык гомерен фронт хатларын gыюга багышлады.

Шушы бoртеклeп, күп кoч салып gыелган эшнең нeтиgeсе булып "Ак аманат – hалдат хаттары" ("Письма огненных лет") gыентыгы чыкты. Беренче gыентык 2000 елда Бoек gиңүнең 55 еллыгына бастырылып чыкса, 2005 елда gиңүнең 60 еллыгына икенче gыентык дoнья күрде.(Китап лар күрсeтелe, кыскача күзeту ясала)

Бу китаплар белeн безнең бик күп китап укучыларыбыз танышып бик зур бeя бирде, сугыш елларын искe тoшерде, бик күп еллар шeхси архивларда сакланган хатлар кабат-кабат укылды heм аларның кайберлeре безнең кичeбезгe дe килеп gитте.

2 А.б. Хатлар… хатлар! Мeңгелеккe сакланыр, сокландырыр, oметлeндерер, моңландырыр сeлам хатлары.

Сeлам сиңа, eнием,

Ерак-ерак gирдeн,

Сeлам сиңа күңелем түреннeн.

Бала чакларымда

Кысып кочагыңа

Сoйгeн улларыңның берсеннeн.

Eнием, күз нурым,

Кoт мине, кайтырмын…

Бу gыр ничeмe буын кешесен назлап-иркeлeп үстерде, андагы нeфислек heм нур-яктылык, моң heм наз тагы дистeлeрчe буын кешелeрен иркeлeргe gитeрлек eле.

Eнилeргe гимн булып яңгыраган heм тирeн хoрмeт-мoхeббeт б-н сугарылган бу gыр халык композиторы, чeчeн heм яугир – шагыйрь Eкрeм Даутов сузлeренe heм кoенe язылган. Бу gыр сугыш юлларыннан балаларын кoткeн eнилeрнең oмете, сугыш кырларыннан аналарга килгeн сагынычлы сeлам хатлары булып яңгырый кебек тоела.

Булачак композитор сугыш елларында да окоп-блиндажларда gырлар яза, гармуны янында була, планшетында хeрби карта белeн рeттeн нота дeфтeре ята…

"Gырлар алгы сызыкта комиссар ролен уйнадылар, алар атакага күтeрделeр, gиңүгe дeртлeндерделeр" – дип хeтерли Eкрeм ага.

Eй, gырларым, сез кешенең

Yзeгенe үтегез.

Шатлыгын ике ясагыз,

Кайгысын юк итегез. – дип язды ул

 Жыр: "Eниемe хат" E. Даутов сүзлeре heм кoе.

1 А.б. Хатлар… килeсе буыннарга ядкарь булып калучы, үткeннeр белeн безне бeйлeп торучы, тарихи хeллeрне искe тoшерүче хатлар.

Сугыш елларында Башкортостан язучылар Союзы рeисе булып сайланган Сeйфи Кудашка да фронтовик язучылардан бик күп хатлар килe. Ул аларның берсен дe игътибарсыз калдырмый, heр-

берсенe gавап яза.Хатларны зур тeртип белeн килү вакыты буенча gыеп бара. Алар 700 артып китe. Соңыннан 5 зур папкага туплап саклый ул аларны. Гади heм патриотик рухта язылган, күңелнең иң тирeн почмакларына барып gитүче хатлар тынгы белмeс Сeйфи Кудашның үзенең фронтовик дусларына чын күңелдeн ярдeм күрсeтуен, аларның gиңүгe булган ышанычын арттыруын, аларның гаилeлeренe, иgат иткeн eсeрлeренe игътибарлы булуын сүрeтли.

Фронтовик язучыларның eсeрлeрен газета-журналларда бастырып чыгаруга ирешe Сeйфи Кудаш, аннан килгeн гонорарны аларның туганнарына, басылып чыккан eсeрлeрен үзлeренe фронтка gибeрe, e икенче экземплярын үзендe саклый. Сугыштан исeн-сау eйлeнеп кайтканнарга шушы папкаларда тупланган архивларны кулларына тапшыра. Шундый папкаларны алып куанучылар арасында Гилемдар Рамазанов, Хeкимgан Гилegев, Якуп Колмый, Назар Нegми кебек безгe бик таныш язучылар да була."E Инде сакланган хатларны да күргeч аларның күзлeренe яшь килде. Ул oчпочмаклы хатларны – үз куллары белeн язган хатларны eйлeндереп eйлeндереп карадылар" – дип хeтерли Сeйфи Кудашның кызы Сoембикe ханым. Халыкта бит шундый ышану бар: eгeр солдатның беренче хатын кадерлeп сакласаң ул туган иленe исeн – сау eйлeнеп кайтачак имеш.

2 А.б. Фронтовик шагыйрь Бeдрүш Мокамайның (Бeдретдин Мoхeмeтgан улы Мoхeмeтgанов) хатлары да саклана Сeйфи Кудашта. 12 бoртек oчпочмаклы хатлар аша шагыйрьнең гадел, мeрхeмeтле, талантлы шагыйрь heм язучы икeнлеге күренe. Eгeр Мокамайның шигырьлeрендe сугышның тoрле этаплары: билдeле бер шeheрне азат итү, бер урындагы бeрелеш турында язылса, 12 хаттан торган циклда да бeрелешлeр, сугышчылар турында шундый ук эзлекле рeвештe сoйлeнелe. Ул хатлар "Линарияга хатлар " дип атала. (Укырга : "Батырzар юлы", Б. 361)

1 А.б. Гомумeн, аның бoтен eсeрлeре дe кайнар патриотизм тойгысы белeн, дошманны gиңeчeгебезгe ышаныч белeн тулы булды. Ул хeтта хатынына gибeргeн шeхси хатларында да heрвакыт шул хакта язды. "Ватан oчен heм сезнең бeхетегез oчен актык тамчы каным калганчы кoрeшергe ант иттем, мин бу антымны намус белeн үтeрмен" – ди ул үзенең бер хатында. "Безнең тeмам gиңү бик тиз булыр! Мин gиңүдeн соң кайтып сезне күрү шатлыгын түземсезлек белeн кoтeм. Ул минутлар бик якын, бик якын! Тиздeн безнең oр-яңатормыш башланыр. Бик матур итеп торырбыз!" Бусы инде Бeдрүш Мокамайның хатынына gибeргeн ин соңгы хаты. 1944 нең маендаязылган… Шигырендe дe: Нeфрeт белeн,

Ярсулы ачу белeн

Дошманымны канга батырдым.

Кoт син мине, гүзeл Агыйделкeй,

Данлы gиңү белeн кайтырмын, -

дип язган, heрбер хатында данлы gиңү турында уйлаган, сугыштан соңгы күңелле тормыш турында хыялланган, яңадан-яңа eсeрлeр язачагына oметлeнеп яшeгeн шагыйрьгe туган gиренe eйлeнеп кайтырга насип булмады шул. 1944 елның 20 сентябрьендe Литва gирендe, Дагуава шeheре янында фашистлар белeн каты сугышларда мeңгегe ятып калды. Фашист пулясы аның сумкасындагы шигырьлeр дeфтeрен дe тишеп, шагыйрьнең йoрeк каны белeн кушылып үткeн. Eмма, яраланган булсалар да, Б. Мокамайның йoрeк каны белeн сугарылган бу шигырьлeре туган gиргe кайтып gиттелeр heм бүген дe шагыйрьнең якты истeлеген яңартып, авыр сугыш яуларының gанлы шигъри хeтирeсе булып яшилeр.

E хeзер С.Кудаш сүзлeренe З.Исмагилов иgат иткeн "Син

кайтмадың" gырын тыңлап үтик.

Eйе, eйлeнеп кайта алмаганнар бик күп булды. Безнең залда утырган Вeлиева Динe Усман кызында да саклана сугыштан eйлeнеп кайтмаган абыйсының хатлары. Хатларны башта күз нурлары урынына аларның eнилeре саклаган. - Еллар үтеп теткeлeнгeн хатлар кулны пешерe, үткeннeрне хeтерлeтe, абыем күз алдыннан китми – дип хeтерли Динe апа. Сүз сезгe Динe Усман кызы. (Динe апа истeлеклeр б-н уртаклаша, хатлар укый).

Шигырь:" Oметлeр" (Салават Рeхмeтулла)

2 А.б. Хатлар… хeтерне яңартучы, уңалмас яраларны кузгатучы хатлар.

Якташыбыз, Кeнбeк авылыннан Мogип абый Имамовның хeтерлeүлeре "Кызыл таң" гeзитендe басылып чыккан иде. (1996ел.-9 август) .Ул, "Булды язмыш безгe рeхимсез" – дип аталды.(Соңырак бу хeтерлeүлeр китап булып басылып чыкты. "Сугышның мeрхeмeтсез йoзе"- дип атала ул китап).

Имамовлар гаилeсеннeн сугышка алты ир-егет китe.Heм бер-ничe елга бу гаилeнең язмышы хатлар аша гына бeйлeнештe булып тора.

Сугыш башлану белeн 1921 елгы абыйлары Тeлгатьтeн хатлар кoтeлeр. Ул вакытта Тeлгать Имамов Румыния б-н СССР чигендe сакчы булып хезмeт иткeн була.Димeк ул инде дошман hogүменe дучар булган.

Шул кoннeн башлап, eти-eнинең абзыйдан хат кoтүлeре, калган улларының (e алар тагын бишeү) килeчeк язмышлары, исeнлеклeре oчен хафалану, кайгыру, хeсрeтлeну гадeти хeлгe eйлeнеп китте – дип хeтерли Мoжип абый.

(Яшь егет сoйли, хатлар укый):

-Октябрь-ноябрь айларында абзыйдан хатлар тукталды. Безнең oйдe дe күплeрнекендeге кебек шомлы тынлык урнашты. Ниhаять eнинең юраган тoшлeре, безне дe, үзен дe ышандырулары, дoрескe чыкты. Яңа елда абзыйдан хат килде. Госпитальда икeн.

- Дошманның корал heм сан ягыннан күпкe oстен кoчлeренe каршы сугышлар барды, хат язарга мoмкинчелегем булмады – дигeн ул. –Хeзер вакытым бар. Яраландым, госпитальдамын. Шартлый торган пуля тиеп, сул як бот сoяген сындырды, аякны кисeргe уйлаганнар иде дe, кисмeгез дигeч, калдырдылар, хeзер хeлем ару.-

Дehшeтле, күңеллeрне куырырдай, узенең куркынычлы кайнар сулышы б-н 1942 ел тупсадан үтте. Тeлгать, Сeбах, Идрис абзыйлар күптeн фронтта. Барый абзый да яшен ел ярымга арттырып военкомат юлын күп тапый торгач, телeгенe иреште. Хeсeн күле герое, авылдашыбыз, Закир ага ярдeмендe фронтка юлланды. Ул минометчылар курсын тeмамлап, дошманнан Тверь шeheрен азат иткeндe беренче хeрби чыныгу алды. Хат-хeбeрлeре килеп тора. Яраланган чакларында да eле исeннeр бит, шoкер савыгырлар дигeн ышаныч күңеллeребездe. Хeзергe Галиeскeр абзый heм мин oйдeбез. Аның 5 яшьлек улы, 3 яшьлек кызы бар.

1А.б. Хатлар… Имамовлар йортына eлегe шатлыклы хeбeрлeр генe килe. E менe "кара кeгазьлeр" кoн саен булмаса да авылдашларының ишеген шакый, hич туктарга исeбе дe юк. Аларны адресатларына тапшыруның никадeр авыр икeнлеген белгeн хат ташучылар кайвакыт бу эштeн баш тарталар. Бу очракларда "кара кeгазьлeрне" Галиeскeр абзыйның үзенe тапшырырга туры килe.

- Шундый авыр минутлардан соң ул тукмалган кешедeй, куырылып oйгe кайтып керe иде – дип хeтерли энесе.

Галиeскeр абзый да 1942 елның август аенда фронтка китеп ярты ел эчендe хeбeрсез югала. Чират иң кече малай булган Мogипкe дe

gитe…

2 А.б. 1944 елның март азакларында Мogип Имамов фронтка керe heм исeн-сау иленe eйлeнеп кайта.

Язмышка рeхмeт дип хeтерли ул – сугышка кергeнче миңа азга гына булса да Барый абзыйны күреп калу насыйп булды.

(Хeрби киемдeге егет поезд тавышы фонында искe тoшереп сoйли):

- Ул кoнне без "Орел-Товарный" станциясендe туктадык. Күп тe үтмeде, безнең состав б-н янeшe генe солдатлар тoялгeн тагы бер эшелон килеп туктады. Шунда, хeзер кузгалабыз, вагоннардан чыкмаска, дигeн команда яңгырады.

Кoтeбез. Eмма башта безнеке тугел, яңа туктаган эшелон кузгалып китте.Heрбер үткeн вагонны, солдатны, офицерны карап озатып калам. Менe эшелонның соңгы платформасы миңа якынлаша. Анда бер генe кеше, арткы бортына иелe биреберeк утырган да, үзалдына нидер күзeтеп килe. Шул вакыт : "Барый абзый!"- дип кычкырганымны сизми дe калдым. Нeкъ үзе! Ул да мине күреп, Мogип туган дип, урыныннан сикереп торды. Шпалларга абына сoрлегe абзый артыннан йoгерeм, аңа якынаерга тырышам, ашыгам, нидер сoйлим, сорашам, gавап бирeм. E эшелон тизлеген арттыра, ерагайганнан-ерагая бара. Бераздан абзыйның сүзлeре дe, тавышы да ишетелми башлады, эшелон, ерак офыкларга кереп югалды. Их, күрешеп тe булмады бит! -

Соңыннан Кoнчыгыш Пруссиядe ике бертуган, Барый б-н Мogип бер тирeдe сугышкан булып чыга. Чираттагы хатында абыйсы энесенe: - Безнең ара 35-40 чакырым гына, шушы атнада яныңа барып та чыгармын – дип яза. Тик абзыйсы килми. Аның урынына, oеннeн, абзыйсының вафат булуы турында кайгылы хeбeр генe килe.

Авыр туфрагы gиңел булсын, янында дошман снаряды ярылып, туп ярчыгы аның бoтен эчен oзеп алып киткeн. Моны күреп калган райондашыбыз лейтенант Василий Лысенко аны Кенигсберг шeheреннeн ерак түгел солдатлар каберлегендe gирлeп калдыра.

Сугыш тeмамланырга берничe атна гына калган була бу вакытта.

(Сугыштан eйлeнеп кайтмаганнар истeлегенe gыр. "Истeлек"

Р. Янбулатова сузлeре, Т. Каримов музыкасы)

Шигырь "Фронт хатлары" (Р. Мифтахов)

1 А.б. Фронт хатлары, oчпочмаклы хатлар. Дehшeтле сугыш елларының үзeк oзгеч eрнүлeрен, хeсрeтлeрен heм кайнар хислeрен саклап килe алар. Хат язучыларның күбесе ятып калды. Gиңү кoненe gитеп кайтканнардан да бүген терелeре бармак белeн санарлык кына. Бер ни эшлeр хeл юк, сугыш бетүгe дe 65 ел булып килe бит.

Минем алдымда саргаеп беткeн хатлар, белешмeлeр, башка документлар ята. Алар безнең "Gанчишмeбезнең" "сандугачы" Илүсe апа Мингазованың eтисеннeн килгeн хатлар. ("Gанчишмe" кунакханeсенең актив gырчысы турында сүз бара). Хатларның авторы Eхмeт Муллаgан улы Галиев 1943 елда фронтта heлак булган, бу хатларның язылуына инде 67 ел булып килe. Озак сакланудан саргайган, таушалган хатлар; алар тoрле тoстeге калeмнeр heм кара белeн я дeфтeр битенe, я очраклы рeвештe кулга элeккeн тoсле кeгазьгe, я нинди дe булса канцелярия журналы битенe язылганнар. Аларның heрберсендe үзенең якыннары- гаилeсе, хатыны, балалары, eнисе турында хeстeрлек яңгырый.

(Укыла : Йoрeклeрендe мeңге сакланыр // Октябрь.-1990.- 30 апр.)

Сүзне Илүсe апага бирeбез (ул истeлеклeр белeн уртаклаша heм "Gил капка" gырын башкара. Р.Нуретдинов сүзлeре,

Р. Сeхeүетдинова музыкасы).

( Хатлар укыла: Биктимерова Фeния Eхтeм кызына heм Шахмина

Фeүзия апага сүз бирeбез. Рeхим итегез апалар кичeбезнең түренe).

2 А.б. Безнең якташыбыз Түлeк ага Гирфановның матур гына хикeялeр gыентыгы бар. Ул, "Яралы хаттар"- дип атала. Gыентык эчендeге шул ук исемдeге хикeяне искe тoшереп үтeсе килe.

(Хикeядeн oзек укыла) – Мe, туган, карап чык eле. Гибрeтле бер тарих итеп алып кайтып килeм. Сугышны үз кузлeрең белeн күрмeсeң дe, аңларсың бeлки.

Альбомны кулыма алганчы ук мин, нигeдер, gиңелчe калтыранып куйдым. Яу яланында тoшкeн фотоларны күрермен дип уйлаган идем. Уем хата булып чыкты. Гади фотоальбом түгел иде бу. Ачып карау б-н тeннeрем зымырдап, буыннарым калтырап ките. Канга буялган, снаряд ярчыклары oзгeлeгeн, яртылаш янган oчпочмаклы солдат хатларының фотокопиясы иде альбомда. Күз алдым караңгыланып, башта бер ни дe аера алмый тордым. Нигeдер алар миңа бите, кулы, аягы бинтлар б-н уралган яралы солдатлар сынында күренделeр. Хатлар… хатлар… хатлар… Бер альбом Тулы яралы хатлар. Кемнeрнеңдер үтe сак куллары oлешлeргe oзгeлeнгeн хатларны кисeген кисeккe туры китереп ялгаган, таслап ябештергeн.

Мин йoзе агарып киткeн танышыма сораулы карашымны тoбeдем.

- Кара, кара – диде Барый абый, тыныч калырга тырышып.

Yзе, тезендe яткан тарамыш кулларының калтырануын сиздермeскe телeпме, урыныннан калкынып куйды.

Мин, хатларны укырга ниятлeнеп, альбомга иелдем. Бер генe исeн сoйлeм дe юк диерлек иде бу хатларда.

"Дорогой мой сын…жив…(хат биш gирдeн ябештерелгeн, ике урынга хeрефлeрне каплап кан тамган)… тяжелое испытание…

держимся… Пиши маме…

"Дор… Мария!... бьем фашистов-гадов… люблю… Если что… помни… сообщаем, что ваш муж…героически…"

- Менe бит, үзен үтерү gитмeгeн, похоронкасын да нинди хeлгe тoшереп oзгeлeп ташлаганнар, вeхшилeр.

Барый абый авыр кичерештeн янe калтырана башлады. Аны тынычландыру oчен мин укудан тукталдым. Алдымдагы альбомны ябып та куйдым. Тик, ни галeмeттер, күз алдымнан яралы хатлар югалмады. Уйларым б-н шушы йoзлeгeн солдат хатларын укуымны дeвам иттем.

"…Дорогой… дорогая… держимся… бьем… победим… терпите… люблю…"

"Кадерлем… газиз балаларым… без кайтырбыз… gиңү безнеке булачак…"

(Сүзне китапның авторы Түлeк Хабибрахман улы Гирфановка бирeбез. Түлeк Хабибрахманович "Яралы хатлар" хикeясенең тарихы турында бераз сoйлeп китсeгез иде)

Gыр: "Ядкарь хатлар" (М. Назиров сузл., Ф.Гeсeкирова муз.

Вокаль ансамбль башкара)

1 А.б. 1990 елның 8че мае кoнне басылып чыккан безнең районның "Октябрь" гeзите. Гeзитнең бу номерында Мeнeвезтамак авылында гомере буе балалар укыткан Рахман абый Фeритовның "Хeтеремнeн мeңге gуелмас" дигeн истeлеклeре басылган. Менe нeрсe дип яза ул:



(Хатны укучы олы яштeге кеше образында)

- Фронттан килгeн солдат хатлары турында биниhая күп язылды, алар кыйммeтле сугыш реликвиялeре булып саклана. Eмма фронтка солдатларның аналарыннан, хатыннарыннан heм дусларыннан килгeн хатлар турында бик аз язылган.

Бу хатлар фронттагы сугышчыларны иң авыр чакларда хeрби батырлыкларга рухландырды.

Мин үзем eлегeчe архивымда яраткан кызым Матрена Заленкованың фронтка язган йoзлeп хатын саклыйм. Кайбер начар күңелле кешелeр, фронтта,heрбер адымда үлем сагалаган gирдe,саф мeхeббeт булмаган, дилeр. Eмма безнең чын, саф мeхeббeтебез, якты йолдыз кебек,фронтка gибeрелгeн хатларда чeчeк атты, тик каheрле сугыш безнең мeхeббeтебезне фаgигале рeвештe oзде.-

Рахман белeн украин кызы Матрена партизаннар берлeшмeсендe очрашып танышалар. Алар икесе дe кыю разведчиклар булалар. Фикер уртаклыгы, кыюлык, шаянлык аларны берлeштерe. Сугыштан соң нилeр б-н шoгеллeнү турында хыялланып сoйлeшeлeр алар сирeк кенe очрашкан вакытларында.

2 А.б. 1944 ел башларында аларның юллары аерыла. Партизаннар берлeшмeсе Беренче Украина фронтының hogүм итеп килүче частьлары б-н кушыла, e партизан – украиннарның бер oлешен партия, совет, комсомол эшлeре oчен урыннарда калдыралар. Бандеровчылар б-н кoрeшү oчен аерым отряд тoзилeр. Яшьлeрнең арасын хатлар гына тоташтырып тора башлый. (Хатлар укыла, аларны

хeрби киемдeге кыз укый.)

Менe аның соңгы хаты: "Исeнме кадерлем Роман! Сoеклем Роман!

Мин сезнең б-н очрашырга тиеш булган бeхетле минутларны кoтeм.

Минем Сезгe булган мeхeббeтем беркайчан да суынмаячак. Мотя сезне беркайчан да беркемгe дe алыштырмаячак heм беркайчан да онытмаячак. Минем монда курсант тормышы, хeрбилeрчe режим.

Материаль шартлар яхшы. Шулай булгач, тормыш күңелле генe бара. Сезнең тугры тормыш дустыгыз. Сезне үбеп Мотя. 22 март. 1945 ел"

1 А.б. Тик Мотяның хатлары туктый. Берлин урамнарында каты сугышлар барган чорның бер тынлыгында чит кул б-н язылган хат тоттыралар Рахман абый кулына. Мотяның eхирeте Татьяна, фашист самолетларына каршы кoрeштe, Мотяның heлeк булуы турында яза.

- Минем кайгымның иге -чиге юк иде, мин чираттагы: "Кoрeшкe eзерлeнергe!" дигeн боерыктан исемe килдем. Мин зур югалту кичердем heм озакламый контузия алдым. Минем яшьлегемдeге ялкынлы heм саф мeхeббeтем сүнде, күңелдe бушлык кына торып калды. Байтак еллар үтте, лeкин кыю украина кызының якты образы минем хeтеремнeн gуелмый – дип хeтерли Рахман абый.

Шулай итеп саф хислeр сугыш кырларыннан хатлар аша безгe дe килеп иреште.

Gыр "Гаеплeмe" (И.Илбeков сүзл. Ф.Исмeгилова муз.)

2А.б. Мeхeббeт… Сугыш елларында да бер миллeтне дe урап үтми торган хис. 2010 елның 12 февралендe "Кызыл таң" гeзитендe, "Тугырылык символы – Миякe кызы Рeйсe" дигeн мeкалe басылып

чыкты. Анда сүз, татар кызы Рeйсeнең, сугыш кырларында очраткан грузин егете Шалвага булган саф хислeрен бүгенге кoндe дe саклап, кадерлeп яшeве турында бара. Шалва Цинзадзеның ядкаре булып калган бердeн-бер улын сoеп үстереп, хeзер инде оныклары шатлыгы б-н яши ул. Шалваның Рeйсe турында eти-eнилeренe язылган хаты да бирелгeн. Иң кызыклысы, монда тарихи рeсем бирелгeн. Рeсемдe Рeйсe б-н Шалва сүрeтлeнгeн.

Кичeбезнең түренe безнең яраткан укытучыбыз, хoрмeтле ветеран

Рeйсe Зариф кызы Гомeрованы чакырабыз. Рeхим итегез Рeйсe апа.

(Рeйсe апа хeтирeлeр б-н уртаклаша. Хeрби киемдeге егет Шалваның хатын укый.)

Gыр "Син кайтмадың" С. Кудаш сүзл. З. Исмагилов муз.



(Я. Хамматовның "Туган кoн" романыннан бeлeкeй генe театрлаштырылган күренеш уйнала) :

"Пачтальон" gырының кoе ишетелe. Сумкасын асып почтальон кыз

килеп керe. Минегали Гобeйдуллинның eнисе Мeликe eби самовар куеп йoри, Хабибулла бабай ат дилбегeсе белeн булыша.

Мeликe eби:(почтольон кызга куркып карап) Изге хeбeр белeн килдеңме, кызым?

Почтальон: Изге! Изге хeбeр китердем, eбекeй! Минегали абыйдан сезгe хат. (Хатны кулында тотып күрсeтe)

Мeликe: Ташка басылган хeрефлeр белeн язылганмы, eллe үзе язганмы?

Почтальон: Yзе.

(Oчпочмаклы хат тышындагы таныш хeрефлeрне күргeч кенe, ананың йoзе яктырып китe).

Мeликe: Кыенсынмасаң, укып ишеттерсeңче, балам, (Хатны кире бирe. Кызның heр хeрeкeтеннeн сагайган Мeликe eби белeн Хабибулла бабай шымып кала).

Почтальон хат укый: Саумысыз eтeй heм инeй!.. Минем тормыш eвeлгечe. Исeн-сау, сeламeтмен. Хeлем eйбeт. Тамак тук, oс-баш бoтен, күңел күтeренке. Фрицларны аяусыз дoмбeслибез. Солдатларым бик кыю, батырлар. Күбесе орденга лаек булды. Азакы сугыш oчен мине дe Кызыл Йолдыз ордены белeн наградладылар…"

Хабибулла: (сикереп торып) Туктeле, тукта, кызым! Кызыл Йолдыз орденын кемгe биргeннeр?

Почтальон: Минегали абыйга.

Хабибулла: (горур тoс белeн) Минем улым герой! Ишетeсеңме инeсе?

Мeликe:(улының саулыгына куанып, күз яшен сoртe-сoртe) Ишетeм.

Хабибулла: (бер урында тора алмый тыпырдап) Их-ма! Кайгыдан да елый, куанычыннан да елый! Болай итеп шeмeргeнче, хат ташучы кызымны чeй белeн сыйла.(Чыгалар)

Минегали Гобeйдуллинның eти-eнисенe килгeн соңгы хаты була бу хат. Тик батырның туган авылы – Миякe районы Oршeкбаш-Карамалы авылына хатлар килүдeн туктамый.

12780 – че номерлы ялан почтасы гeскари часте командиры Гвардия майоры Пеньковның 1944 елның 12 июлендe язган хатында, күрсeткeн батырлыгы oчен Минегали Хабибулла улы Гобeйдуллинга Советлар Союзы герое исеме бирелүе турында язылса, соңыннан йoзeрлeгeн хат Дудчан авылы халкыннан, пионерлардан, якташларыбыздан heм бoтенлeй таныш булмаган кешелeрдeн килде. (Герой исеме бирү турындагы хат тантаналы heм кайгылы тавыш белeн укыла)



1А.б. Солдат язган хатлар… Ут эченe солдатка килгeн хатлар… Алар сугыш елларының тере шаhитлары. Аларда кеше күңеленең иң мoкаддeс, иң саф, иң ихлас яклары чагылган. Аларда кеше язмышларының тарихы, заман фагиgагасы. Аларда, шатлык б-н кайгы бер-берсеннeн аерылгысыз.

Сезне тагы бер хат б-н таныштырып үтeсебез килe. Бу хат тыныч вакытта безнең кoннeрдe язылган, тик ут эчендe йoргeн, күп тoрле халыкларның, миллeтлeрнең фаgигасын күргeн, авыр яралар алып тормышы кыл oстендe калган, күп вакыт аның тормышын гаилeсе, туганнары, туган туфрагы б-н хатлар гына бeйлeп торган кеше тарафыннан язылган. Ул - "Сагыш хаты" дип атала. Язучысы безнең якташыбыз Миякe районында туып үскeн Русия Федерациясы Герое, генерал- майор Риф Заhит улы Гыйззатуллин.

("Сагыш хаты", Рифнең Азат энесенe язган хаты укыла)

Риф eнисенең соңгы саубуллашкандагы телeклeрен дe хeтерли:

"Аллакаем, - диде ул, - сoекле улымны утыңда яндырма, суларга батырма, сау-сeламeт килеш бусагама кайтар".

Тeңре тыңламады – утта яндырды, суга батырды, биш тапкыр операция oстeленe салды. Шoкер савыгып үз аяклары б-н туган йортына eйлeнеп кайтты.

2 А.б. "Сагыш хаты" безнең авылдашыбыз, геройның eнисенең энесе –пенсиядeге укытучы, Ким Ислам улы Садыковның "Минем генералым" дигeн китабыннан алынды.

(Ким Исламович бер ничe goмлe б-н генe китабыгыз турында, heм Риф Гиззатуллинның батырлыгы турында сoйлeп китсeгез иде)

Кем, нeрсe б-н горурланасың дигeн сорауга Риф Заhит улының

gавабында:- Бoек Ватан сугышында батырлык күрсeткeн Башкортостан яугирлeре б-н горурланам -дигeн сүзлeр дe бар. Eйе, горурланырлык безнең яугирлeребез.

Heр яугирнең – сугышта ятып калганнармы, сугыштан соң үз язмышы б-н якты дoньядан киткeннeрме – heр берсенең исемен искe алып, аның рухын шатландырып тору зарур. Ничек кенe булмасын без яугирлeр хeтере алдында түлeп бетергесез бурычлы. "Онытмагыз безне!" – дигeн үтенечкe хыянeт итү мoмкин түге Р. Мифтахов

1А.б. Амин шулай гына була күрсен. Gиребезне күгебезне сугыш афeте капламасын. Шатлыклы, сoенечле хатлар гына килсен безгe.

Таң нурларын күз яшемe манчып,

Карап калганнарым – еракта,

Кoтe белсeң, gиңеп кайтырмын, дип

Eйтеп киткeн сүзең йoрeктe.

Кoтe белгeннeргe, үзлeре кайтмаса да даннары, батырлыклары кайтты яугирлeрнең. Еллар аша баш иябез сугыш кырларында калганнарга, gиңү б-н туган иллeренe eйлeнеп кайтканнарга, oзелеп кoткeннeргe heм шушы gырыбызны багышлыйбыз.

Gыр: "Кoт син мине" фронтовик шагыйрь Ш.Биккол сузл. Р.Мортазин муз.

Кадерле "Gанчишмe" кунакханeсенең кунаклары сезнең барыгызны да якынлашып килгeн Бoек Gиңүнең 65 еллыгы б-н кайнар котлыйбыз алдагы кoннeребез якты,тыныч булсын. Кичeбездe катнашкан ветеранарыбызга, шулай ук барыгызга-барыгызга да рeхмeт белдерeбез. (Ветераннарга чeчкeлeр бирелe)

Тагы очрашканга кадeрле сау булыгыз.

("Почтальон" gырының кoе яңгырый)

Категория: Методист | Просмотров: 6139 | Добавил: ritashax | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Поиск
Литературная карта
Год 2024 в РФ
Год 2024 в РБ
Методистика
ЗЕМЛЯКИ-Герои ВОВ
Пройди тест
1. Вы здесь
Всего ответов: 15
Студентам ВУЗов
Центральная библиотека предоставит Вам учебники в электронном виде.Все необходимое для изучения юридических и финансово- экономических дисциплин, поготовки курсовых и дипломных работ - на одном диске!
Календарь
«  Февраль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28
Архив записей
Форма входа
Друзья
Культура.Гранты РФ
Счетчик.КультураРФ
Президентбибл
Copyright MyCorp © 2024Конструктор сайтов - uCoz